Истәлекле очрашу

Истәлекле очрашу

«Ашыт-Кишет таулары,

Өзелә камыт баулары.

Камыт бавын ялгый-ялгый,

Калмады бил баулары», дип җырлаганнары исемдә калган ир-егетләрнең. Бу якларга соңгы тапкыр кайтуымда Кишет белән Кышкар авыллары арасындагы, җигүле ат өчен шактый биек саналып, җырларга кергән бу тауны күрә алмыйча, беравык гаҗәпләнеп тордым. Аннары аңладым: хәзерге куәтле техника заманында андый вак-төяк тауларны тигезләп кую катлаулы бурыч саналмый икән. Бу якларга яңа гына кайтып килүемнең сәбәбе исә менә нәрсәдән гыйбарәт иде.

Элекке Әтнә, хәзерге Арча районының Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, Симетбаш авыллары кергән Кишет берләшмәсе рәисе һәм Яңа Кишет мәктәбе дирекциясе укучылар һәм укытучыларны, шушы авылларда туып-үсеп, хәзер республикабызның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән күренекле кешеләре белән очрашу оештырырга булган. Мәгълүм ки, безнең татар халкы, югары культуралы милләт буларак, зур казанышларга ирешкән күркәм затларга бай: һәр төбәк үзенең күренекле хезмәт һәм яу батырлары, сәнгать әһелләре, галимнәре һәм башка төрле һөнәр ияләре белән горурлана ала. Казан арты исә андый абруйлы шәхесләрнең мул булуы белән элек-электән аерылып тора. Аның бөек Тукае, дөнья күләмендә данлыклы Мәрҗаниләре үзләре генә дә ни тора!

Кишет, Кышкар, Симетбаш төбәге дә күркәм затларга мул. Дәһшәтле Сталинград сугышында Гитлерның иң күренекле хәрби башлыкларыннан берсе фельдмаршал Паулюсны әсирлеккә алган подразделение командиры, генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Иске Кишет егете булганлыгын белеп тору беркемнең дә күңелендә хаклы горурлык хисләре уятмый кала алмыйдыр. Бер кечерәк кенә Кышкар авылыннан ике академик (Илтөзәр Гыйззәт улы Терегулов һәм Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов) чыккан булу да – гыйбрәтле хәл. Шул ук Кышкар кешесе – Яңа Мәңгәр, Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, Симетбаш авыллары кергән Жданов колхозы рәисе Камалетдин Сабирҗановны өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлиләр. Ул – Ватан сугышыннан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан офицер егет, артта калган шушы күмәк хуҗалыкның җитәкчесе итеп сайлангач, бу колхозны берничә елда республикадагы иң алдынгы хуҗалыклар сафына бастыра. Кышкарның фронттан, батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән кайткан танкисты Әхәт Сафин сугыштан соң кыр корабы комбайнда хезмәт батыры булып дан казана: Ленин ордены белән бүләкләнә, РСФСР халык депутаты булып сайлана.

Элек Жданов исемендәге колхозга кергән Симетбаш авылы да, халкы күп булмаса да, күркәм кешеләре буенча башкалардан калышмаган. Бу авылда туып үсеп, Яңа Кишет мәктәбендә укыган Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком»ның элекке җитәкчесе, полковник Лотфулла Шәфигуллинны белмәгән кеше аздыр. Аның республика авылларын, күп санлы тарихи объектларны төзекләндергән игелекле эшләре бихисап. Татарстанның халык артисты, «Акчарлак» нәшрият йортына нигез салган, «Акчарлак» газетасының оештыручысы Габделфәт Сафин һәм популяр «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйләҗев тә – шушы Симетбаш егетләре.

Кишет-Кышкар төбәгенең данын арттыруны яшьләр дә уңышлы дәвам иттерә. «Татар» радиосының абруйлы редакторы һәм алып баручысы – Кышкар егете Айваз Садыйров, шулай ук Кышкар кызы һәм Кишет мәктәбенең элекке укучысы Лилия Гәрәева – «Сөембикә» журналының җаваплы секретаре, «Безнең гәҗит»нең хатлар бүлеге мөхәррире, «Безнең мирас» журналының бүлек мөдире – Яңа Кишет егете Ленар Гобәйдуллин… Бу авыллардан чыккан күренекле егет-кызлар исемлеген дәвам иттерергә мөмкин.

Яңа Кишет мәктәбенең җитәкчеләре укучыларын тәрбияләүдә шушы рухи мирастан, Кишет-Кышкар авылларында туып үскән абруйлы шәхесләрнең тормышлары, эшләре, иҗатлары, уңышлары, казанышлары үрнәгеннән нәтиҗәле файдаланалар. Декабрь аенда Яңа Кишет мәктәбенә Казаннан, Арчадан әле исемнәре аталган һәм башка хөрмәтле кунаклар кайтып төшү шундый игелекле һәм күркәм тәрбия чарасының чагылышы булды.

Мәктәп, бу чараны үткәрүгә гаять җитди карап, кунакларга зур ихтирам күрсәтте. Олы рәхмәтләр андагы укытучыларга һәм укучыларга! Яңа Кишет мәктәбе дөньялыктагы оҗмах почмагы икән. Мәктәп бинасына килеп керүгә, үзеңне бер гүзәллек сараенда кебек хис итәсең. Андагы матурлык, чисталык, бизәлеш, тәртип искиткеч. Коридорларның буеннан-буена стена кырыенда гөлләр-чәчәкләр, класс бүлмәләрендә шулай ук яшеллек, нәфис картина-портретлар… Һәр укыту предметы өчен махсус җиһазланган класслар, кабинетлар балаларга кызыксынып белем алырга, укытучыларга илһамланып эшләргә дәрт биреп торалар. Афәрин! Мәктәпнең болай бик күркәм булуында һичшиксез директор Фарсель Марселевичның һәм аның җитәкчелегендәге бердәм укытучылар коллективының роле һәм хезмәте зурдыр, әлбәттә. Укучыларның һәм педагогларның үз-үзләрен тотышларыннан, кием-салымнарыннан (монда укытучыларның бердәм үз формасы булдырылган) һәм итагатьле мөгамәлә итү рәвешеннән тәрбиялелек, әдәплелек, зыялылык бөркелеп тора, күңел сөенә.

Күзгә ташланып торган матурлык һәм тәрбиялелек бу мәктәптә белем бирү һәм тәрбия кылуның югары дәрәҗәдә булуына туры килеп тора. Мондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлфәния Раифовна, Лилия Борһановна, укыту-тәрбия мөдирләре Гөлия Радиковна белән Альбина Минзиевналар һәм башка укытучылар үзләренең җаваплы һәм мактаулы вазифаларын намус белән башкаралар. Нәтиҗәдә мәктәп күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында бара, укучылар исә төпле белем алып чыгалар. Мәсәлән, берничә укучы математикадан район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алуга ирешкәннәр.

Очрашу кичәсе күтәренке күңел, бәйрәм рухында узды. Кунакларның һәм укытучыларның чыгышлары, котлау-истәлекләре укучыларның һәм педагогларның матур җыр-биюләре белән үрелеп барды. Табигый ки, мәҗлестә катнашучылар фәннәр докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең һәм халыкара фәннәр академияләренең академигы, элекке парламент депутаты һәм Казан дәүләт педагогика университеты экс-ректоры Рүзәл Юсуповның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Аның турында Казан телестудиясе әзерләгән документаль фильм карау очрашучылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Арча районы хакимиятеннән мәдәният бүлеге мөдире Рамил әфәнденең, тамашада катнашып, кунакларны ихлас тәбрикләве – район җитәкчеләренең мәктәпләр тормышына, аларда үткәрелгән әһәмиятле чараларга игътибар белән карап, хуплап торуларына дәлил.

Мәҗлес азагында кунакларга мәктәп тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Академик Рүзәл Юсупов укучыларга һәм укытучыларга үзе язып бастырган китапларын бүләк итте һәм мәктәп китапханәсенә популяр гыйльми-публицистик басма хезмәтләрен тапшырды.

Арча районының Яңа Кишет мәктәбендә уздырылган бу очрашу бәйрәме һәркемнең күңелендә, нәфис хисләр уятып, озак сакланырлык якты истәлек булып калыр, чарада катнашкан күркәм затлар әле мәктәп парталарында утырган балаларга, үсмер егетләр һәм кызларга халкыбызның лаеклы шәхесләре булып тәрбияләнүләре өчен якты үрнәк булыр.

Диләрә САБИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии