Закон әлегә язылмаган яки «Малосемейка»да яшәү кемгә рәхәт?

Мәдинә исемле әби белән очраклы гына таныштым. Биш ел элек исәп-хисап үзәгендә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дип чиратта басып торганда сөйләшеп киттек без аның белән.

Иреннән яшьли тол калган Мәдинә әби, баракта яшәп, кызын һәм улын ялгыз үстергән. Шәһәр ЖЭКларының берсендә озак еллар дворник булып эшләп, өч бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешә алган. Кызы, кияүгә чыгып, ире янына күчеп киткән. Улы да өйләнгән һәм марҗа киленне шушы фатирга алып кайткан. әгъзасы бит – пропискага керткәннәр. Тора-бара ике игезәк кызлары дөньяга килгән. Тик еллар узу белән, ир белән хатын арасында низаглар килеп чыга башлаган. Нәтиҗәдә, эш аерылышуга кадәр барып җиткән. Һәм “дөньядагы иң гуман” суд Мәдинә әби эшләп алган фатирның ике йокы бүлмәсен – киленгә һәм оныкларга, ә залны әби белән улына бүлеп бирергә карар кылган. Менә шулай тораклы булу өчен көн дими, төн дими, пычрак дими, буран дими дворник булып йөргән әбекәй берничә сәгать эчендә фатирыннан колак каккан. Килен аерылышканның икенче көнендә үк бирегә сөяркәсен (иренең элеккеге дустын) йортка керткән. Шул рәвешле бер ел яшәгәннән соң, ике йокы бүлмәсен аерым хуҗаларга сатып, үзләренә бер бүлмәле фатир алып, 2002 елда Мәдинә әбине “тынычлыкта калдырып” чыгып киткәннәр.

– Бүлмәләрнең берсен хатыны чуаш, ире таҗик милләтеннән булган берсеннән-берсе кечкенә өч балалы гаилә сатып ала. Ә 10,2 квадрат метрлы бүлмәгә хатыныннан аерылган 50 яшьләр чамасындагы урыс кешесе кереп урнаша. Һәм бу адәм биредә бүгенгәчә көн күреп ята. Яшәвенең мәгънәсен ничек тә булса аракы юнәтеп, шуны чөмереп ятуга багышлаган Т.ның, ел әйләнәсе санасаң, барысы бер-ике ай чамасы аек вакыты җыела микән? Ул аш бүлмәсе кранын ватып, фатирны су да бастырган, газ плитәсенә ашарга пешерергә куеп, бүлмәсенә кереп йоклап, әллә ничә тапкыр ут та чыгара язган. Аның уртак урыннарны җыештыру, юу ише эшләр белән шөгыльләнмәвенә күршеләре инде күнегеп беткән. Тик Т. кеше хезмәтен бар дип тә белми: өй буенча пычрак аяк киеменнән йөрү, яши башлаган көненнән алып бер генә тапкыр да идәне юылмаган, тузаны сөртелмәгән бүлмәсеннән коридорга, кухняга пычрак тарату белән генә дә чикләнми әле ул. “Бәдрәфтә йомышын идәнгә эшләп чыккан чаклары да инде ничә тапкыр булды, сүз әйтә торган түгел, сүгенеп җикеренергә генә тора, кара тавыш чыгара”, – ди тугызынчы дистәсен тутырып килүче Мәдинә әби.

– Аның белән теге вакыттагы очрашуыбыздан соң кергәләп, хәлен белгәләп йөрим. Шулай бер керүемдә Т.ның күршеләре алдында тамаша куюына юлыктым. Кыланмышлары җирәнгеч, сүзләреннән чәч үрә торырлык. Мәдинә әбинең сыер итеннән шулпа кайнатуына бәйләнеп йөри бу. “Сез мөселманнарның ашый торган ите сасы. Мин – урыс, мин моның белән горурланам!” – дип акыра, бугазын киереп, күкрәгендәге тәресен үбәргә маташа. Аннары ирония белән “Аллахакбар!” – дип куя. Бу сүзне ул, күршеләреннән көлеп, үзенчә кимсетеп, гомумән, еш куллана икән.

– Бөтенләй түзәр чама калмаганда, чакырткалаганым да бар, – ди Мәдинә әби. Тик административ җаваплылыкка тартуларын үтенеп язган гариза буенча, исерекне бер кичкә алып китәләр дә тегесе икенче көнне үк әйләнеп кайта, шул ук “җырны” дәвам итә икән. Участковый янына үзем барып, бу фатирдагы тормыш, Т.ның башбаштаклыгы турында сөйләп карадым. Гомере кара хезмәттә узган өлкән кешенең тыныч картлыкта яшәргә хакы бардыр бит, ул исерек адәмгә карата нинди дә булса чара күрү мөмкиндер дип саныйм. “Административ чарадан башка бернинди йогынты ясар әмәл дә юк! – диделәр миңа. – Үтерү белән янаса, кул күтәрсә, пычак белән кеше өстенә килсә, кыскасы, көч кулланса, җинаять җаваплылыгына тартып булыр иде”.

– Исереп, өч гаилә яши торган уртак фатирга шешәдәшләрен алып кереп йөргән, сүгенгән, капма-каршы динне мәсхәрәләгән, күршеләренең тынычлыгын бозган һ. б. шуның ише “вак-төяк” өчен генә Т.ны җинаятьче дип санап булмый икән шул безнең законнар буенча.

– Шунысы аерым игътибарга лаек: Т., бу фатирда яши башлаганыннан алып, бер генә мәртәбә дә коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, газ өчен түләмәгән. Бурычлары ай саен артканнан-арта бара. Суд приставлары бирегә ике-өч ел элек килеп, бүлмәсен ачтырып, опись ясап караганнар, тик конфискацияләүгә яраклы бер нәрсә дә язып ала алмаганнар. Шул ук “үз законнарыбыз” нигезендә берәр эшләп йөрүче, тәртипле кешегә карата мондый очракта чарасы күрелер иде әле: саллы гына штрафка тартып куяр яисә фатирын бушатырга кушар иделәр. Ә Т. ишеләргә болар кагылмый булып чыга. Ул үз телендә “живу как у Христа за пазухой” дип сөенеп яши бирә. “Вак” проблемаларны хәл итә торган законнар, кызганычка, безнең җәмгыятьтә әлегә кәгазьгә теркәлмәгән.

Рәзинә ХӘСӘНОВА.

шәһәре.

Гөрги дәдәй, алай эшләмә син!

Француз революционеры Жанна Ролан: “Кешеләрне күбрәк белгән саен, этләргә карап ныграк сокланам”, – дип язган. Хикмәт! Әйтерсең лә ул да бүгенге тормышта, бар нәрсәдә “кризис”ка бәйле чорда безнең арада яшәп караган! Кризис дип болай гына, көн кадагындагы темага ияреп кенә әйтү. Әйтәсе килгәннәремнең кризиска әллә ни бәйлелеге дә юк. Шулай да авыл кешесенең, гади халыкның кризистан чыгып торганы бармы соң ул, дигән сорау борчый мине. Район үзәгеннән еракта урнашкан авылларны йөреп кайткач, аеруча күзгә ташлана бу хәлләр. Күптән түгел генә 60 хуҗалыклы авылында булырга туры килде. Газ кермәгән, сап-салкын йортында 86 яшьлек бөкере гәүдәле карчыкны күреп күзгә яшьләр килде. Күрәчәгедер, гаилә корып яши башлагач та, ирен сугышка озата, аннан соңгы гомерен хезмәткә багышлап, кабат тормышка чыкмый. Бүгенге көндә караучысыз яши. Ярый инде күрше-күлән бар. Йорт-җирен караштырыр өчен беркетелгән социаль хезмәткәр дә әллә нигә бер генә күренә. Шундый хәлдәге әбиләрне күргәч, таш пулатларда яшәүче, дан-дәрәҗә өчен мәчет салдырган байлар тормышы күз алдыма килеп баса. Кирәк, имам йортлары да кирәк. Мәчет ачылу тантаналарында күп катнашканым бар. Тик мәчет салдыручылар арасында иман юлыннан бик еракта торучылары да күп бит. Мәчет салдырган көнне үк, мәчет ачылуны “юган”нарны да күргән бар. Сүз дә юк, үзләренә дан ясап булса да, иман йорты салдырган икән, ул халыкка хезмәт итә икән, күркәм күренеш, билгеле. Әмма, күңелләре киң, чын мәгънәсендә изгелек кыласы килгәннәрне авыллардагы ятимә карт-карчыклар, ятим балалар, авыру-гарипләр бусагасына китерер идем мин. Дару алырга интегеп утыручы инвалидка ярдәм итсәләр, гомере буе хөкүмәткә эшләп бөкере калган карчыкның йортын җылытсалар, мәчет төзелешенә караганда саваплырак булыр иде! Аллаһы Тәгалә гөнаһны караңгы урында кылганыңны күргән кебек, изгелекне кайда, кем өчен эшләсәң дә күрә ул. Әмма бүгенге байга ахирәттәге тынычлыкка караганда, фанилыктагы дәрәҗә якынрак, күрәсең.

Хезмәт кешесенә карата ихтирам көннән-көн югала бара. “Минем болай аякта басып торганга карама син. Аларның бер җегәре дә юк. Әгәр аяклар көчен үлчи торган прибор булса, күренер иде ул”, – дип каршылады мине керәшен бабае Гөрги Иваны. Бәхетсезлеккә, дип әйтимме инде, алар балалар бәхетеннән мәхрүм. Бала үстерүнең күңелле мәшәкатен дә, аларның игелекләрен күрү дә насыйп булмаган үзләренә.

– Эшләгән вакытта мин кирәк идем бит. Авыл хуҗалыгында эшне бер көнгә дә соңга калдырырга ярамый иде. Колхозчы бер генә көн эшкә чыкмый карасын әле, хәзер килеп җитәләр. Хәзер миңа 75 яшь, утыз ике ел тракторда эшләдем. Үкенечем шунда: 50 яшьтән соң да тракторда эшлисе калмаган. Тарала башлаган колхозда, тракторга утырырга кеше булмагач, җитәкчелек миңа килде. Мин инде сүз тыңлап эшкә чыктым. 69 яшемә кадәр эшләдем. Рәхмәт, эшләгән вакытта алынган бүләкләрем дә күп. Мактау кәгазьләре белән шкаф тулган. Кемгә кирәге бар аларның хәзер?! Менә хәзер миңа комиссиягә барырга кирәк. Мин бу аякларым белән юлның теге ягына да чыга алмыйм бит. Ә бер җире дә авыртмаган сау-таза кешеләр группада йөри. Биш ел элек паралич сукты мине, өстәвенә шикәр авыруы белән җәфаланам, мин һаман да группада түгел. Өлкәннәр көне дисең, нәрсә соң ул, Өлкәннәр көненә чыккан кешене дә әрлим мин кайчакта. Бер генә көн ашап тамак туймый. Дөрес аңлагыз, ашауны күздә тотып әйтмим. Бер генә көн искә төшерәләр дә вәссәлам. Әллә ни күп өмет итмибез. Пенсиябез аз булса да, ашарыбызга җитә. Тик, менә хәл белүче булмау гына күңелне тырный. Кешегә игътибар юк, ихтирам бетте бит хәзер. Бала-чагалы кешеләрне кеше тәрбияли. Бер искә алганны һаман-һаман искә алалар. Хезмәт герое булмасак та, без дә вакытында хезмәт куйган бит. Бу саулыклар шул хөкүмәт өчен эшләп беткән. Асылыныр идем мин, карчыгымны жәллим, мин китсәм, ул ялгызлыкта интегәчәк, – ди Гөрги Иваны.

Һәркемнең үз борчуы шул. “И, Гөрги дәдәй, “терәүсез” кешегә хәзер эшли торып та ихтирам юк”, – диясе килде. Оялдым. Авыру булып та, группага чыкмаган, илнең төрле чагын үз җилкәсе аша үткәргән Гөрги дәдәй каршында зарланырга оялдым. Үзебезнең авыл мисалында да күргән бар. Эшкә яраклы чорда артыңнан бригадир да чаба, хуҗалык рәисе дә бер алдыңа, биш артыңа төшә. Сүз дә юк, алар да кирәккәнгә, хөкүмәт кушканга, эштә өзеклек тудырмас өчен, оештыру начар дип “глава”дан әр алмас өчен шулай йөгерә. Ә шул механизатор яки терлекче авырып яки үлеп (Аллам сакласын!) китсен әле, искә алучы да юк.

Уйлап карагыз, авыл кешесенең, гади кешенең тормышын. Бүген, азрак акча булмасы дип, сөт тапшыра инде ул. Өч ай инде хәзер “Вамин” исәп-хисап ясый алмый. Алар да бит чит планета кешесе түгел. Шушы җирдә, шушы туфракта хезмәт куя. Соңгы елларда үз-үзенә кул салучылар саны арта. Гадәттә, авыл җирендә шундыйрак хәбәр тарала икән, гаиләсендә бер-бер хәл булгандыр дип, гаепне ирдән яки хатыннан, яисә аракыдан эзли башлыйбыз. Юк икән бит, битарафлыктан, хурлыктан кул салырга җыенучыларың да бар икән бит, илем!

Ә син, Гөрги дәдәй, алай эшләмә әле. Ходай биргән гомереңне чикләми генә, булганына риза булып яшәп бетер! Безгә караганда да, мескенрәкләре бар бит әле бу дөньяның. Күккә ашкан таш пулатларда яшәүчеләрнең яшәеше безнекенә Караганда, мең мәртәбә куркынычрак. Аларны кеше күз яше, рәнҗеш сагалый.

Җәмилә ГАСЫЙМОВА

“БГ” – зур бүләк

“БГ” – гаделлекне яклап, дөреслек өчен көрәшүче бердәнбер газета, минемчә. Артында нык терәге булмаган талантлы яшьләргә дә, хөкүмәттән күп тапкырлар алданган, таланган әби-бабайларга да ярдәмгә әзер ул.

Күптән түгел миңа Илсөя Бәдретдинова концертын күрү бәхете насыйп булды. Мәгълүмати иганәче буларак, аның концертларын оештыруга да “БГ” ярдәм итә икән. Якташым Илфат Фәйзрахманов берничә тамашачыга яртыеллык подписка бүләк итте. Бу минем өчен, пенсионер кешегә, зур бүләк булды.

Илфат энем, Илсөя сеңлем, тырышлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм безнең күңел түрендә яткан фикерләрне газетагыз, җырларыгыз аша җиткерүегез өчен, зур рәхмәт сезгә.

Әлфия ЗАКИРОВА.

шәһәре.

Комментарии