- 10.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган кичәдә алып баручы язучының хатыны Нәкыя ханымны сәхнәгә чыгарганда: «Аязның тормыш иптәше», – дигәч, әлеге сүзгә хәтере калып, ул: «Мин Аязның тормыш иптәше түгел, ә хатыны булам», – дигән.
Ике яктан да якыннар никах мәҗлесенә җыелгач, хәзрәт никах укый, ахырдан кияү белән кәләшне ир белән хатын дип игълан итә. Ә ЗАГСта аларны законлы ир белән хатын дип белдереп, кулларына язылышу турындагы таныклык тапшыралар. Туганнар, дуслар ихлас күңелдән яшь парга изге теләкләрен тели. Шулай итеп, гаилә тормышы башлана. Әмма яши башлагач, бу пар бер-берсенә иптәшкә әверелә. Ник шулай? Чөнки котлауларда аларны тормыш иптәше дип котлыйлар.
Советлар Союзы чорында кеше бер-берсенә иптәш дип йөртелсә, хәзер әфәндегә әйләнде. Безнең чор кешеләренә, шәхсән минем үземә, бу сүз ничектер ят тоела. Иске гореф-гадәтләрне кайтарырга тырышабыз, дингә тартылабыз. «Кадерле ирем», «кадерле хатыным» дип, матур итеп сөйлисе урынга, «иптәшем» дигән сүз кулланыла. Юлга чыкканда, эшләгәндә кемнедер ияртсәң, бу чынлап та иптәш була.
Егет белән кыз, кияү белән кәләш, әби-бабай булабыз. Ничек кенә булсак та, кавышкач, бергә гомер иткәч, бер-беребезгә ир белән хатын булып калыйк. Мин үзем «хатыным» дип гомер итәм, ир исемен горур йөртәм.
Русларда бер дә «минем ипәш» димиләр, «супруг-супруга», «муж-жена» диләр. Рәнҗетмик бер-беребезне ят исемнәр тагып.
Хәниф ГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре

Комментарии