«Рубин» ни уйлый?

Футбол буенча командасы «Рубин» былтыр Чемпионы булып, күпләр кәефен төшерде. Бу очракта Мәскәү һәм Русиянең башка төбәк командалары җанатарлары гына «Рубин»ны күрә алмады түгел, боларга өстәп, Казанда яшәүче футбол яратучылар да теләктәшлек белдерде дияргә тулы җирлек бар.

Эш шунда: алар элегрәк тә җан аткан кумирлы клубларына (күбрәк – «СпартакМ», «ЦСКА», «Зенит». – А.Ш.) тугры калды. Әмма башкалабыз командасы Мәскәү командаларыннан ким түгеллеген исбатлады. Һичшиксез, элекке антирубин җанатарлары да үзебезнең җирле командабызга карашны бераз гына булса да үзгәрткәндер.

Киләсе сезонда иле командасы Дөньяның иң популяр турнирында — Чемпионнар Лигасында катнашачак. «Рубин» өчен Казан җанатарлары гына түгел, Русия дә күпмедер дәрәҗәдә җан атып торачак. Чөнки хәзерге чемпион ул вакытта командасы гына түгел, ә Русия өчен чыгыш ясаучы команда булачак. «Рубин» бу сезонга әзерләнә. Команданың баш тренеры, хаҗ сәфәреннән кайткан Корбан Бердыев тиздән командага оста, тәҗрибәле, техник уенчылар киләчәге турында әйткән иде. Бүгенгә әллә ни мактанырлык уенчыларны телгә алып булмый, анысы. Газетабызның узган санында да дүрт уенчы «Рубин»ны ташлап китәргә мөмкин, дип язган идек. Исемлекне төгәл әйтеп булмаса да, алар арасында телгә алынган команда капитаны Сергей Семак Казаннан китәчәк дигән мәгълүматны кире кага кайбер чыганаклар. Шунысы факт: Сергей былтыр ук алган җәрәхәтеннән соң әкренләп тернәкләнеп, команда белән бергә күнегүләргә керешкән. Әмма әлегә уеннарда катнашмый. «Аны — «Рубин» терәге», дип тә атый иде кайбер экспертлар. Халык мәхәббәтен яулый алган уенчы составта калу үтә отышлы. Ә командага рәсми килүчеләрдән әллә ни шатландырырлык яңалык күренми. Шулай да «Рубин» үзе өчен үтә файдалы уенчы белән килешү төзергә мөмкин! Гана җыелма составының капитаны Стивен Аппиа элегрәк «Ювентус», «Удинезе», «Парма», «Фенербахче» кебек атаклы командаларда чыгыш ясаган. Кем белә, белгечләр фаразы чынга ашса, бәлки, Аппианы Казан кырында да күрергә насыйп әйләр әле. Ул Гананың 2005 һәм 2007, Төркиянең 2006 елларында, ягъни өч ел рәттән чыгыш ясаган чемпионатында иң яхшы футболчы буларак танылган. Инде хәзер имеш-мимешләргә ышансаң, Казан җитәкчеләре аның белән кызыксынуын белдерә. Уенчылар әкренләп килә торса да, китүчеләр дә күренә башлады. Шулай итеп, Милошевич, Федоров карьераларына бөтенләй нокта куйды. Алар артыннан Кобенко «Терек»ка юл тотты. Шулай ук белгечләр, «Рубин»ны 9 уенчы ташлап китүе ихтимал, ди. Алар арасында Адамов, Сибайя, Нобоа, Рязанцев, Ансальди кебек төп составта чыгыш ясап, чемпион булырга ярдәм иткән уенчыларны күрергә була.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.

P.S.”Футболчыларны зур акчага сатып алу – әхлаксызлык”, – дип белдергән Германиянең футбол федерациясе президенты Тео Званцигер. Ул Европа клубларының уенчыны сатып алу өчен зур акча түләвен кискен гаепләп чыга. Аның сүзләренчә, чынбарлыкта бер уенчы да андый акча тормый.

Шушы көннәрдә Англиянең Арсенал клубы Русиянең Зенит клубы уенчысы Андрей Аршавинны 22 миллион долларга сатып алды. Тео шулай ук акчалы кешеләрнең футбол клубларын сатып алуына да канәгатьсезлек белдерде, дип сөйләде “Азатлык” радиосы.

Комментарии