- 10.04.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Архив
Бездә түләүле медицина – бушлай бахиллалардан, ә бушлай медицина түләүле бахиллалардан башлана. Кыскасы, чирләп китсәң, кайда да акча түлисе. Шуңамы, авырып китүдән уттан курыккан кебек курка халык. Авыл кешесе генә түгел, шәһәрдәгеләр дә кышка дару үләннәре җыя, Малахов методы буенча ябыга, Кондаковныкы буенча организмын чистарта. Ә менә Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче 65 яшьлек Сәкинә Халикова һәм 50 яшьлек Алсу Камалетдинова моннан берничә ел элек скандинавия йөрүе (скандинавская ходьба) белән мавыгып киткән. Гади тел белән әйткәндә, көн саен берничә сәгать дәвамында кулларына чаңгы таяклары тотып атлыйлар.
– Сәкинә апа белән күршеләр без, – дип башлады сүзен Алсу Камалетдинова. – Электән үк җәй көннәрендә җәяү генә йөрергә чыга идек – урам әйләнәбез, дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Шуннан әйтә бу, скандинавия йөрүе дигән әйбер бар икән, без дә өйрәник әле шуңа, ди. Телевизордан күреп, кызыксынып калган булган икән.
Сәкинә Халикова бу спорт төре белән беренче мәртәбә өч ел элек шөгыльләнә башлаган. Инсульттан соң, өстәмә хәрәкәт кирәген аңлап, ике кулына таяк тотып, болынга төшкән ул. «Болай ятып булмас – сәламәтлекне сакларга кирәк!» дигән уй тоттырган аңа чаңгы таягын.
– Баштарак сәер кебек тоелса да, бик тиз өйрәндем. Инде хәзер шулкадәр күнектек, тиеш әйбер шикелле кабул итәм – йөрергә чыга торган вакыт җиттеме, дерелдәп тора башлыйм. Аба-ау, минәйтәм, карале, наркоман шикелле, прәме! Элек кул эшләре белән шөгыльләнә идем, кибеткә керсәм, һушымнан язып, төрле төстәге җепләр сатып ала идем, ә хәзер скандинавия йөрүенә ияләштем – намазны укып бетерәм дә Алсуга шалтыратам, «Әйдә, киттек», – дим. Ике бикә авылдан китеп бара инде – узыштан чаба башлыйбыз хәтта. Баштарак: «Таягы бар, чаңгыгыз кайда соң?» – дип көлгәннәр иде, бүген безнең шикелле йөрүчеләр авылда күп, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Олы Мәңгәр үзешчән спортчыларын һава торышының усаллыгы да куркытмый, әнә бит үзләре сөйләп тора: шәлләрен бәс сырып, борыннары астына боз катарлык булган кыш көннәрендә дә, киемнәрен чылатып көзге яңгыр яуганда да урам әйләнә алар. Тәүлекнең бер-ике сәгате шушы шөгыль өчен бүленгән.
– Скандинавия йөрүләрен һәркемгә тәкъдим итәбез, өегездә утырмагыз, әйдәгез, кымшаныгыз, дибез. Җәй-яз көннәрендә бигрәк тә рәхәт ул. Су буйларында челәннәр карап, табигатькә сокланып йөрибез. Авылның һавасы саф, агачлары матур… Әле күптән түгел Казанда булып кайткан идем, ике әби чаңгы таягы тотып урамда йөри. Вәт маладислар, минәйтәм, ялкауланып ятмыйлар. Өлкән яшькә җиткәч, аеруча файдалы икән бу спорт төре. Бик күп төрле мускулларны эшләтә ул. Элегрәк беләкләрем асылынып тора иде, бер дә матур түгел бит инде, хәзер җыйнакланды, гәүдә дә тартылып китте, – дип аңлатты Сәкинә Халикова. – Тыным кысылып интегә идем – ул бетте, артрит булгач, аяклар авырта иде – хәзер сызлаулары кимеде.
Күршесенең скандинавия йөрүләре турындагы сүзләренә Алсу апа да кушылды. Баш миендә өч шеш тапканнар аның. Шулар нәтиҗәсендә, хәрәкәтләнү координациясе бозыла башлаган булган. Чаңгы таягы тотып йөри башлаганнан бирле, һәр адымын ышаныч белән, төз басып атлый икән. Югары кан басымы да нормальләшкән, төннәрен йокысы да татлы. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең.
– Мин – инвалид, башымда шеш бар! – дип беркая да чыкмасам, күптән хастахага әйләнгән булыр идем инде. Күңел күтәрелә, шундый куанып йөрибез. Көнгә шушы рәвешле 10 мең адым ясасаң – яхшы, диләр. 4-5 километрга җыела инде ул. Көн саен шушының кадәр араны узабыз, хәзер безне кичләрен өйдә утырту мөмкин түгел, – дип көлә Алсу Камалетдинова.
Скандинавия йөрүләренең кеше организмына файдасы булуы – бәхәссез. Чагыштыру өчен бер генә мисал. Әгәр кеше бер сәгать буе чаба икән, бу вакытта мускулларының 45 проценты хәрәкәткә килә, һәм ул 300 килокалорийны югалта. Ә менә гади чаңгы таягы тотып, скандинавия йөрүенә чыксагыз, мускулларыгызның 90 проценты «эшли башлаячак», һәм артык калорийларыгыз да, йөгергәндәгегә караганда, ике тапкырга күбрәк «яначак».
Әгәр сезнең дә язмабыз геройларыннан үрнәк аласыгыз килсә, скандинавия йөрүләренең инструкциясен китерәбез. Ишегалдыгызга чыгып булса да эшләп карагыз – баштарак катлаулы кебек тоелыр, ләкин бик тиз күнегерсез.
Таякларыгызны тотыгыз. Уң кулыгызны бераз терсәктән бөгеп, алгарак чыгарыгыз, сез бу кулыгызга таяначаксыз. Сул кулыгыз оча сөягенә кадәр асылынып тора торган хәлдә булсын һәм аны артка таба хәрәкәткә китереп, сез үзегезне «этеп җибәрәчәксез». Сүз уңаеннан, гәүдәгез белән бераз алга иелебрәк торыгыз.
Куллар белән барысы да аңлашылгандыр, хәзер аякларга күчик. Сул аягыгызны тездән бөгеп, алга таба чыгарыгыз һәм үкчәгезгә басыгыз. Бу вакытта гәүдәгез әлегә артта кала, авырлыгыгыз уң аякка төшә. Таяк тоткан уң кулыгызны алга чыгарыгыз, шул ук вакытта сул аягыгыз белән үкчәдән аяк очларына юнәлтелгән адым ясагыз.
Хәзер уң аяк белән алга таба бер адым ясагыз, сул кулыгызны алга таба чыгарыгыз. Уң кул һәм сул аяк ярдәмендә гәүдәгезне этеп җибәрегез. Шушы әйберләрне берничә мәртәбә кабатлаганнан соң, сез скандинавия йөрүләрен отып алачаксыз. Бер киңәш: кулларыгызны артык алга чыгармагыз.
Скандинавия йөрүләре йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, умыртка баганасын турайта һәм муен белән җилкә авыртканны да киметә. Ә аның артык авырлыктан котылырга ярдәм итүе турында үзегез дә аңлагансыздыр.
…Ике күрше сәламәтлекләрен төрле юллар белән ныгыта, хәтта бавырдан таш чыгару серләрен дә беләләр булып чыкты.
– Минем бер бөртек тә сәламәтлегем юк иде, сеңлем. Менә үләсең, менә үләсең, дип кенә тордылар, – дип сөйли Сәкинә Халикова. – 1996нчы елдан бирле бик каты авырдым. Бавырда таш бар иде, организмны чистартып, үзем төшердем бит шуны. Бу чистарынуны башта эчәклекләрдән башлыйсың – тозлы су белән ике литр күләмендә клизма ясарга кирәк. Бер атна буе шулай эшләү мөһим. Шимбә көнгә туры китереп, бавырдан таш төшерәбез соңыннан. Бер стакан зәйтүн мае алабыз. Икенче бер стаканны тутырып, лимон суы сыгабыз. Кичке сәгать җиделәрдә бер йотым май, бер йотым лимон суы эчәсең дә унбиш минут туктап торасың. Аннары тагын шулай эчәсең. Кичке унынчы яртыларга кадәр бара бу май белән лимон суын эчүләр. Аннары бавырга җылы әйбер куеп, йокларга ятасың. Иртән торуыңа тизәк белән бергә туңмай шикелле яшел төстәге әйберләр чыга. Бер атна ял итеп торасың да икенче атнада тагын эшлисең. Шулай ташлар әкренләп чыга. Мондый төр чистарынуны елына ике тапкыр: яз һәм көз көннәрендә эшләгез.
Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигән кебек, ике күрше үзара яшь калу серләре турында да сөйләшеп алды. Мунча кергәндә битне башта тоз белән ышкып юарга, аннан соң шуңа бал сыларга кирәк икән. Киңәшле эшнең артыгы-киме юк, монысын үзем дә эшләп карармын әле.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Әтнә – Казан

Комментарии