- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Архив
Пенсия яшенә җиткән һәр кеше буш вакытын ничек үткәрү хакында хыялларны алдан төзи башлый. Иң беренче рәхәтләнеп ял итү, туганнар, дуслар белән аралашу ешаюына сөенә. Театр-киноларга барып күңел ачу турында хыялланып кинәнә. Яраткан һөнәре белән шөгыльләнергә планлаштырулар да, оныкларны тәрбияләргә вакыт күплегенә сөенүләр дә күпләргә хас. Кыскасы, өлкәннәрнең, элеккечә, актив энергияле булып каласы, аралашасы, үзенең кирәкле кеше булуын тоясы килә. Бу эштә өлкәннәр үзләре дә бер-берсенә терәк була ала. Әлбәттә, арада Рафаэль Сальмушев кебек башлап йөрүчеләр булса, эш җиңелрәк…
Әлеге шәхес башкалада танылган кеше. Татар басмаларын укырга алынсаң, аның мәкаләләре күзгә ташлана. Кайларда гына очратмыйсың аны: мәктәп, театр, приют, балалар йорты, поход, театр-музейларда… Шунысын да әйтик: Рафаэль абый – гарем хуҗасы да әле! Аны йөзләгән хатын-кыз ярата, үз итә… Ул әле президент та – ун ел дәвамында “Мәңге яшисе килә” исемле ветераннар клубының оста җитәкчесе.
ТАРИХКА КҮЗ САЛСАК…
Илдә демократия җилләре исә башлагач, республиканың берләштерелгән Милли музеенда “Шәрык” клубы ачылды. Әлеге клуб музейның Татарстан тарихы бүлеге җитәкчесе Лариса Краева ярдәме белән эшли башлады. Шушы мәдәният учагы хакында тиктормас Рафаэль абый да ишетеп ала һәм андагы еш кунакларның берсенә әйләнә. Һәртөрле кичәләрдә рәхәтләнеп катнаша башлый. Әтисе хакында кичә уздырырга тәкъдим ителгәч, рәхәтләнеп ризалаша. Илдә үзгәрешләр башлангач кына, мондый тантаналарны үткәрү мөмкинчелеге туа. Рафаэль абый Сальмушевның әтисе – дәрәҗәле укытучы, тарихчы, Г.Тукай һәм Г.Исхакый белән очрашуы гына да ни тора?! Әтисенә багышлап уздырылган кичәдән соң Рафаэль абый эзләнә башлый.
– Мәҗлестә кешеләр күңелле итеп аралашты, сәхнәдән теләгән кеше үз талантын күрсәтте. Барлык чыгышлар ана телендә генә барды. Өстәл тулы милли ризыкларыбыз, үләнле, кайнар чәй эчеп кинәндек. Иң мөһиме – татарча рәхәтләнеп аралаштык, – дип искә алды Рафаэль абый клуб оештыру мизгелләрен.
Шушы кичәдән соң ул ветераннар өчен бер үзәк оештырырга дигән фикергә килә. Аның әлеге уй-фикерләрен (инде мәрхүм) Җантаһир абый Шәйхетдинов та күтәреп ала:
– Очрашулар клубын оештырсак, аның үзендә дә талантлар табыла. Бу бик кирәкле гамәл. Күпме ялгыз пенсионерлар өйләрендә аптырап ята. Без, өлкәннәрнең, театрларга, концертларга йөрергә мөмкинчелегебез юк. Бергәлектә – бәрәкәт, Аллага тапшырып, тотыныйк бу эшкә! – дигән сүзләреннән соң, Рафаэль абый үзенә канатлар таккандай хис итә.
1999 елның азагында Р.Сальмушевны “Казан” милли-мәдәният үзәгенә чакыралар. Биредә айга бер мәртәбә башкала шәһәре ветераннары өчен кичәләр үткәрәләр икән. Башта концерт күрсәтәләр, аннары биюләр була. Әлеге клубка йөрүчеләрнең яртысы татар ветераннары икәнлеген күреп сөенә ул. Тик концертта ник бер татар җыры ишетсен! Шушы хәлгә пошынып, шәһәр ветераннар советына барып, моң-зарларын да ирештерә ул: “Бу кичәләрнең яртысы гына булса да татарча барырга тиеш”, – дигән сүзләренә колак салучы табылмый.
2001 елда бина турында хыялланып йөри торгач, Г.Тукай музеена юл тота. Музей директоры Мөҗип Низамиев аның үтенечен тыңлагач:
– Татар ветераннары өчен мондый клуб бик кирәк, башлангычыгызны хуплыйм! Зал турында кайгырмагыз, төрле очрашуларны бездә үткәрә аласыз, – дип, Рафаэль Сальмушевны сөендереп җибәрә.
Ә берничә көннән Вакыйф Галимов, Азат Сафин, Җантаһир Шәйхетдинов, Абдулла Дубин, Мөҗип Низамиев һәм башка күренекле шәхесләр тәүге оештыру җыелышында күрешә. Биредә “Кызыклы очрашулар” клубы кирәк дигән фикергә киләләр. Оештыру төркеменә халыкны туплау мәсьәләсе йөкләнә. “Шәһри Казан” газетасына белдерү бирелә.
Һәм менә беренче кичә. Рафаэль абыйга аны үзенә алып барырга туры килә, кичәне шигъри юллар белән башлый:
Егет чаклар күптән үтсәләр дә,
Кара чәчкә чаллар төшсәләр дә,
Без яшьлектән әле китмәгән.
Маңгайларга сырлар кунсалар да,
Алсу йөзләр инде сулсалар да,
Ашкынулар әле бетмәгән.
Һәм зал алкышларга күмелә. Химиклар мәдәният сараеның Җантаһир Шәйхетдинов җитәкчелегендәге “Сүнмәс дәрт” ансамбле гармунчылары залны моңга күмә. Тәүге кичә бик уңышлы килеп чыга. Шулай итеп, Рафаэль абый оештыру һәм алып бару юнәлешендә беренче чирканчык ала.
Ә икенче ял концертында клубның советы сайлана. Анда Җантаһир Шәйхетдинов, Роза Ибраһимова, Сөембикә Ибәтуллина, Әминә Касыймова кебек актив шәхесләрне сайлап куялар. Җыелышта клубка исем бирү дә көн тәртибенә куела. Шактый бәхәсләшкәннән соң, аңа “Мәңге яшисе килә” дип исем бирәләр.
Клуб ике юнәлештә эшләргә тиеш дип планлаштыралар. Беренчесе – ветераннар өчен ял кичәләре, концертлар оештыру. Икенчесе – чәйле кичәләр үткәрү. Ял итү кичәләре һәм концертлар Г.Тукай музеенда һәм Язучылар берлеге клубында уздырылачак. Ә чәйле кичәләрне берәр кафеда яисә ашханәдә үткәрү хакында фаразлыйлар.
Клуб әгъзалары сәясәттә һәм урамда узучы митингларда катнашмаска дигән фикергә дә килә. Клубның максаты: ялгызларга җәмгыятьтә үз урыннарын табуда булышу, аларның үзара аралашуы һәм дуслашуы, буш вакытларны күңелле итеп уздыру бит.
Клуб көннән-көн популярлаша бара. Аның инде үз җыр төркеме, биючеләре, гармунчылары барлыкка килә, шулар ярдәме белән кызыклы кичәләр еш булып тора. “Кызыклы очрашулар” клубында сәнгать әһелләрен дә еш чакыралар. Кемнәр генә кунак булмый аларда! “Мәңге яшисе килә” клубы дистә ел эчендә 800ләп төрле чара уздыра. Җәйләрен табигать кочагында ял итәләр, теплоходта сәяхәт кылалар. Бакчалары булмаганнар өчен “Җәйге лагерь” оештыралар. Аккош күле, Кызыл Байрак, Яшел Үзән, Арча, Зөя, Кырлай, Алабуга шәһәрләренә сәяхәт итәләр.
“Мәңге яшисе килә” клубы киңәя. Биредә аерым тармак булып “Казансу таңнары” иҗат берләшмәсе оеша. Шундый исемдә газета да нәшер итә башлыйлар.
Катнашмаган җирләре, булмаган урыннары сирәк ветераннарның. Башкала мәктәпләрендә дә көтеп алалар аларны. Клубка 170ләп кеше йөри. Идарәгә Роза Хәсәнова, Нурания Абдрахманова, Флера Бибаева килгәч, эшләр тагын да активлаша. Флера ханым клубның директоры итеп сайлана.
БЕЗГӘ 10 ТУЛДЫ!
Менә шул көннән башлап, сизелми генә ун ел узып та киткән. Бу көннәрдә “Мәңге яшисе килә” клубы юбилеен билгеләп үтә. Өч төркемгә бүленеп, җыелышлар уздыру, призлар, Рәхмәт хатлары тапшыру белән мәшгуль алар. Клуб президенты Рафаэль абый Сальмушев өчен урак өсте.
– Милләтеңә хезмәт итү – зур бәхет ул! Клубыбыз эше гөрләп бара. Татар ветераннары, рәхим итегез, сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык, – ди шатланып Рафаэль абый.
Сүзгә клуб әгъзалары да кушыла.
Әлбирә Хәмитова:
– “Мәңге яшисе килә” клубы кызлары белән мин Урицкий клубында таныштым. Октябрь аенда һәр елны анда авыл үзешчән театрлары конкурсы декадасы уздырыла. Шунда Нурания Абдрахманова белән дуслаштым. Ул мине үзләре йөри торган ветераннар клубына чакырды. Андагы тормыш мине беренче көннәреннән үк үзенә җәлеп итте, шул “казанда” бик теләп кайный башладым. Җитәкчебез Рафаэль Хаҗиевичның зур ярдәме белән беренче шигырьләр җыентыгымны бастырып чыгардым. Үзем клубның “Әдәби иҗат берләшмәсе” бүлеген җитәклим. Җырчылар, биючеләр, шагыйрьләр белән берлектә концертлар, кызыклы очрашулар уздырабыз. Төрле кичәләрдә күңел ачып, табигать кочагында ял итеп, мавыктыргыч сәяхәтләрдә туган ягыбызның табигатенә сокланып, тормышка куанып, сокланып яшибез.
Сания Дәүләтшина:
– Мине әлеге клубка чакыручы Нурия ханымга зур рәхмәт! Клубка йөри башлаганнан бирле үземне бик бәхетле хис итәм, ул миңа яшәргә көч бирә. “Мәңге яшисе килә” клубына барасым гына килеп тора, аннан яшәреп кайтам. Театрларга, концертларга, музейларга чакырып торучы Флера һәм Зөләйха ханымнарга зур рәхмәт! Президентыбыз Рафаэль Сальмушевка зур рәхмәтемне белдерәсем килә, аңа озын гомер теләп калам.
Роза Хәсәнова:
– Безнең әлеге клубка йөрүебезгә балалар да шат. Чөнки без ялгыз түгел, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Безнең өчен барлык чаралар да бушка уздырыла – пенсионерлар өчен монысы да мөһим. Олы яшьтә булуыбызга карамастан, тормыштан тәм табып яшибез. Клубка йөрергә теләүчеләр саны бик күп, тик безнең бар кешене сыйдырырлык бинабыз юк шул.
Резидә Хөсәенова:
– Мин Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылында туып үстем. 1957 елда Казанга төзелеш училищесына укырга кердем. Шуны тәмамлап, 40 ел төзелештә эшләп, пенсиягә киттем. Ялга чыккач, безне оныттылар, чөнки заманалар үзгәрде, трест-конторалар бетерелде бит.
Көтмәгәндә-уйламаганда “Мәңге яшисе килә” клубы белән таныштым. Монда килгәч, ничектер, уянып киттем, игътибарга, җылы мөгамәләгә сусаган күңел эреде. Безнең белән ун ел аралашып, җитәкләп диярлек йөртүче җитәкчеләребезнең барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм, тормышларында бәхет-шатлыклар, сәламәтлек телим.
Зөләйха Яруллина:
– “Мәңге яшисе килә” клубына тормышымның бик авыр вакытында килеп кердем. Моторлар төзү заводында 28 ел эшләгәннән соң, кыскартылуга эләктем. Безнең илдә шулай бит ул: сәламәтлегең какшаса, кирәкмәскә әйләнәсең. Менә шундый кыен чакта Нурания ханым белән танышып, клубка килдем. Мин клубыбызда ветераннарны газета-журналга яздыру белән шөгыльләнәм, театр бүлеген җитәклим.
Тормышым авыр вакытта үзем турында уйларга вакытым юк иде, күңел төшенкелегенә бирелеп, боегып яшәгәндә, әлеге клубка килеп, рухи көч, яшәү дәрте тупладым. Шушында күп дуслар таптым.
Мондый клуб, татар ветераннары өчен башкалада бердәнбер. 55тән алып, 85 яшькә чаклы өлкән яшьтәгеләр биредә яшәр көч алып, һәр туган таңга сөенеп, яшәгән саен “Мәңге яшисе килә” дип сөенеп гомер кичерәләр.
Флера Мөхәммәтҗанова:
– Мин Биектау районының Татар Әйшәсе авылында 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыттым. Моннан ун ел элек Казанга күченеп килгәч, “Мәңге яшисе килә” клубы хакында ишетеп белдем. Яңа урында дуслар табу, ана телендә аралашу бик мөһим булды ул чакта минем өчен. Биредә якын дуслар, туганнардай ахирәтләр таптым.
Рухланып, тормыштан ямь, тәм табып яшәргә булышучы клубыбызга рәхмәт!
Фирдәвес Гарәфиева, Мәдинә Бариева:
Бергә үтте озын гомер
Булгандыр җил-давылы!
Без сизмәдек, чөнки сездә
Җаваплылык бик олы!
Хезмәт сөюегез аша
Өйрәттегез яшәргә.
Кечегә дә, олыга да
Хөрмәт белән дәшәргә!
Намус белән яшәргә!
Инде хәзер без үзебез
Атлыйбыз сезнең арттан.
Тормыш итү кануннарын
Беләбез чөнки яттан.
Өйрәнгәч сездәй заттан.
Эшләрегез уң булсын дип,
Дога кылам иртә-кич.
Чын күңелдән рәхмәт әйтәм,
Рафаэль Хаҗиевич!
“Табадан” шушы көннәрдә генә пешеп төшкән шигъри теләкләргә һәм барлык тәбрикләүләргә без дә кушылабыз.
РӘСЕМНӘРДӘ: Клубның чираттагы бәйрәменнән күренешләр.
Мәдинә НУРУЛЛАМӘҢГЕ ЯШИСЕ КИЛӘ!,

Комментарии