ӘНИСЕНӘ КИЛЛЕР ЯУЛАГАН

Югары Суды Казанда яшәүче Илдус Шәвәлиевне сигез елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул әнисен үтерү өчен “киллер” яллауда гаепле дип танылды. Аннан котылып, фатирга хуҗа булып калырга теләгән. 100 мең сумга “киллер” да таба, ләкин ул чынында хезмәткәре булып чыга. Ялган үтерүчегә инструкцияләр биргән вакытта җинаятьче әнисенең мәете күмелгән урынны күрсәтүен үтенә. Чәчәкләр китерер идем, ди. 6 октябрьдә әнисен үтертергә теләгән кешене кулга алдылар. Олы яшьтәге хатын улының мондый адымга бара алуына ахыр чиккә кадәр ышана алмаган.

Түләүне кичектереп була

Югары уку йортларында түләүле белем алучылар өчен яхшы хәбәр. Әгәр кризис кесәгә суккан икән, акча күчерүне кичектереп булачак. Моның өчен деканатларга мөрәҗәгать итәргә һәм хәлнең ни сәбәпле авыр булуын тәфсилләп аңлатырга гына кирәк. дәүләт университетында 90 шундый гариза керткән инде. дәүләт гуманитар-педагогика университетында исә акча белән проблема килеп чыккан студентларны бюджет урыннарына күчерү очраклары да бар. Дөрес, моның өчен уку һәм тәртип әйбәт булырга тиеш.

Бурычлы үлмәс

Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 2 миллиард 500 миллион сумнан артып киткән. Шунысы да бар: вакытында түләп баручылар – пенсионерлар икән. Ә менә байлар, затлы машиналарда җилдерсә җилдерә, ләкин фатир өчен түләүне кирәк санамый.

Фатирлы булырсыз, диделәр

Татарстанда социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде. Фатир алганда моңарчы хосусыйлаштырылган мәйданнар исәпләнми. Иске фатирны түләү исәбенә кертергә мөмкин. Чиратта торучыларның 11 меңнән артыгы фатирлы булачак дип ышандыра чиновниклар. Казанда быел 4500 социаль ипотека буенча өй туен уздырырга өмет итә ала. Йортлар салуны шәһәр мэры контрольдә тотмакчы – моның өчен ул төзелеш мәйданына веб-камералар урнаштырырга әмер биргән.

Төзегез!

2008 елдан бирле Татарстанда төзелеш материаллары 11 процентка очсызланган. Бетон бәясе – 30, цементныкы 25 процентка төшкән. Шулай ук арматура белән түбә калаен, кирпечне дә түбәнрәк хакка алып була. Ә менә буяулар, киресенчә, биш процентка кыйммәтләнгән.

Анысы да акча

Лак белән капланган яңа йөзлекләргә тап булсагыз – аптырамагыз, ул да шул ук акча. Аларны яңа технология белән ясаганнар. Андый банкнот озак вакыт әйләнештә йөри алачак, Госзнакның гади кәгазе төсле тузмый. Әлегә бу йөзлекләр Казанда, Новосибирскида һәм Екатеринбургта гына бар. Халык яңа акчага күнексә, аны массакүләм рәвештә чыгарып, лаксызларын бетерәчәкләр.

Сыерларның гаебе бармы?

Кайбыч районындагы фермер банк каршында әҗәткә чумган – кайтарасы акчасы 4 миллион сумга җыелган. Банк, акча түләнмәгәч, судка мөрәҗәгать иткән. Хәзер суд приставлары фермерның 224 баш сыерына арест салган. Килеп, һәр малның ни хәлдә булуын тикшереп киткәннәр. Әҗәт кайтарылмаса, фермер сыерлардан колак кагачак – алар кредитка залог булган.

Ә монысын күрмәвең хәерлерәк…

Чаллыда балалар интернеттагы порно-сайтларга керә алмасын өчен махсус проект башлап җибәргәннәр. Мәктәпләрдә урнаштырылган компьютерларда махсус фильтрлар тора. Алар бозык эчтәлекле сәхифәләргә керергә ирек бирми. Хәзер ата-аналарга өйдәге компьютерга да шундый җайланма куярга тәкъдим итәләр. Чаллыда утыз меңләп мәктәп баласының өендә компьютер бар икән.

РУСИЯ

Матур номерларны эләктерү кыенлаша

Русия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “блат” белән бирелә торган номерларны бетермәкче. Министр белдерүенчә, хәзер матур тезелгән саннардан һәм хәрефләрдән торган номерлар аерым тапшырылмый. Бар номерлар да тәртип белән рәттән, ә серия хәрефләре алфавит тәртибендә чираттан бирелә барачак. Әгәр гомуми исемлектән аерылып торган номер алучы беленсә, бу хакта Эчке эшләр министрлыгына шикаять итәргә мөмкин. Һәм министрлыкның эчке куркынычсызлык хезмәте катгый тикшерү үткәрәчәк.

ЮХИДИ җитәкчелеге инде күптәннән матур номерларны аукционда сатарга тәкъдим итә иде. Ләкин ул закон нигезендә беркетелмәде генә.

“ТО”ны кайда үтәсе?

Русия Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелә. Әгәр ул кабул ителеп, гамәлгә куелса, ЮХИДИдан техник тикшерү үткәрү хокукы алына. Ә моны башкарачак шәхси компанияләр юл-транспорт һәлакәте булган очракта җаваплы булып калачак. Әгәр гаеп табылса, компенсация дә түләргә тиеш булачак.

Бу закон шул рәвешле кабул ителсә, тагын бер яңалык: техник тикшерү үткәндә, иясе медицина белешмәсен күрсәтмәячәк. Ә техник тикшерү үткәрүче фирмаларга машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнү тыела.

Үсмерләр армиягә соңара

Русия Дәүләт Думасы армиягә чакырылу яше җиткән мәктәп укучыларына чакырылуны кичектерү мөмкинлеген бирүче закон проектын карый. Язын үсмергә мәктәпне тәмамлаганда ук 18 тула икән, бу закон аңа укырга керергә вакыт бирә. Инде белем алуын дәвам итмәсә, аны көзгә алачаклар.

Башкортлыкка өндәү – хәер сорашу кебек

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында татар телендә сөйләшүче халыкны быел үтәчәк җанисәптә башкорт булып язылырга өндәүләр кыза. Башкортстанның дәүләт телевидениесе атнасына биш тапкыр “Минем кече ватаным” дигән телевизион тапшырулар аша татар районнарындагы халыкның татар түгел, башкорт булуын аңлата.

Быел Башкортстанда җанисәпне үткәрүдә 18 мең кеше эшләячәк. Алар өйдән-өйгә кереп, бланклар тутыртачак. Тик бу эшнең гадел булачагына ышанучылар аз. 2002 елгы җанисәптә катнашкан берәү, исемен әйтмәүне сорап, “Азатлык” радиосына болай дигән: “Безгә, өйгә кергәч, башта башкорт булып язылырга тәкъдим итәргә кирәк, әгәр инде риза булмасалар, татар булып язылырга теләсәләр, “милләт” графасын каләм белән генә тутырырга кирәк, дип өйрәттеләр”.

Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре раславынча, бу гына аз. Төп “эш” статистика органында башкарыла. Нәкъ шунда кирәкле саннар рәсмиләштереп ясала. “Әлбәттә инде, Башкортстан җитәкчелеге өстән төшергән саннар ясала”, – ди татар лидерлары “Азатлык” радиосына. Татар радиосы дөньяга сибелә

Интернетта 7нче радиобыз бар! Х.Туфанның: «Казан радиосының радиусы бәләкәй…» дигән сүзләре тарихка кереп калды… Таралу ераклыгы чиксез, тавыш сыйфаты бик яхшы интернет-радио тормышыбызга килеп керде. Дөнья “пәрәвезе”ндәге 1831 интернет-радиодан 989ы рус телендә. Быел 1 февральдән Чаллыдагы “Күңел” радиосы интернетта җырлый башлап, “пәрәвез” челтәрендәге җиденче татар радиосы булды. “ ТВ” сәхифәсенә (tvchelny.ru) кереп, “радио Күңел”гә төртегез.

Кызганыч, әлегә барлык радиоларыбыз да җырга күп вакыт бирә, әдәби сүз, сәхнә әсәрләре, тыңлаучы фикеренә игътибар аз. Интернеттагы бердәнбер башкорт «Юлдаш» радиосында (uldashfm.ru) боларның барысы да бар. Сайлап тыңлар өчен, шунда ук меңләп башкорт-татар җырын да куйганнар.

Г.АНУРБИК.

Яр Чаллы.

Җиңүчеләргә Татарстан акчасы

Быелгы кышкы Олимпиадага Татарстаннан 5 спортчы бара. Бу ике төрле ярышта катнашучы Нияз Нәбиев, хоккейчылар Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм Алексей Терещенко. Беренче урын өчен Татарстан хөкүмәте спортчыга 3,3 миллион сум (100 мең доллардан күбрәк) бирергә вәгъдә итә. Бу үткән еллар белән чагыштырганда икеләтә арттырылган. Икенче урын өчен 2 миллион сум, өченче урын өчен 1,3 миллион сум каралган. Бу хакта хөкүмәт карарында әйтелә.

Олимпиадада уңышка ирешкән спортчыларның тренерлары үзләренең укучылары алган сумманың яртысына өмет итә ала. Шулай ук төрле Олимпиадаларда җиңгән спортчыларның айлык стипендияләре 12-15 мең сумнан 50-90 мең сумга кадәр күтәрелә. Дөнья, Европа беренчелеге җиңүчеләренә дә акчалата бүләкнең күләме шактый арткан.

Долларны каян табасы?

Русия Үзәк банкы урамнардагы валюта алыштыру пунктларын япмакчы. Әлеге үзгәреш сәбәбен бу пунктларны контрольдә тоту кыенлыгы белән аңлаталар. Дөрес, федераль антимонополия хезмәте каршы. Алар валюта алыштыру хезмәтенә алмашка банкларның хезмәт күрсәтүен киңәйтүне таләп итә.

Комментарии