- 10.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Республикадагы дуңгыз фермаларының берсе Тукай районының Татарстан һәм Чыршылы авыллары янына урнашкан. Диндарлар: «Татарлар дуңгыз асраганга, тормышыбызның бәрәкәте юк, әхлаксызлык, тәртипсезлек арта бара», – дип белдерә.
Тукай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге «Камский бекон» ширкәте, дуңгыз фермаларының якын-тирә авылларга бернинди зыяны юк, дип саный. Беренчедән, бу комплекста замана технологияләре кулланыла, икенчедән, ябык оешма булганга, монда теләсә кем, хәтта алдан килешмичә зур түрәләр дә кереп йөри алмый, ди алар.
Шулай да Татарстан авылында яшәүче Илһам Хәмәтов: «Бу дуңгыз комплексы татар авылларына төрле яклап әйтеп бетермәслек зур зыян сала», – ди. «Камский бекон» ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-арта барып, Тукай районы белән генә чикләнмичә, Минзәлә районына кадәр барып җиткән.
– Безнең Тукай районындагы Чыршылы авылында мөселманнар яши, мәчете дә бар. Татарстан авылында да мәчет бар, яртысыннан күбрәгендә татарлар гомер итә. Комсомол дигән җирдә дә мәчетләре булмаса да, татарлар күп яши. Шул тирәләрдә салынган фермалар Күгәчкә һәм Минзәлә районының Хуҗамәт авылына кадәр барып җитте. Безнең Тукай районында тагын Мусабай-Завод дип аталган җирдә дә шактый күп дуңгыз үстерәләр. Аны бер фермер тота. Безнең якын тирәдә дуңгыз үстерү бик нык таралган.
Чыршылы – минем туган авылым, шунда үстек. Хәзер шул җирләрдә сасы ис килеп тора. Ул искә түзә алмыйча, авылда яшәүчеләрнең күбесе башка җирләргә күчеп, качып бетте. Бу комплексны бездән сорап тормый гына төзеп куйдылар.
Җәй көннәрендә Чыршылыда сасы ис килеп торганга, тәрәзәләрне дә ача алмыйбыз. Комсомол авылында да нәкъ шундый ук хәл. Ферманың калдыкларын һәм шакшы су чистарта торган урыннары Чыршылы авылы янында гына, – ди Хәмәтов.
«ДУҢГЫЗ АСРАРГА МУЛЛА РӨХСӘТ ИТТЕ»
Эшмәкәр Хәмәтов хәзер гаиләсе белән Татарстан авылында яши. 25 чакрым ераклыктагы Чаллы шәһәрендә хәләл ит сата торган кибете бар.
– Татарстан авылыннан күп кеше дуңгыз фермасында эшли. Алар: «Без чучка белән эшлибез, ничек мәчеткә килик», – дип гыйбадәтханәгә дә йөрми. Бу бик аяныч хәл.
xИлһам ХәмәтовТатарстан авылында яшәүчеләр базарда да шул дуңгыз ризыклары сата. Алар арасында, безгә бер мулла бу эш белән шөгыльләнергә рөхсәт итте, диючеләр дә бар. Шулай итеп кайберәүләр күңел тынычлыгы тапмакчы була. Безнең Татарстан авылы имамы Әбүзәр абый – өлкән кеше, чучка белән булучыларга никах укымый, аларның ашына йөрми. Ә алар инде Коръән укыту өчен мулланы бүтән җирдән чакырта, – ди Хәмәтов.
«Камский бекон» бәйрәмнәрдә эшчеләренә дуңгыз итеннән җитештерелгән ризыктан да өлеш чыгара икән.
Татарларга дуңгыз фермалары бөтенләй килешмәвен Пенза губернаторы Василий Бочкарев та аңлады. Ул Городищинский районындагы Түбән Әләзән авылы янында төзергә дип ниятләнгән дуңгыз фермасы башка бер урында, Каменский районында, төзеләчәк дип белдерде. Түбән Әләзәндә татарлар да, урыслар да яши.
Өлкә җитәкчелеге инвестор – Даниянең бер ширкәте белән дуңгызчылык комплексын нәкъ татарлар тупланып яшәгән һәм бөтен татар дөньясына билгеле булган Урта Әләзән авылыннан 10 чакрым ераклыкта гына корып куярга карар иткән булган. Инвестор комплексны төзү өчен 75 миллион евро бүлеп бирәчәген әйткән.
Урта Әләзән халкы Европадагы бер мөселман оешмасы аша Даниядәге ширкәтнең директорлар шурасы җитәкчелегенә чыгып, «Без бу дуңгыз комплексын төзергә юл куймаячакбыз», – дип белдергән. Шулай итеп чит ил инвесторлары һәм өлкә җитәкчелеге сөйләшүләрдән соң ферманы башка урынга күчерергә карар кылган.
Пенза губернаторы, хәзер Каменский районында яшәүчеләргә эш тә булачак, ферма түләгән салымнардан кергән акчадан авыллардагы көнкүреш яхшырачак, дип төрттереп тә алды. Пенза татарлары эш урыннарын сайламады, ә дини әхлакка, ата-бабалардан килгән Исламга тугрылыкта калды.
Хәмәтов, татар авыллары тирәсендә дуңгызчылык фермасы булуның авыл халкының көнкүреше өчен бер генә дә файдасы юк, ди. Татарстан авылына яз-көз көннәрендә керерлек түгел, пычрак ерып йөрибез, ди ул. Яман гадәтләрне үз итүче яшьләр дә соңгы вакытта бик нык арткан.
x”Камский бекон” фермаларыҮз вакытында Хәмәтов Тукай районының элекке башлыгы Таһир Харматуллинга, әйдәгез, дуңгыз урынына үгез үстерә башлыйк, дип әйткән булган. Әмма Харматуллин, үгез үстерү бик кыйммәткә чыга, дигән. Хәмәтов: «Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте безгә дә төшкәндер, тормышның бәрәкәте юк», – дип әйтә.
Наил АЛАН.
Кол Шәриф җомгасы
Казанның Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазлары болай да зур кызыксыну җәлеп итә иде, узган атнадагысында исә игътибар бермә-бер артык булды. Анда татар имамнары арасында иң абруйлылардан саналган Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм Зиннуров язмышы каралды, хәтта хәл ителде дияргә була.
Җомга намазына Кол Шәриф мәчетенә бу юлы ике меңләп татар мөселманнары җыелды. Мәчетнең ике каты гына түгел, хәтта иң зур Коръән торган фойе да тулган иде. Шулкадәр халыкны, Рамил хәзрәт Юныс һәм Рөстәм хәзрәт Зиннуровлар китә, дигән хәбәр намазга җыйды. Билгеле булганча, бу атна башында Татарстан мөфтие, Кол Шәриф мәчетенең үз карамагына күчүен сылтау итеп, имам-хатыйп вазифаларын үзенә йөкләде, ә халык арасында зур абруй казанган элекке баш имам Рамил хәзрәтне йомыш үтәүче итеп кенә билгеләү турында фәрман чыгарган иде. Бу мөселманнар арасында ризасызлык тудырды. Рамил хәзрәт тә мөфтинең әлеге карары белән килешмәвенә ишарә итте.
Намаз башланганчы Нурулла мәчете имамы Габдулла Галиулла халыкка мөрәҗәгать укыды. Ул Рамил хәзрәт Юнысны, Рөстәм хәзрәт Зиннуровны яклау мөрәҗәгате иде. «Кем риза?» – дип кул күтәрергә кушты. Барысы да дәррәү, бу мөрәҗәгатне хуплыйбыз, дип тавыш бирде. Шул ук вакытта шушы мөрәҗәгатькә имза җыю да башланды.
Һәрвакыттагыча җомга намазының сөннәте укылгач, сүзне Рамил хәзрәт Юныс алды. Үз чыгышында ул: «Без бирегә Кол Шәриф мәчетендәге имамнарның язмышын хәл итү өчен җыелдык», – дип әйтте. Аннары сүзне Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә бирде. Илдус хәзрәт микрофон янына килүгә үк мәчеттәге халык гөжли башлады: «Чыгып кит!», «Без сине кабул итмибез!», «Хурлык!» дигән кычкырулар булды. Мөфти бер сүз дә әйтә алмыйча, кире чигенде. Халык ул арада тәгъбир әйтә башлады.
Микрофонны янә Рамил хәзрәт Юныс алды. Ул җәмәгатьчелекне тынычландырды һәм сүзне кире мөфтигә бирде. Ул исә вәзгыятьне аңлатып, «Кол Шәриф мәчете моңа кадәр Казан Кирмәне музей-тыюлыгына керә иде, аның статусы үзгәрде һәм Татарстан диния нәзарәтенә дә карый башлады», – дип әйтте. Илдус хәзрәт монда бернинди каршылык булмавын һәм мөфти буларак намазларны килеп укыячагын, мәчет үз эшчәнлеген элеккечә дәвам итәчәген белдерде. Ул шактый гына сөйләде. Әмма анда халык көткән икенче бер сүз яңгырамады – мөфти Рөстәм хәзрәт Зиннуровның һәм Рөстәм хәзрәт Бакировның монда калу-калмавын әйтмәде. Мөселманнар алар да Кол Шәрифтә кала дигән өметтә тора.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
Урыс чиркәве Казанда татар зираты өстендә чара үткәрде
Татар иҗтимагый үзәге активисты Айрат Хатмулла әйтүенчә, хәзер «Архирей дачалары» дип аталган элек татар зираты булган урында урыс чиркәве монастырь ачып җибәрергә ниятли.
+Айрат Хатмулла Казанда экскурсияләр дә оештыра. 9 апрельдә ул радиобызга Казандагы урыс правослау чиркәве вәкилләренең XIII гасырда мөселман зираты булган урында шәмнәр яндырып, изге суларын сибеп йөрүен хәбәр итте.
– Элгәре ханнарыбыз җирләнгән урында урнашкан бинада кичә һәм бүген урыс правослау чиркәве вәкилләре зур җыен уздырды. Ул җыен правослаулар бәйрәменә туры китереп эшләнде. Анда алар Казан яңа Иерусалим ирләр монастырен ачмакчы була.
xАйрат ХатмуллаБүген ул җирдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фәнни-тикшеренү институты урнашкан. Күрәсең, бу институт үз эшен тулысынча башкармый, ахры, шул җирне сатарга булганнар. Аны сатсалар, правослау чиркәве анда үз эшен башлаячак.
Урынның тарихына күз салсак, ул Казанның Урта Кабан өлешенә урнашкан 10 гектарга якын җир. Мөселман зираты анда XIII гасырда ук булган. Ул кабер ташлары чиркәү, монастырь биналары нигезе һәм диварлар өчен төзелеш материаллары сыйфатында кулланылган.
Бүген 1000 еллык агачлар үсеп утырган истәлекле урын сакланып каласы урынга, правослау чиркәве мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бирелгән. Якын көннәрдә биредән безнең изге кабер ташларыбыз чыгарып ташланачак.
Әлегә кадәр бу урындагы берничә кабер ташы гына саклауда иде. Аның берсе Татарстан дәүләт музее бинасында, икенчесе Габдулла Тукай музеенда саклана. Казан Кирмәне ядкарьлегендәге кабер ташы моннан китерелгән дип санала.
Мин бик нык борчылам. Татарстан диния нәзарәте вәкилләре үз тәхетләрен дәгъвалаган вакытта, беренче чиратта менә шушы җирне яулап калса, яхшырак булмас иде микән дигән уй да туа, – дип белдерде Айрат Хатмулла.
Правослау чиркәве вәкилләренең Авыл хуҗалыгы министрлыгы институты бинасы янында: «Кабер ташларын моннан чыгарып ташларга», – дигән сүзләрен Айрат Хатмулла үз колаклары белән ишеткән. Бу хәзер «Архирей дачалары» дип аталган урында, Айрат Хатмулла әйтүенчә, октябрь инкыйлабына кадәр Казан яңа Иерусалим дип аталган чиркәү-монастырьлары булган. Советлар заманында динне бетерү башлангач, бу җирне һәм биналарны Авыл хуҗалыгы министрлыгы милке иткәннәр.xГалишан Нуриәхмәт
– Татар җәмәгатьчелеге үз вакытында зур итеп ул урында мөселман зираты һәм мөселман дини биналары булган дип истәлек ташы да куйган иде. Мин бу мәсьәләне ике ел элек диния нәзарәтенә барып күтәргән идем. Аларга: «Урыс чиркәве йоклап ятмый. Сез авызыгызны ачканчы, алар, империя күзлегеннән карап, талап, бу җирне үзләштереп тә куячак», – дип әйттем. Ләкин алардан бу хәлгә бернинди дә реакция булмады. Илдус Фәизне мөфти итеп куйгач та, бу мәсьәлә белән аның янына бардык. Хат та яздык. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче кеше булмады», – ди татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.
Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин әйтүенчә, «Архирей дачалары» дип йөртелгән урынның мөселман зираты икәнен дәлиллисе юк, ул күптән расланган һәм аны правослау чиркәвенә бирмәскә кирәк.
– Правослау чиркәве әһелләренең аны үзләштерергә теләүләренә килгәндә, алар бөтен Казанны алырга тели. Теләкләре – бөтен Казанны үз кулларында тоту. Алай гына булмый бит. Ул безнең изге җир икән, рөхсәт сорамыйча, бу урынга хәйлә юлы белән хуҗа булырга хаклары юк.
Әгәр аларның андый теләкләре бар икән, безгә күтәрелеп чыгу кирәк. XIII һәм XIV гасырда күмелгән кешеләрнең каберләре анда. Алар Казанны алгач, әлбәттә, чиркәүләрен салган. Казан Кирмәнендә генә дә хәтта 13 чиркәү булган. Бу урында да чиркәүләр булган. Чиркәү булу ул аларның җире дигән сүз түгел әле, – ди Хуҗин.
Наил АЛАН.
Айрат Дәүлиев эшендә гаделлеккә өмет уянды
Узган елның 3 декабрендә Айратны кулга алалар. Ул машина йөртүчене үтерүдә гаепләнә. «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә Айратның әтисе Илдархан Дәүлиев: «Полиция улымнан үч ала», – дигән иде.xАйрат Дәүлиев
– Ноябрь азагында улым поезд көткән вакытта Казан тимер юл вокзалына кереп җылынырга тели. Полиция хезмәткәрләре аны вокзал бинасына кертми. Ул аларга шикаять яза. Ике атна да узмый, Айратны эш урынында ук кулга алалар һәм кеше үтерүдә гаеплиләр. Шул шикаять өчен үч алалардыр инде, – дип сөйләгән иде Илдархан абый.
19 яшьлек егетнең адвокаты Эдуард Иванов бу шикаятьнең эштә катнашы барлыгына ышанмый.
– Бичара егет полициягә вакытында килеп эләккән. Аңа бер карау җитә – бик юаш, йомшак күңелле икәне аңлашыла. Бала бит әле ул! Полиция менә шуны куллана да инде, – ди ул.
«ГАЕБЕН» ТАНЫГАН
Полиция бүлегенә килеп эләккән Айратны ломга бәйләп куеп, тулысынча чишендерәләр. Бармакларын кисәбез дип куркыталар.
– Улым шул мыскыллауларга түзмичә, ниндидер кәгазьләргә кул куйган. Соңыннан бу кәгазьләрдә «Мин үз гаебемне тулысынча таныйм», дигән сүзләрнең язылганын белдек, – ди Илдархан абый.
Бактың исә, Айрат берьюлы өч җинаятьтә гаепләнә икән. Беренчесе – Шакирҗанов фамилияле кешене кыйнау. Бу вакыйга 2011 елның 21 августында булган. Икенчесе – Миңнегуловны үтерү. Өченчесе – Фәйзулловны кыйнау. Вакыйгаларның соңгы икесе 12 һәм 15 октябрьдә булган. Айрат бу җинаятьләрнең барысын да кылганын таныган булып чыга.
– Айратның сүзләренә караганда, аңа тагын берничә җинаять такмакчы булганнар. Тик ул ничектер түзгән, калганнарына кул куймаган. Мескен егет җинаятьләр санының өч кенә булуына да сөенә әле, – ди адвокат Эдуард Иванов.
«АЙРАТ ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ. БУ – КӨН КЕБЕК АЧЫК»
Айратның эшенә алынган хокук белгече сүзләренчә, егетнең гаепле булмавында шик юк.xЭдуард Иванов
– Беренчедән, ул кешеләр кыйналган һәм үтерелгән вакытта егет йә эштә, йә туганнары белән бергә булган.
Икенчедән, үтерелгән Миңнегуловның хатыны биргән күрсәтмәләреннән күренгәнчә, аның иренә кемдер янаган булган. Ул хакта телефонына килгән SMS-хәбәрләр дә сакланган. Бу янаулар Миңнегуловның эше белән бәйле. Димәк, кемнеңдер аны үтерергә сәбәбе булган.
Өченчедән, кыйналган Фәйзуллов сүзләрен тыңласаң, ирексездән бер фикергә киләсең: бу кешене болай сөйләргә өйрәткәннәр. Шунысы да бар: ул беркайчан да «Миңа һөҗүм ясадылар» дип полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Хәзер исә: «Мине Айрат кыйнады», – дип сөйли.
Айратның ничек итеп кулга алынуы да күп сораулар тудыра. Эш кәгазьләрендә Дәүлиев полиция тарафыннан 2011 елның 4 декабрендә кулга алынган дип язылган. Чынлыкта исә аны эшеннән 3 декабрьдә алып китәләр. 20 сәгать дәвамында Айрат кайда булган, аны нишләткәннәр? Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый.
БАСТРЫКИН КИТКӘЧ, ӨМЕТ ТӘ СҮНӘ
Айратның әнисе улын полициядә җәберләүләрен исбатларга тырышып, әүвәл шикаять биреп карый. Тикшерүче аның шикаяте буенча эш кузгатырга баш тарткач, ул бу тикшерүченең үзен судка бирә. Берничә утырыш була. Тик Айратны җәберләүдә шикләнүче полиция хезмәткәрләре йә килмәү, йә утырышка берничәсе генә килү сәбәпле, мәхкәмә булмыйча кала. Дәүлиевлар ул хакта Казанга тикшерү белән килгән Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга да сөйли.
– Бастрыкин аның белән күрешүгә килгән бар кешеләрне тыңлаган да, аларның эшләрен Казан Тикшерү идарәсе башлыгы Николаевка тапшырган. Шулай итеп, Русия түрәсе Мәскәүгә китеп барган, ә эшләрне үзебезнең Татарстан кешеләренә калдырган, – ди Эдуард Иванов.
Нәтиҗәдә, Совет районы суды Айратны полициядә җәберләүләр турындагы эшне кузгатмауны дөрес дип тапкан.
– Без бу карарны Татарстан Югары судында яңадан тыңлаттык. 6 апрельдә ул Совет районы суды карары дөрес түгел дигән карар чыгарды, – ди Иванов.
Хәзер адвокатның төп максаты – Айратны кулга алуның дөрес булмавын раслау.
– Канун буенча кешене ни өчен кулга алырга мөмкиннәр? Аны берәрсе «ул җинаять кылган» дип гаепләсә, җинаятьне нәкъ менә ул кылганын дәлилләүче шаһитлар яисә аның гаебен раслаучы дәлилләр булса. Тик Айрат очрагында боларның берсе дә юк! Полиция тоткан да егетне кулга алган! Ә инде аннары гына аның гаебен раслаучы дәлилләр эзли башлаган.
«Азатлык» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Иванов дөреслекнең җиңеп чыгачагына ышануын, ләкин шул ук вакытта өметнең кечкенә булуын җиткерде.
– Чәчләре агара башлаган адвокатка каршы тулы бер система эшли. Мин сораган шаһитларның бөтенесе дә Айратны фәкать уңай яктан бәяли. Тик мин алардан сорау алганнан соң, ул кешеләрне полициягә алып китеп, аларны полиграф белән «Адвокат Иванов сезгә йогынты ясамадымы?» – дип сорыйлар икән, – ди ул. – Тик әкренләп эшебез уңай якка таба үзгәрә. Үтерелгән Миңнегуловның хатыны биргән күрсәтмәләр, асылда, Айратны аклый булып чыга.
Эдуард Иванов сүзләренчә, инде 4 ай камерада утыручы 19 яшьлек Айрат үзен хәзер яхшы хис итә икән.
– Ул шушы арада шактый гына ныгыган. Күрәмсең, берьялгызы утырмавы да хәерле. Ичмасам, башкалар белән аралаша, – ди Иванов.
Рамил САФИН.
Комментарии