Татарстанда 200ләп авыл юкка чыгарга мөмкин

Татарстанда 200ләп авыл юкка чыгарга мөмкин

Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмәлек-китап әзерләде.

Татарстанда 1920нче еллар ахырыннан 2010 елга кадәр меңгә якын авыл, утар юкка чыккан. Институт галиме, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин сүзләренә караганда, чынлыкта бу сан күбрәк, чөнки беткән авыллар турында бөтен мәгълүмат та сакланмаган. Әгәр Русия җитәкчелеге авылларга карата сәясәтен үзгәртмәсә, бетү дәвам итәчәк, ди ул.

«Авыллар юкка чыкмасын өчен, беренче чиратта, мәктәпләрне, мәдәният сарайларын һәм башка социаль әһәмияттәге оешмаларны саклап калырга, яшәеш челтәрен булдыру кирәк. Яшьләргә шартлар тудыру да зарур. Эшсезлекне бетерү өстендә дә эшләү кирәк.

Җир пайлары кешеләрнең кулларында булырга тиеш. Пайлардан төрле инвесторлар файда күрә. Авылга яшьләрне кайтару өчен төрле ысуллар уйлау кирәк. Медицина хезмәткәре авылга кайтса, 1 млн сум бирәбез дип әйткәннәр иде бит. Бу бик аз акча. Медицина хезмәткәрләрен, укытучыларны һәм башка белгечләрне генә кайтару түгел, ә бүтән юллар да, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгын торгызу өчен эзләнү кирәк», – ди Рафаил әфәнде.

Русиянең башка төбәкләре арасында Татарстанның авыл хуҗалыгы алга киткәннәрдән һәм тотрыклы санала. Галим фикеренчә, җирне интенсив куллану озакламый тискәре нәтиҗәләр бирергә һәм бу, үз чиратында, авыллар юкка чыгуга яңа этәргеч ясарга мөмкин.

«Татарстан әлегә үз-үзен туйдырып килә, аның сөте дә, ите дә, икмәге дә җитә. Ләкин бу озакка барыр микән? Кырларны кыргыйларча эшкәртәләр, әмма күпмедер вакыт үткәч, ул кырлар уңыш бирми башлый. Элек алай булмаган, хәзер чәчелмәгән басулар да, чүп-чар баскан, куаклар үскән кырлар да бар. Аларның мәйданы елдан-ел арта. Татарстанда элек кырлар 6 млн гектарга якын булган, хәзер 3 млн бар микән», – ди Шәйдуллин.

Рафаил әфәнде халыкны Себергә күчереп утырту программасын да төптән уйланмаган ялгыш сәясәт, ул акчаларны авылларны тернәкләндерүгә тоту кирәк, дип белдерә. Программа көчкә кергәндә, 35 яшькә кадәр эшли торган кешегә – 200 мең, өлкәннәр, инвалидлар һәм балаларга – 120 мең, ялгыз белгечләргә – 400 мең, югары уку йортын тәмамлаганнарга – 800 мең сум биреләчәк, диелде.

«Татар халкының күбесе үз авылында фермер булмаган, каядыр күчеп утыргач та фермер булмый инде ул. Моның өчен сәләт кенә түгел, бик күп әйбер һәм бик күп акча да кирәк. Русиядәге кыргый базар мөнәсәбәтләрен дә җимерү таләп ителә», – ди галим.

Рафаил әфәнде шау-шу кубып төрле программалар кабул ителә, әмма иң кирәкле эш – халык килеп яши алсын өчен төп шартлар тудырылмый, дип әйтә.

«АКШта күчереп утыртканчы башта яшәеш челтәре (инфраструктура) булдырыла. Русиядә киресенчә: башта кешене җибәрәләр, аннан инфраструктура турында уйлана башлыйлар. Әлбәттә, беркем дә барырга теләми. Бездә гел шулай бит инде, башта завод төзиләр, аннан соң гына юллар, торак турында уйлый башлыйлар», – ди галим.

Акча исраф итүне Русиянең электән килгән чире буларак та билгеләп үтә Рафаил әфәнде. Авылларны саклыйсы, яхшы тормыш шартлары тудырасы урынга «кирәкмәгән» урынга миллиардлар ыргытыла, ди ул.

Галим фикеренчә, 1930нчы еллардагы күмәкләштерү (коллективизация) һәм 1960нчы елларда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү авылларның юкка чыгуына китерә. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын төзү дә Татарстандагы авылларны юкка чыгаруда эзсез булмый. Никита Хрущев чорында перспективасыз авыллар белән көрәшү – мәктәпләр, клублар ябылу да авылларның бетүенә төп этәргеч булып тора.

Бүген дә мәгарифтә оптимальләштерү сәясәте – балалар аз дип, мәктәпләрне ябып кую, аның бетүенә юл ача. Татарстанда бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный, аларда 10-20 кеше яши. 2002нче елда Татарстандагы 36 авылда кеше яшәмәсә, 2010нчы елда бу сан 49га җиткән.

Наил АЛАН

Мәскәү белән тартышу гына җитми…

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның федераль үзәк файдасына табыштан алынучы салымның тагын бер процентын җибәрү турындагы белдерүеннән соң бик кызыклы фикер алышулар башланды. Ничәмә елларга беренче тапкыр федерация субъектларының бер җитәкчесе Мәскәү тарафыннан алып барылган бюджет сәясәте белән килешмәве турында әйтте. Алай гына да түгел, Миңнеханов үзе дә Татарстан Президенты буларак беренче тапкыр турыдан туры федераль үзәккә каршы дәште. Мәскәү шуңа күнеккән – элек ул кушканны йөгерә-йөгерә үтиләр иде. Ә монда – канәгатьсез мыгырдану.

Әлеге салымның Татарстан казнасына керүче өлеше 72,3 млрд тәшкил итә (2015нче ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмат). Бу – шул 18 процент инде. (Тагын 2 проценты федераль бюджетка китә – БГ иск.) Быел исә Мәскәү үзенә күбрәк акча таләп итә, Татарстан 17 процентын гына калдыра алачак. Шул 1%, ягъни 4 млрд сум, аркасында хәзер Татарстан бар Русиягә тавыш чыгарамы инде, дигән сораулар ишетелә Мәскәү Кремле тирәсендәгеләрдән. Янәсе, бу сан – 1% – алай зур да түгел. Ләкин эш монда гынамы соң? Бу сан – бик хәйләкәр сан бит.

ТАТАРСТАН = ВОЛОГДА?

Канәгатьсезлек, беренче чиратта, республика хөкүмәтен һәм Миңнехановны факт алдына кую аркасында тугандыр, дип уйлыйм. Анда Мәскәүдә карар кабул иткәннәр дә, аска төшергәннәр. Ләкин без бит әле, сүздә булса да, федерациядә яшибез, унитар дәүләттә түгел. Әйе, сепаратизм белән көрәшәбез дип, ясалма рәвештә кертелгән хакимият вертикале бар. Тик Русия һәм Татарстан конституцияләреннән баш тартучы юк бит әлегә. Алар гамәлдә. Ә Конституция нигезендә Русия – федератив дәүләт. Татарстанның статусы юридик яктан имзаланган килешүләр белән ныгытылган. Сүз уңаеннан, бу республиканы аерым дәрәҗәгә күтәрә, димәк, аңа аерым карарга кирәк. Ә чынында исә республиканың бүгенге статусын гади бер Вологда өлкәсе белән тигезләп куйдылар. Монда уйланыр урын бар, бигрәк тә Мәскәүнең теләсә нинди теләген үтәп килүче Татарстан җитәкчелегенә. Бәлки, аңа баштан ук каршы торырга, үз тәкъдимнәрен әйтергә, илне унитаризмга китереп җиткергән күп карарлар белән килешмәскә кирәк булгандыр?

Саннарга кире кайтып, тагын бер кат Миңнехановның ни әйткәнен искә төшерик. Бу Татарстан кебек төбәкләргә федераль субсидияләрнең бетерелүе дә. Күпме бу, азмы?

Республика бюджетының салымнар һәм салым булмаган керемнәре 2015нче елда 170 млрд сум булган. Моның өстенә Казан, федераль субсидияләр буларак, тагын 34 млрд сум алган. Менә шушы акчалар куркыныч астында да инде.

ҮЗ КОЛОНИЯЛӘРЕН ТАЛЫЙЛАР

Гомумән, бюджет федерализмы гамәлдә ничек булырга тиеш соң? Бу да бик гади.

Республика түбәндәге салымнар исәбенә яши: оешмалар табышына салынган салым (2015нче елда 72,3 млрд сум кергән), физик затлар кеременнән алынган салым (57,9 млрд), күчемсез милеккә һәм транспортка салым (25,5 млрд), акцизлар (20 млрд, шул исәптән алкоголь өчен – 7,2 млрд, нефть продуктларына – 7,1 млрд сум, сыра ясауга – 5,7 млрд сум) башка керем чыганаклары (11 млрд). Шуның белән шул.

Федераль үзәккә исә иң күп һәм җиңел җыела торган өстәмә бәядән алынучы салым (НДС), акцизлар, казылма байлыклар чыгаруга салым, таможня җыемнары китә. Бу әле төп керем чыганаклары гына. Һәм аларны республика 2014нче елда (2015нче ел мәгълүматлары кул астында булмады) Мәскәүгә 600 млрд сум күләмендә җибәргән. Татарстан бюджетының керем өлешенә ул елны 217 млрд сум гына акча кергән. Бу – үз колонияләреңне талау, дип атала.

Ярар, нефть – ул бөтенрусия милке булып санала, дип фикер йөртергә була, әлбәттә. Тик аны чыгарганнан соң сероводород һәм пычранган эчәр су да республика халкы «байлыгы». Шулай ук көньяктагы җылы климат та бөтенрусия милке, ләкин без бит кырык градуслы салкыннар була торган төбәкләрдә яшибез, әле уңыш та үстерәбез. Тик республикада яшәүчеләрнең кайберләре санавынча, Мәскәү, һәм шул исәптән Татарстан, бөтен байлыкларны тотучы булып тора, шуңа күрә 600 млрд сум берни турында да сөйләми. Мәскәү үзенекен ала, дип уйлыйлар.

ЧЫГУ ЮЛЛАРЫ

Һәрвакыттагыча сорау туа: нишләргә? Иң уңайлысы – каршылык күрсәтелмәгәндә башка чара калмагач, канәгать булырга тырышу. Барысы да Мәскәүнеке, анда хуҗалар утыра һәм алар хәл итәргә тиеш, дип фикер йөртергә мөмкин. Әлбәттә, бераз мыгырдап алырга да рөхсәт ителә, аннары Мәскәүдән ырылдау ишетелгәч, тынып калырга да була. Ләкин тагын өченче юл да бар. Бу – икътисади парадигманы алыштыру.

Мәскәү белән бюджет мөнәсәбәтләрен үзгәртеп булмаячак. Ә менә үзебезнең икътисади сәясәтне үзгәртергә мөмкин. Һәм бу – оешмалар табышларын арттыруга түгел, ә хезмәт хакларын күтәрү исәбенә халыкның керемен арттыруга кайтып калырга тиеш. Хөкүмәт мондый артуны стимуллаштырырга тиеш.

Аңлашыла ки, оешмаларга салымнарның кем тарафыннан җыелуы һәм ничек таратылуы барыбер. Ләкин калган өлешен алар үз ихтыярында кулланырга мөмкин. Табышларын киметү исәбенә хезмәт хакы фондын арттыруга күндерү җиңел булмаячак, әлбәттә. Ләкин бу очракта берничә ысулны кулланып карарга була.

Беренчедән, иң эре оешмалар әлегә республика җитәкчелеге кулында. Алар мондый карар кабул итә ала.

Икенчедән, ник әле профсоюз хәрәкәтен җанландырып җибәрмәскә? Алар хезмәт хакын арттыруны таләп итә алачак. Әлегә кадәр икътисади таләпләр белән урам җыеннарын оештырулары турында ишеткәнем юк. Мондый каршылык чаралары алга киткән илләрдә булып тора бит.

Тагын бер юл – республикада зыянлы химик җитештерүне үстерүгә мораторий кертү. Мондый оешмалар эш урыннарын барыбер әллә ни арттырмый, ә технологияләр алга барган саен, кул көче бөтенләй дә кирәкми башларга мөмкин. Әлеге заводлардан файданы аның җитәкчеләре һәм таможня җыемнары, НДС, акцизлар һәм табыш өчен салым аша Мәскәү генә алачак. Бәлки, шушыны аңлап алу Миңнехановның да ачуын китергәндер?

Без фәнсыйдырышлы җитештерү булдырырга тиеш. Анда эш хаклары, хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәләре югары булырга, аларны әзерләргә, аларны әзерләүчеләргә түләргә тиешбез.

Зур химия җитештерүе түгел, ә нәфис химия җитештерүе булдырырга кирәк. Көчне фармацевтика, биотехнологияләр, авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүгә юнәлтү зарур. Машиналар төзү, цифралы технологияләр кулланып җитештерү чаралары җитештерүгә игътибар бирү кирәк.

Ильяс ИЛАЛЕТДИНОВ,
галим, Казан

Мәскәү блогеры Мордовиядә яулыклар тирәсендәге ыгы-зыгыны көлкегә калдырды

Журналист һәм блогер Рәсүл Тавдиряков хиҗабны яулыкчык (платочек), өчпочмаклы яулык яки бандана дип атарга куша. «Исемен алыштырудан аның мәгънәсе үзгәрмәячәк, ә хәлләрне бераз җиңеләйтәчәк», – ди блогер.

Тавдиряков «Мордовия укучылары җиһады, яки Ни өчен Депардье Саранскидан киткән» дигән видеоролик чыгарган. Ул анда Мордовия мәгариф өлкәсе җитәкчелеренең Азюрка авылы укытучыларыннан яулыкларын салу таләбеннән көлә. Блогер әлеге хәлнең абсурдлыгына басым ясый. Интернет-кулланучылар аның турында уңай бәя калдыра һәм дәвамын сорый.

«Яулыкларны тыймый мөмкин түгел. Бу бит бер диннең икенче диннән югары торуын күрсәтә. Әйтик, әлеге татар авылында балаларның берсе пастафариан, ягъни макарон монстры динен тотадыр. Күз алдыгызга китерегез: бөтен укучылар һәм укытучылар мәктәпкә яулык ябып килгән, ә берничә укучы һәм укытучының башында тишекле чүмеч. Бу мәктәптә киеренкелек туачак, чөнки тишекле чүмеч кигән балалар яулыклы балалардан көләчәкләр», – ди блогер видеороликта.

Аннары ул яулык бәйләүнең берничә вариантын тәкъдим итә. «Әйтик, кызлар Русия флагы төсендәге яулык бәйләсеннәр. Аны салдыра башласалар, «дәүләт символларын күрсәтергә комачаулыйлар», дип прокуратурга гариза язарга мөмкин, ди Тавдиряков.

Мордовиянең Азюрка авылында яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. 24нче декабрь көнне биредәге мәктәпкә Саранскидан республика мәгариф министрының ике урынбасары, район мәгариф идарәсе вәкилләре, авыл башлыгы һәм башка түрәләрдән торган комиссия килгән. Алар мәктәптә яулык бәйләп йөргән дистәдән артык укытучыны җыеп, катгый рәвештә укытучыларга «тиешле кыяфәттә» булу, балаларга үрнәк күрсәтү, яулыкны салу яки эштән китү таләбен куйганнар.

30нчы декабрьгә Азюркада дүрт укытучы басымга түзә алмыйча эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булган.

Итек басучыларсыз гына киез итек бәйрәме

3нче гыйнварда Кукмарада авыл җирлеге башлыклары, басучылардан итек җыеп алып килеп, ярминкә үткәрде. Тулысынча диярлек урысча барган, Масленица, Раштуа данланган бу бәйрәмгә итек басучылар үзләре чакырылмады.

Татарның осталыгы, көн иткән кәсебе булган итеккә багышланган чара татар өчен ят бер бәйрәмне хәтерләтте. Кыш бабайларның «С новым годом!» дип шау-гөр килеп, йөреш ясап мәйданга килеп керүеннән башлап, район башлыгы Сергей Дмитриевның (керәшен) урысча чыгыш ясавы да, монда дәүләт теле булган татар теленең санда түгел икәнлеген күрсәтте. Сәхнәдән дә, нигездә, урычса гына җырлар яңгырады. Сирәк-мирәк булса да, бер-ике татар җыры ишетелде.

Ярминкәгә ни өчен җитештерүчеләр үзләре килмәде, дигән сорауга авыл җирлеге башлыклары төрле сәбәп тапты. «Кайбер итек басучылар шушы тирәдә генә йөри, ә күпчелеге килмәскә булды», – дип кыен хәлдән чыгучылар да булды.

«Быел итеккә ихтыяҗ зур. Узган ел кыш җылы булгангамы, бәясе 500 сумга кадәр төшеп беткән иде. Быел 700 сумга кадәр җитте. Башкортстаннан күпләп алып китәләр», – дип сөйләде итек сатып торган Байлангар авылы башлыгы Илфат Миңнегалиев.

Продукцияләренә ихтыяҗ артса да, итек басучылар, аерым алганда, Олыяз якларында елдан-ел азая бара икән. «Чөнки бездә «Урал» хуҗалыгы көчле. Бик зур мегафермалар салдык. Кеше шунда эшли. Кемнәрнең эше юк, алар итек баса», – дип аңлатты Олыяз авылы башлыгы Рамил Маликов.

«Әмма итек басучылар яхшы яши. Барысында да чит ил маркалы машина», – дип әңгәмәгә кушылды Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.

Шәех МӘРДАН

Комментарии