Ярдәм кирәк

“Арча” радиосы дулкыннары аша меңнәрчә халыкка күңел җылысы өләшүче Рәзилә Зиннәтованың 16 яшьлек улы Марсельгә ярдәм кирәк. Ул бүген республика үзәк хастаханәсендә дәвалана.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:

Арское отделение Сбербанка № 42307810262165000264/48

Әлеге фаҗига турында тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Соңгы сәгатьтә

зуррак акчага

Чит ил машиналары март-апрель айларына 30-40%ка кыйммәтләнәчәк, дип фараз итә экспертлар. Чит ил машиналарына гыйнварда ук 5-7%ка үсте. Долларга карата рубльнең ишелүе бәянең артуын тизләтәчәк. Мөгаен, сәүдәгәрләр товарны доллар яисә еврога беркетеп бәяләргә мәҗбүр булыр. “Автостат” агентлыгы мәгълүматларына караганда, бүген русиялеләр узган елгы доллар курсында туңдырылган бәяле чит ил машиналарын гына ала. Быелгы янына килергә курка әле халык.

Шул ук вакытта машиналарына да сорау кимегән. 2009 елның гыйнвар аенда гына да Lada машиналарын сату 37,5 %ка төшкән. Бүген халык киләчәктән куркып, акчасын башка максатка сарыф итәргә ниятли, я булмаса иске машинасында йөреп тора.

Автомобиль базарындагы бәяләрне, бәлкем, Премьер-министр Владимир Путинның яңа карары активлаштырырга булышыр: тагын бер айдан Русиядә арзанлы кредитлар барлыкка киләчәк. Хәзер әлеге кредитның механизмы эшләнә. Мөгаен, аның проценты 13%тан артмас. Тик шунысы бар: автомобиль хакы 350 меңнән артмаска тиеш һәм ул Русиянең үзендә җитештерелгән булу шарт. Тагын бер проблема – мондый кредитлар күләме чикләнгән. Билгеләнгән акча 150-200 мең автомобиль алучыга гына җитәрлек. Ә бу еллык сәүдәнең дүрттән берен генә тәшкил итә.

Яз килә башлады

Русия Гидрометүзәге директоры Роман Вильфандка ышансаң, 2009 елның марты җылы булачак. Ә февраль аенда температура тотрыксыз, дип фаразлана. 15-18 градуслы салкыннарны 3-4 градуслы җылылык алыштырырга мөмкин. Ә алдагы атнадагы һава торышын “Безнең гәҗит”нең беренче битеннән дә күрә аласыз.

Урыска әйләндерелгән каһарманы искә алынды

Советлар Союзы Герое Александр Матросовның, чын исеме белән әйткәндә, Шакирҗан Мөхәммәтовның тууына 5 февральдә 85 ел тулды. Шул уңайдан Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа хокук институтында аны искә алу кичәсе узды. Эш шунда: бу уку йорты урнашкан урында элек балаларның хезмәт колониясе булган. Шакирҗан Мөхәммәтов 1940-42нче елларда анда тәрбияләнгән.

Мөнир ВАФИН

Ренат Ибраһимовның яшәр урыны юк

Русия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов тораксыз калырга мөмкин. Әлегә ул яшь хатыны белән кеше дачасында яши.

Күптән түгел Ибраһимов үзенең төркемендәге биюче Света белән корып җибәрде. 25 ел бергә яшәгән хатыны Альбинага җырчы Мәскәүдәге фатирын калдырган, ә үзе 21 яшьлек хатыны белән Мәскәү янындагы йортта яши башлаган. Бу исә Альбинаны канәгатьләндермәгән һәм ул суд аша йортны да үзенә алмакчы.

Ибраһимов төркеменең җитәкчесе Александр Яковлев “КП”га белдерүенчә, Ибраһимовның сәламәтлеге мактанырлык түгел, җитмәсә, элекке хатыны да гел проблемалар тудырып тора. Җырчыга Солтан исемле 13 яшьлек улы белән очрашу да тыелган. Күптән түгел табиблар Ибраһимовта начар авыру тапкан. Шуңа да карамастан, Альбина элекке ирен кызганырга уйламый. Хәзер җырчы яшь кәләш белән кеше дачасын яллап яши. Чөнки суд булганчы, Альбина аларга Мәскәү янындагы йорттан чыгып китәргә кушкан.

Әйтергә кирәк, Ибраһимов инде өченче тапкыр өйләнде. Альбина – аның икенче хатыны. Имеш-мимешләргә караганда, ул чуаш милләтеннән. Заманында Света кебек Альбинаны да мактап туя алмаган иде Ибраһимов.

Ландыш ХАРРАСОВА

Авыр көннәр

Февраль аенда геофизик активлык күзәтелергә мөмкин булган көннәр – 11, 12, 16-20, 23-27се. Бу көннәрдә кәеф төшү, хәлсезлек, хәтта юл-транспорт фаҗигаләре арту ихтималы зур.

Тавыкка үрчергә язган

Кризис вакытында ит куллану күләме кими. Халык сыер һәм дуңгыз итен элеккечә сатып ала алмый һәм шуңа күрә төп игътибар арзанлы тавык итенә юнәләчәк. Шул сәбәптән кошчылык тармагы җитештерүчәнлеген 12%ка арттырса, ә менә мөгезле эре терлекнең баш саны 6% кимиячәк, дип хисаплый экспертлар.

Дөрес, кризисның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен файдасы да бар. Долларның кыйммәтләнүе импортны киметә, димәк, эчке базарда эшләр өчен стимул барлыкка килә.

“Экспресс күзәтү” агентлыгы хәбәренчә, 2008 елда Русиядә ит куллану 8%ка арткан. Ә быел моның киресен күзәтергә туры киләчәк.

Су нефтьтән кыйммәт булачак

Давоста барган Дөнья Икътисадый Форумында игълан ителгән хисапта эчәр су бетә бара, дигән нәтиҗә ясалган. Ике миллиард кеше өчен су чыганагы булган Һималай һәм Тибет тауларындагы бозлар 2100 елга кадәр эреп бетәчәк, дип фаразлана. Шулай ук 70 зур елга корый бара. Белгечләр, киләчәктә су нефтьтән дә кыйбатрак чималга әйләнергә мөмкин, дип кисәтә.

метросы 1 сәгатькә соңрак ябылачак

Казан метросы төнге 12гә кадәр йөри башлады. Эш сәгатьләрен озайтуны метро хезмәткәрләре арта барган юлчылар өчен юлда йөрү шартларын яхшырту белән аңлата.

Мәскәү милициясе антифашистларны тоткарлаган

Узган төндә Мәскәү милициясе 40лап кешене тоткарлаган. Аларның күбесе «Братиславская» метросы янындагы бер клубка концертка килгән радикал антифашистлар булган. Шаһитлар әйтүенчә, концерт башланганчы ук клуб янында өч машина кизүдә торган. Икесендә – ОМОН хезмәткәрләре, берсендә гади киемдә кешеләр булган.

Концерт бетүгә, алар берни аңлатмыйча, антифашистларны тоткарлый башлаган. Алар барысы да «Марьинский парк» бүлегенә китерелгән.

Уфадан торып компьютерларны бозганнар

Русиядәге зур компанияләрнең Интернет сәхифәләренә һөҗүм итү белән шөгыльләнгән хакерлар Уфада кулга алынган.

Үткән елда алардан Русиядәге 10 зур компания һәм 30 сәхифә зыян күргән. Алар ди-дос һөҗүм белән шөгыльләнгән, ягъни берничә мең компьютерга зыянлы программалар җибәргән. Вирус тупланып, бер сәхифәгә һөҗүм иткән һәм аны юкка чыгарган. Әлеге хакерлар Русиядәге һәм чит илләрдәге 20 мең компьютерга зыян салган. Баштан һөҗүмне булдырмас өчен дип аена 30-60 сум түләп тору турында килешү өлгесе тәкъдим иткәннәр.

Әлеге хакерлар икәү: аларның берсе – 1983, икенчесе 1985 елгы. Соңгысы мәктәпне яңа тәмамлаган, компьютерлар буенча махсус белеме дә юк. Икенчесе Уфа банкларының берсендә эшләгән.

Мөнир ВАФИН

Комментарии