- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Архив
“Ачлык күтәрелешкә әверелергә мөмкин”
“Уфада Башкорт яшьләре иттифагы башлап җибәргән ач торуга яңадан-яңа кешеләр кушыла тора”, – дип белдерде иттифак рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев. Хакимияткә таләпләре дә арта. Башкорт яшьләре иттифагына нигез салучыларның берсе, ветеран активист Артур Иделбаев 24 февральдә тоткарланганнан соң икенче көнне үк ачлык игълан итте. Аны яклап урам җыенына барган ике студент университетта укудан чыгарылды. Шуннан соң Башкорт яшьләре иттифагы әгъзалары Иделбаевны азат итүне, студентларны кире укырга алуны һәм башкорт активистларын эзәрлекләүне туктату таләбе белән 2 мартта ачлык игълан итте.
– Ач торуга өйрәнеп киләбез инде, – ди Флорид Багаев. – Көн саен безгә яңа кешеләр өстәлә. Алга таба бер 100ләп кеше ачлык гамәленә кушылыр дип торабыз. 7 мартка 15ләп булдык. Бер егет салкын тигәнгә, әлегә туктатып тора. Кичә тагын 5 кеше безгә кушылды. Алар арасында танылган сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре бар.
– Сезгә Рөстәм Хәмитов та шалтыратып, “Таләпләр үтәләчәк”, – дип әйткән булган.
– Әйе, “Шушы араларда очрашырбыз, таләпләр үтәләчәк”, – дип сүз биргән иде. Аңа бөтен таләпләребезне ишеттерербез дип ниятлибез. Башкортстанда булган бөтен проблемаларны күрсәтергә җыенабыз. Халык инкыйлаб алдыннан булган хәлдәге кебек. Ике ел буе мыскылланып килде бит ул. Тел, мәгарифтәге төбәк компоненты, дин, җир мәсьәләләре һәркемне борчый. Безне мыскыл итеп, Президентыбызны алдылар. Милли белгечләр дә эштән куылды. Телевидение мәсьәләсен алсак та. Болар барысы да халык күңелендә җыелып килә. Ниндидер хәрәкәткә әверелергә мөмкин. Менә шул булган әйберләрне язып, таләп куярга исәп.
Республикада вазгыять бик катлаулы. Без аны булдыра алганча үз күзәтүебездә тота идек. Чөнки халык күтәрелергә мөмкин. Без халык белән аралашып, “Әйдәгез, каршы чыкмыйк, тыныч хәл итик”, – дигән фикер алга сөрдек. Күтәрелешне ниндидер сәяси көчләр кулланырга мөмкин. Ә андый хәлнең бик күп югалтуларга да китерүе бар. Чынлап торып әйтәм, социаль челтәрдә күпләр: “Әйдәгез, күтәрелик!” – дип яза.
Республикадагы телевидение, басмалар боларны күрсәтмәсә дә, хәбәр интернет челтәре аша бик тиз тарала. Булган хәлләрне халык белеп тора, ди иттифак рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев.
Наиф АКМАЛ
“Путин акчасы” кайда?
Владимир Путин да үз музыкаль осталыгын күрсәткән хәйрия концерты акчасы авыру балаларга барып җитмәгән. Акча эзсез югалган. Ун елдан артык элек Русия хакимияте җитәкчелегенә килгән хәзерге премьер-министр Владимир Путинның дәүләт телевидениесе экраннарыннан төшеп торганы юк. Ул йә очкыч йөртә, йә атта җилдерә, йә инде дзюдо көрәшендә бер-бер артлы үзенең көндәшләрен егып сала. Мөгаен, аның шушы “батырлыкларын” санап чыгу өчен, кул һәм аяк бармаклары да җитмәстер.
Телевидениедән әлеге хәлләрне күзәткән русиялеләр бу һәм башка “каһарманлыклары” өчен Путинны Русиянең дәүләт юлбашчысы буларак кабул итә. Хәтта 2008 елда Президент вазифасыннан китүенә карамастан, аның әле дә “баш” булып калуы беркемгә дә сер түгел.
Ләкин “бәдрәфтә манчыйбыз” дигән кырыс белдерүләр ясаучы Путинның шактый йомшак яклары да бар икән. Һәм бу узган елның декабрендә Петербургта танылган дөнья йолдызлары катнашында узган хәйрия концертында ачыктан-ачык күренде. Яман шеш һәм башка шундый чирләр белән авыручы балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган бу чарада Путин рояльдә уйнап күрсәтте һәм джаз төркеме белән Blueberry Hill җырын башкарды. Теләктәшлек белдереп, аңа Голливуд йолдызлары да кушылды. Һәм премьер-министрның әлеге чыгышы барлык Русия массакүләм мәгълүмат чараларында зур вакыйга буларак тасвирланды.
Менә хәзер, өч ай вакыт узгач, концерттан җыелган әлеге акчаның хастаханәләргә барып җитмәве мәгълүм булды. Бу хакта авыру кыз Лиза Кузнецова әнисенең мөрәҗәгатеннән соң беленде. Аның сүзләренчә, бу акчаны “Федерация” дигән фонд җыйган, әмма хәзер аның турында беркем һәм бернәрсә белми.
“Концертка кадәр һәм аннан соң бу акчаны хастаханәләргә бирү турында сүз йөрде, ә хәзер беркем берни вәгъдә итмәгән булып чыкты”, – ди ана.
Премьер-министрның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына Путинга әлеге хәлләр турында хәбәр ителүен әйтте. Шулай ук ул премьер-министрның әлеге концертта башка катнашучылар кебек үк кунак кына булуын һәм акча җыю эшенә бернинди катнашы булмавын искәртте. Ләкин Песков акча җыюга җаваплы кешенең исемен әйтүдән баш тартты. Аның сүзләренчә, бу юнәлештә хакимияттә “эш бара”.
Концертны оештырган “Федерация” фонды матбугат сәркатибе Newsru.com га алар бары оештыру эшендә генә катнашуын, акча җыю һәм аны бүлүгә мөнәсәбәтләре булмавын искәртте.
Advita хәйрия фондыннан Елена Грачева сүзләренчә, әлеге мисал моның ише оешмалар уздырган чаралардан җыелган хәйрия акчасының ничек тотылуын бик ачык күрсәтә: “Чарадан соң күпме акча җыелуы хакында бернинди хисап булмады. Аңа кадәр һәм аннан соң да ул акчаның кемнәргә биреләчәге әйтелмәде. Һәм хәзер дә бернинди хисап юк ”, – ди ул.
Грачева сүзләренчә, концерт алдыннан узган матбугат очрашуында “Федерация” фонды әле чара уздыруга рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать тә итмәүләрен әйткән. Бу хәл үзе үк Грачевага бик сәер тоелган.
Русия массакүләм мәгълүмат чаралары бу концерт өчен элекке музыкант Владимир Киселев җаваплы булган, әмма ул журналистларга “Бу эштә казынуны туктатып, үз эшегез белән шөгыльләнегез”, – дип белдергәнлеге турында язып чыкты.
Ландыш ХАРРАСОВА
Марида Президент булмаячак
Мари Иле Дәүләт җыены 3 мартта булган утырышта “республика Президенты” атамасын “республика башлыгы” итеп үзгәртүне караган канун проектын беренче укылышта кабул итте.
Депутатлар шулай ук дәүләт билгеләрен – тугра һәм әләмне үзгәртү турында да тавыш бирде. Бу үзгәрешләр турындагы яңа канун 1 июньдә көчкә керәчәк. Ә “президент”ны “башлык”ка әйләндерү тагын 3 айдан икенче укылышта каралачак.
Мари Иленең мари яшьләр оешмасы башлыгы Алена Иванова бу үзгәрешләрне хуплый. Дөрес, алар үз оешмаларында республика җитәкчесе атамасын үзгәртү хакында җыелып сөйләшмәгән әле. Шушы араларда фикер алышырга исәпләре бар. Һәм күпләр “Президент” атамасын башлык итү белән килешер дип өметләнә ул. Иванова үзе: “Илдә бер генә Президент булырга тиеш”, – дип өздереп әйтә. “Республика башлыгы” дигән атаманы хуплый ул: “Русиядә кайбер төбәкләрдә Президентлар үз төбәкләре башлыгы итеп үзгәртелде инде. Миңа калса, монда бернинди начарлык та юк. Без яшәгән Русиядә бердәнбер Президент бар бит инде”, – ди ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин: “Күрше Мари Иленнән бу хәлне көтәргә була иде, – дип белдерә. – Русиядә “Смирно!” дигән әйбер кабул ителгән инде ул. Берәр сүз әйтелсә, тизрәк үтәргә ашыгу бу. Аны-моны уйламыйча кем алдан дип ашкыну – күптән килә торган әйбер. Чеченнар башлаган эшкә сукырларча иярү”.
Чечняга килгәндә, аның фикеренчә, Мәскәүгә куштанлануның иң оста ысулы. Әмма “Чечня Президенты” атамасын алыштыру үзләренең башына килгән булмаска тиеш, кушканнар һәм үтәлгән.
Татарстан Дәүләт Советының икенче бер вәкиле – Разил Вәлиев фикеренчә дә, мондый әйберләр кабаланып эшләнә торган адым түгел. Әлегә парламенттагы бер генә депутаттан да һәм бер генә комитеттан да республика җитәкчесе исемен алыштыру тәкъдиме ясалмаган. Шулай да, үзара сөйләшкән вакытта кайберәүләрнең “Президент” сүзе күңелләренә бик үк хуш килмәгәнлеге дә беленгән.
– Депутатлар, галимнәр, белгечләр арасында төрле фикер бар. Кайберәүләр безгә “Президент” дигән атама кирәкми, “Илбаш” булса, татарча яңгырар иде, диләр. “Президент” сүзен үзгәртү артка чигенү булачак, ул безнең хәтергә, күңелгә кереп калды, дәүләтчелегебезнең билгесе һәм символикасы”, – диючеләр дә бар, – ди Разил Вәлиев.
Русия төбәкләрендә башланган әлеге үзгәрешләр ил кануннарының һәм конституциясе үтәлмәү мисалларының иң саллысы булып тора. Мәскәү 2015 елга кадәр төбәкләрдәге “Президент” атамасын бетерүгә нигезләнгән канун кабул итте. Әмма ул илнең төп канунына – Русия Конституциясенә каршы килә. Чөнки Конституциядә “төбәкләр (субъектлар) үзләрнең төзелешен үзләре билгели һәм кора” дип әйтелә. Шулай булганда, җитәкчеләрен үзләренчә атауга да беркем дә каршы килергә тиеш түгел. Мари Иленең бу адымы Мәскәүгә ярарга тырышу, әлегә кушылмаган булса да куштанлану булып тора.
– Мари Иле Президенты Маркелов рус булгач, милли мәнфәгатьләрнең яклануы һәм милли үзенчәлекләрнең саклануы да шикле, – ди Туфан Миңнуллин.
Маркелов Мари милли оешмалары белән уртак тел таба алмады. Аны милли оешмаларны бастыруда, аларның вәкилләрен хәтта кыйнауда һәм республикадагы кеше хокукларын тупас бозуда гаеплиләр. Бу җәнҗал Мари һәм Русия чикләрен узып, халыкара мәйданга чыкты. 2005 елда ук Европа Парламентының “Мари Илендә кеше хокуклары һәм демократия бозылу” турында резолюциясе чыкты. Анда Маркеловның мари халкын кимсетү сәясәте алып барганлыгы турында әйтелде. Резолюциядә оппозициядәге газеталарның чит төбәкләрдә генә чыга алуы, туган телләрен өйрәнгәндә кыенлыкларга очравы һәм башка проблемалар телгә алынды.
Мари Иле дәүләт җыены тулысы белән “Бердәм Русия” канаты астында дип әйтергә була. 52 депутатның 5се генә бер фиркагә дә карамый. 2 депутат – ЛДПР вәкиле. Анда татар милләтеннән дә ике депутат бар.
Наил АЛАН
Русиягә чуалышлар яныймы?
Авторитар Русия сәясәтчеләре Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы инкыйлабларны игътибар белән күзәтә.
Гарәп илләрендә авторитар хакимиятләр бер-бер артлы җимерелгәндә, “Азатлык” радиосы кайбер күзәтүчеләрдән мондый хәлләрнең Русиядә дә кабатлану мөмкинлеге турында фикерләрен сорашты.
Хакимияттәге “Бердәм Русия” ил киләчәге тотрыклы дип исәпли. Бу атнада “Бердәм Русия”нең Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев: “Русиядә инкыйлаб булмаячак. Аның өчен бернинди нигез һәм сәбәп тә юк. Халык Украина, Грузия һәм Кыргызстандагы «төсле инкыйлабларны» күреп, алардан бернинди уңай нәрсә дә булмавын аңлады инде”, – ди.
Әмма хакимияттәгеләрнең мондый белдерүләр белән еш чыга башлавы аларда ниндидер борчылу булуын күрсәтә. Әле генә Левада фикер белешү үзәге үткәргән тикшеренүдә катнашкан русиялеләрнең 38 проценты Мисырдагы хәлләрнең Русиядә дә кабатлану мөмкинлеген кире какмый, 43 проценты исә андый хәлләр була алмый дип исәпли.
Русия җәмәгать фикерен белешү үзәге үткәргән тикшеренү исә протест чараларында катнашырга әзер кешеләрнең бер ай элек белән чагыштырганда, 9 процентка артуын күрсәтә. Андыйлар инде халыкның яртысын тәшкил итә.
Думадагы “Гадел Русия” фиркасе депутаты Олег Шеин “Бердәм Русия” халыкка үз ризасызлыгын канун нигезендә, нәтиҗәле итеп белдерү юлларын япты, шуңа күрә Русия куркыныч хәлдә калды”, – диде. Шеин шулай ук: “Русиядә халыкның гадел һәм ирекле сайлау мөмкинлеге булмавы да киләчәк өчен куркынычлы”, – ди.
Думадагы коммунист депутат Сергей Обухов та сайлаулар мәсьәләсендә шул ук фикердә. Аның фикеренчә, халыкка үз ризасызлыгын белдерү өчен, ирекле һәм гадел сайлаулар булдырырга һәм башка иминлек чараларын карарга кирәк. Аның әйтүенчә, шуны аңлыйсы урынга, “Бердәм Русия” Коммунистлар фиркасен Мисырдагы чуалышларга бәйләүче пычрак пиар алымнары белән шөгыльләнә. Обухов сүзләренчә, “Бердәм Русия” Тамбовта Коммунистлар фиркасе тамгасы куелган, әгъзалардан җыелган акчаны Мисырдагы протестчыларга җибәрү турында ялган листовкалар тараткан.
Наиф АКМАЛ
Козлов эшеннән китсен!
«Анти-ксенофобия» берлеге милләтара күрәлмаучанлыкка каршы интернет-сәхифә ачты. Аның беренче “каһарманы” – Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов. Сәхифәдә Татарстан прокуроры Кафил Әмировка һәм Вячеслав Козловның үзенә мөрәҗәгать урнаштырылган. Прокурорга язылган мөрәҗәгатьтә Яңа Чишмә районы башлыгының хиҗап киюче мөслимәләргә җәмәгать урыннарында, бигрәк тә дәүләт оешмаларында, мәктәп, югары уку йортларында күренмәскә кушуы әйтелә. Һәм моңа сәбәп итеп, хиҗапның татар милли киеме булмавын күрсәтүе белдерелә. Болардан тыш, Козлов ислам дине дәресләрен мәктәпләрдә укытмаска кушкан. Яңа Чишмә районы үзәгендә һәм Зирекле авылында мәчеткә йөрүче яшьләрнең артуына борчылу һәм канәгатьсезлек белдергән. Прокурорга язылган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Яңа Чишмә башлыгы Русия Конституциясен боза, милләт һәм динара нәфрәт уятуга китерә. Шуңа күрә «Анти-Ксенофобия» берлеге Кафил Әмировтан тиешле чаралар күрүен сорый.
Козловның үзенә язылган мөрәҗәгатьтә аңа эшеннән китәргә киңәш ителә. “Әлегә сез үз намусыгызны саклый, үз теләгегез белән отставкага китә аласыз”, – диелә анда.
Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловның эшеннән китүен сорап, 500дән артык кеше кул куйган. Алар арасында Татарстан һәм Русиянең билгеле җәмәгать эшлеклеләре бар. Шулай да Яңа Чишмәнең бер төркем имамнары, Вячеслав Козловны яклап, Диния нәзарәтенә хат җибәрде. Анда Козловның мәктәпләрдә мөселман киемен киюне хокукыйлаштыру турында гына сүз алып баруы әйтелә. Хатка кул куйган имамнар район башлыгының ислам динен факультатив рәвештә укыту фикерен белдерүен искәртә. Яңа Чишмә районы Зирекле авылы имамы Ильяс Сөләйманов исә: “Хәзрәтләр әлеге хатны хакимият басымы астында язган. Диния нәзарәте Козловны яклап калырга тели”, – ди.
Вячеслав Козлов чыгышыннан соң, Зиреклегә милиционер килеп, мәчетләрдә дин дәресләре укытмаска кирәклеген дә әйткән. Шулай да биредә дин дәресләре укытыла. Козловның китүен таләп итеп, имзалар җыйган “Анти-ксенофобия” интернет сәхифәсендә Зирекле имамы Ильяс Сөләйманов та, авыл халкы да кул куйган.
Әлегә Яңа Чишмә хакимиятеннән Козловка каршы башланган хәлләр турында фикер алып булмады. Шунысы ачык: алар килеп туган вазгыятьне Вячеслав Козлов үзе генә хәл итә ала дип саный.
Саша ДОЛГОВ
Хәмитовка мөрәҗәгать әзерләнә
Башкортстанның берничә татар милли оешмасы атнакичтә чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда республика Президентына яңа мөрәҗәгать әзерләүгә тәкъдимнәр кабул ителде.
Башкортстан Татар конгрессының Кушнаренко район бүлеге рәистәше Илфир Гәрәев сүзләренчә, Президент хакимияте хезмәткәрләре Рөстәм Хәмитовның татар милли оешмалары вәкилләре белән очрашуын узган ел азагында ук оештырырга вәгъдә иткән.
“Республика татарларының дистә еллар буе җыелып килгән проблемаларын бер сөйләшү белән генә хәл итеп булмавы мәгълүм, әмма яңа Президент аларны әкренләп булса да чишә башласа хәерле булыр”, – ди Илфир Гәрәев.
Фәнис ФӘТХИ
«Азатлык» радиосы язмалары,

Комментарии