Русия премьеры вазифасына иң кулай кеше – Миңнеханов

Русия премьеры вазифасына иң кулай кеше – Миңнеханов

Кризис көчәя бару белән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәүгә яңадан-яңа ташлар оча башлады. Бу атнада Миңнеханов: «Без Мәскәүнең нидер эшләвен көтеп торырга тиеш түгел, хезмәт базарына, азык-төлек базарына бәйле проблемалар белән шөгыльләнергә, банклар белән эшләргә тиеш», – дип белдерде. Узган атнада ул Русия хөкүмәтенең кризиска каршы чараларга Казан белән киңәшләшмичә керешүен «зур хата» дип әйткән иде. Аңа кадәр Миңнеханов Русия хөкүмәтенең «салым маневрларын», Эльвира Нәбиуллина җитәкчелегендәге Үзәк банкның рубль бәясе төшүгә каршы чара буларак банк процентларын күтәрүен дә пыран-заран китерде. Миңнехановның үзәк хакимияткә карата тәнкыйтьне шулай кисәк көчәйтеп җибәрүен ничек аңларга соң? Казан–Мәскәү мөнәсәбәтләрен игътибар белән күзәтеп баручы сәяси аналитик, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

–Татарстанның моңарчы тыныч кына яшәп килгән җитәкчесе Мәскәүнең гамәлләренә карата шактый кыю тәнкыйть яудыра башлады. Моны ничек аңларга?

– Миңнехановның Медведев хөкүмәтен бик кискен тәнкыйтьләвен күрәбез. Ә менә чын хакимият булган Президент Путинның гамәлләрен ул тулысынча хуплый. Хөкүмәтне тәнкыйтьләүне болай аңлатыр идем. Кризис көчәю сәбәпле, Медведевка Премьер-министр вазифасыннан китәргә туры киләчәк.

Путин Медведевны бу авыр хәлдән коткарып, берәр хөкемдар вазифасына куярга тырышачак. Элегрәк аның Югары мәхкәмә рәисе итеп билгеләнү мөмкинлеге турында да сүз булган иде. Ә Премьер вазифасына башка кешене билгеләргә туры киләчәк. Ул кеше дә, Путин өчен куркынычсыз, кризис чорында хакимиятне үз кулына ала алмаслык, шул ук вакытта Путинга җитәрлек дәрәҗәдә тугрылыклы булырга тиеш. Бу урынга Миңнехановтан да кулай кеше таба алмаслар дип уйлыйм. Татарстан Русиядә үрнәк төбәк санала, бездә сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.

Өстәвенә, Миңнеханов татар да. Ә Путинның бердәнбер стратегик партнеры булып мөселман дөньясы гына калды.

– 2015нче елда Татарстанда президент сайлау да көтелә бит әле.

– Путин өченче мәртәбә президент булгач, Миңнехановка Русия вице-премьеры булу тәкъдим ителгән иде инде, әмма ул баш тартып, үз урынына Николай Никифоровны (Русия мәгълүмат һәм киңкүләм коммуникацияләр министры) җибәрде. Ә бу юлы инде кризис дәрәҗәсе дә бик җитди, югалтулар да бик зур. Миңнеханов күп кенә параметрлар ягыннан шактый кулай кеше булып чыга. Премьер-министр вазифасын ала алырдай күп кенә көчле җитәкчеләрнең кризис чорында премьер буласылары килми.

– Авыр кризис чорында Татарстанны кем коткарыр дигән сорау килеп туа.

– Казан мэры Илсур Метшин Миңнеханов урынын алыр дип уйлыйм. Ул Путинга да бик ошый: бик яшь, Мәскәү даирәләренә дә туры килә.

– Ул чакта Казан хакимияте башлыгына кемне юрыйсыз инде?

– Метшин президент булган очракта мэр вазифасына үз кешесен куярга тырышачак.

Наиф АКМАЛ.

Блокада кичергән татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады

Блокадада исән калган 81 яшьлек Рауза Галимова полициягә китерелгәч, йөрәге тотып үлеп киткән. Кронштадттагы «Магнит» кибете директоры, олы яшьтәге бу апаны май урлауда гаепләп, полиция чакырта. Өй янындагы кибеткә чыккан олы кешенең таныклыгы янында булмый, аны кем икәнен белер өчен алып китәләр, сумкасында өч кисәк май табалар. Апаның хәле начарлана, килгән ашыгыч ярдәм булыша алмый, апа үлеп китә.

Ленинград чолганышында исән калган Рауза Галимованың кибеттә әйбер урлавына беркем дә ышанмый. «Һәрвакыт пөхтә киенгән, чәчен матур итеп тараган булыр иде ул. Өендә чиста иде. Соңгы елларда хәтере начарланды кебек. Кибеткә чыкканда башы чуалып киткән булырга мөмкин. Акылдан язган димим, дөрес аңлагыз. Ләкин без яшь түгел бит инде. Хәтер начарая. Блокадада булган пенсионерлар кебек ул да аена 25 мең сум алды. Урлаганына ышанмыйм. Бу сәүдә челтәрләре бер тиен өчен кешене үтерергә әзер», – дип сөйләде камауда булучыларның оешма җитәкчесе Эмма Лешина.

Рауза Галимова апасының улы белән бергә яшәгән. Ул безнең белән сөйләшүдә апасының үлемен раслады, башка бу турыда сөйләшәсе килмәде.

«150 сум аркасында арабыздан китеп барды», – дип кайгырып сөйләде Кронштадт татар җәмгыяте рәисе. Рауза апа үзе соңгы елларда татар чараларында бик катнашмаган, әмма аның туганы Дания озак еллар мондагы татар җәмгыятенең рәисе булып торган.

Хәмер чәлдергән сәрхушкә дә, олы яшьтәге кешегә дә мөгамәләнең бер төрле булуын җирле татарлар аңлый алмый.

Сугыш ветеранын май урлады дип полициягә озаткан кибет, журналистлар игътибарына чыдый алмыйча, «ут юк» дигән язу элеп, ябылды. «Магнит» челтәренең матбугат хезмәте бу хәл турында «белмәгән» булып чыкты, соңрак телефонга җавап бирмәде.

Тикшерү комитеты Рауза Галимова «авыруы сәбәпле үлгән» дигән фараз чыгарды.

Алсу КОРМАШ.

ТНВда кыскартулар: кешеләрме, хезмәт хакымы?

Журналистлар арасында ТНВда йөз кешене кыскартачаклар дигән сүз таралган. Җитәкчеләр Миләүшә Айтуганова да, Илнур Фәйзрахманов та кыскартуларның булачагын кире какмый: йә хезмәткәрләр, йә хезмәт хаклары кимеячәк.

«Бездәге халыкның 10 процентын кыскартырга, аларга тимәгән очракта, хезмәт хакларын 15 процентын киметергә дигән сүзләр йөри. Әле беркем дә кемне кыскартачакларын белми, бәлки шуңа күрә артык борчылучы да юктыр. «Болгар» радиосында алты кеше, ә телевидениедә йөзләп кеше кыскартуга эләгәчәк икән дип тә әйтәләр. Без үзебез төшкә кадәр дәфтәрне өстәлнең бер почмагына, төштән соң аны икенче почмакка төртеп куючыларны эштән җибәрерләр дип өметләнәбез», – дип белдерде «Азатлык»ка ТНВда эшләүче бер журналист. Исемен күрсәтмәүне үтенде ул.

Телерадиокомпания генераль директорының радио буенча урынбасары, «Болгар радиосы» җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов:

– Кыскартуларның күләме, кемнәргә һәм ничек кагылачагы турында мин әлегә өздереп әйтә алмыйм. Бу мәсьәләне директорлар шурасы белән килештерү кирәк булачак. Әлбәттә, Русиядәге кризис сәбәпле, үзгәрешләр булачак. Без, бәяләр артканга, хезмәт хакларын арттыру (индексация) булыр дип торабыз, шул ук вакытта бөтен компанияләрдә һәм министрлыкларда кыскартулар бара.

ТНВның генераль директоры урынбасары, ширкәтнең баш продюсеры Миләүшә Айтуганова кыскарту сәясәтнең Мәскәүдән үк килүен, «кризиска каршы чара» чагылышы икәнлеген әйтә.

«Хәзер бөтен ширкәтләргә (оешмаларга) «кризиска каршы чаралар планы» әзерләргә кушылган. Ул безгә дә килеп җитте. Төрле юлларны уйлыйбыз. Ничегрәк булыр, әлегә төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки генераль директор Илшат Әминов һәм аның урынбасарлары нәкъ шушы проблема өстендә эшли. Без аны, акционерлык җәмгыять булганга, директорлар шурасына («ТАИФ») тәкъдим итәргә тиеш. Ул анда гына хәл ителәчәк», – ди Айтуганова.

Аның сүзләренчә, ТНВда йөз кешене кыскарталар икән дигән сүзләр гомумән дөреслеккә туры килми.

– Без хәзер төрле вариантларны карыйбыз. Бәлки, ул хезмәт хакларының кыскартылуы булыр, бәлки кешеләрне кыскарту… Өч төрле вариант әзерләнә. Директорлар шурасы кайсын кабул итәр, алга таба шуның буенча эшләячәкбез, – ди Миләүшә Айтуганова.

Үзе ул телевидениедә татарча тапшыруларны ничек кенә булса да саклап калу ягында. – Бу кыскартулар «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» эфирында тамашачыларга берничек тә сизелергә тиеш түгел. Бөтен татар тапшыруларын да, шул тапшыруларны әзерләгән кешеләрне дә саклап калу кирәк. Һәр оешмада тиешенчә эшләмәгән кеше бар, әгәр алар бар икән, бирелгән вазифаларын үтәмиләр икән, бәлки, аларны язма рәвештә ике ай алдан кисәтербез. Әле бу юнәлештә эш башланды гына, ике атнадан ниндидер ачыклыклар булачак.

Бүген ТНВда 700гә якын кеше эшли. Миләүшә ханым ширкәттә уртача хезмәт хакының күпме икәнен әйтмәде.

ТНВ журналистлары арасыннан берәү «Азатлык»ка: «Бу кыскартулар гади хезмәткәр өстенә төшәчәк, бездә түрә-кара үзен беркайчан да рәнҗетми ул», – диде.

Наил АЛАН.

Гайнетдин Путинны яулыклы кызларны якларга чакырды

11нче февральдә Русия Югары мәхкәмәсендә Мордовия мәктәпләрендә яулыкларны тыю мәсьәләсе карала. Шул уңайдан Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Президент Владимир Путинга хат юллады.

Үз мөрәҗәгатендә Гайнетдин яулык бәйләү кебек гади мәсьәләнең шундый зурга китүенә басым ясады һәм кызларны аталарча кызгануын әйтте. «Күпләр хиҗап, яулык, чадраны бутый. Ислам барысыннан да ниндидер униформа таләп итми. Бары тик тыйнаклык һәм гаурәт күренмәү турында гына сүз бара. Бу барлык халык традицияләрендә дә бар», – ди ул.

Гайнетдин яулык бәйләүнең бернинди проблема тудырмавын Төркия мисалында күрсәтә. Анда барлык уку йортларында, дәүләт оешмаларында да яулыктан йөрүне тыю карары юкка чыгарылуын һәм бу җәмгыятьне бары тотрыкландыруын гына әйтә.

Мөфти, заманында Русиядә паспортка да яулыктан төшү рөхсәт ителүен искә ала һәм ни өчен хәзер шундый кечкенә балалар җилкәсенә шулкадәр зур сынаулар төшә дип аптырый.

Хат азагында ул мөслимә кызларның да ниндидер ябык мохитта һәм махсус уку йортларында түгел, ә башкалар белән бер мәктәптә укыйсы килүен әйтә.

Равил Гайнетдинның моңа кадәр бу мәсьәләдә бернинди яклау сүзе әйтмәве сәбәпле, Мордовия мөселманнары аңа бераз үпкәле иде. Алар мөфти Мордовиягә килеп хакимиятләр белән сөйләшсә, яулык мәсьәләсе бу дәрәҗәгә кадәр барып җитмәс иде дигән фикердә булды.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Татар халкының азатлык көрәше турындагы китапны кабат тыймакчылар

Татарстанда тарихчы Нурулла Гарифның берничә ел элек басылган «Освободительная война татарского народа» китабын экстремистик дип кулланылыштан чыгармакчылар. Шул уңайдан автор 27нче февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә чакырылган.

Китапны кулланыштан алуны таләп итеп, Русия баш прокуратурасына Александр Салагаев мөрәҗәгать иткән булган. Салагаев инде үзе вафат булса да, мәкерле эшен эшләп калдырган.

Билгеле булганча, 2009нчы елны яшь тарихчы Александр Овчинников, бу китапны тикшерүне сорап, Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде инде. Ул вакытта республиканың тарих институты ике экспертиза уздырды һәм бернинди экстремистик дип бәяләнерлек мәгълүмат тапмады. Татарстанның ул чагындагы прокуроры Кафил Әмиров та «без галимнәр эшенә тыкшына алмыйбыз» кебегрәк сүзләр әйткән иде.

Ул вакытта Татарстан прокуратурасы үз сүзен әйтеп, бу эшкә нокта куйган кебек тоелса да, Казандагы урыс милләтчеләре тынычланмаган булган, күрәсең, һәм аны Мәскәүгә үк җибәргән. Татарстан прокуратурасына боерык «югарыдан» төшкән. Бу юлы китапка экспертизаны «Казан төбәкара экспертизалар үзәге» оешмасы уздырган.

​Нурулла әфәнде, мәхкәмәдә китапны экстремистик дип тыю карары чыкса, киләчәктә бу карарны югарырак шикаять итәчәксезме? Адвокатыгыз бармы?

– Адвокатым юк. Мин китапны тыярлар дип уйламыйм. Чөнки аңа Тарих институты тарафыннан эшләнгән фәнни экспертиза карарлары бар. Китап биш мең данәдә чыкты һәм укучысына таралды. Теләсәң, аны башка исемдә, үзгәрешләр белән, тулыландырып кабат чыгарып була. Тыелган җимеш татлырак бит ул. Китап белән кызыксыну артачак. Бу очракта татар халкы нинди дәүләттә һәм кемнәр арасында яшәвен, аларның татар тарихына мөнәсәбәтен яхшырак күрер. Китап тыела калса, минем әле башка планнарым да бар. Ачылып бетәсем килми, мәхкәмә булсын әле, аннары карарбыз.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии