Мин ни өчен сайлауга бармыйм

Русиядә, башка цивиль дәүләтләрдәге кебек үк, күп төрле. Авыл, бистә, шәһәр һәр район шурасына , өлкә, республика Дәүләт шурасына һәм, кагыйдә буларак, дүрт елга бер тапкыр Дәүләт Думасына (ДД) сайлаулар үткәрелә (киләчәктә ДДга биш елга – бер, ә ил Президентын җиде елга бер сайлаячаклар).

Мин, Русия һәм Республикалары Конституциясендә язылган сайлау хокукыннан файдаланып, моңа кадәр бөтен власть иерархияләренә тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан күңелемә хуш килгәнен депутатлар корпусына тәкъдим итәр өчен, үзебезнең сайлау участогына барсам, бусында (һәм, бәлки, киләчәктә дә) ТР Дәүләт шурасына депутат сайлауда катнашмаячакмын.

САЙЛАУМЫ, САЙЛАТУМЫ?

Икейөзлелек вә ялганны сөймим. Ә сайлаулар, елдан-ел демократик йөзен югалтып, әштер-өштер китерелгән шаржга гына кайтып кала. Әйтик, элек конституция буенча сайлаулар сайлау яшендәге 50% + 1 халык анда катнашкан очракта узган саналса, соңрак бу планка 25%+1 кешегә калдырылды. Дөньяда гаделлек булуына һаман саен өметен өзә барган халык, сайлауларга бу кадәр санда да тартып-сузып кына йөри башлагач, власть башындагылар моңа кадәр тарихта тиңе булмаган адымга барды: сайлаулар, анда 1-2 генә кеше катнашса да, узган булып санала. Димәк, минем, халык хезмәтчесе сайлыйм дип, участокка барып йөрүемнең хаҗәте бер тиен.

Шулай булгач, бюджет акчасы туздырып, фарс оештырып торуның кирәге дә юк, миллионнарча сум финансларны икътисадый кризис нәтиҗәсендә эшсез калганнар ихтыяҗына файдалану яхшырак булыр. Әнә ич берничә ел инде өлкә-край губернаторларын, милли республика Президентларын (власть вертикален “ныгытучылар” уйлап тапкан нәрсә) Русия Президенты шул региональ берәмлекләр парламентына тәкъдим итә дә, тегеләре “афәрин” дип, күрсәтелгән кандидатураны дүрткуллап кабул итә. Мин әйтәм, парламент депутатларын да республика президенты яисә өлкә губернаторы тәкъдим иткән исемлек буенча гына раслатасы да куясы, шуның белән “эше бетте, кодагый”.

Бәйсез басмалар – “Звезда поволжья” һәм “Безнең гәҗит” газеталарында күренгән язмалардан аңлашылганча, 2009 елның 1 мартында сайланачак ТР парламенты депутатлар корпусының, ким дигәндә, 80%ын “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары алып торачак. Бу җәһәттән исемлек республика җитәкчелеге тарафыннан гына тикшерелеп калмыйча, Мәскәү Кремленең дә энә күзлегеннән үткәрелгән, махсус хезмәтләр дә тик ятмый. Моңа ышанырга була, үз эшләрен яхшы белүче журналистлар юкны бар димәс.

ДАЕШЬ, ПРОЦЕНТЛАР…

2007 елның декабрендә РФ ДДсына булып узган сайлаулар искә төште. Ул вакытта башка чаклардагы кебек үк республика, район һәм җирле хакимиятләрнең мөмкинлектән файдаланып (власть алар кулында ич), команда-административ басымны эшкә җигүләре элгәреләреннән дә катырак булды. Шәһәрләрдә хакимият аппаратыннан әһелләр килеп, оешма-предприятиеләрдә ясалган җыелышларда “Бердәм Русия” партиясе кандидатына гына тавыш бирәсез!” дигән мәгънәдә чыгышлар ясады. “Әгәр сездән фәлән процент тавыш җыелмаса, үзегезгә үпкәләгез”, рәвешендәге янауларга кадәр барып җиттеләр.

Күп очракта әйдәкләп “БР” фиркасенә әгъза итеп алынган оешма җитәкчесе, аппарат бюрократының күрсәтмәсен үтәр өчен, тиресенә сыеша алмыйча чапты, үз буйсынуындагыларны кат-кат “үтүкләде”. Нәтиҗә көткәннән дә уңышлырак булды, “Бердәм Русия” иң күп тавыш җыеп, Дәүләт Думасында закон проектларын башкарма властька кулай вариантта кабул итү хокукын яулады (юкка гына аны власть партиясе димәгәннәрдер инде).

2007 елның декабрендәге РФ ДДсына сайлауларны Үзәк сайлау комиссиясе “тәмамланды” дип белдергәннән соң, Татарстанның бер авылындагы сайлау участогында бюллетеньнәрне санап, мөһерлиләр дә машинага төяп, район үзәгенә юнәләләр (мөгаен, шуңа охшаш меңләгән очракның берседер бу). Кала чигенә җиткәч, участок сайлау комиссиясе рәисенең кәрәзле телефоны шалтырый:

– Сез, фәлән-фәләнеч (бу вакыйга турында сөйләүченең үтенече буенча исемнәрен атамыйм. – Авт.), “Бердәм Русия” фиркасен яклап сайлаучыларның 70% тавышын җыйдык дип әйттегезме әле? – дип сорыйлар район сайлау штабыннан.

– Әйе, Сезнең күрсәтмәне үтәп, нәкъ шулкадәр тавыш җыйдык, – була җавап.

– Бу санны арттыруыгызны сорыйм, КПРФ тарафдарларының берничә бюллетенен алып, алар урынына “БР”ныкыларны салыгыз.

Машина йөртүче сөйләвенчә, алар якындагы бер оешманың административ бинасын ачтырып кергән һәм бюллетеньнәр тутырылган зур пакетның мөһерен эретеп ачып, сайлау өчен җаваплы чиновниклар кушканча, “план”ны тагын да арттырып үтәгән. Нәтиҗәдә, “БР” инде 93% чамасы тавышка ия була. Димәк, минем барлы-юклы сайлау хокукымны, инде үзем теләгән кандидатка тавыш биргәннән соң да, шул рәвешле тартып алмасларына бернинди гарантия юк. Бусы да аның сайлауга бармавыма бер сәбәп.

ТӘКӘ БАШЛАРЫ КҮП ШУЛ…

Сайлауларга бәйле моннан 12 еллар чамасы элек булган бер вакы йга да хәтердән чыкмый. Ул чагында Алабуга шәһәр-район хакимияте башлыгы Илдар Ишков, ә райбашкарма комитеты рәисе Илдус Низамов атлы кешеләр иде.

Җирле рәис-координаторы Тәскирә апа Шәрипова (хәзер мәрхүмә инде) мине чакырып алды да:

– Илдус Низамовның ышанычлысы (доверенное лицо) бул әле, – дигән гозерен белдерде.

Чиновникларны бик өнәп бетермәсәм дә, Тәскирә Барый кызының үтенечен тыңлап, бу эшкә алындым.

– Нигә кирәк алар безгә? – дип соравыма, Тәскирә апа:

– ТР Югары Шурасына (ул вакытта Дәүләт шурасы түгел, Югары шура дип атала иде. – Авт.) Низамов безнең өчен кулайрак, – дип белдерде.

Кулай икән – кулай. Җиң сызганып эшкә алындым. Иптәш Низамов машинасы белән шоферын җибәргән иде. Күп итеп үз сурәте төшерелгән, сайлау алды платформасы язылган пропаганда листовкалары да җибәргән. Мин бер иптәшемне дә ияртеп, район авылларына чыгып киттек. Байтак авылларда булып, типографиядә бастырган кәгазьләрне автобус тукталышларында, административ һәм башка биналарда ябыштырдык. Кайбер йортларга да кереп, инсаннарны Низамовка тавыш бирүләрен сорадык. Бераз соңрак бу гамәлләр беленде, әлбәттә. Беркөнне Алабугадан мин яши торган авылга хакимият башлыгы ышанычлысы – зур пост биләүче чиновник килде. Мине ул чагындагы колхоз идарәсе бинасына чакырып, әйбәтләп аңлату эшләре алып бардылар. Чиновник турыдан-туры:

– Бер казанга ике тәкә башы сыймый, – дип белдерде һәм миңа хаким ягына авышырга тәкъдим итте – ризалашмадым. Район үзәгеннән килгән эшлекле кемсә үпкәләп-дулап кайтып китте.

Күмәк хуҗалык рәисе ике куллап башын тотып:

– Пычаксыз суясың, – дип ыңгырашты. – Агымга каршы йөзеп булмый бит, аңла шуны! – дип ачыргаланды ул.

Күңелемдә колхоз башлыгын кызгануга охшаш хис кичерсәм дә, (җитәкчеләр система күрсәтмәсен үтәмәсә, аларны кәнәфиеннән тиз очыралар), тоткан кыйбламны үзгәртмәдем.

Сайлаулар якынлашты. Көннәрнең берендә авылыбызга район хакиме Казаннан килгән артистларны концерт белән җибәрде. Һәм, әлбәттә инде, бу – бер уңайдан үзен республика парламентына депутат итеп сайлату өчен агитация уздыру нияте дә иде. Концерт башланырга санаулы минутлар калып барганда, өне-тыны бетеп, өебезгә Илдус Низамов килеп керде.

– Фирдәвес, башка ышанычлыларым өйләренә таеп бетте, зинһар, чыга күр, югыйсә эшләр харап, – ди бу.

Чыктым, әлбәттә. Галина Казанцева, Мирсәет Сөнгатуллин һәм тагын бер-ике артист сәхнә тота. Шәп җырлыйлар. Тик менә Казанцеваның гына бер көй башкарган саен: “Ишковны сайлагыз”, – дип тәтелдәве саруны кайната. Хөрмәт иткән һәм яраткан җырчым М.Сөнгатуллин затлы тавышлы җырчы гына түгел, бер дигән зыялы кеше дә икән. Бу турыда аның әлеге кандидатлар турында бер кәлимә сүз катмыйча, халыкны бары моңлы-аһәңле җырлары белән хушландыруы раслап торды.

Концерт тәмамлануга, райбашкарма комитеты рәисе Низамов кабат яныма килде һәм сәхнәгә чыгып, үзен мактап берничә сүз әйтүемне үтенде. Моның ахыры минем өчен бик үк хәерле булмаячагын аңласам да, сәхнәдә халык алдында кыскача нотык тоттым. Якынча ул болайрак:

– Мәдәният йортына концерт карап, ял итү өчен чыктым. Кызганычка, монда да сәясәт. Телевизорны ачсаң – шул, газета укыйм дисәң дә – шул. Туйдырдылар тәмам.

Аннары И.Низамовның тәрҗемәи хәле, сайлау платформасы турында сөйләдем. Концерт залына җыелган гавамны үз тавышларын аңа бирергә чакырдым. Г.Казанцева бу вакытта инде И.Ишковка мәдхия җырлаудан туктаган иде. Минем чыгыштан соң М.Сөнгатуллин:

– Кемне лаеклы дип табасыз, шуны сайлагыз, – дию белән чикләнде.

Бу аның тагын бер мәртәбә әдәпле һәм тотнаклы булуына дәлил иде.

Сайлау мин яши торган Илмәт авылында кешеләрнең зур активлыгы белән үтте. Халыкның 50%тан чак кына артыграгы тавышын район хакименә, ә калган өлеше райбашкарма комитеты рәисенә бирде (район буенча зур өстенлек, әлбәттә инде, И.Ишков ягында иде). Бусы ТР парламентына депутат сайлаганда, ә район шурасына Илдус Низамов барлык сайлаучыларның 70%тан артык тавышын җыйды. Шулай итеп, сарыклар да исән, бүреләр дә тук калды. Тик хакимиятләр генә минем агымга каршы “йөзүемне” озак гафу итә алмады. Хәер, анысы аерым тема.

ГАДИ ХАЛЫК САЙЛАТТЫРУ ӨЧЕН ГЕНӘ КИРӘК

Тормышымда булып узган ул чактагы сайлауларга бәйле эпизодны юкка китермәдем. Ул елларда команда-административ ысул саллы ук кулланылса да, соңгы 5-6 елда властьларның сайлаучыларны тоталитар басым астында калдырулары белән берничек тә чагыштырырлык түгел иде. Тоталитар басым димәктән, ул бигрәк тә эреле-ваклы пост биләгән чиновникларга, оешма-предприятие җитәкчеләренә карата кулланыла. Тегеләре, үз чиратында, кул астындагы хезмәткәрләрен “игәүли”. Шуңа кагылышлы кечкенә бер мисал да китерим инде.

Минем бер якын дустым бар. Ул Татарстандагы эре заводларның берсендә цех башлыгы булып эшли. Безнең серләр уртак. Сөйләвенә караганда, аны ихтыярый-мәҗбүри власть фиркасе “БР”га әгъза итеп алганнар. Хәзер инде аңа карата команда методын куллану җиңелрәк. Кирәге чыкты исә: “Хезмәткәрләреңнең сайлау участогына килүен 100%ка тәэмин ит, шуларның иң зур күпчелеге “БР” фиркасен хуплап тавыш бирергә тиеш һәм башкалар”, – дип, адым саен искә төшерәләр, ди. Икътисадый кризиска бәйле кыскартулар башлангач, шул ук хокуксыз сайлаучыларның-хезмәткәрләрнең 10-15%ын урамга чыгарып ташларга, дигән әмер җибәрелгән. “Йөрәгең сыкрап булса да, бу әмерне дә җиренә җиткерергә туры килә, юкса үзеңне кыскартачаклар”, – ди.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Ил җитәкчеләренең булдыксыз реформалары нәтиҗәсендә, иң зыян күрүче катлау – гади халык. Аның торышы көннән-көн мөшкелләнә, киләсе берничә елда гына хәлләрнең яхшыруына өмет тә юк. Шул ук вакытта үзләрен өстенлекле шартларга куйган катлау (чиновниклар да шулар исәбендә) балда-майда йөзә. Билгеле инде, мондый тигезсезлек халык арасында ризасызлык (вакыты җиткәч, бу ризасызлык бунт булып урамнарга да бәреп чыгарга мөмкин) тудыра.

Шәхсән үзем икейөзлелек вә ялганнан гарык булдым. Һәм ТР Дәүләт шурасына депутат сайларга бармаска карар кылдым.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии