Кәҗә тәкәләре кыйссасы

Кәҗә тәкәләре кыйссасы

(Исемнәр үзгәртеп бирелде)

Лапасны бикләгән йозакның ачкычын югалттым, дип йөрдем. Күршем беркөн:

– Бу нинди ачкыч ята? – ди.

Шуның белән ачмакчы булам, юк, ачылмый.

– И бу минеке түгел, бавы да охшамаган, – дим.

Шулай да тагын бер тапкыр борып карарга уйладым. Ачылды бит йозак. Яңаны аласы булмады, дип сөендем инде. Бу турыда күрше Әнисәгә сөйләгәч, ул да: «Үз киявен танымаган кыз кебек булдык үзебез дә», – дип, бер вакыйганы сөйләп алды.

– Әти-әни исән чакта кәҗәләр асрадык. Көлсу йонлы матур кәҗә тәкәбез бар иде. Көтүгә чыккач, кайтмый торган гадәте интектерде аның. Өч көн кайтмады. Эзләп тә таба алмагач, кул селтәдек инде. Күрше әби: «Нисаларда бер кәҗә тәкәсе бар, барып карагыз, сезнеке түгелме», – диюгә, шунда чаптым.

Шул, безнеке. Алып кайттык моны. Капкадан кертеп кенә булмый бит. Әти мөгезеннән тотып, әни белән көчкә этеп керттек.

Көн саен эзләп йөрү тәмам туйдырды, шуңа кәҗәне суйдык.

Икенче көнне капка төбендә тагын бер кәҗә кычкырып тора. «Бар, өеңә кайт», – дип куабыз аны. Юк, кычкыра-кычкыра керергә тырыша, бичара. Бу кәҗә – үзебезнеке, суелганы Саҗидә апайныкы булган. Үзебезнең тәкәне аңа алып барырга туры килде. Булган хәлләрне аңлаттык. Соңыннан Саҗидә апай:

– Без дә суйдык, симез иде. Бик тәмле булды, рәхмәт, – диде.

Р.МӨХӘММӘТОВА,

Арча районы

Комментарии