Рюкзак хатирәсе

Бервакыт, җәйге ялга чыккач, без, 3-4 кыз, Казанга барып кайтырга килештек. Кулыма яшел рюкзак тоттым.

Казанга барып җиткәч, кибетләрдән вак-төяк әйбер сатып алдык та, кайтырга җыендык. Әлфирә энесенә соры фуражка алды.

Трамвай тукталышында торабыз, кеше күп. Без авылча, шау-гөр килеп, кычкырып сөйләшәбез, бар кеше игътибарын безгә юнәлткән. Яныбыздан велосипедта бер үсмер узып китте. Велосипед алдында нәкъ минеке төсле яшел рюкзак, үсмернең башында соры фуражка. Сөйләшә-сөйләшә онытылып киткәнбез, кинәт куркып кычкырып җибәрдем:

Кызлар, ул минем рюкзакны алга-а-ан!

Әлфирә кычкыра:

– Аның башында минем фуражка-а-а! – ди.

Кулыма карасам, рюкзак үземдә, аның эчендә – өстә генә фуражка.

– Менә бит рюкзак! – дип, тагын да катырак кычкырып җибәрдем. Берьюлы барыбыз да шаркылдап көлдек, безнең белән бөтен халык көлде – бар урам яңгырады.

Шулай оятка калган идем казанлылар алдында. Шушы хәлне үсеп җиткәч тә кызлар белән искә алып сөйли идек.

Флюра БӘДРЕТДИН.

Казан шәһәре.

Комментарии