«ТАНЫЛУ АРТЫННАН КИЛМӘДЕМ»

Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүче, озын көйләрне дә җиңел генә башкарып, яшьләрнең генә түгел, олы буын вәкилләренең яраткан җырчысына әверелгән Филүс КАҺИРОВ исеме көннән-көн ешрак яңгырый. Башка вәкилләреннән “Синең үзенчәлегең нидә?” дип сорыйсы килсә, Филүсне тыңлаган кеше ул “изюминка”ны үзе эзләп таба. Бу халыкчанлык. Андый тавыш, аның кебек талант иясен яшьләр арасында беренче күрүем.

УРТАГА ТУГЭРЭК ЭЧЕНЭ АЛАСЫ

ДОСЬЕ:

Кайда туган: Башкортстан, Бүздәк районы, Килем авылы;

Кайчан: 2 ноябрь, 1986 ел;

Укый: дәүләт консерваториясенең IV курс студенты;

Эшли: Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль фондында солист;

Ярата: гадилек, гаделлек;

Яратмый: икейөзлелекне.

Бүген Казан шәһәренең үзәк юлларын Филүс КАҺИРОВ фотосы бизи, афишалары бар почмакта эленгән. Үзе 15 декабрьдә “Уникс”та булачак концертын түземсезлек белән көтә. Зур концерттан соң зур “йолдызга” әверелгәнче аның белән әңгәмә корып калырга булдым.

Филүс, карьера баскычың Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдән башланды дип беләм. Анда ничек килеп эләктең?

– Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә музыкаль училищеның башкорт-татар фольклор бүлеген тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Беренче курста берничә ай укыгач ук, Зилә апа Сөнгатуллина Рәшит Ваһапов фестивале турында сүз башлап, шул фестиваль коллективы белән бергә Ульяновск шәһәренә барырга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, ул чакта әлеге фестивальнең барлыгын да белми идем. Шуннан бирле күпме сулар акты, инде фестиваль белән Германия, Финляндия, Швеция, Польшаны йөреп кайттык.

Күп җырчылар Башкортстаннан Татарстанга килеп таныла. Ничек уйлыйсың, бу нәрсә белән бәйле?

– Башкортстанда яшәүче татарлар башкортның да, татарның да шифалы йогынтысын, ике культураны тоеп үсә. Башкорт халык җырлары бик озын көйле. Җырлый белмәгән кеше шуның белән тотыла да. Нәкъ менә шулар вокалист өчен бер хрестоматия булып тора. Ә Казанга килү, әлеге шәһәрнең “престижлы” булуы белән аңлата алам. Үзем танылу артыннан килмәдем. Консерваториягә укырга керә алачагыма ышанмадым да, ләкин кердем бит. Тормышым бәхетле очраклыктан тора дисәм дөрес булыр.

Филүс, аудио-дискларыңны көтеп алучылар да бардыр, аларны кайчан шатландырырга җыенасың?

– Инде шалтыратып сораучылар да бар һәм аларның күбесе өлкән буын вәкилләре. 15 декабрьдә, концертым көнне, икенче аудио-диск сатуга чыгачак. Беренчесе узган елның сентябрендә дөнья күргән иде. Яңасында 16 тупланган, кабатлана торган җырлар юк. “Исеңдәме?” дип атала.

Җырчылар, кайчан карама, “акча юк” дип зарлана, ләкин текә машиналарда җилдерә. Син нинди машинада тормыш куасың?

– Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елда узган конкурста Гран-при алдым һәм шунда “җиделе” машинасы бүләк иттеләр. Әле дә шул машинада йөрим. Акча юк дип зарлансам, аны да язарсыңмы? J

Без белгән Каһиров шул машинада нинди җырлар тыңлый икән?

– Классик җырлар, итальян көйләрен тыңлыйм. Итальянча җырларга кушылып җырлаган вакытлар да була. Бу тавышка бер күнекмә кебек.

Бүгенге яшь җырчылардан берәүне дә тыңламыйсың инде алайса?

– Раяз Фасыйховның җырлары бик мәгънәле, тавышы да искиткеч. Айгөл Хәйрине яратып тыңлыйм. Концертымда катнашачак Сиринә Зәйнетдинова да башкаларга үрнәк булырлык.

Тавыш дигәннән, җырчыга теләсә-нәрсә ашарга да ярамый дип беләм. Тавышыңны ничек саклыйсың?

– Чикләүләр бар шул. Иң беренче шуны әйтим: салкында басып торырга ярамый миңа. Шуңа күрә футболга да йөрмим. Концерт алдыннан көнбагыш ашарга ярамый диләр, имеш, чүпләре сулыш юлында утырып калырга мөмкин икән. Алкогольне эчү түгел, аның турында уйларга да ярамый. Аллага ышанам бит мин! Җырлар алдыннан сөтле җылы чәй генә эчәргә мөмкин. Әгәр тавышыңда нидер ошамый икән, яки берәр проблема килеп чыкса, иң ахыргы чиктә генә җылы кара чәйгә бер кашык коньяк салып эчә аласың.

Шәхси тормышың белән кызыксынучы кызларга нәрсә дип әйтим?

– Авылга кайтсам, миңа дүрт сорау бирәләр: “Ник кайттың? Өйләнмәдеңме? Фатир бирмәделәрме? Кайчан китәсең?” Җавабым, гадәттә, мондый: сагынып кайттым, өйләнмәдем, бирмәделәр, фәлән көнне китәм. Шулай булгач, башка кызларга да, өйләнмәгән, дип кенә әйтерсең, яме… J Шул егетне күрәселәре килсә, концертка килсеннәр диген…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Вәт, ичмасам, җырчы!

Газетага язарлык яшьтә булмасам да, кулга каләм алдым әле. Якташым, Башкортстан сандугачы Филүс Каһиров концертын карагач, телевизор эченә керә яздым. Тавышы, андагы моң!!! Яшьтәшләрен, сикереп биючеләрен “үтерде” бит.

Энем, гомерең озын булсын, тамашачы яратыр сине. Халык үз сандугачларын таный ул, менә җитәкчеләр күрсен иде. Ходай сине көнчелек белән килә торган гөнаһлардан сакласын. Исем дә пенсиягә чыккач түгел, ә яшьлегеңдә, үсү, дәртләндерү юлында бирелсен иде. Флюра Сөләйманова, Хәйдәр Бигичевлар кебек халыкка тугры бул, ул онытмас сине!

Хәзинә син, улым Филүс! Татарның алтыны! Масая күрмә!

78 яшьлек Асия әбиең.

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.

Көтелмәгән очрашу

2008 елның 23 ноябрендә “Мәдәният дөньясы” тапшыруы Рәшит Ваһаповка багышланган иде. Күп мәртәбә телефон номерын җыеп карасам да чыга алмадым. Ә әйтәсе килгән сүзем бар иде…

1950 (бәлки, 51нче) елны авылыбыз Карамалыга килде ул. Колхоз исә артистларны һәм район кешеләрен күршедә генә яшәүче әби-бабама фатирга кертә иде. Ни өчен дисәгез, әби колхоз өчен ипи пешерә. Бик уңган бабам белән икәү генә яшиләр иде. Алар үзләре концертларга бармый, ә бушлай алган билетны миңа бирә.

Урыным алда булды. Янәшәмдә генә мәктәп директоры хатыны Нурия апа белән утырган. Шунда Нурия апа миңа кәгазь кисәге тоттырды да алып менеп бирергә үтенде. Мин дә укып тормастан тапшырдым. Шуннан соң Рәшит абый сәхнәгә чыкты да “Нурия” көен җырлый башлады. Ә Нурия апаның күзе яшьләнде. Соңыннан белдем: Нурия апа Рәшит абый белән бер якта туып үсеп, бергә укып, мәхәббәтләре үрелгәч аерылышкан, кавыша алмаган. Элек бит укытучыларны төрле җирләргә эшкә билгели иделәр. Нурия апага китәргә туры килгән. Алар концерттан соң Нурия апаларга кереп чәй эчеп сөйләшеп утырган. Рәшит абый аны инде югалткан булган, ә язмыш үзләрен көтмәгәндә ничек очраштырган.

Кәримә НИЗАМОВА.

Азнакай районы, Яхшы-Бай авылы.

Комментарии