- 10.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Президентыбыз Миңнехановның Метшинга чүп-чар яндыру заводы төзелеше турында халык белән сөйләшергә кушуы уңаеннан 2017нче елның февраль аенда узган «Түгәрәк өстәл»дә алган мәгълүматларымның берникадәре белән уртаклашырга булдым.
Мәркәзебез Казан елына 600 мең тонна чүп чыгара икән. Шуларның 25 проценты көл, шлак, тузан рәвешендә кала, 75 проценты төтен булып морҗадан чыга. Яндырып, азрак җылы һәм электр энергиясе алу мөмкинлеге бар икән. Шуңа да карамастан, җитешсез яклары да җитәрлек.
Беренчедән, чүп-чар янганда диоксин, фуран, гексахлорбензол, полихлорланган бифенил һәм шундый үтә дә зарарлы бромлы, таркалмый торган агулы матдәләр кала. Шулай ук кеше сәламәтлегенә зыянлы нано (бик кечкенә) кисәкчәләр һәм кургаш (свинец), терекөмеш (ртуть), мышьяк һәм дә тирә якны агулаучы газлар да хасил була. Көнбатыш галимнәре шушы завод тирәсендә яшәүчеләр арасында рак һәм башка онкологик чирлеләр саны артканын тикшереп белгәннәр. Шулай ук Мәскәү шәһәре хакимияте дә 2014нче елда 4нче чүп-чар яндыру заводының тирә-якны агулавы турында «О состоянии окружаюшей среды в городе Москве в 2014 году» дигән докладында хәбәр иткән булган.
Икенчедән, янганнан соң калган көлдә шулай ук агулы авыр матдәләр (тяжёлые металлы) була, хәтта тузаны да, шлагы да агулы. Көле, шлагы 25 процент чамасы кала икән, Казанга кагылышлысы ел саен 125 мең тонна дигән сүз. Көнбатыш илләрнең күпчелеге бу калдыкларны махсус полигонда тота. Ә Япония бу калдыкларны кыйммәтле ысул белән эретеп, пыяла рәвешенә китерә. Әмма белгечләр моны юл салганда асфальт астына салып калдырырга да тәкъдим итмиләр икән. Сәбәбе, эреткәннән соң да зарары юл тузаны белән таралу мөмкинлеге кала. Димәк, яндырып, чүп проблемасыннан котылып булмый, дигән нәтиҗәгә киләләр.
Өченчедән, чүп яндырып энергия алуны иң файдасыз ысуллардан саныйлар. Чөнки агулы матдәләре һәм газы да күмер, мазут ягуга караганда күпкә артык чыга. Бәясе исә 9 мәртәбә кыйммәтрәк. Ә «Операционный» дип атала торган чыгымнарын исәпләсәң, яңа төр җылылык станцияләренекеннән 20 мәртәбә артыграк. Ягъни, чүп-чар яндыру заводы үзен икътисадый яктан да акламый. Субсидия таләп итә. Әйтик, завод төзү 20 миллиард сумга төшсә, аны эшләтүгә китәсе субсидия шул акчаның ун проценттыннан алып 50 процентын тәшкил итәчәк. Үземнең фаразымны да өстәп куям. Ул субсидияне дә, төзелешне дә, шушы чүплек өемен «Клондайк»ка әверелдерүчеләр аппетитын да без ай саен түлисе «Счёт-фактура» каплаячак анысы. Ә без, гадәттәгечә, зарланырбыз да түләрбез, агулы газларын суларбыз да, табибка чират алырбыз, аннан әптиккә элдертербез, мәгәр юлда егылып калмасак…
Шул ук «Түгәрәк өстәл»дә әйтелгәнчә, яндырмыйча да чүп-чардан котылып була икән. Мисал өчен: халык саны буенча Казанга тиң Милан 2014нче елдан ук ашамлык (биологик) калдыкларын аерым җыеп, шуларны эшкәртүче заводында метан, ашламалар чыгара. Димәк, яндыруга караганда эшкәртү (переработка) күпкә фйдалырак. Шулай ук Еврокомиссия дә чүп-чар яндыручы заводлар төзүдән тукталып торырга тәкъдим итә. Ә Филиппин дәүләте чүп-чар яндыручы заводлар төзүне тыючы закон кабул иткән дә инде. Исландиядә әнә төзегәннәр дә, эшләтеп карагач, туктатырга мәҗбүр булган. Сәбәбе – фильтрларның озакка җитмәве һәм иллә дә кыйммәтлелеге икән.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии