Артистларга хат яздым утырып…

Артистларга хат яздым утырып…

Исәнмесез, “Безнең гәҗит” редакциясе! Мин сезнең газетаны бик күптәннән алдырам һәм бик яратып укыйм. Безнең җырчылары турында башка гәҗитләрдә бик күп язалар. Рөхсәт итсәгез, мин дә фикеремне сезнең гәҗиткә язам әле. Иң беренче, моңлы җырлар җырлаганда йөзендәге ясалма елмаюын алып ташласын иде. Җырлары матур, ә елмаюы күңелгә тия. Салаватның җырлаганын карап утыруы үзе бер рәхәт, җаны-тәне белән җырлый, утырса да, кызык сүз кыстырса да – килешә. дигәннән, аңа бер үтенечем бар иде. Безнең республикада байлары бик күп (гәҗиткә дә язып торалар), ләкин нигәдер аларның мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүләрен язмыйлар, ә менә Салаватның ярдәме турында гәҗиткә бик язмасалар да, халык арасында ишетелеп тора. Шуның өчен Салаватка бер үтенечем бар иде: Ландышка (җырчы) берәр матур гына итәк алып бирмәс микән, бигрәк күлмәкләре юк бит. Безнең эстрадада җырлаучы кызлар берсеннән-берсе матур күлмәкләр кия бит, тавышлары булмаса да, карап утырулары рәхәт. Менә бит Иркәне яза торгач, киенде, гел күңел сөенә. Яза башлагач, искә төшә, беркөнне Гөлданияны җырлаттылар. Пенсиягә чыгарга вакыт җитте дип тормаган, ярым-йорты шәрык биюе өйрәнгән дә, сәхнәгә бөтенләй шәрә чыккан. Әлеге дә баягы, тагын шул Салаватка үтенечем бар иде, Гөлданиягә күлмәкнең өске ягын алып бирмәс микән? Ике хатын-кызга бер күлмәк алып бирсә, бөтен апалары, әбиләре рәхмәт укыр иде, ә бер рәхмәт мең бәладән коткара, дигән борынгылар. Бәлки, аларның рус җырчыларына иярәселәре киләдер, тик безнең халкы элек-электән итәгатьле булган, динебез дә кеше алдында чишенергә кушмаган. Алсу Сафина нинди генә сәхнәләрдә җырламый, аңа карап күңел сөенә, күлмәкләре бик зәвыклы, бик гади, сәхнәдә сикереп йөрми. Ул җырлаганда үзебезнең халкыбыз өчен чын күңелемнән горурланып утырам.

Менә әйтәсе килгән сүзләрем шушы иде.

Сезгә эшегездә зур уңышлар, исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез тормыш теләп калам!

Чәчкә ГӘРӘЕВА.

Азнакай шәһәре.

  Артистларга хат яздым утырып..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии