«РУСИЯ 88»: ФИЛЬМ ГЫНА ДИМӘССЕҢ…

Русиядә такырбашлар турындагы фильмны берәүләр бик мактаса, икенчеләре тәнкыйтькә тотты. “ 88” фильмы кемгә ошамый? Ни өчен аны кинотеатрлар күрсәтүдән баш тарта?

Павел Бардин үтә милләтчеләр турында “Русия 88” фильмын төшергәндә, каршылыкларга очраячагын аңлагандыр. Әмма экстремизмны пропагандалауда гаепләнергә мөмкинлеген күз алдына китерде микән?!

Фильмда Мәскәүдәге такырбашлар төркеме гамәлләре чагыла. Эчтәлеккә килгәндә, үтә милләтчеләр Мәскәүнең бер районында славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырып, аны видеога төшерә һәм интернетка элә. Шундый һөҗүмнең берсе Мәскәү метросында була. Такырбашлар төркеме җитәкчесе “хәшәрәт” дип кычкыра-кычкыра бер рус булмаган кешене типкәли-типкәли кыйный.

2008 елда чыккан “Русия 88” Берлиндагы һәм Ханты-Мансидагы кино фестивальләрендә бүләккә лаек булды. Русия кино тәнкыйтьчеләре оешмасы аны “ел вакыйгасы” дип атады.

Әмма шундый казанышларга карамастан, фильм режиссеры Бардин узган ел күп вакытын суд юлын таптап уздырырга мәҗбүр булды. Самара прокуратурасы фильм экстремизмны пропагандалый, милләтара нәфрәт тудыра дип санавын әйтте. Гәрчә аның үтә милләтчеләргә каршы икәне аңлашылса да. Соңрак фильмга карата бирелгән шикаять кире алынды һәм Бардин киләчәктә проблемалар тумас дип өметләнә.

Режиссер белдерүенчә, ул үз фильмында бары рус үтә милләтчеләрен ничек бар, шулай күрсәтергә теләгән.

– Әгәр кемдер безне идән астында качып ятучылар һәм революция оештырырга теләүчеләр дип кабул иткән икән, бу – хата. Без инде алдан ук хакимияткә каршы түгеллегебезне белдерә килдек, киресенчә, экстремизмга каршы көрәшүчеләргә рәхәтләнеп үз фильмыбызны биреп тора алабыз. Безгә иҗтимагый оешмалар еш мөрәҗәгать итте, дәүләт оешмаларының әлегә сораганы юк, – ди ул.

Бардин фильмының экспертиза нәтиҗәләрен хәзер генераль прокуратура тикшерә. Һәм киләчәктә нинди нәтиҗә ясарлар, бу күпләргә кызык. Чөнки киләчәктә аның экраннарга чыгуы да шуңа бәйле.

Фильмда гади мәскәүлеләрнең читтән килгәннәргә карата фикерләре дә урын ала. Аларның күпчелеге Русия башкаласындагы милли азчылыкка каршы булуын әйтә, чөнки Русия руслар өчен дип саныйлар.

“Русия 88” фильмын төшерер алдыннан Бардин үтә милләтчеләр турындагы интернет сәхифәләрне күзәтеп чыккан. Шулай ук әлеге проблеманы тикшерүче “Сова” бәйсез үзәге белән дә фикер алышкан. Үзәк белдергәнчә, милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрдә узган ел Русиядә 71 кеше үтерелгән, 330ы төрле җәрәхәтләр алган. Үткән еллар белән чагыштырганда, бу сан кимегән.

Үзәк хезмәткәре Галина Кожевникова хакимият үтә милләтчеләр белән көрәшне бик соң башлады дигән фикердә. Ул Бардинга һәм “Русия 88” фильмына рәхмәтле.

– Бу бер яктан дөреслеккә туры килә, икенче яктан туры килми торган фильм. Әмма аның дөреслеккә туры килүе ул кадәр мөһим дә түгел. Чөнки фильмның төп максаты – үтә милләтчеләрнең чынбарлык йөзен бирү түгел, ә бу проблеманы җәмгыятькә җиткерү. Әлеге бурычны фильм бик яхшы башкара кебек, – ди ул.

“Русия 88” фильмы бүген азчылык халыкларны борчыган мәсьәләне күтәрсә дә, аны әле тиз генә телевизион каналлардан күреп булмас төсле. Күп кенә кинотеатрлар да аны күрсәтүдән баш тарта. Гәрчә рәсми рәвештә бернинди тыю булмаса да.

Ландыш ХАРРАСОВА

Экстремизмга якын “кешелеклелек”

“СПИД-Инфо” газетасында басылган “Газапланмасын өчен үтерергә” дигән язма җәмгыятьтә бәхәс уятты. Акылга зәгыйфь булып туган балаларны йоклатып үтерү фикере белән чыккан журналисттан зарланып, ике ана Русия журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итте.

Язманың авторы Александр Никонов мондый балалар өчен рус телендә бик мыскыллы булган “дебил”, ягъни акылга зәгыйфь дигән сүзне кулланган. “Газапланмасын өчен үтерергә” дип исемләнгән мәкаләдә ул мәрхәмәтлелек йөзеннән, җәфаланмасыннар өчен аларны йоклатып үтерү яхшырак дигән фикерне алга сөрә.

Балалары зәгыйфь ике ана – Снежана Митина һәм аның иптәш хатыны Светлана Штаркова бу язма сәбәпле ниндидер чара күрергә булалар һәм Русия журналистлар берлегенә шикаять язалар.

Алар сүзләренчә, монда максат – Никоновны җавапка тарту түгел, ә Русиядә инвалидларга карата рәхимлелек булмау мәсьәләсендә чаң кагу тора. Штаркова 2 февральдә журналистлар берлегендә узган тыңлаулар вакытында болай диде:

– Автор белдергән фикер бер генә кеше карашы түгел. Статистикага карасаң, җәмгыятьнең дүрттән бер өлеше бу фикерне яклый. Нәтиҗәдә, урамда яныма килеп: “Эчеп, азып-тузып йөргәнсеңдер әле, шул кирәк”, – дип әйтергә мөмкиннәр. Бу шулай ук балам инвалид булган өчен генә үз вазифаларын үтәргә теләмәгән табиблар, социаль тармак эшчеләре мөнәсәбәтендә дә чагыла”, – ди ул.

Гитлерга тиңләү

Штаркова һәм аның иптәш хатынының мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Петр Кучеренко матбугатны шикаять итү комиссиясе алдында: “Никонов мәкаләсе фашист Германиясе идеологлары эшләрен хәтерләтә”, – дип белдерде. Әмма ни генә булмасын, Никонов үз мәкаләсе өчен үкенмәвен әйтте.

– Мине Адольф Гитлерга тиңләргә телиләр. Кешенең газаплануы әйбәт дип әйтергә теләгән кеше, минемчә, адәм актыгы. Ә без шул вакытта: “Әйдә, җәфалансын, иң мөһиме, безнең кешелеклелек карашларына зыян килмәсен”, – дип утырырга тиеш. Юк инде, кешеләр газапланырга тиеш түгел. Бу минем караш. Һәм сез авызымны томалый алмыйсыз, – ди ул.

Никоновның дәлилләре журналистлар берлеге комиссиясен ышандыра алмады. Нәтиҗәдә, аның мәкаләсе “экстремизмга якын” дип танылды. Ә “СПИД-Инфо”га авыру балалар тәрбияләүче аналар язмасын бастыру соралды.

Аналарның җиңүеме, әллә…

Комиссия чыгарган нәтиҗәләр хокукый яктан бернинди җаваплылыкка ия булмаса да, әлеге карар үз балаларын яклаган ике ананың күпмедер дәрәҗәдә җиңүе булып тора.

Туганда баш мие зәгыйфьләнгән һәм йөклелек вакытында сизелмичә калган тумыштан авыру 3 яшьлек улы Иванга багышлап Штаркова интернетта берничә сәхифә алып бара.

Митина физик һәм психик авыруларга китерүче Хантер синдромы булган 10 яшьлек улы Павелны тәрбияли. Бу авыру Павелда кечкенә вакытта ук ачыклана. Митина әйтүенчә, бала авыртудан бик җәфалана һәм медицина ярдәменнән башка аның хәле начарая бара. 2006 елда Америка галимнәре әлеге авыруны дәвалау өчен дару уйлап тапкан. Бу исә анада яңа өметләр уяткан.

Әлбәттә, беренче авырлык – дәвалануның кыйммәт булуы. Атнасына 25 мең доллар кирәк. Икенче каршылык – шул даруны алып кайтудан баш тарткан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы битарафлыгы.

– Алар миңа башта шундый авыруга ия 20 бала, матбугатта 5 мәкалә һәм 3 чыгыш табарга кушты. Аннан сөйләшербез дип белдерде, – ди Митина.

Шуннан соң ул Русиядә Хантер авыруы ачыкланган балаларны тәрбияләүче башка гаиләләрне эзләү кампаниясен башлаган. Бары тик 215 гаилә җыелгач кына, ниһаять, 2008 елда министрлык чаралар күргән.

Аның тырышлыгы ярдәмендә Павел һәм дистәләгән башка авырулар хәзер төбәк җитәкчеләре хисабына дәвалану курсын уза. Гәрчә Хантер авырулы балаларның киләчәге юк дип саналса да (аларның күпчелеге 20 яшь тирәсендә үлә), Митина әйтүенчә, улының хәле күпкә яхшырган һәм ул инде даими авыртудан зарланмый.

Инвалидларга игътибар

Митинаның тырышлыгы, хакимият белән бәхәскә керүе Русиядә инвалидларның йөк булуын күрсәтә. Гәрчә демографик кризис якынлашкан заманда һәрбер кеше гомере кадерле булырга тиеш кебек.

Якын ике дистә елда Русия халкы саны 17 миллион кешегә кимер дип фаразлана. Хәзерге вакытта илдә төрле физик һәм психик авырулардан зарланучы 15 миллион кеше теркәлгән.

Хакимият исә әлегә Никоновның бәхәсле мәкаләсенә үз фикерен белдермәде.

– Мәкалә – соңгы вакытта илдә барлыкка килгән әхлаки кризис күрсәткече. Бездә хокук саклаучылар бик тырышып экстремизмга каршы көрәшә. Әмма гафу итегез, кайда монда прокуратура карашы? Бу очракта нәкъ социаль төркемне какшатучы экстремизм өндәүләре ята, – ди Кучеренко.

Күп кенә инвалидлар һәм аларның гаиләләре өчен Никонов язган мәкаләне кабул итү авыр булса да, бу Русиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр язмышына тагын бер игътибар итәргә җирлек тудырды.

– Мин аны күпмедер файдалы эш эшләгән дип саныйм. Чөнки мондый проблема торса, ул хакта сөйләшергә кирәк. Без ни уйлаганны, ни өчен шулай уйлаганны һәм аннан нәрсә килеп чыгачагын белергә тиеш, – ди телевидение журналисты, Матбугатка шикаять итү шурасы вәкиле Светлана Сорокина.

Ландыш ХАРРАСОВА

Чиркәү армиягә 400 поп җибәрәчәк

Русия Кораллы Көчләренә җибәреләчәк православ капелланнар беренче чорда инде хәрби хезмәт тәҗрибәсе булган поплардан һәм тиешле дини белем алган, хәрби хезмәткә яраган яшь руханилардан торачак. Ә инде киләчәктә православ атакайларны гаскәрдә хезмәт итүгә әзерләр өчен махсус 3 айлык курслар оештыру карала.

Урыс чиркәве патриархы Кирилл планнарына караганда, 2010 елда бригада һәм дивизия дәрәҗәсендәге һәр хәрби бүлек командирының дини гаскәриләр белән эшләүче ярдәмчесе эшли башлаячак.

Мондый урын Русиянең читтәге хәрби ныгытмаларында инде былтыр декабрьдә үк булдырылган иде, шундый бар 13 урынга да Урыс чиркәве руханилары алынды.

Гаскәргә хәрби капелланнарны кайтаруны былтыр Русия Президенты Медведев үзе яклап чыкты, әмма ул шул урынга православларны гына билгеләүгә каршы булуын әйткән иде.

Русия мөселманнары гаскәри муллалар билгеләүне сүздә хуплый, ләкин бу эшне гамәлгә куюга килгәндә, мөселман руханиларының каушап калуы, хәтта шүрләве сизелә. Поплар белән чагыштырганда, муллалар гаскәри шартларга күнегергә бик теләми.

Уфа мөфтиятенең Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев бу уңайдан хәтта: “Полковой булмаган очракта, мөселман гаскәриләр бер дә курыкмый поп янына бара ала”, – дип белдергән иде.

Русия Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән ир-атларның 79,8% – рус, 3,3% – , 0,3% – дагыстанлы, 0,2% – башкорт, 0,2% – бурят, 0,1% – чуаш, мордва.

Министрлык үткәргән сораштыру армиядә хезмәт итүчеләрнең 60% дингә ышануын ачыклаган. Шуларның 80% ы православие динен тота, үзләрен мөселман дип санаучылар – 13%, 3% – будда, ә 1% хәрби – яһүд диненә ышана.

Декабрь азагында патриарх Кирилл православие чиркәвенең Русиядә башка диннәрдән өстенрәк булуын даулап, дәүләт чиркәү белән мөнәсәбәтләрен аның “җәмгыятьтәге урынына карап, пропорциональ принцип нигезендә корырга тиеш” дигән иде. Чиркәү моны үз тарафдарларының күпсанлыгы, Русия мәдәниятенә керткән төп өлеше белән акларга тели.

Бу омтылышларында Кирилл Русиянең иң зур җитәкчеләре ягыннан яклау казана. Дүшәмбедә патриарх булуының берьеллыгын тантана иткәндә, ул: “Хәзер Русия җитәкчелегендә үзләренең православие динендә торуын ачык итеп күрсәткән кешеләр тора”, – дип белдерде һәм Медведев белән Путинга чиркәүне яклап кыю карарлар кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте.

Русия Конституциясе илне күпмилләтле дөньяви федерация дип билгели, анда турыдан-туры диннең дәүләттән аерылуы хакында әйтелә.

Кәрим КАМАЛ

Солтанов: “Марат Мөлеков онытылырга тиеш түгел”

1989 елда оештырылган Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековка 7 февральдә 80 яшь тулган булыр иде. 20 ел элек милли хәрәкәтне башлап йөрүчеләрне хәзер татар җәмәгатьчелеге бик искә алмый. Тарих институты җитәкчесе урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов Марат Мөлековны халык онытмас, аның исемендәге урам булыр, аңа багышланган музей да ачылыр дип өметләнә.

Татар иҗтимагый үзәгендә Марат Мөлековның урынбасары булып эшләгән Фәрит Солтанов “Азатлык” радиосының берничә соравына җавап бирде.

– Фәрит әфәнде, Марат Мөлековның милли хәрәкәттәге эшчәнлеген сәясәтчеләр, тарихчылар ничек бәяли?

– Коммунистлар идарә иткән вакытта милли изелү турында фикер әйтү тыелган елларда Марат Мөлековның милли хәрәкәтне җитәкләве – ул чор өчен дә һәм хәзерге көннән фикер йөрткәндә дә зур батырлык. Ул үзе дә коммунист булган кеше. Аның белән бергә партиянең өлкә комитетына йөрдем. Чөнки обкомнан башка берни дә эшләп булмый иде.

Ләкин безгә анда фирканең милли хәрәкәткә карата чыгарган карарларын күрсәтмиләр иде. Мин кайвакыт аларга: «Сез дә коммунист, без дә коммунист”, – дип әйткәләдем. “Сез безнең эчке кухняны белергә тиеш түгел”, – дип кенә котылалар иде.

Өлкә комитетындагы коммунистлар да икегә бүленде. Анда да безнең тарафдарлар булды. Дөрес, алар моны ачыктан-ачык әйтмәде, әмма артык юл да бирмәделәр. Ләкин 20-30 мең халык мәйданга җыелгач, җитәкчеләр ирексездән уйлана башлады.

Мин Марат абый белән күп аралаштым. Аның эчке дөньясы бай, бик мәрхәмәтле иде ул. Һәрчак дипломат булды. Бөтен кешене аңларга тырышты. Күрәсең, бөтенесен йөрәгенә сыйдырганга гомере дә кыска булгандыр.

Марат Мөлеков 1990-1995 елларда Югары Советта депутат та булып торды. Ул Яңа Савин районыннан сайланган иде. Без – Җәүдәт Сөләйманов белән икебез сазлыкта, суда утырган иске йортлар, кибетләр янында халык арасында Марат абыйны тәкъдим иттек.

Депутат булып сайлангач, шул районда асфальт юллар салдырды, халыкка биргән вәгъдәләрен үтәде. Парламентта Иҗтимагый үзәк күтәргән мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куйдырды. Күп өлешен хәл итүгә иреште.

– Ни өчен ул 1995 елда парламентның икенче чакырылышына депутат булып сайлана алмады?

– Мин сайлаучылар өчен җавап бирә алмыйм. Хакимиятнең алдан ук инде үз исемлеге бар дип тә әйттеләр. Бәлки, җитәкчелек Татар иҗтимагый үзәгенең көчсезләнүен сизгәндер. Аннан, бу бит халыктан тора. Агитация дә җитеп бетмәгәндер.

– Дәүләт белән артыграк дуслашты. Таләпләрне ныграк куйган булса, күбрәккә дә ирешеп була иде, дип Марат Мөлеков турында әйтүчеләр бар.

– Безнең халык кызык инде. Юрганына карап аягыңны сузасың дигәндәй, ул вакыттагы сәясәтне аңлаган кеше болай әйтмәс. Аны читтән карап әйтү бик җиңел. Президент Шәймиевне дә Мәскәү белән артык дус, гел чигенәбез дип сүгәләр. Хәлне бит чынлап торып аңлап бетерергә кирәк.

Марат Мөлеков белән дә шулайрак булды. Әмма ул вакытта дәүләтсез бернәрсә дә эшләп булмый иде. Чөнки акча юк, беркая да кертмиләр. Әгәр дәүләт белән элемтә булмаса, бернәрсәгә дә ирешә алмас иде. Газеталарга үтеп керү өчен дә дәүләт җитәкчеләре кирәк.

Шуңа күрә мондый гаепләүне урынсыз дип саныйм. Моның өчен Мөлеков белән Солтанов урынында булып карарга кирәк. Андый кешеләр мәктәпләрне, телевидение-радионы җиңел генә ачып җибәреп була дип уйлый.

– 1989 елда Марат Мөлековның җитәкчесе итеп сайлануын ничек аңлатыр идегез?

– Ул озак еллар университетта тарих укытты. Аннан Мөлеков зыялы, халыкны аңлый торган кеше иде. Кешене бит болай гына җитәкче итеп сайламыйлар. Димәк, Марат абый халыкны алып бара алган.

Ул вакытта күп зыялыларыбыз читтән генә карап торды. Тыныч кына университетта укытып йөри бирделәр. Хәзер сугыштан соң батырлар күп була дигәндәй, Марат Мөлековны сүгеп, милли каһарман булып йөрүчеләр бар.

– Марат Мөлековтан соң милли хәрәкәт лидерсыз калды дигән фикер белән килешәсезме?

– Милли хәрәкәт бит бушлай эшләде. Дәүләт ягыннан аңлау да җитеп бетмәде. Дөрес, соңрак бюджет акчасына эшли торган татар конгрессы оешты. Әмма ул татар иҗтимагый үзәге түгел инде. Бәлки, хәзер халыкка конгресс белән якынаергадыр. Әмма анда да яңарыш сизелми. Дәүләт җитәкчеләре дә канәгатьләнү кичерә. Шуның өстенә халыкның да теләк-омтылышын сүндерделәр.

Кызганыч, яңа лидердар бик булмады. Үзәктә өлкән яшьтәгеләр генә калды. Һәркемдә шәхси амбицияләр башланды. Шулай ук татарда милли лидерлар әзерләү эше дә җайга салынмаган. Бәлки, милли хәрәкәткә яшьләр җан өрер әле.

Марат Мөлеков – Себер татары. 1930 елда Төмән өлкәсенең Ялутор районында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, башта Тубыл татар педагогика училищесын, аннан педагогика университетының тарих факультетын тәмамлый. Шуннан соңгы хезмәт юлы белән бәйләнгән.

Ул 1997 елның маенда Казанда вафат була. Хәзер Татар иҗтимагый үзәге аның исемен йөртә.

САША ДОЛГОВ

azatliq.org

Ирек Мортазин Дегетлегә озатылды

Ирек Мортазинның җәза үтәү урынына озатылуы билгеле булды. Ул “: Татарстанның соңгы Президенты” дигән китабында республика хакимияте турындагы фикерләре һәм интернет-көндәлегендәге язмалары өчен бер ел да тугыз айга хөкем ителгән иде. Казанның Киров район суды былтыр 26 ноябрьдә чыгарган хөкем карарыннан соң, Мортазин моңа кадәр 2нче тикшерү изоляторында тотылды.

Җәза үтәү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә Ирек Мортазинның районы Дегетле авылы янындагы 17нче колония-яшәүлегенә этапка озатылуы турындагы хәбәрне расладылар. Шундый режимлы колония Татарстанда бердәнбер.

– Колония-яшәүлектә, башка теләсә кайсы колониядәге кебек үк, яңа килгән тоткыннарга 15 көнлек карантин билгеләнә. Бу вакытта тоткынга кирәк-ярак китерергә мөмкин, ә очрашулар тыела. Карантин яңа кешене

Комментарии