Казанның элеккеге башлыгына 60 яшь

8 февральдә Президентының конференциясе илләрендәге вәкиле Камил Исхаковка 60 яшь тулды. Якшәмбедә ул аны Казанда “Корстон” күңел ачу үзәгендә билгеләп үтте. Тантанада 400ләп кеше – Татарстанның элекке һәм бүгенге иң зур җитәкчеләре, федераль, хөкүмәт вәкилләре һәм “Шәрык” илләре дипломатлары катнашты.

Казанда” дигән сүз үзенә күрә сенсация буларак яңгырый. 17 ел буе Татарстан башкаласын җитәкләгән, Казанның 1000 еллыгын үткәрүгә зур өлеш керткән исеме, Татарстаннан киткәч тә, гел сәяси интригалар сүзлегендә иде. Русия Президентының Ерак Көнчыгыштагы вәкиле итеп җибәрелгәч тә, аның Казанга зуррак вазыйфа белән кайту мөмкинлеге журналистлар теленнән китмәде. Русиянең өченче башкаласы буларак таныла башлаган җитәкчесе озак еллар дәвамында эшләп, шактый зур абруй һәм матди ресурслар туплаган иде шул. Шуңа күрә аның белән бергә эшләгән хуҗалык җитәкчеләреннән, хакимият аппараты вәкилләреннән, эшкуарлардан, депутатлардан торган “исхаковчылар” командасы һәрвакыт башкалардан аерылып торды. Аларның кайберләре белән бергә китеп, зур вазыйфаларда эшләп алды. Амур өлкәсенә барганнары күңелсезлекләргә дә очрады. Инде хәзер мөселман илләрендәге четерекле һәм гади кешегә аңлашылмаган дипломатик миссия Камил Исхаковка тапшырылгач, аның исеме тагын да хикмәтлерәк яңгырый.

Бу кичәдә котлаулар, җылы сүзләр күп яңгырады. Әйтерсең К.Исхаков китеп тә тормаган. Инде еракка җаваплы эшкә күчерелгән Камил Исхаков Татарстан эчендәге сәяси көндәшлектә башка катнашмас, бергәләп эшләгән кешеләр һәрвакыт шулай кочаклашып, шатланып очрашырлар дип өметләнүчеләр шактый булгандыр бу мәҗлестә. Ләкин барыбер кайберәүләр Камил Исхаков баш булып кайтмас микән, дип уйлап куйгандыр. Шулай сизелде.

Римзил ВӘЛИ

azatliq.org

Татарларның дүртенче революциясе

Бөтендөнья иҗтимагый үзәгенең 1989 елның 17 февралендә узган беренче корылтаеның программасын төзүчеләрнең берсе, тарихчы галим Дамир Исхаков 20 ел элек милли хәрәкәтнең ничек оешып китүе турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

ТИҮ оештыручыларның берсе Дамир Исхаков үзәкнең беренче корылтаен XX гасырда татарларның дүртенче революциясе дип бәяли. Тарихка күз салсак, беренче революцион күтәрелеш 1905 елда, икенче һәм өченчесе 1917 елның февраль һәм октябрь айларында булса, дүртенчесе 1980 елларның ахырына – 1990 елларның башына туры килә, ди галим.

РЕВОЛЮЦИЯНЕ ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ БАШЛЫЙ

Милли күтәрелеш башында татар зыялылары – тел, әдәбият һәм тарих институты (ИЯЛИ) һәм университет галимнәре торган.

– Оештыру комитетында 11 кеше булса да, бүген беркем дә бөтенесен искә төшерә алмый. Кызганычка, исемлеге сакланмаган. Бары тик 9 кешенең генә очына чыгабыз. Бу оештыру комитеты барлыкка килгәнче үк, тел, әдәбият һәм тарих институтында аерым сөйләшүләр булды. Чөнки КПССның XIX корылтаена хәзерлек йөзеннән яңа фикерләр таләп иттеләр. Аларны яшь галимнәр эшләде. Әйтик, Фәрит Солтанов, мин. Ләкин аны соңыннан парткомда утырган тел, әдәбият һәм тарих институтындагы өлкәнрәк галимнәр дә эшкәртте. Тел, әдәбият һәм тарих институтында бер кайнау – татар тарихын яңача язу теләге булды. Хәтта аның 1985 елда планы да төзелде, – ди Дамир Исхаков.

Шулай итеп, 1988 елның җәй башына актив бер төркем оеша. Алар арасында, беренче чиратта, университет һәм фәннәр академиясе галимнәре, язучылар була. “Ул вакытта язучылар актив түгел иде”, – дип сөйли галим. Һәм 1988 елның җәендә Казан университетының 109нчы аудиториясендә беренче җыелыш уза.

– Анда университет парткомы да катнашты. Чөнки татарлар активлашкач, алар безнең фикерләрне тупларга уйлаган. Җыелган кеше алай күп булмады. 40лап кеше халыкны бергә туплый, документлар белән эшли торган оештыру комитеты булдырырга уйлады. Оештыру комиссиясенә Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Җәүдәт Сөләйманов, Фәрит Солтанов, Дамир Исхаков кебек актив йөргән кешеләрне сайлап куйдылар. Без барыбыз бергә 11 кеше идек. Көзгә табарак арада Рафаил Хәкимов, Фәүзия Бәйрәмовалар күренә башлады, – диде ТИҮның беренче программасын төзүче галим.

Ахыр чиктә өлкә комитеты белән сөйләшкәч, 1988 елның октябрь аенда Мәгариф йортында очрашу үткәрелә. Дамир Исхаков сүзләренчә, анда берничә йөз кеше җыела. Ул Казан өчен бер зур вакыйга була. Анда шушы документларның төп юнәлеше уңаеннан фикер алышу үткәрелә. Ә 1988 елның ноябрендә корылтайга ике ай кала ТИҮның төп тексты да булдырыла.

ТАТАРЛАР ҮЗЛӘРЕНӘ НИ КИРӘГЕН ӘЙТӘ

Иҗтим агый хәрәкәтнең оешып китүенә башка сәяси, икътисадый сәбәпләр дә тәэсир итә.

– Сиксәненче еллар ахырында Татарстанга Союздаш республика статусы кирәклеге яңгырый башлады. Шуның белән бергә икътисадый мәсьәлә дә калкып чыкты. Чөнки барыбыз да белә: республика кулында милекнең 2%ы калуы һәм шуның нигезендә бюджет корылуы ачыкланды. Әрмәннәр, Балтыйк буе республикалары белән үзебезнең хәлне чагыштырып карарга тотындык. Көчле икътисадсыз суверен республиканы булдырып булмаганлыгына төшендек. Республика һәм икътисад мәсьәләсе бер дәрәҗәдә карала башлады. Шулар белән милли мәсьәләләр дә килеп чыкты. Мәсәлән, мәктәпләренең хәле. Ул вакытта милли мәктәпләр бетә язган иде. Бигрәк тә шәһәр җирендә, – ди галим.

ТИҮ программасы төзелү татар халкы өчен зур тарихи вакыйга була. Совет чорында татарлар беренче тапкыр оешып үзләренә нәрсә кирәк икәнлеген программа рәвешендә әйтте, дип искәртә Дамир Исхаков. “Моңарчы андый документ булмады бит. Революция елларында да корылтайлар булган. Әмма татарлар дәгъвасы беркайчан да рәсми рәвештә язылмаган. Әйтик, 1950 елларда интеллигенция вәкилләре Үзәк комитетка хатлар язып караган. Әмма аларны бүген белгән кеше дә юк, хәтерләмиләр дә. Моңарчы милли өндәмәләр күтәреп чыгу булмаган. Бу татарларның беренче уңышлы тәҗрибәсе иде. Мин боларны ни өчен әйтәм, чөнки соңыннан Мәскәүнең Дробежова, Тишков кебек күренекле галимнәр белән сөйләштем. Алар миңа ТИҮ программасының союздаш республикалардагы милләтләр белән тигез дәрәҗәдә язылганын әйтте. Димәк, акыл ягыннан өлгергәнбез. Бу фикерне Бөекбританиядә яшәүче галимә Мария Броксның да әйткәне бар. Әлеге документ платформа буларак түгел, ә программа итеп эшләнгән һәм ул татарга нәрсә кирәклеге, аны ничек тормышка ашыру турында иде.

ТИҮ ПРОГРАММАСЫНДА МИЛЛӘТЧЕЛЕК ЮК

Дамир Исхаков программасының бүгенгә 80%ы башкарылган дип саный. “Безнең документта демократиягә омтылыш бик ачык чагылган. Гомумән, Русиядә шундый бер күзәтү бар: демократия күренә башлау татарларга гел файдага булган. Зыялылар документны эшләгән вакытта беренче чиратка демократияне куйды. Һәм аны төрле юллар белән аңлатып, демократик агымда үзенең урыннарын билгеләде. Без бу документта милләтчелекне күрмибез. Милли омтылышлар барысы да салынган, әмма ул милләтчелек рухында язылмаган. Моның белән без халыклары арасында иң демократик милләт булып санала алабыз. Документта алга таба киңәю мөмкинлекләре дә салынган иде. Мәсәлән, Исламның киң таралыш алуы беренче программада ук бар. Татарның киңрәк кысага чыгарга тырышуы күренеп тора. ТИҮның беренче корылтае – татар зыялыларының корылтае булды”, – дип хатирәләрен сөйләде Дамир Исхаков.

Александр ДОЛГОВ

Урта сыйныф каешын кыса башлады

24 яшьлек Вероника Нарожная Мәскәүдә бер көнбатыш ширкәтендә секретарь булып эшләгән. Психология факультетын тәмамлаган, эшен яраткан, китәргә җыенмаган. Ике атна элек җитәкчесе килеп, аңа кыскартылуы турында әйткән. Компенсация итеп ике айлык биргәннәр, хәзер ул башка эш эзли. Әллә ни борчылган шикелле түгел. “Башкаларга ничектер, миңа җиңелрәк, секретарь урынына тәкъдимнәр җитәрлек”, – ди ул.

РУСИЯ КРИЗИСТАН ҖИҢЕЛРӘК ЧЫГАЧАК

Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган ел ахырына эшсезләр саны, 500 меңгә артып, 5,8 миллионга җиткән, ул 8% чамасы дигән сүз. Бу ел ахырына 7 миллионга җитәр дип көтелә.

Соңгы атналарда хөкүмәт ишелә барган рубльне ныгыту максатында миллиардлаган доллар казна акчасы сарыф итте. Урта сыйныф вәкилләренең хезмәт хакы еш кына долларга бәйле. Доллар төшкән саен, кесәләр дә юкара.

Кризис вакытында эшсезлек арту башка илләргә да хас. Әмма Русия икътисады башкалардан аерыла. Тройка Диалог төркеменең баш икътисадчысы Евгений Гавриленков фикеренчә, русиялеләр бу кризистан җиңелрәк чыгачак: “Гади халык запаслы түгел. Фикер белешүләргә карасаң, 80% гаиләләрдә тупланган акча юк. Ипотекалар да аз, тулаем җитештерүнең 1,5% чамасы. Ягъни бу бик гади икътисад, кризистан җиңелрәк һәм тизрәк чыгачак”.

СӘФӘРЛӘРДӘН БАШ ТАРТАСЫ БУЛЫР

30 яшьлек Айдинә Мораталиева – ике бала әнисе, узган елның октябрендә эшен югалткан, аңа кадәр бер ширкәтнең эшкә алу бүлегендә эшләгән. Хәзер үзенә эш эзли.

Эш табуы авыр, чөнки конкуренция бик зур, ди ул. Мисал өчен, аның ширкәтенә элек эш эзләп атнасына 20 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу атнада меңнән артык гариза килгән.

Шулай да Айдинә үз хәлен ул кадәр мөшкел санамый. Аның кредит йә ипотекасы юк, ул әти-әнисе белән яши, 8 яшьлек игезәк балалары йөргән мәктәптә айлык түләү зур түгел. Ләкин ул да каешын кысып яшәргә мәҗбүр, арзанрак кибетләргә йөри башлаган. Безнең өче н иң зур югалту – сәфәрләрдән баш тарту булачак, каникулларда Европага йөрергә күнеккән идек, менә анысы үкенеч булачак, ди ул.

КРИЗИСНЫҢ ФАЙДАСЫ ДА БАР

30 яшьлек Самара егете Йосыф Сәйфетдинов әлегә сәфәрләрдән баш тартмаган. Яңа ел бәйрәмендә генә гаиләсе белән Прагада булып китте. Йосыф фәннәр кандидаты, университетта укыта, бер үк вакытта төзелеш ширкәтендә эшли. Аның сүзләренчә, аларның ширкәте өчен кризисның хәтта файдасы да бар. Эш күләме азайган, ләкин икенче яктан, төзелеш материаллары арзанайган һәм, эшсезлек сәбәпле, эшчеләр табу җиңеләйгән.

Шушы мисалларга караганда, Русиянең урта сыйныфы соңгы елларда ирешкән кайбер рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр булган, каешын кыса башлаган, ләкин әлегә аягында нык тора.

Али ГЫЙЛЬМИ

Журналистларга Русиядә куркыныч

Венада урнашкан Халыкара матбугат институтының еллык хисабында, Азия журналистлар өчен куркынычлык буенча Якын Көнчыгышны узып китте, диелә. 2008 елда дөньяда үз вазыйфаларын башкару белән бәйле рәвештә 66 журналистның үтерелүе теркәлгән. 2007дә – 93, 2006да 100 журналист үтерелгән иде. Былтыргы үтерүләрнең 26сы Азия илләрендә булган. Гыйрак инде 6 ел рәттән журналистлар өчен иң куркыныч ил булып кала. Былтыр анда 14 журналист үтерелгән. Шулай да бу сан элекке еллардагыдан инде берничә мәртәбә кимрәк. Аның каравы, тотрыксызлык арта баручы Пакыстан былтыр Гыйрактан кала икенче урынга чыккан. Анда 6 журналист үтерелгән. Русия дә Пакыстаннан бик калышмый. Европа кыйтгасында ул журналистлар өчен иң куркыныч ил санала.

Халыкара матбугат институты хисабында “Яңа Президент Дмитрий Медведевның матбугатны яклау турындагы вәгъдәләренә карамастан, Русия Европада журналистлар өчен иң куркыныч ил булып кала, анда былтыр 4 журналист үтерелде”, – диелә. Аларның дүртесе дә Кавказда эшчәнлек алып барган, яки Кавказ турында язмалар әзерләгән. Шул үтерүләрдән иң зур җәнҗал чыгарганы Ингушетия хакимиятләрен тәнкыйтьләүче ingushetia.ru сәхифәсе хуҗасы Мөхәммәт Евлоевны үтерү булды. Ул Ингушетия Президенты Мурат Зязиков белән бер очкычта Назрань һава аланына төшкәч кулга алынып, машинада бүлегенә алып кителгән һәм юлда ук атып үтерелгән.

2009 ел да Русиядәге журналистлар өчен куркыныч хәбәрләр белән башланды. Гыйнвар аенда чечен кызы Эльза Кунгаеваның гаиләсе мәнфәгатьләрен яклап, элекке армия полковнигы Юрий Будановка каршы эшләгән адвокат Станислав Маркелов һәм аның белән бергә булган “Новая Газета” хәбәрчесе Анастасия Бабурова көпә-көндез Мәскәү үзәгендә атып үтерелде. 3 февральдә Мәскәү янындагы Солнечногорскида “Солнечногорский форум” газетасы баш мөхәррире Юрий Грачевка һөҗүм булды. ЦентрИнформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, журналистка сишәмбе көндез үз өе янында һөҗүм иткәннәр. Баш мие селкенгән һәм яңагы ертылган журналист хастаханәгә салынган. “Солнечногорский форум” газетасы җирле хакимияттәге коррупция, торак-коммуналь хезмәтләрен реформалаудагы канун бозулар һәм башка проблемалар турында мәкаләләр бастырган иде.

Наиф АКМАЛ

Провокацияләр ихтимал, ди хакимият

Чаллы хакимиятендә алдагы сайлау белән бәйле зур киңәшмә булды.

Анда шәһәр хакиме Илдар Халиков: “Миндә булган мәгълүматларга караганда, 1 мартта Татарстан Дәүләт шурасына сайлау көнендә кайбер сәяси берләшмәләр провокация, чуалышлар әзерли. Һәрбер канунсыз күренешкә тиешле җавап булачак”, – диде.

Шушы киңәшмәдә беренче мартта Чаллыдагы җәмәгать тәртибен күзәтергә меңләп милиция хезмәткәре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаскәреннән 200ләп солдат һәм офицер җәлеп ителәчәге әйтелде.

Гафиулла ГАЗИЗ

Элек киткәннәрне авыл кабул итми

Чаллы мәшгульлек үзәгенә эш эзләп килүчеләрнең күбесе ачулы. Таза-таза ирләр, җимертеп эшли алырлык ханымнар “Сез ни сәбәпле эшсез, тормышыгыз ничек?” дигән сорауларны бик тыңларга теләми. Кайберләре бу сорауларга авыз эченнән генә җавап биреп, кызыксынучыны ераккарак җибәрергә мөмкин. Артык үҗәтлек күрсәтеп, микрофон белән фотоаппаратны эшкә җигим дисәң, ул эш коралларыңны таш идәнгә алып ташлаулары да бар. Ачның ачуы яман, диләр бит. Биредәге сөйләшүләрдән аңлашылганча, кемнәрдер гаиләсе белән ботка гына ашый башлаган, кемдер авылдан алып килгән бәрәңгегә генә калган. Бәрәңгесе булганны бәхетлегә саныйлар. Менә шушындый тормыш белән кызыксынуны шәхси тормышка тыгылу, дип кабул итә кайбер эшсезләр. Аларның эш эзләп йөрүен, акчасыз тормышта яшәүләрен танышларына, туганнарына матбугат аша күрсәтәселәре килми.

Хезмәт биржасына эш эзләп килгән олырак яшьтәге бер апаны сөйләштерергә тырышып карадым. Радиодан исемен әйтмәскә вәгъдә биргәч, үз тормышын бераз сөйләде. Заманында ул Актаныш районыннан Үзбәкстанга китеп, анда озак еллар яшәгән. Узган ел туган ягына кайткан. Актанышның бер авылында да эш таба алмаганнар. 58 яшьлек апа 26 яшьлек кызы белән Чаллыга килеп урнашкан. Түләүле фатир тапкан. “Жилстрой” дигән ширкәттә ярты елдан артык эшләсә дә, хезмәт хакы түләмәгәннәр. Ашарга акча юк, фатир өчен түли алмагач, аннан да куалар. Аптыраган апа хәзер кызы белән, эше һәм торыр урыны булса, Татарстанның теләсә кайсы авылына китәргә риза икән.

Исемен әйтергә кушмаган апа фотога төшәргә дә теләмәде. Үзбәкстанда калган, Актанышта яшәгән танышлар, туганнар минем бу хурлык көненә калганны белмәсеннәр иде, дип тели ул. Шунда бер читтә безнең сөйләшүне тыңлап торган ханым килеп: “Апа, син хурлыкка калмадың, сине илең хурлыкка калдырды”,– дип аның күңеленә җылы кертте.

Татарстанга кайтып торыр урын да, эш тә таба алмаган апа Үзбәкстаннан китүенә хәзер нык үкенә. “Әгәр кызым белән Татарстанның берәр авылында торыр урын һәм эш булса, бәхетле булыр идек”, – ди ул.

Гафиулла ГАЗИЗ

Эшсез каласың килмәсә – бир

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда эшсезләр саны 31,5 меңгә җиткән. Ел башыннан ул 6 мең тирәсе кешегә күбәйгән. Республика ширкәтләрендә кыскартулар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Яшел Үзәннең иң зур ширкәтләреннән булган “Серго” оешмасына баргач, эшчеләргә: “Үз теләгегез белән эштән китәргә кушсалар, ризалаша күрмәгез. Президент рөхсәт итмәде, дип әйтегез”, – диде.

Республика җитәкчелеге эш урыннарын саклап калу турында әледән-әле әйтеп килә. Хәзер инде кайбер оешма җитәкчеләре моннан үзләренә файда да таба башлады. Берәүләр хөкүмәттән өстәмә акча сорый, икенчеләре вәзгыятьне кулланып, эшчеләрдән ришвәт ала. Шундый хәл Әлмәтнең нефть җитештерүче бер ширкәтендә ачыкланган. Аның җитәкчесе эштән кыскартмау хакына үзенең хезмәткәрләреннән акча таләп иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләр белән көрәш идарәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов сүзләренчә, әлеге оешма башлыгы 4 кешедән барлыгы 21 мең сум акча алырга өлгергән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган. Әмма Русиядә андый эшләр, гадәттә, тиз “йомыла”. Мисал өчен, әле берничә ай элек кенә Амур өлкәсе губернаторы булган Николай Колесов эш вазифаларын үз файдасына куллануда гаепләнгән иде. Элек Казанда эшләп киткән Колесовны ул чакта якташ буларак күпләр кызганды. Әмма 2-3 ай югалып торганнан соң, сишәмбедә Колесов Казанга килеп төште. Ул хәзер Мәскәүдә “Радиоэлектрон технологияләр ширкәте”нең генераль директоры икән. Җинаять эше ачылган якташларын ташлап Мәскәүгә киткән Колесовның ширкәте Татарстанның янгын сүндерү спорты үсеше өчен биш ел дәвамында 10 миллион сум акча биреп торачак. Колесов Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышында катнашты.

Татарстанда бу көннәрдә тагын бер зур кунак көтәләр. “Русия нанотехнология корпорация”се җитәкчесе Анатолий Чубайс Казанга киләчәк. Ул Русия бердәм энергетика системасы оешмасы башлыгы булганда да, республикага килгәләгән иде. Әмма ул чакта аның Татарстан белән мөнәсәбәтләре бик үк яхшы булмады. Чөнки “Татэнерго” Мәскәүгә электр челтәрләрен бирүдән баш тартып Чубайсның кәефен бозды.

Энергетика дигәннән, электр энергиясе өчен түләүнең дөрес түгеллеген Түбән Камадан Кеше хокуклары Европа судына шикаять иткән Георгий Гыйльметдинов бу көнне Страсбургтан хат алган. Судта шикаятьнең теркәлүе турында хәбәр иткәннәр. Гыйльметдинов халыктан бары тик һәр фатир счетчик нигезендә, кулланылган электр энергиясе өчен генә түләү алынырга тиеш дип саный. Ә Русия карары нигезендә, өй алларында көне-төне янып торган утлар өчен дә түләүне йортта яшәгән халык арасында бүләләр. Гыйльметдинов шикаяте Түбән Кама шәһәр суды һәм Татарстан Югары судында да канәгатьләндерелмәгән иде. Хәзер Европа судында әлеге шикаятьнең ни дәрәҗәдә тикшерелергә хокуклы икәнен карау бара. Бу берничә айларга сузылырга мөмкин.

Гомумән, Казанның кеше хокукларын яклау үзәге Татарстаннан Европа судына җиткерелгән 3 шикаять эшенең барышын күзәтә. Үзәкнең җитәкчесе Игорь Шолохов сүзләренчә, аларның суд тарафыннан тикшерү хокукы булу турында әле карар кабул ителмәгән.

Ландыш ХАРРАСОВА

Яралы җанга яхшы сүз дә – дәва

Казан урамнарына Инҗилдән (Библия) һәм Коръән Кәримнән китерелгән цитаталар эленде.

“Ни кылсак, шул үзебезгә әйләнеп кайтыр”, “Яралы җанга яхшы сүз дә – дәва” (Инҗил), “Бер-берегезгә изгелектә ярдәмләшегез”, “Тузан бөртеге кадәр игелек эшләсәң дә, шуның рәхәтен татырсың” (Коръән) – шуларның бер ишесе. Язылган текстның эчтәлеге игътибарны җәлеп итә. Һәммәсендә игелек, әдәплелек, кайгыртучанлык кебек мәңгелек кыйммәтләргә өндәүче сүзләр. Алар мөлаем балалар, яшьләр һәм башка күңелгә ятышлы фотолар белән янәшә куелган.

Әлеге саваплы эшне Казан шәһәре хакимияте башлап җибәргән. Элмә такталарга Изге китап сүзләре кую шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин теләге икән.

Төрле төсләргә буялган, чекрәеп күзгә керүче реклама адым саен иде. Финанс кризисы башлангач, мондый рекламалар кимеде. Чөнки бу өлкәдәге эшмәкәрлек шулай ук торгынлыкта. Шәһәр башкарма комитеты ике куянны берьюлы аткан. Изгелеккә өндәүче сүзләр күзне иркәли, элмә такталар да буш түгел. Тышкы реклама һәм мәгълүмат буенча муниципаль дәүләт оешмасы җитәкчесе Ирина Дебялкина, мәсьәләне реклама компанияләре белән бергә хәл иттек, ди.

“Плакатларны реклама ширкәтләре әзерләде. Ә шәһәр хакимияте аларны аренда өчен түләүдән азат итте. Бу – безнең уртак хезмәт җимеше. Рекламаның тематикасын тулысынча шәһәр хакимияте билгеләде”, – ди ул.

Казанда реклама өлкәсендәге социаль проектлар саны арткан. Узган елларда мондый плакатлар саны 100дән артмаса, быел 1000 данәгә җитә. Наркотикларга каршы көрәшү, юл иминлеген саклау, яшьләр һәм спорт елын искәртүче рекламалар эленгән.

“Социаль программаларда ике дәүләт телен дә яңгыратырга тырышабыз. Изге китап сүзләре 200ләп реклама калканында эленеп тора. Аларның татарчасы да, урысчасы да тигез күләмдә”, – диде Ирина Дебялкина.

Татарстан диннәр арасында аңлашу булуы белән танылган. Шәһәр хакимияте бу юлы да шуны исбатларга теләгән, ахры – Коръән Кәрим аятьләре күбрәк урысча, Инҗилдән цитаталар татарча бирелгән.

Ирина Дебялкина сүзләренчә, бу үзенчәлекле проект белән үзәк мәгълүмат чаралары да кызыксына . “Интерфакс” агентлыгы, кайбер Мәскәү сәхифәләре дә бу хакта язып чыккан.

Үтеп-сүтеп йөргәннәрнең дә шушы рекламага игътибар итүе гаҗәп түгел. Күңел бит гел җылы сүзгә мохтаҗ. Соңгы елларда бераз борын чөебрәк йөрүче, үз мәшәкатьләренә чумган Казан халкыннан мондый сүзләр һаман саен азрак ишетелә. Казан хакимиятенең максатын шушы гади булмаган вакытта тормышның асыл кыйммәтләре хакында искәртү дип кабул итәргә кирәк. Казанда иң дәрәҗәле саналган Пирамидага чит ил, урыс эстрадасы йолдызлары еш килә. Күңел ачу комплексы каршында Патрисия Каас, София Ротару, Валерий Меладзе кебек җырчыларның зур фотосурәтләре һич гаҗәп тоелмый кебек. Саф татар телендә язылган рекламаны Пирамиданың купшы элмә тактасы бик сирәк күрә. Әмма бу көннәрдә Ләйлә Дәүләтова анда беренче мартта булачак концерты турында игълан урнаштырды. Танылган кешеләр арасында татар йолдызы булу җанга рәхәтлек өсти, ди татар җәмәгатьчелеге. Ләйләнең икенче плакаты Акчарлак транспорт боҗрасында эленгән.

“Мин гади бул маган әйбер яратам. Бу урыннан еш үткәләп йөрим, шул урында туктап торам. Туктап торганда, тирә-якка карарга мәҗбүр буласың. Афиша ябыштыруга караганда, бу бик уңайлы”, – ди Ләйлә Дәүләтова.

Әйтергә кирәк, Ләйләнең концерты сайлау көнне була. Бу көн очраклы рәвештә генә туры килгән. “Без аның сайлау көненә туры килүен башта белмәдек. Чөнки бу көнне ярты ел элек алып куйган идек. Аның каравы, безнең үзебезнең сайлау булачак – мәхәббәт сайлавы”, – диде Ләйлә Дәүләтова.

Дөньядагы кризис галәмәтенең без искә алмаган уңай яклары да бар икән ләбаса. Шулай булмаса, ана телебездә язылган рекламаны, бәлки, күрмәгән дә булыр идек.

Гөлнар ГЫЙЛЬФАНОВА

azatliq.org

Исемдә урыс «койрыгыннан» котылу юлы ачылды

Татарстанда әле яңа гына гамәлгә кергән “Гаилә кодексы” милли гадәтләрне дә канунлаштырды.

Бу документ 2009 елның 26 гыйнварыннан көчкә керде. Яңа гаилә кодексы нигезендә тормыш коручылар кызның яки егетнең фамилиясен алып, теләкләре булса, андагы “-ов”, “-ев”, “-ин” кушымчаларыннан баш тарта ала.

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов сүзләренчә, «Гаилә кодексы» – тормыш коручылар өчен төп документ. Әгәр дә фамилияләрен чын татарча итәргә башка теләүчеләр булса, алар ЗАГСка барып, гариза язарга тиеш. Русия кануны нигезендә булдырып булмастай эш түгел ул, ди артык кушымчаларны алып ташлау турында Хафизов.

Бу мәсьәләне соңгы вакытта сәнгатькә якын булганнар һәм иҗат интеллигенциясе еш күтәрә иде. ЗАГС хезмәткәрләре “-ов”, “-ев”, “-ин”сыз фамилияле яңа паспорт бирергә ашкынып тормады. Бәлки алга таба, «Гаилә кодексы”нда да әйтелгәч каршылык тумас… Шулай ук татарлар арасында, фамилиягә килгәндә, узган гасырның 20-30нчы елларында әтисенең исемен фамилия итеп алу гадәте булган. Яңа кодекс нигезендә бу гадәт кабат рәсмиләште.

Баланың әтисе исемен дә милли гореф-гадәтләр нигезендә язу мөмкинлеге туды. Алга таба, мисал өчен, Хәким кызы, Хәким улы дип язу бернинди дә каршылык тудырмаячак. Кайбер матбугат чаралары Татарстанның “Гаилә кодексы”н милләтчелектә гаепләде. “Федераль канун безгә шундый мөмкинлек биргән икән, ә нигә аны тормышка ашырмаска иде”, – ди республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Маврина.

Маврина әйтүенчә, Русиядәге 18 төбәкнең мондый кодексы бар инде. Татарстанныкы Русиянекеннән һәм күп төбәкләрдән тагын 16 яшьтән үк өйләнешү мөмкинлеге бирү белән дә аерылып тора.

“2005 елдан бирле безгә гаилә яше тулмаучылар 4 тапкыр мөрәҗәгать итте. Алар арасында 3се бәби көтә, ә үзләренә 16 яшь тә тулмаган иде. Чөнки Русия кануннары нигезендә 18 яшьтән генә никахлашырга мөмкин. Бүгенге көннән инде аларны канун нигезендә кушарга мөмкин”, – ди Маврина.

Татарстанның “Гаилә кодексы” аерым бер очракларда: бәби көткәндә, яки баласы булганда һәм шулай ук өйләнешергә теләгәннәрнең берсенең тормышына куркыныч янаганда, 14 яшьтән үк өйләнешү мөмкинлеге бирә.

“Куркыныч янау” төшенчәсенә килгәндә, Эльмира Маврина, гадәттә, бу яман шеш авыруына дучар булганнарга карый, дип белдерде.

2008 елда да Татарстанда 18 яшькә кадәр өйләнешүчеләр аз булмаган. Маврина сүзләренчә, андыйлар никахлашучыларның 1%ын тәшкил итә. Шулай да гаилә коручыларның яше соңгы бер-ике ел эчендә үсүгә таба бара икән. Элекке еллар белән чагыштырганда, ел, ел ярымга олыгаеп өйләнешү – Русия өчен дә гадә ти күренеш.

Узган елда Татарстанда 30 меңгә якын гаилә теркәлгән. Саннар тагын шунысын да күрсәтә: өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерыла да. ЗАГС идарәсенең еллык утырышы вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кушкан иде.

Маврина сүзләренчә, бүген тикшеренү эшләре башланган инде. “Районнарда аерылышучылар бик артты. Без үткәргән тикшеренүләр шуны күрсәтә: күпчелек очракта, бигрәк тә ирләр арасында, эчү аерылышуга төп сәбәп булып тора. Хатын-кыз моңа түзеп тора алмаганга гаилә әнә шундый хәлгә дучар була”, – ди Маврина.

Татарстан шәһәрләрендә аерылышучыларга килгәндә исә, соңгы елларда бу сан әллә ни үзгәрми икән.

“Республикада соңгы елларда катнаш никахлар саны да бер килеш кала. Ул, уртача алганда, барлык язылышучыларның 10-12%ын тәшкил итә”, – ди Маврина. Бу саннарны 2000 елдан бирле үзгәрешсез дияргә була.

Эльмира Маврина сүзләренчә, бу хисапка гариза язган вакытта үзләренең милләтләрен белдерергә теләмәгәннәр кермәгән. Ә Русиянең “Гаилә кодексы” нигезендә милләтне күрсәтү мәҗбүри түгел.

Наил АЛАН

azatliq.org

Ике парның берсе аерыла

Былтыр язылышкан 30 мең парның яртысыннан күбрәге инде аерылышкан. Бу, 2007 елга караганда, 7%ка күбрәк. Күршеләребез дә калышмый: үткән елда Башкортстанда 32 655 гаилә теркәлгән, шуның яртысыннан күбрәге – 17 453 гаилә аерылышкан.

Ел әйләнәсендә ЗАГС бүлекчәләре озын-озын чират белән яшьләрне кавыштыра. Әмма ничек тиз кавыштыра, шулай ук тиз аерып та куя. Яшь парлар әйтүенчә, күп вакытта биредә аерылышуның сәбәпләрен, яшь гаиләнең янә кушылу мөмкинлеген уйга да алмыйлар. Аерылышу сәбәпләренең күбесен исә Татарстанның үзәк төбәге казые, Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белә. Чөнки никах укытып язылышкан парның күбесе аерылган вакытта аңа мөрәҗәгать итә.

“Кызганычка, 70-80нче елларда туган буын әти-әнисеннән дин тәрбиясе күрмәгән. Шуңа күрә үз өсләрендә булган җаваплылыкны да сизми. Егетләр өйләнеп, балалары туып та, төннәрен әллә кайда читтә йөри. Кыз балалар да кияүгә чыгып, ир хатыны булгач та, җаваплылыкны сизми. Күп очракта кирәкмәгән тавыш шуннан чыга. Яшьләрнең күбесе әле гаилә тормышына әзер түгел. Хәтта никах вакытында да кайвакыт шундый җитди мәсьәләләргә кагыласың, аңлатырга тырышасың, карасаң, я егет, я кыз көлеп утыра. Туйны алар ниндидер бер мактану галәмәте буларак кына кабул итә. Янәсе, без туйны фәләнчә үткәрдек, шундый машиналар ялладык, шул ресторанда уздырдык, фәлән хәтле кеше җыйдык, дип мактанып кына йөрү дип уйлый. Чынбарлыкта исә гаилә кору – бик катлаулы эш, монда үбешү, кочаклашу белән генә булмый.

Егетләр бала тугач, ул елый, сиеп куя дип, бу мәшәкатьләрдән куркып, түзә алмыйча гаиләдән китә. Ата-анадан да күп нәрсә тора. Элегрәк алар кызга “кияүне кара”, егеткә “киленне кыерсытма” дип әйтеп торса, хәзер һәр як үз баласын яклый. Егеткә һаман саен хатыныңны “муеныңа атландырма”, кызга гел “иреңне тыңла, үзеңчә эшлә” дип әйтеп торсалар, бу гаилә бәхетле булмый, билгеле. Никахта хәтта олы-олы абыйларның егет кешегә, атнасына бер мәртәбә булса да, хатынны чәченнән тотып селкергә кирәк, дип киңәш биргән очраклары бар. Мондый теләкләрдән соң нинди гаилә нык була алсын инде?!” – ди Рөстәм Зиннуров.

Әмма аерылышу очраклары күп булса да, Рөстәм Зиннуров сүзләренчә, Кол Шәриф мәчетендә кавышучылар саны барыбер бермә-бер артык. Шушы көннәрдә генә Казанның баш мәчетендә 2000нче никах укылган. Өстәвенә, аерылышучыларга җавап буларак, сирәк кенә булса да, мөселманнар арасында ике хатын алып бәхетле яшәүчеләр дә бар, ди Рөстәм Зиннуров. “Хәзерге вакытта мондый хәлне юк дип әйтеп булмый. Әмма бу яшьләр никах белән яши һәм ир кеше ике гаиләне дә тәэмин итә икән, без аларга каршы чыга алмыйбыз, киресенчә, рәхмәт кенә укыйбыз. Ир кешенең берничә хатын белән яшәргә акылы, көче, матди байлыгы җитә икән, Аллага шөкер. Хәзер тол хатыннар дөнья хәтле. Ир кешенең чит хатыннар янында никахсыз чуалып йөрүләренә караганда, бе рничә хатын белән никахлашып яшәве яхшырак. Әйтергә кирәк, Ислам дине моңа өндәми, әмма каршы да килми”, – ди Рөстәм Зиннуров.

“2008 ел кәбисә елы булгач, туйлар азрак булыр, дип фаразланган иде. ЗАГС мәгълүматлары исә киресен күрсәтә. Республикада былтыр туйлар күп булган. Әмма язылышучыларның яртысыннан күбрәге аерылышканын исәпкә алганда, бу туйларның булуыннан булмавы хәерлерәк”, – ди дин әһелләре.

azatliq.org

Комментарии