Татар хатыны ниләр күрми

Ак яулыклы, мөлаем йөзле, зирәк карашлы Кәүсәрия апа белән без поездда, үзебезнең каласына сәфәр тотканда таныштык. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Екатеринбургта яшәүче Кәүсәрия апаның иленә, туган якларына, якыннарының каберләренә зыярат кылып кайтырга ниятләп чыккан сәфәре икән.

Олы, бай күңелле, кунакчыл, чын татар хатыны булып чыкты ул. Кечкенәдән татар әдипләре китапларын яратып укып үскәнгәме, сөйләм теле бик бай, тыңлавы ук рәхәт. Хәтта гомере буе көндәлек алып баруын да яшермәде Кәүсәрия апа. Шәһәрдә туып-үскән ире татарча укый белмәгәнлектән, йөрәк серләрен көндәлеккә теркәү аңа иң авыр чакларында ярдәм иткән.

Ерак чакрымнарны санап текелдәгән тәгәрмәчләр моңы астында Кеше язмышы турында хикәят тыңладым. Ишеткәннәремне түкми-чәчми сезгә җиткерергә Кәүсәрия апаның үзеннән рөхсәт алдым. “Кемдер гыйбрәт алыр, кемгәдер сабак булыр. Күңелемне борчыган кайбер сорауларга һаман да җавап таба алмыйм. Бәлки, сез дә минем белән бергә уйланырсыз. Җаваплары, бәлки, сездәдер. Күңелемне бушатасым килде. Яз, балам”, – диде ул.

***

Ерак балачагымда, авылларда берән-сәрән телевизорлар күренгәли башлагач, бездән хәллерәк күршеләргә кереп, шундый исемдәге спектакль караганым исемдә. Спектакльнең эчтәлеген хәтерләмим дә инде, ә менә исеме йөрәгемә уелып калып, гомерем буе мине эзәрлекли. Гап-гади татар хатыны мин. Мескен башларым ни генә күрмәде.

…Унсигез яшем тулар-тулмас, читтән кунакка кайткан туганнарыма ияреп, Урал якларына бәхет эзләргә чыгып киттем. Ничек итеп ияләнүләремне, туган якны ничек сагынуларымны сөйләп тормыйм. Эшкә урнаштым. Белемсез килеш кая урнашасың инде, төзелеш тирәсенә. Бер ел тирәсе кеше почмагында интегеп йөргәннән соң, тулай торактан урын бирделәр. Кечкенәдән үк эштән курыкмыйча, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә күнегүем бик әйбәт булды. Эшемдә бик тиз хөрмәт казандым. Хөрмәт дип инде… Эшнең иң авырын, иң җаваплысын миңа тапшыралар иде. Бригадир, мастер кебек начальство мактап туймый иде. Акчасын начар түләмәделәр анысы. Шуңа сөенеп яшәгәнмен инде. Хәзер искә төшереп уйланып куям. Алдынгы эшчеләрдән саналсам да, грамота, Мактау кәгазьләре, профсоюз путевкалары буенча диңгез буена ял итәргә барулар, никтер, читләп үткән икән мине. Ул вакытта кирәк дип тә санамаганбыз инде. Елына бер бирелә торган 18 көн отпускыны кая гына куясың. Билгеле инде, күчтәнәчләр, бүләкләр төйисең дә, авылга, туган якка кайтып китәсең. Эшләгән акчаны да ул заманда үзебезгә тоту дөрес гамәл түгел булып тоела иде. Ай саен әнигә, үземнән кечерәк эне-сеңелләремне аякка бастыру өчен ярдәмгә җибәреп тордым.

Бу хәл тормыш корганчы дәвам итте. 22 яшем тулганда, үзебездә шофер булып эшләгән бер татар егетенә кияүгә чыктым. “Төшкән җиреңдә таш бул, мин сине көчләп кияүгә бирмим, үзең сайлап чыгасың. Тормышта ни булса да түз, кеше көлдереп, кияүдән кайтып йөрмә”. Әни мәрхүмәнең шушы сүзләре әле дә колак төбемдә яңгырый сыман. Без, татар хатыннары, шундый түзем булырга өйрәтелгән инде. Белмим, тумыштан килә микән бу холык, авылда үскән татарның менталитеты микән.

Мин булып төшкән ишле түгел иде. Исерек атадан бала табарга куркып яшәгән каенанама Ходай бер генә ул биргән. Каенанам кешелекле кеше булып чыкты. Ә каенатамның (урыны оҗмахта булсын) авызында бер юньле сүзе булмас иде. Аек көннәре дә бик сирәк була торган иде шул. Кайтып, әнкәйне кыйнаганнарын күреп, йөрәк әрнүенә чыдый алмас идем. Әнкәй (ул да татар хатыны бит), әткәй кыйнарга килгәндә битенә сугып кеше күрерлек эз калдырмасын дип, аркасын куеп торыр иде. Тегесе күңеле булганчы тукмый да туктый, әнкәй аннан соң әле аны көйли-көйли йоклата. Тик миннән (мин беренче балам белән декретка чыккан вакыт булгач өйдә утырганга, күрә идем бит) иремә әйтмәвемне үтенеп, илереп елый иде аннан соң. Бала атасына кул күтәрергә тиеш түгел (әнисен яклап булса да), ата хакын хакларга тиеш дип саный иде шул, бахыркаем.

Ул йортта без озак яши алмадык. Каенатам акрынлап ирем югында мине дә кыерсыта башлады. Артыннан йөри торгач, безгә эштән фатир бирделәр. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Җиде елдан артык эшкә чыкмадым. Бөтен күңелемне балаларымны үстерүгә, өй эшләренә багышладым. Шофер биш кешелек гаиләгә бик аз булса да, зарланмадым, булганын җиткерергә тырыштым. Бәйләдем, тектем, өстәлебездән кайнар ризык, токмачлы аш, камыр ризыклары өзелмәде, өйне гел чиста-пөхтә тотарга тырыштым. Үземне бик бәхетле сизеп, булганына шөкер итеп яшәгән көннәремнең берсендә ишегебезне бәхетсезлек шакыды. Кыска сары чәчле, буялган зәңгәр күзле, кызыл иренле марҗа булып килде бәхетсезлек безгә. Иремнең миңа хыянәт итеп яшәвен кисәк кенә белү бик авыр тәэсир итте, күңелемне айкап чыгарды, җанымны тетрәндерде. Беренче вакытта хәтта үз-үземә кул салырга дигән фикер дә кереп чыккалады. Балаларым хакына түздем, Ходаемнан сабырлык сорадым. Барып каенанама барын да сөйләп бирдем. Әнкәй минем яклы иде. Иң башта ул үз тормышларының “тегенди” якларын ачып салды. “Ирләр йөри инде алар, балам, – диде ул, – без бит татар хатыннары, урынга яткач, шәрә чишенеп, теләсә нишләп ятмыйбыз. Мин йокларга ятканда бумази халатымның барлык сәдәпләрен дә төймәләп ятам, исерек ир ымсынмасын дип. Әдәп, оят дигән нәрсә марҗаларда юк шул, алар ирләр белән бергә эчеп, шәрә килеш ирләр өстендә сикерергә дә күп сорамыйлар. Ирләргә шул гына кирәк тә. Атасы гомер буена йөрде. Улым да йөрсен дип әйтмим, мин аның белән сөйләшеп карармын-каравын. Ә син, балам, түз, сабыр бул. Олыгая башлагач, туктый алар”.

Сөйләшмәде түгел, сөйләште әнкәй. Ирем белән генә дә түгел, теге марҗаны да эзләп тапкан. Марҗа көлгән генә. Ә ирем миннән читләшә башлады…

Бар йөрәгемне җыеп, бер күршемә серне чиштем. Күршем Тамара бик чая, уңган, җитез хатын, кече балаларыбыз яшь буенча бер тирә, бергә очраша торгач, ахирәтләргә әйләнеп киткән идек. Өч баламның атасы булган ирне ничек кешегә бирмәскә, гаиләне ничек таркатмаска, дип киңәш сорадым. Күршем мине дикъкать белән тыңлады, җайлап кына “юрган астыбызга” да күз салды. Аннан миңа бер-ике журнал күрсәтте. Ул журналлардагы кайбер рәсемнәр искә төшсә, әле дә кызарган кебек булам. Ул вакытта аңа үпкәләмәкче булдым, мин, янәсе, урам себеркесе түгел, тәртипле хатын. Ә ул миңа җайлап кына үз тормышларының серен ачты, үз ирең белән берни дә оят түгел дип өйрәтте.

Күршең өйрәтеп кенә каныңа сеңгән әдәплелекне җиңеп буламыни?

Мин, билгеле, оялдым. Гаиләмне саклап калу өчен башка якларны эзләргә тырыштым. Тавыш чыгармадым, соң кайткан көннәрендә тешемне кысып булса да түзә идем, җылы, тәмле ризык белән каршы алдым. Тәмле телемне дә жәлләмәдем. Декрет ялыннан эшкә чыккач кына, бик авыр булды. Эштәге бөтен кеше дә аның йөргәнен белә булып чыкты. Миңа, горур башымны түбән имичә, авыр сынауны икенче кат үтәргә туры килде.

Гомер буе шулай үз-үземне түбәнсетеп яшәргәме, нишләргә? Өч баламны күтәреп кайтып китә алмыйм бит, әни әйтмешли, кеше көлдереп. Читкә киткәннәрнең берсенең дә әле туган җирләренә кайтып бәхетсезлекләрен сөйләгәннәре юк, бары да тормышын ал да гөл итеп күрсәтә. Олыгайган көннәрендә әти-әнигә олы хәсрәт китергәнче, башка юлын эзләргә кирәк.

Хәзер генә ул, бер хәл булдымы, психолог, психиатрларга йөгерәләр. Монда чит кешегә сереңне чыгару түгел, үз ирең белән дә… Тукта, ә нигә үз ирең белән ачыктан-ачык сөйләшеп карамаска әле?

Беркөнне ирем белән өстәл артына утырып, тавыш күтәрмичә генә ачыктан-ачык сөйләшү булды. Мин үземнең яшьлегемне әрәм үткәрмәскә теләвемне белдердем. Минем дә ир назын тоеп, сөелеп, сөеп, тулы тормыш белән яшисем килә, дидем. Әгәр дә син миннән туйгансың икән, мин дә моңа кадәр син уята алмаган хисләрне уятырлык кеше табам дидем.

Иремнең күзе дүрт булды. Моңа кадәр өй хезмәтчесе итеп карарга күнеккән кеше нинди наз сөйли?… Әмма тырышу бушка китмәде. Үземнең гаилә тормышының моңарчы мин белеп бетермәгән искиткеч якларын белеп исем китте. Мәхәббәт өр-яңа баштан килде дип тулы тормыш белән яши башлаганда гына…

Перестройка еллары, акча алмашыну, кооперативлар, бандитлар… Зур акча эшлим дип кооперативка киткән ирем ярты ел эшләгән эшенә бер тиен дә алмыйча кайтып бөтенләй эшсез калды. Аннан аракыга сабышты…

Безнең татар ирләрен бит үскәндә үк “син ир кеше” дип үстерәләр, алар шуңа күрә үзләренең “значимый”лыгына инанган. Бик сирәк татар ире, хатыны белән бергә эшләп кайтканнан соң, бергәләшеп ашарга пешереп, бергә өй эшләрен карашадыр. Күпчелеге ашый да ардым дип диванга сузылып ята. Тавык чүпләп бетермәслек өй эшләре җилкәсенә кала. Түзә татар хатыны, эшсез утырган ирен дә кадерли, мин-минлегенә сүз тидерми. Ә бит үсеп килгән балалары да күрә атаның өйдә тик ятканын, әнинең арып-талып эштән кайтып, тагын өйдә дә йөгереп йөргәнен. Алар белән эчүчелеккә бирелгән ата арасын да тигезлисе бар бит әле анага. Иргә сүз дә тидертмәскә, ә балалар үзен хаклы саный, үскән саен аларның авызын каплап булмый башлый…

Иремне айныту өчен, күп көч түгәргә туры килде. Хәзер, Аллага шөкер, эчми. Сәламәтлеге генә какшады. Исән генә була күрсен. Иң авыр елларны бергә үткәрдек. Бер-беребезне карашыбыздан ук аңлыйбыз. Икебез дә пенсиядә. Стажым кырык биш елдан артып китсә дә, ветеранлык ала алмадым. Пенсиябез аз булса да, булганына шөкер итеп яшибез.

Бу хатын үз язмышыннан зарлана димәгез. Инде гомер узды. Гомер буе авыр эш эшләп сызланган аяк-кулларны искә алмаганда, мин үземне бәхетле сизәм. Тормышымны тугры, яхшы хатын итеп уздыруыма үкенмим. Әти-әни исән чакта алар йөзенә кызыллык китермәдем, каенатам миңа бәхиллек белән китте, бик тә олыгайган каенанамны үз яныбызга алып тәрбиялибез.

Эчемне бушатуымның сәбәбе шул: балаларым ө чен борчылам. Өч кызым үсеп буй җитте, укып кеше булдылар, яшьләре күптән узып барса да, гаилә корырга ашыкмыйлар. Тормышка аларның үз карашы формалашкан. Гомер буе тормыш баткагында чәбәләнеп, булсын-булсын дип көне-төне эшләп, балаларымны чын татар рухында тәрбияли алмадым, ахры. Татар хатыннарына хас түземлек, сабырлык сизмим кызларымда. Үзебезнең татар кешесе булсын иде кияүләр, дисәм, ишетмиләр. Олы кызымның әйтеп тә куйганы бар, татар ире белән кем рәхәт күргән дип. Аннан уйлап карыйм: гаилә бәхете ирдән дә, хатыннан да тора. Татар ирләреннән кадер-хөрмәт күрерме газизләрем? Без күргәннәрне күрмәсен иде балалар, бәхетле булсыннар иде.

Язмыштан узмыш юк, диләр. Инде бер Алламнан аларга бәхет, тәүфыйк сорыйм.

Аллаһы Тәгалә беребезне дә хәер-мәрхәмәтеннән ташламасын. Фани дөньяда күргән михнәт-газапларыбыз өчен җәннәт хозурлыкларын насыйп итсен иде, Илаһым…

Кәүсәрия апа сөйләгәннәрен

Екатеринбургтан Фәвия САФИУЛЛИНА язып алды.

Комментарии