- 10.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Безнең заманда гәҗитләр хәзерге кебек күп төрле исемдә түгел иде. Шулай да укырга тиешле һәм укый торган гәҗитләр күбрәк иде ул вакытта. Әйтик, укытучылар район, республика гәҗитләреннән тыш, «Учительская газета», «Совет мәктәбе» журналы һ.б. алдырырга тиеш иде. Авыл хуҗалыгы белгече «Сельская жизнь», «Труд» басмаларын алдыра. Әле бит кешенең үзе яратып укый торган башка гәҗит-журналлары да була. Мин үзем, мисал өчен, «Аргументы и факты»ны, «Советский спорт»ны яратып укыдым. Иң яратканым «Комсомольская правда» булды. Ул СССР да иң күп укыла торган һәм иң зур тиражлы басма булгандыр, мөгаен. «Комсомольская правда»да күтәрелгән мәсьәләләрне башка бер генә гәҗиттә дә күтәрмәделәр. Аның үз фикере, үз хәбәрчеләре, үз укучылары булды.
Гәҗитнең үз фикере булу, билгеле, беренче чиратта баш мөхәррирдән һәм редакция хезмәткәрләреннән тора. Бу теләсә кайсы өлкәдә шулай: спорт командасының уңышы – баш тренерга, театрның уңышы – режиссерга, хуҗалык оешмасында исә җитәкчегә бәйле.
«Яңа гасыр» телеканалыннан бара торган «Башваткыч» тапшыруы бөтен татар тамашачыларын үзенә җәлеп итте. Әгәр аның алып баручысы Җәвит Шакиров булмаса, бәлки, аны ул кадәр яратып та карамаслар иде. Әле дә «Әйбәт-гайбәт» тапшыруын сагынып искә ала тамашачы. Ул да, Илфат Фәйзрахманов алып барганга, шулай якын тоелгандыр.
«Комсомольская правда» кебек гәҗитләрне Татарстанда да чыгара иделәр. Хәзер дә бар андыйлар! Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән елларда, «Социалистик Татарстан» шундый популяр булды. Аннары «Татарстан яшьләре»нең тиражы артты. Мин үзем әдәби китапларны күп укыдым дип әйтә алмыйм, әмма сәяси, тарихи, сугыш турындагы китапларны яратып укыдым. Гәҗитләрне исә күп алдыра идем. Алай гына да түгел, үзем дә яздым һәм мәкаләләремне җыеп бардым. 1968нче елның 13нче мартында «Совет Татарстаны» гәҗитендә беренче язмам басылган. Менә «Социалистик Татарстан»ның 1988нче елының 23нче июнь саны. Гәҗитнең тиражы 186 500 данә диелгән. Ә 2013нче елның 5 апрелендә чыккан «Ватаным Татарстан» басмасының тиражы ─ 17 862 данә (җомга көнне генә чыга торган гәҗитне алучыларны да кертеп исәпләнгән).
Егерме биш ел эчендә басманың тиражы 10 тапкыр кимегән! Бу бит котчыккыч хәл! Бөтен татар дөньясы яраткан «Социалистик Татарстан»га ни булган? Аның укучылары кая киткән? Сәбәбе нидә? Хәзер гәҗит укучы юк, телевизор, интернет заманы дияр кайберәүләр. Ә ни өчен алайса интернет челтәре киң таралган заманда туган «Безнең гәҗит»нең тиражы 23 мең? Чөнки «Безнең гәҗит»нең үз фикере, үз укучылары бар һәм алар елдан-ел арта гына бара. Басманың укучыларны хөрмәт итә, санга суга торган баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар. Укучыларның сорауларына җавап эзләү, аларның мәнфәгатьләрен яклауга күпме хезмәт куелган! Хат язсак та, язманың эчтәлеген дә, исемен дә үзгәртми чыгарасыз, рәхмәт сезгә! Әле бер дәүләт гәҗитенә язган идем. Алты мәкаләмнең икесе генә үз исеме белән чыкты. Әгәр җәмәгать хәбәрләрен тыюны максат итеп куялар икән, аны турыдан-туры әйтеп була бит. Тукай районының «Якты юл» гәҗите мөхәррире кебек: «Миңа тәрбия темасы да, берни дә кирәк түгел. Миңа акча кирәк, акча! Миннән Казан акча сорый», – дисәләр, халык аңлар иде инде, мөгаен. Балтачта да шул ук хәл, ди. Хәзер алар Малмыж район гәҗитенә яза башлаган, чөнки мәкалә язган өчен анда акча сорамыйлар, ди. Әгәр бу хәл Тукай районы белән Балтачта гына булып калмыйча, бөтен республика күләмендә таралган икән, бу инде бәла генә түгел, ә чып-чын фаҗига!
Укучыларның яраткан журналистлары гына түгел, яраткан хәбәрчеләре дә бар. Хәбәрчене гәҗиттән биздерү – ул укучыны да гәҗиттән биздерү дигән сүз.
Күпләр, бигрәк тә балалар, иҗат дөньясында беренче адымнарын район басмаларында ясый. Хәтерем ялгышмаса, Максим Горький: «Кеше күңелендә кыңгырау бар. Әгәр аңа кем дә булса кагылып чыңлатмаса, ул гомергә дә шалтырамаска мөмкин», – дигән. Балалар күңелендәге кыңгырауны укытучылар чылтыратып карыйлар да бит, тик гәҗит мөхәррирләре генә ярдәм кулы сузмый. Гәҗит үзенең укучыларын әйдәп барырга тиеш!
Мин боларны ни өчен яздыммы? Чөнки мин гәҗит-журналларны яратып укыдым, бик күп нәрсәгә өйрәндем. Шуның өчен мин аларга рәхмәтле. Киләчәктә дә басмалар эчтәлекле, укучылар яратырлык, файдалы киңәшләр алырлык, күп тиражлы һәм озын гомерле булуларын телим!
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.
Гәҗитләрнең була төрлесе,

Комментарии