- 10.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Архив
Берәүләр аны кешелекле ди. Икенчеләр туры сүзле дип белә. Өченчеләр исә 80нче елларда телевизор экраннарына чыккан «Кеше һәм закон», аннары «Әйбәт гайбәт» тапшыруларында күреп таный… Кырык елдан күбрәк гомерен халыкны яклауга багышлаган адвокат, Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә ЯХИНА 11нче февральдә 65 яшен тутыра икән инде. Без аның турында ишетеп белгәннәрнең кайсы дөрес тә, кайсы чеп-чи ялган – Зөбәйдә ханымның үзе белән очрашып, шул сорауларга бергәләп җавап эзләдек.
– Зөбәйдә ханым, Әтнә районы, Түбән Көек авылында узган бала чагыгызга кайтып килик әле…
– Мин гади колхозчы гаиләсендә алты баланың бишенчесе булып дөньяга килгәнмен. Әти-әни гади колхозчы булсалар да, бик укымышлы кешеләр иде. Әни – указлы мулла кызы, бөтен Коръән чыга иде. Изге китаплар белән беррәттән әдәби әсәрләр дә, хәтта Бальзакларга кадәр укый иде. Шуңа күрә кечкенәдән китап белән таныш булып, укып үстек.
Авылда иң беренче радио да бездә барлыкка килде. 1937нче елгы абыем чирәм җирләрне үзләштерергә киткән җирдән посылка салды. Тартманы әни белән почтадан алып кайтып киләбез. Авыл апалары, нәрсә җибәргән, дип сорыйлар. Селкетеп карыйлар – шалтырый, кәнфиттер, диләр. Өйгә кайтып ачсак – радио. Боргычы ватылган да шул селкенеп, шалтырап барган икән.
Ул елларда ун-йортлыклар булыр иде. Безнең өй зуррак булгач, күрше-тирә безгә җыела. Башта берәр укытучы килеп, агитация ясап китә, аннан соң күршеләр шунда калып, китап укыйлар, дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Боларның барысы да аңыма сеңеп калгандыр дим.
– Юрист булу теләге кечкенә чакта ук тудымы?
– Яхшы укысам да, укуны ярата идем дип әйтә алмыйм (көлә). Нишләптер мәктәпкә барасым килми иде. Укытучыларыбыз бик әйбәт булды анысы. Алар белемен дә, тәрбиясен дә биргән, сәнгатькә мәхәббәт тә уята алган. Баланың эчке дөньясын баету юнәлешендә эшләгән. Барлык укытучыларыма да рәхмәтле мин.
1967нче елда мәктәпне тәмамладым. Көмеш медальгә! Алай юрист булырга дигән исәбем юк иде. Йөри торгач, Казан университетының юридик факультетына барып кердем.
– Укытучы да булып эшләгәнсез бит әле…
– Әти-әни олы яшьтә булгач, читтән торып укуга күчәргә, авылга кайтырга туры килде. Шул вакытта Арча районы мәктәпләрендә укыттым. Соңгы укыткан җирем – Шушмабаш мәктәбе. Югары белем булмагач, кемнән нинди фән калган, шуны укытып йөрелде. Начар укытылгандыр дип әйтмим, чөнки укучыларым белән әле дә элемтә бар, хәлемне белешеп торалар.
– Ә юрист карьерасы ничек башланды, Зөбәйдә ханым?
– Югары курсларга күчкәч, белгечлек буенча эшләргә кирәк булды. Арча районында суд башкаручысы булып эшләдем. Анда Хәсәнов фамилияле ике судья эшли иде, берсе – Миннегали, икенчесе – Нариман абый. Алар мине юрист итү өчен бик күп көч куйдылар, ярдәм кулын суздылар. Суд утырышларына кертеп утырта, беркетмәләр яздыра, хөкем карары чыккач, нишләп болай чыгарылганын аңлаталар иде. Икесе дә мәрхүмнәр инде, сугыш ветераннары иде. Аларга рәхмәтем чиксез. Аннары Балтачта прокурор ярдәмчесе булып хезмәт куйдым.
– Ярдәмчедән прокурор дәрәҗәсенә кадәр үсү мөмкинлеге дә булгандыр?
– Бар иде, бик зур иде андый мөмкинлек. Миңа тормышта әз генә фортуна елмаю җитмәде. Яшь вакыт бит, Казанга барасы килә. Ә район район инде ул. Мин бик күп еллар узгач кына аңладым: иң бәхетле елларым, бәлки, Балтачта узган еллар булгандыр. Бик матур район бит ул, халкы да әйбәт. Бәлки, аннан китмәскә дә кирәк булгандыр.
Мине Харьковка СССР прокуратура хезмәткәрләренең өч айлык курсына укырга җибәрделәр. Кайткач, Казанга республика прокуратурасына алабыз, диделәр. Мин Балтачтагы фатирны хуҗасына тапшырып, тиз генә Казанда бер бүлмә табып, шунда күченеп куйдым да 1978нче елның 1нче гыйнварында Харьковка укырга киттем. Өч ай узып, куана-куана, республика прокуратурасына эшкә кайтам дип кайтсам… Минем урынга бик зур бер түрәнең малаен алып куйганнар. Мин Балтачта эшләп калырга тиеш булдым. Ә андагы фатирны тапшырып киткән идем бит инде. Шуннан берникадәр вакыт Балтачка барып эшләп йөрдем дә Казанда адвокат булып урнаштым мин.
– Республика прокуратурасында булмаса да, телевидениедә урын табылган…
– 1978нче елның июнендә телевидениегә кереп киттем. Бер сәгатьлек «Кеше һәм закон» тапшыруын әзерли башладык. Ул вакытта хокук темасына тапшырулар юк, татар телендә бигрәк тә. Халык та, камера да яратты. Аннары Илфат Фәйзрахманов белгеч буларак «Әйбәт гайбәт» тапшыруына чакырды. Анысын да үз иттеләр.
Телевидениегә барып керүем үземне күрсәтәсе килүдән түгел. Халык, төрле хәлләрне ишетеп, гыйбрәт алсын, әзрәк булса да законны аңласын, дип тырышу иде. Аннан соң, татар телен көндәлек тормышта гына түгел, юридик өлкәдә дә кулланып булуын дәлиллисем килде. Ул вакытта татар телле адвокатлар бик күп түгел иде, шөкер, хәзер андыйлар шактый.
– Сезнең һөнәрдә кешене рәнҗетмичә генә эшләү авырдыр, Зөбәйдә ханым?
– Монда ике як инде, әлбәттә. Кемдер, бәлки, рәнҗеп тә кала торгандыр, тик йөземә бәреп, сиңа нәгъләт укыйм, дип әйтүче булмады. Ничектер алтын урталыкны табып эшләнелде, кешене рәнҗетмәскә тырыштым. Хәзер адвокатлар бик күп. Арасында төрлесе очрый. Намус белән эшли торганнары да, акча алгач эшләргә кирәген белмәгән, башта таулар вәгъдә итеп, аннан соң юкка чыгучылар да бар. Болары безнең исемгә тап төшерүчеләр. Барысы да кешенең үзеннән тора. Кем әйтмешли, кешенең салкын акылы, кайнар йөрәге бар икән, законга да, шәригатькә дә каршы килми торган итеп хәл итәргә була.
– Дөреслек һәрвакыт та җиңәме соң?
– Кайвакытта ике икең дүрт дип язылып торып та, сиңа аны биш дип әйткән вакытлар була. Күпме генә башыңны ташка орсаң да, түшәмгә кадәр сикерсәң дә, китереп чыгарып булмый. Дөреслегеңне белеп торасың, ә исбатлый алмыйсың. Уңышлы эшләү өчен адвокатның тәҗрибәсе дә, белеме дә, квалификациясе дә, намусы гына да җитеп бетми. Кем каршына килеп басасың, кемгә дәлиллисең – күп нәрсә аннан тора. Бервакыт Мәскәүдә бер эштә катнашырга туры килде, аны зур җиңүем дип саныйм мин. «Менә мин шикаять гаризасында шулай дип язам, миңа, алай түгел ул, дип җавап бирәләр. Ни өчен алай түгел икәнлеген аңлатмыйлар. Шуны аңлатсалар, бәлки, мин дә шикаять язудан туктар идем», –дидем. Шул вакыт Мәскәү суды кассацион билгеләмә белән теге карарны гамәлдән чыгарган иде.
– Заманында кырымтатарларын да яклаган кеше бит әле сез…
– 80нче еллар ахырында кырымтатарлары күпләп Кырымга кайта башлады. Тик аларга каршылыклар бик күп булды. Беренчедән, рәсми оешмалар каршы килсә, икенчедән җирле халык белән низаглар килеп чыкты. 1987нче елның көзе иде. Бер төркем кырымтатарлары һәм урыслар сугышып, кырым татарларын гына кулга алганнар иде. Татар кешесе дип, тугандаш халык вәкилләрен якларга мине чакырдылар.
Әйбәт үтте ул эш, Украина судьясы без китергән дәлилләргә колак салды, мин яклаган кешегә шартлы җәза гына бирелде. Кырымтатарлары белән бик дуслаштык, хөрмәт иттеләр. Кырымда калырга, йорт салырга да тәкъдим иткәннәр иде. Ул вакытта уйланылмаган инде.
– Һөнәрегез буенча 25 ел эшләгәннән соң, 1999нчы елда сезгә атказанган юрист исеме бирелгән. Нәрсә бирә ул исем?
– Мин ул исемне ничек алдым. Безнең җитәкчеләр бер ханымга атказанган исемен бирергә дип характеристика язып маташалар. Нәрсә бу, дим. Менә шундый исем бирергә тәкъдим итәбез, диләр. Мин үзем карьерист та түгел, мактаулы исемнәргә дә исем китми, тик бу хәбәр күңелемә бәрде, чөнки исем алырга тиешле кешенең ничек «эшләгәнен» белә идем. Әгәр дә аңа бирсәгез, ун ел дәвамында бер адвокатыгыз да бу исемне алмас, бар матбугатта тавыш күтәрәм, дим. Бераздан җитәкче яныма йөгереп килгән: «Анда исемлектә сез дә бар икән», – ди. Тәкъдим итүен итәбез, тик аны болай гына бирмиләр, артыннан йөрергә кирәк бит, ди. Анысы сезнең кайгы түгел, дидем. Артыннан йөрмәсәм дә бирделәр тагын. Исем алганнан соң, чәй өстәле артында билгеләп үтәбез. Нәрсә бирә инде бу исем сиңа, диләр. Некрологка язарлар, дидем (көлә). Белемне арттыра торган әйбер түгел инде ул исем.
– Эшләү дәверендә гаделлек өчен көрәшүче ялкынын сүндерергә теләүчеләр булдымы?
– У-у-у. Атлаган саен. Хәзер мине басып булмаячагын аңладылар инде (елмая).
– Сезнең һөнәрдә уңышка ирешү өчен нәрсә кирәк?
– Уңышның әллә ни сере юк. Эшне бик әйбәтләп өйрәнергә кирәк. Мин – документның төп нөсхәсен үз күзләрем белән күреп, өтере-ноктасына кадәр тәфсилләп өйрәнеп эшли торган кеше. Тирес өеменнән алтын бөртек эзләү була инде бу. Адвокат өчен кирәксез сыйфат та бар миндә: бар нәрсәне йөрәгем аша үткәрәм. Кешеләрне артык кызгану безнең эштә файда китерми.
– Кайбер юристлар, мин кешенең гаепсез икәнен белсәм генә аны якларга алынам, диләр…
– Алай дип утырып булмый, адвокат эшләргә тиеш. Гаепле кеше дә якланырга хокуклы. Гаеплеме, гаепсезме дип баш вата башласаң, озакка китә. Законның кайсы өлеше бозылган – менә шуны тап син. Күңелең белән якланучыңның гаепсез икәнлегенә ышансаң, эшләве җиңелрәк, билгеле. Тик аның шул ягы да бар: гаепсез кеше өчен көрәшү күпкә авыррак. Тәҗрибә, стаж арткан саен, теге яки бу эшкә алыну-алынмауны үзең хәл итә башлыйсың, әлбәттә. Үтерүчеләрне, көчләүчеләрне, наркотиклар белән эш итүчеләрне якларга алырга яратмыйм. Соңгы вакытта икътисад белән бәйле эшләрне алырга тырыштым.
Адвокат эшнең ничек килеп чыгачагын күрәзәлек итә алмый. Менә фәлән адвокатны ялладык, түлисез дә җәзадан йолып калабыз, дип әйтте, дигән сөйләшүләрне ишетергә туры килә. Җенем сөйми шундыйларны. Җаваплы кеше беркайчан да алай дими. Әзерләнеп киләсең, тик суд барышында әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга, яңа дәлилләр табылырга мөмкин. Намуслы хезмәтебезне, квалификациябезне эшкә җигеп, җәзадан йолып калу өчен тырышачакбыз, дип әйтергә тиешбез.
– Юрист булу өчен табигатьтән сәләт кирәкме, әллә бу эшне теләсә кем башкара аламы?
– Юрист дигән диплом алып чыгарга да, юрист булып йөрергә дә була. Тик чын юрист булу өчен кешедә иң беренче мантыйк, математик фикерләү, анализлау булырга тиеш. Тел, сөйли белү осталыгы да кирәк. Бераз гына артист, журналист булу да хуплана. Кыскасы, адвокат эше – штанга күтәргән килеш тимераякта шуу ул.
Миндә ир-ат мантыйгы диләр. Хатын-кызлар начар юрист дип әйтмәс идем мин. Алар күбрәк детальләштерә бит, ә безнең эштә бу бик мөһим. Ир-атларның башка уңай яклары бар, алар батыррак, заман яңалыкларын алданрак белеп тора. Безнең эштә җенес түгел, кешенең шәхесе мөһим.
– Иң яхшы һәм иң начар сыйфатыгызны әйтегез әле.
– Кешелеклелек. Иң яхшысы да, иң начары да шулдыр, мөгаен. Үз тормышыңны онытып, кеше тормышында эреп бетү кирәкле әйбер түгел. Кешедә сәламәт эгоизм да булырга тиеш икән.
– Тормышыгызда үкенечләр булдымы, Зөбәйдә ханым?
– Үкенеч бик күп. Бәлки, бөтенләй авылдан китәргә кирәк булмагандыр, дип уйланганым да бар. Күпме генә Казанда кайнасам да, мин шәһәр кешесе түгел, авылныкы. Үземнән соң балаларым калмау да үкенечле. Хатын-кыз үзенең төп вазифасын, җиргә ни өчен килүен онытып бетерергә тиеш түгел. Аллаһка шөкер, дусларым бик әйбәт. Нәрсә-нәрсә, тик алардан уңдым мин. Миннән һөнәргә өйрәнгән юристларның уңышлы гына эшләп килүен күрү дә сөендерә.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии