«АК БАРС» АДАШЫ «БАРЫС»КА ТАРТЫЛА

«Салават Юлаев» хоккей командасы 9 уен рәттән җиңү яулый. Бу юлы көндәше «Ак Барс»ны 1:4 исәбе белән тар-мар итте. Һәм казанлылар тәнәфескә оттыру белән чыкты.

“Ак Барс” баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов: “Үз хаталарыбыз аркасында оттырдык. “Ак Барс”ның җиңүгә омтылышы зур иде. Һәр уенчы да бар көчен куеп уйнады, ләкин булган мөмкинлектән файдалана алмадык”, – дип белдерде уеннан соң.

“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” очрашуы Русиядә һәрчак иң киеренке уеннардан саналды. Билгеле, – Уфа, – башкорт, ике көндәш республика… “Салават Юлаев” бер башкорт уенчысы белән дә мактана алмаса да, руслар алар өчен бар көчен куеп чыгыш ясый. Бездә, һичьюгы, ике уенчысы, бер тренеры бар. Әлеге принципиаль уен ике як команда өчен дә мөһим. Казан белән Уфа очрашканда зал һәрчак тулы була. Ә быел башкорт командасының безгә нәфрәте бар иде. Алар сезон башында “Ак Барс”ка 3:4 исәбе белән оттыруларын яхшы хәтерлиләр булса кирәк, шуңа да ничек тә реванш алырга, җиңәргә тырыштылар. Әле бит бу көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның туган көне. Ничек инде үз хуҗаңа бүләк ясамыйсың, ди. Җитмәсә, кардәш командаңны оту – икеләтә горурлык. “Салават Юлаев”ның капитаны, элеккеге барсчы Виталий Прошкин уен тәмамланганнан соң, sportbox.ru сайтына: “Ак Барс” башка көндәш командалардан нык аерылып тора. Әлеге ике команданың очрашуы җанатарлар арасында киеренкелек тудыра. Ә без, хоккейчылар, өч очко өчен көрәшәбез. Командабыз белән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның туган көненә җиңү китерүебез белән канәгать калдык”, – дип белдерде.

Шулай да бу җиңү безгә башкорт кардәшләрдән ким кирәкми иде. Әле үз халәтебезгә кайтабыз гына. Омскиның “Авангард” командасын отып, турнир таблицасында 7 урынга күтәрелдек, ә Көнчыгыш конференциясендә (КХЛда командалар 2 конференция – Көнчыгыш һәм Көнбатышка бүленә. Һәр конференциядә 2 дивизион. – А.Ш.) 3 урынны билибез. Нәкъ тә Казан командасына очко кирәк иде дә бит. Олимпия уеннары сәбәпле мартка кадәр КХЛ уеннары тукталып тора. Өстәвенә, тәнәфескә кемнең оттырып чыгасы килсен, ди?

“Салават Юлаев” безне отмады әле, гәрчә даими чемпионатта башка очрашмасак та. Бөтен эшне плэй-офф хәл итәчәк. Плэй-оффтан кем беренче төшеп кала, шул оттыручы була. Отучы бер – ул Кубок иясе.

Хәзер спорт сөючеләрне “Ак Барс”ның даими чемпионатны нинди урында тәмамлаячагы кызыксындыра. Даими чемпионат тәмамланырга 3 уен калды. Бар уеннар да Казаннан читтә узачак. 3 мартта Мәскәүдә “Спартак” белән очрашабыз. Башкала командасы белән соңгы очрашу 12 сентябрьдә Казанда узды. Ул вакытта без 1:4 исәбе белән оттырдык. Инде, кем әйтмешли, реванш алыр вакыт. Ләкин “Спартак” бездән бары 2 очкога калыша, аермабыз бары конференцияләр төрле булуда гына. Күптән түгел “Локомотив”, “СКА” кебек көчле командаларны отуын яхшы беләбез. Ләкин күптән түгел генә үзеннән 16 очкога калышкан Астананың “Барыс”ына ничек 9:3 исәбе белән тар-мар ителгәнен һәм “ХК МВД”га 8:2гә оттыруын беләбез. “Ак Барс” өчен бу җиңү “Спартак”ка кебек икеләтә мөһим. Ләкин казанлылар бер оттырганнан соң, икенче уенда отарлык итеп уйный, өстәвенә, даими чемпионатта бер үк командага ике мәртәбә оттыра алмый бит инде? Миңа калса, бу юлы Мәскәү түгел, ә Казан өстен калачак.

5 һәм 7 март көннәрендә без Тарасов дивизион командалары – башта Мәскәү өлкәсендә “ХК МВД”, аннан Ярославльдә “Локомотив” белән очрашачакбыз. Ике команда да үз дивизионнарында беренчелекне яулаумакчы, шул рәвешле Көнбатыш конференциясендә икенче урынны биләмәкчеләр (конференцияне “СКА” җитәкли, аны куып җитәргә беркемнең хәле җитмәячәк. – А.Ш.). Агымдагы елда “Ак Барс” икесен дә отты. Казанлылар я икесен дә отачак, яки берсен оттырачак.

Әлеге фаразлар тормышка ашкан очракта, безгә плэй-оффның беренче турында Астананың “Барыс”ы белән очрашырга туры киләчәк. Иң кулай көндәш, дип әйтер идем. Казахстан командасының әле бер тапкыр да безне отканы юк. Сүз уңаеннан, узган ел плэй-оффның беренче турында да без “Барыс” белән очраштык һәм җиңдек. Ләкин Көнчыгыш конференциясендә бездән ике очкога калышучы “Авангард” куып узарга мөмкин. Ул үз бозында рәттән өч “Динамо” (Рига, Мәскәү һәм Минск) командасын кабул итә. Һәрхәлдә, “Авангард” ике уенны отарга мөмкин, ул вакытта нәкъ тә менә Ягр да сәламәтләнгән булачак. Омск командасы өстен чыкса, без Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы белән очрашачакбыз. Ләкин моны бер җанатары да теләми. Ә хәзергә Олимпия уеннары. Ванкуверда Казанның “Ак Барс”ыннан Данис Зарипов, Алексей Морозов, Илья Никулин катнашыр дип көтелә. Соңгысы әлегә җәрәхәт алды, инде КХЛда ике уенны калдырды, Олимпия бозында чыгыш ясармы, анысы төгәл билгеле түгел.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии