Тукай премиясе: хәер биреп бүләк көтү

Тукай премиясе: хәер биреп бүләк көтү

Соңгы елларда Тукай бүләген бирү кагыйдәләрен бозарга яисә әйләнеп үтәргә омтылыш сизелә. Быелгы юбилей елында да нигезләмәгә туры килмәгән ике-өч дәгъвачы бар.

Тукай бүләген (хәзер Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе) гамәлгә куюга 10нчы апрельдә 60 ел тулды. Әлеге вакыйга КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Семен Игнатьев һәм идеология секретаре Камил Фасеев исемнәре белән бәйле.

Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә дан казанган ун кеше беренче булып бөек шагыйребез исемендәге республика премиясенә лаек була. Аларны атап китү дә урынлы булыр: композитор Фәрит Яруллин (үлгәннән соң), язучы Әхмәт Фәйзи, рәссамнар Харис Якупов белән Лотфулла Фәттахов, опера режиссеры Нияз Даутов һәм Камал театры сәхнәсендә «Җилкәнсезләр» спектаклен куйган иҗади төркем (режиссер Ширияздан Сарымсаков, рәссам Әнәс Тумашев, актерлар Хәлил Әбҗәлилов, Асия Хәйруллина, Фатыйх Колбарисов).

Шунысын да әйтергә кирәк: мондый премияләр бу вакытта автономияле республикаларда гына түгел, Балтыйк буендагыларны санамаганда, союздаш республикаларда да булмый (Латвиядә республика премиясе 1957нче елда гамәлгә куела). Моның сәбәбе – илленче еллар ахырында Татарстанда милли-мәдәни эшләргә игътибар арта, «Ленинның милли сәясәтенә» аркаланып, татар теленең даирәсе тараюга да каршылык күрсәтү күзгә чалына – милли мәктәпне саклап калырга тырышалар. Интернационализм тәгълиматына ышанычын җуеп бетермәгән Игнатьевның республика башлыгы булып килүе мондый тыпырчынуларга күпмедер юл ача. Башта КПССның Үзәк комитеты да бу гамәлне хуплый. Ләкин Мәскәү тиз аңга килә. Әлеге хәрәкәтне буу өчен обкомның элекке беренче секретаре Зиннәт Моратовның (киноактер Радмир Моратовның атасы) Үзәк комитетка Татарстан җитәкчелеген милләтчелектә гаепләп язган доносын сылтау итәләр. Нәтиҗәдә, 1960нчы елның октябрендә Игнатьев та, Фасеев та үз урыннарыннан азат ителә. Республика башлыгы булып утыз ике яшьлек Фикрәт Табиев билгеләнә. Яшь булса да, җилнең кайдан исүен чамаларлык «булган егет» булып чыга ул, беренче эше итеп обком бюросында, акча юклыкны сылтау итеп, Тукай премияләрен бирүне туктату турында карар кабул иттерә.

Биш елдан соң премияне янә гамәлгә куялар. Әлеге адымга, әлбәттә, Фикрәт Табиев үз хатасын аңлаудан бармый. Бу вакытта инде (1965нче ел) РСФСРда әдәбият-сәнгатьтәге казанышлар өчен премияләр булдырыла, башка республикаларда да яхшы әсәрләр өчен бүләкли башлыйлар. Мәскәүнең каршы төшмәвен күреп, Табиев та тәвәккәлли. 1966нчы елда Тукай премиясенә Хәсән Туфан белән композитор Җәүдәт Фәйзи лаек була.

Искәрдегез микән, мин лауреатларның исемен атап та, премиягә лаек булган әсәрләрне телгә алмадым. Әлбәттә, бу шәхесләрнең исеме әле дә татар халкының исендә, алар иҗат иткән әсәрләрне дә кайберәүләр хәтерли. Хәер, Фәрит Яруллин дигәч, кем генә атаклы «Шүрәле» балетын искә төшерми икән?

Билгеле, премия (хәтта дәүләтнеке булса да) беркемнең дә бөеклегенә, талантына таныклык була алмый. Лауреатларның шактыен бүген беркем хәтерләми. Һәм бу табигый да. Бүләкнең иясенә барып җитүе бик күп субъектив сәбәпләрдән тора. Ләкин шунысы хак: Тукай премиясенә бәйле елъязманы карасаң, аның бары тик әдәбият-сәнгать өлкәсендә әсәрләре белән үз вакытында азмы-күпме игътибар казанган иҗатчыларга гына бирелүен күрәсең. Гаҗәп түгел, бу аның нигезләмәсендә үк язып куелган.

Ләкин соңгы елларда шушы кагыйдәне бозарга яисә әйләнеп үтәргә омтылыш сизелә. Берничә ел элек мондый омтылышны Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин ясады. Ул инде республиканың бөтен бүләкләрен алып бетергән, шушы бичара Тукай премиясе генә алынмый калган икән, дип сөйләделәр. Бик саллы сәбәп. Аның хәленә керергә тырышучылар да табылды. Тарихка кагылышлы компилятив китаплары өчен, Фатих Сибагатуллинны премиягә Тарих институты (!) тәкъдим иткән иде. Шактый билгеле кешеләрнең аны яклап чыгыш ясавын хәтерлим. Мәскәүдә исем алган татарлардан имза җыюлар булды, хәтта Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко кул куйган хат та Казанга килеп төшкән иде. Шул җәһәттән Фатих әфәндегә Тукай премиясе бирелмәсә, Русиягә ул-бу була күрмәсен тагын дип куркучыларны да үз күзем белән күрдем. Безнең халык бигрәкләр дә ил өчен кан калтырап тора инде; кан да калтырый, җан да калтырый… Кыскасы, Фатыйх абзыйга Тукай премиясе биреләчәгенә беркем шикләнмәде. Ризасызлык, Тукай өчен гарьләнү гадәттәгечә халыкның эчендә кайнады. Һәм шул ризасызлык ничектер тышка бәреп чыкты бит беркөнне! Безнең халык, кемдер уйлаганча, алай ук өркәк түгел икән. Нәтиҗәдә, Фатих Сибагатуллин лауреатлар арасына эләкмәде.

Менә быелгы юбилей елында да нигезләмәгә туры килмәгән ике (дөресрәге өч) дәгъвачы бар. Аларның комитет раслаган исемлеккә керүләре һич тә аңлашылмый, югыйсә. Әлбәттә, коллекционер Абдулла Дубинның үз өлкәсендәге эшчәнлеге (иске открыткаларны җыентык итеп чыгара), «Таттелеком» компаниясенең хәйрияче буларак башкарган игелекле хезмәте һәркемдә хөрмәт уятадыр. Боларның, бигрәк тә соңгысының, әдәбият-сәнгатькә дә кагылышы бар. Тик әлеге дәгъвачыларның хезмәтен беркем дә авторлар эше, ягъни иҗат дип атарга теле әйләнмәс. Шуның белән бәхәскә дә урын калмый кебек. Ләкин «Таттелеком» җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуан куйган максатыннан чигенергә һич тә җыенмый. Менә аның «Интертат» мәгълүмат агентлыгына биргән аңлатмасы: «Безне тәкъдим иткәндә меценатлык өчен дип язылмаган. (Гражданлык кодексында меценатлык авторлыкка керми дип язылган маддә бар. – Р.З.). Тарихи мирасны саклауга, милләтебезгә шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтаруга керткән өлешләре өчен, диелгән. Музейлар булдыру, аларга мәгълүмати чараларны җыйнау, аларны эшләү – бу иҗат түгелме икән?! Безнең тарихи урыннарыбызны һәм тарихи шәхесләребезне, аларның татар тарихындагы ролен күрсәткән китаплар чыгарылды.

Төзекләндерелгән чишмәләр табигать кочагындагы су чыганагы гына түгел, ачык бер музейга әйләнеп бара. Анда Шиһабетдин Мәрҗани, Гариф Ахунов, Курсави һәм башка чишмәләр бар. Биектауда Иске Казан тыюлыгы музей корылмалары, Арчада Сәгъди абзый йортындагы әдәби-скульптура паркы – анысы гына да ачык һавадагы музей. Туфан Миңнуллин нигезендә әдәби-тарихи музей комплексы булдырылды. Барысы да иҗат белән, әдәбият-сәнгать белән бәйле объектлар турында сүз бара. Сез дөрес аңлагыз – без бит үзебез Тукай премиясенә дәгъва белдермибез. Җәмәгатьчелек фикеренә таянып, Арча, Биектау районнары, мәгариф, мәдәният министрлыгы, «Яңарыш» фонды тәкъдим итте! Ә нигезләмәгә туры килү-килмәвен вәкаләтле комиссия карар».

Зәкуан мисал итеп моңарчы да коллективлар тәкъдим ителгән булуын, «Кол Шәриф» иҗат төркеме, театр иҗат төркемнәре Тукай премиясенә лаек булганлыгын искәрткән.

Әйе, игелекле, саваплы гамәлләр күп кылынган. Ләкин Тукай премиясен биргәндә әдәби иҗат, сәнгатьтәге иҗат күздә тотылырга тиеш бит. Архитектура, театр нәкъ менә шундый иҗатка керә. Ә Зәкуан санаган гамәлләр – хәйриячелек, иганәчелек. Хәер биргән өчен бүләк сорау. Бу хакта ничектер язарга да уңайсыз. «Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, халикъ белер» дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Мәдәниятебезне кадерләп, бакыйлыкка күчкән каләм әһелләребезне мәртәбәләп торучы «Таттелеком» кебек кодрәтле ширкәт татар әдәбиятында казаныш булырлык әсәрләр язган исәннәргә үзе премия бирә ала! Иң яхшысы – сәләтле татар балалары өчен хосусый мәктәп ачу. Тик бу бүгенге Русиядә хупланмый.

Зәкуан санап үткән «Яңарыш» фонды, мәдәният (үзе тәкъдим итә, үзе бирә булып чыгамы?), мәгариф министрлыклары, Казан арты районнарының идарәләре, әлбәттә, искиткеч хөрмәткә лаек оешмалар. Аларның шулай уптым кубып, тиз генә уртак фикергә килеп, «Таттелеком»ны Тукай премиясенә тәкъдим итүләре һәммәбезне таң калдырды. Дүрт ел элекке кебек, Мәскәүнең атаклы кешеләре имзалаган хатларны гына көтәсе кала.

Әдәби иҗат белән шөгыльләнүче Рөстәм Зәкуанның бу матавыгы миңа яхшы аңлашыла. Күпмедер вакыт үткәч, Тукай премиясенең ни өчен бирелгәнен беркем дә сорамас, ул да әдәбият мәйданында ат уйнаткан шагыйрьләр кебек Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булып тарихка керер. Ләкин әйләнеч юллардан йөрү, хәйлә белән арт ишекләрне шаку шагыйрь кешегә бер дә килешми! Премия аласың килә икән, шул ук оешмалардан нигә үз китабыңны гына тәкъдим иттермәскә иде? Нигезләмәгә дә туры килә, мин дә бу мәкаләне язып маташмас идем.

«Таттелеком»га (нигә аның җитәкчесе белән матбугат үзәге башлыгы гына тәкъдим ителәдер, өчлек өчен баш хисапчыны да өстәргә кирәк иде, аңардан башка мондый эшләрне башкарып булмасын һәркем белә) Тукай премиясе бирелгән очракта әдәбият-сәнгатькә кагылышлы бик күп проектларны гамәлгә кертүче, чишмәләргә улак кую белән даими шөгыльләнүче «Татнефть» тә, мәчетләр салучы, китаплар нәшер итүче Кантюков «Газпром»ы да, иганәче тагын бик күп оешмалар чиратка басар, мөгаен. Дөрес, аларның матбугат үзәгендә шигырь язучылар эшләми бугай, шул гына киртә булмаса инде.

Тукай премиясе бирү комитетының үзен дә премиягә тәкъдим итәргә мөмкиндер. Алар да бит игелекле эш башкара: Тукай премиясен тараталар.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

язучы, Тукай премиясе бүләге иясе

Туган тел дәресен мәҗбүри итү тәкъдиме тирәсендә бәхәс кыза

Дәүләт мәгариф стандартының (ФГОС) яңа проектында, башлангыч классларда туган телләрне уку мәҗбүри кала, диелә. «Татар ата-аналары» төркеме тәкъдимне хупларга чакыра. «Родительское сообщество Татарстана» төркеме каршы чыкты.

Хокукый актларның федераль порталында 2018нче елның сентябреннән гамәлгә керәчәк яңа ФГОС (федераль дәүләт мәгариф стандарты) проекты урнаштырылган. Ул башлангыч класслардагы уку стандартларын билгели һәм уку-укыту программаларына нигез булып тора.

Яңа стандартлар проектында «туган тел» дәресләре укыту процессының мәҗбүри өлешендә карала, ягъни укучылар үзләренең туган телен сайлап, аны мәҗбүри өйрәнергә тиеш булачак. Шулай ук проектта республикаларның дәүләт телләрен дә уку «мөмкинлеге» турында әйтелә. Гамәлдәге ФГОСта андый төшенчә юк.

Татар телен факультативка калдыру яклы «Родительское сообщество Татарстана» төркеме бу проектны инде тәнкыйтьләп чыкты. Алар «туган тел» дәресләренең башлангыч классларда да мәҗбүри калуына каршы. Төркем идарәчеләре проект сәхифәсендә аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәргә актив язарга чакыра.

«Татар ата-аналары» төркеме исә проектны, киресенчә, хупларга чакыра. Төркем сайтта теркәлеп, проектка тавыш бирергә, моннан тыш тәкъдимгә урысча «республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш» дип язып җибәрергә тәкъдим итә.

Яңалык язылганда ФГОС проекты өчен 14 кеше – уңай, 135 кеше каршы тавыш биргән.

Комментарии