Группировщик яза, тыңлау «обизон»!

«БГ»ның узган санында Илүзә Шәрипованың группировкаларга багышланган язмасы басылды. Мин үзем саф районыннан, аңа карамастан, әлеге язмада тасвирланган хәлләр белән нык танышмын. Чөнки үзем кайчандыр «группировщик» идем.

Ул группировка хәзер дә яшәп килә. Аларга карап, авыр сулап куясың. Үзләрен «пацан» дип йөртүчеләр чынлыкта нәкъ мескен мәҗнүннәр инде. Аллага шөкер, «от греха подальше» дип, үземнән биш яшькә зуррак группировщик дустым ярдәмендә бу коллыктан чак котылдым. Анысын да күп вакытлар — ярты ел көтәргә туры килде. Ул вакыт эчендә «братан» дип кабул итүчеләр башкалар әмерен үтәүдән ерак тормады.

Гомумән, нәрсә соң ул группировка? «БГ»ның узган санында шәһәр урам кагыйдәсе турында сөйләнгән булса, хәзер авыл группировкасы хакында тыңлап карыйк.

«БРАТАН»НАР АРТКАН ЧАК…

Ялгышмасам, мин группировкага 9нчы сыйныфта укыганда кердем. Бу безнең район үзәге өчен гадәти хәл. Хәтта 6-7 сыйныф балалары да группировкага йөри иде. Әзрәк акыл белән башкалардан аерылып торсаң, берничәсен группировкадагылар шундук «эләктереп» ала. Ә алар артыннан әкренләп классташлар да иярә. Гомумән, безнең мәктәптә өч егетнең икесе группировкада иде. «Чух булып йөргәнче, дусларың артыр, авторитетың үсәр. Без бер-беребез белән шундый дус, безнең төркемгә кушылсаң, сине яклаучы да, саклаучы да табыла. Беркемнән курыкмыйча яшәүгә ни җитә?» — дип әйтү 12-13 яшьлек малай-шалайны рухландырган, күрәсең. Бу хәзер дә шулай дәвам итә. Җитмәсә, мәктәп горурлыгы булган «отличниклар» да группировкаларга йөри. Ә безгә укытучылар аларны һәрчак үрнәк буларак күрсәтеп килде. Шулай итеп, бергә уйнап үскән күршеләрем артыннан, үзем дә сизмәстән, группировкага кереп киттем.

Беренче, икенче елларны биредә үземне «Бог» сыман хис иттем. Чөнки мин артымнан бик күп малай-шалайны ияртә алдым. Авторитетым да бермә-бер үсте. Беренче елдан ук мине үз яшьтәшләрем арасында «Автор» итеп билгеләделәр. Икенче төрле әйткәндә, «автор» ул – лидер, «сходняк»ларның (җыен) алып баручысы, соңгы сүзне әйтүче. Вакыт уза барды, төркемебез киңәйде. Сүз уңаеннан, без үзебез генә бер төркем тарафдарлар түгел идек. Шулай ук безнең дошманнар, башкача әйтсәк, конкурент — тагын бер группировка яшәп килде. Без өметле яшьләрне үзебезгә тартып бетергәч, аларга җыен-мыен, группировка вәкиле әйтмешли, «суктым, ектым»нар калды.

РАЙОН ГРУППИРОВКАСЫ НИНДИ УЛ?

Группировкада һәркем өлкәннәргә, «старший» я «старшак» дип аталган үзеннән яшькә зурракларга буйсына. Ул «старшийлар» да башка «старший»ларга карый. Ә менә группировканың төп лидерын күпчелек тәгаен белми. Нигәдер, әйтмиләр, яшереп киләләр.

Атнасына бер тапкыр «сходняк», ягъни үз яшьтәшләрең арасында җыен уза. Ул күбрәк кеше атламый торган җирләрдә, паркта, йә берәр җимерек биналар янында, таушалган урыннар тирәсендә урнаша. Исемлектә кем бар, шуларны барлыйлар анда. Соңгы атнада нинди проблемалар килеп чыккан, күпме кешене группировкага тарта алуың хакында бераз сөйләштерәләр. «Сходняк»та кем юк, икенче көнгә кисәтү ясап, киләсе атнада «обизон» булырга тиешлеге хакында әйтәләр. Кем «сходняк»ны сәбәпсез, я уйдырмалы сәбәп белән калдыра, аңа «наказание» дигән зәһәр хөкем билгеләнә. Ә «сходняк»ка килгән кешеләргә «старшийлар» кеше саны тулмаган өчен, «наказание» төшерә. Җәзасы да төрле сорттан була. Әйтик, «сходняк»ны бер атна калдырсаң, биредә җыелган «круг»тан беләгеңә, я күкрәгеңә берничә «удар» алырга туры килә. «Круг»та 15-20 кеше булып, һәрберсеннән 5әр «удар» төшсә дә, беләгең икенче көнгә үк әллә нинди төсләргә керә, «синяк»ның төрле сортларын татый. «Сходняк»ка 2-3 атна килмәсәң, «старший»лар белән барлык «круг»тагылар үзара сөйләшеп, һәркемнән чама белән 10-15 «удар» төшә. Ә инде кеше берәр ай, аннан да күбрәк «сходняк»ка йөрми башлый икән, кызганычка, аны группировкадан чыгарып атмыйлар. Өстерәп булса да «сходняк»ка алып киләләр, я мәктәптә «фонарь» ясап, киләсе атнага килергә мәҗбүр итәләр. Иртәме-соңмы, югалган кеше ахырдан барыбер «сходняк»та күренә. Инде ул вакытта «удар»лар белән генә мавыкмыйлар. Күпкә авыррак, күпкә куркынычрак хөкем — «сходняк»та җыелганнар парлап бүленә дә, чиратлашып ике кулы белән битен каплаган хөкем ителүче бичараны ярты минут тирәсе ничек тели, шулай тәпәли. Кайвакыт хөкем ителүче аңсыз да ятарга мөмкин. Дустыңмы ул, әллә танышың гынамы — анысы мөһим түгел. Һәркем бер-берсенә бертигез карарга тиеш. Әгәр инде «наказание» төшергәндә әкрен, я жәлләп сугасың икән, ул чакта үзеңә дә «круг»тан шундый ук хөкем төшәчәк. Шуңа да, кешене кызгану хисе юкка чыга, бары кулың гына чыдасын!

Акча мәсьәләсенә килгәндә, район группировкаларында Илүзә язганча, шәһәрнеке сыман алай ук зур суммалар түләмиләр. Һәрхәлдә, мәктәп укучысын исәптә тотканда. Ай саен даими акча җыялар. Әгәр берәрсенең проблемасы, я туганы үлсә, аңа да берникадәр акча белән ярдәм итәләр.

Группировщиклар арасында акча проблемасы әллә ни катлаулы күренеш түгел. Икенче нәрсә бар. Гру ппировкадагы кеше милициядән курка. Чөнки аларны погонлы абыйлар еш эзәрлекли. Ә алар кулына эләксәң, бөтен мәктәп белә, әти-әни хакында әйтеп тә торасы юк. Димәк, группировкадагыларга рухи, физик куркыныч кына янамый, милициядән дә нык җәза төшәргә мөмкин. Матур, ялтырап торган кара тәпәчләре белән, группировкадагы дусларыңны сатканчы измәңне изүләре – сирәк күренеш түгел.

Группировкаларның кульминацион ноктасы – дошман группировкалар белән «стычка»ларның даими булып торуында. Айга бер булса да «стрелка» билгеләнә. «Толпага» «толпа» сугыша торган көннәр дә әз булмый алар арасында. Тәпәчләр тотып ничек кирәк, күпме кирәк, шулкадәр сугышалар. Аннан хезмәткәрләре килеп җитә. Дөрес, сатлыкҗаннар аларга алдан сатып, буласы «стрелка»да милициядәгеләр качып саклап та торырга мөмкин. Инде алар куа башласа, кешенең күзенә берни күренми. Кирәк икән, ике метрдан биегрәк киртәне дә күз йомып ачканчы сикерергә мөмкин. Кешене психологик яктан берни тоткарлый алмый, каршындагы барлык киртәләрне дә җимерергә әзер була ул. Шулай да бәрелеш кайвакыт акыл белән дә хәл ителә. Әйтик, егетләр өчкә өч бергә очрашып, булган вакыйга турында сөйләшә. Араларында бер тел бистәсе, ике «шкаф» була. Берсе тел белән дошманын «батырса», соңгы икесе көч кулланырга әзер булып тора.

Илүзәнең группировка кешеләренең үз законнары бар диюе – хак нәрсә. Әйе, биредә катгый кануннар хөкем сөрә. Әмма шунысы бар: бер кеше дә «старший»лар сүзенә каршы килә алмый. Нәкъ армиядәге сыман, «бабайлык» хөкем сөрә диярсең.

Шулай ук бер группировщикны да үз исеме белән атап йөртмиләр. Алайса исемлек гел хокук саклаучылар кулына эләгеп тора. Җитмәсә, арада «брат»ын «сатучылар» да очрамый калмый. Шуңа да һәркемгә аерым кушамат уйлап табалар. Күбрәк читтән, урыстан кергән исемнәр белән бер-берсен атап йөртә группировщиклар.

АФӘТТӘН КОТЫЛУ ЮЛЛАРЫ

Илүзә язганча, группировщик ирекле кеше, кайчан кирәк, шунда группировкадан чыга ала. Белмим, үзен биредә ирекле тота алучы группировка кешесен очраткан юк әле. Ул гел кемгәдер бәйле, бар җирдә дә үзе генә иркен сулап йөри алмый, чөнки башка группировкалар кул астына эләгүең бар. Җитмәсә, милиция, укытучылар, әти-әни бу хакта кайчан белер икән дип уйлап, борчылып йөри ул. Икенче яктан, син бер кердең икән инде, ошыймы ул, юкмы, тиз арада гына группировкадан азат итмиләр. Башта уйларга дип вакыт бирәләр, әле шул арада «наказание» төшереп торалар. Аннан гына зур танышың ярдәмендә, я зур хак түләп, я бөтенләй изелгәнче кыйналып кына группировкасыз яши башларга мөмкинсең. Группировщик синең белән ихлас бирелеп сөйләшә башлый икән, ул үзенең үкенүе хакында тәфсилләп сөйләми калмас, ник дигәндә, алар да адәм баласы бит.

Озын сүзнең кыскасы, мәктәптә укыганда кызыксынуны тыеп булмый кебек. Группировка турында яшьләр генә түгел, әти-әниләр дә аз белә дип әйтеп булмый. Ә практика, фактны сызып ташларга ярамый. Үз компанияң була, бер-берең белән дус-тату яшәү диюләре — чын ялган. Югарыда киеренке тормыш кичерүче группировщикның яшәү рәвеше тасвирланды инде, бу хакта сөйләп тору кирәкми. Шуңа да кергәч, чыгу юллары турында оныт, дустым. Ул йөз кешенең берсенә генә татый торган бәхет. Бу берничә ел элек шулай иде. Районнардагы группировкалар көннән-көн арта бара, кануннар да катгыйлана тора. Инде татар районында кызларның да җыелыша торган урыннары билгеләнгән. Сине дусларың күпме генә группировкага кер дип үгетләмәсен, бу афәттән чыгу юлларын алдан күзаллау мәслихәт, чөнки әлеге вакыйга белән һәркем күзгә-күз очраша. Ә котылу юлы бер: группировка тирәсенә якын да килмәү! Кем булып яшисең килә: «пацан» атлы арт сөртүчеме, әллә инде ирекле кеше булыпмы? Сайла! Киләчәк бүгеннән башлана!

Элекке «группировщик» Айнур ШӘРИПОВ

Аңласагыз иде хәлемне…

Маңгайдан салкын тир ага, нервы кузгала, эч поша, психика бозыла… болар барысы да БДИ вакытында була. Ник дигәндә, тәҗрибә өчен генә үткәрелеп караган БДИда минем белән нәкъ шундый хәл күзәтелде. Шулай ук йокларга да соң ятыла, иртә торыла, “теди аюлары” урынына китаплар кочып йоклана, кичә математика дәреслеге булса, бүген рус теле, иртәгә алман теле, аннары җәмгыять белеме… уфф.

Инде күптән юньләп “В контакте”да да утырган юк, кичке урамда йолдызлар күрмәгәнгә дә айдан артык вакыт инде, ТВда ниләр бара икәнен дә белгән юк, премьералар, документаль фильмнар да карау онытылды… Кем генә, ник кенә уйлап тапкан икән бу БДИны?!

СССР таркалып, СНГ урнашып килгән чорда туган балаларга, ягъни безгә бигрәк авырга төшә әле ул. Плюс 1 бал бетерелде, вузларга кергәндә чит телне бирү өстәлде, җитмәгәненә татар баласына туган телендә бирү мөмкинлеге дә калмады. Министр абыйлар һәм Дәүләт эшлеклеләре үзләре үк законга каршы бара башлады бит. Республика конституциясе буенча Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре санала. Шулай булгач, татар балаларын законга каршы чыгып кысрыклыйлар. 11 ел буе дәресләрне татар телендә укыгач, мин ничек итеп аларны рус телендә тапшырырга тиеш, ди? Бу бит баланың киләчәге, аның язмышы белән уйнау була түгелме соң? Менә шуңа да эчем поша, ни өчен минем язмышым белән йомшак кәнәфидә утыручы дәүләт эшлеклеләре шаяра икән?… Моннан берничә дистә еллар элек авыл мәктәбен тәмамлаганнарга паспорт бирмәгәннәр һәм яшьләр шул сәбәпле шәһәргә китә алмыйча теләсә-теләмәсә дә авылда калырга мәҗбүр булган. Ә бүген татар баласына мәҗбүриләп рус телендә бирдерү, татар теленә ихтыяҗны киметеп, үсеп килүче татарның башына “чүкеч белән сугу”га тиң була, минемчә …

Артык кызып ташладым, ахры, мин. Гафу, тик шулай да БДИ эшләрен чишү болай да авыр, ә аны рус телендә эшләү минем өчен икеләтә кыен. Аңласагыз иде хәлемне…

Алисә ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы, 11 сыйныф укучысы.

Комментарии