- 09.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Белгечләр Русиядә хакимияткә каршы тәнкыйди мәкаләләр язучы, коррупцияне яктыртучы журналистларның төрмәгә утыртылуы арта дип саный. Алар мисал итеп Айгөл Мәхмүтова һәм Ирек Мортазинны китерә.
Бу көннәрдә Мәскәү шәһәр суды президиумы журналист Айгөл Мәхмүтова эшен яңадан карарга кушты. 25 яшьлек журналист 5 ел ярымга төрмәгә хөкем ителгән иде. Ул инде 2 ел вакытлыча тоткарлау урынында утыра.
“Судьба Кузьминок” район газетасы баш мөхәррире Мәхмүтова, журналист тикшерүләре үткәреп, шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күп катлы гаражлар төзүне туктатып кала алды. Шул сәбәпле акча һәм кәнәфиеннән колак каккан түрәләр журналистны төрмәгә утыртуга иреште.
Мәхмүтова адвокаты Юрий Зак әйтүенчә, Айгөлнең бар проблемасы газетада Мәскәү мэры Юрий Лужковка ачык хат бастырудан башланган.
– Лужков моны игътибарсыз калдырмады. Канунсыз төзелеш туктатылды. Шул сәбәпле күп кеше кесәсенә акча керми калды, – ди адвокат.
Айгөлгә берничә тапкыр һөҗүм ясала, аны алдашуда, ришвәт алуда гаеплиләр. Журналистның гаепсезлеге турындагы документлар күрсәтелсә дә, Кузьминки район суды аңа игътибар итми.
Шуңа “Гражданнар карашы үзәге” оешмасы вәкиле Андрей Черняков Мәхмүтованың эшен кире Кузьминки судына кайтару белән канәгать түгел.
– Җинаять эше уйлап чыгарылган, гаеп дәлилләнмәгән. Мәхмүтова адвокаты моны ачык мисалда күрсәтте. Шуңа да карамастан Русия журналистын акламадылар, ул төрмәдә калды. Һәм карарны заказ үтәгән шул ук судка яңадан җибәрделәр, – ди ул.
Ләкин “Гражданнар хокуклары комитеты” идарәсе вәкиле Рэм Латыйпов моны күпмедер дәрәҗәдә җиңү дип саный.
Чөнки суд һәм прокуратурага басым ясаган элекке түрәләр күбесе инде идарәдә эшләми һәм кешеләргә ялган мәгълүмат бирү отышлы түгел дигән фикердә торалар.
Рэм Латыйпов соңгы вакытта хакимиятне тәнкыйтьләп мәкалә язучыларны төрмәгә утыртуларга борчылу белдерә. Ул моңа мисал итеп 21 айга хөкем ителгән Ирек Мортазинны китерә.
Латыйпов әйтүенчә, моңа кадәр хәзерге Русиядә хакимиятне тәнкыйтьләп китап язган кешенең төрмәгә утыртылганы юк иде әле.
– Димәк, киләчәктә хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен социаль тарткалаш тудыруда гаепләп хөкем итү ихтималлыгы арта. Казанның Киров район суды моны ничек эшләргә кирәклеген дә күрсәтте, – ди ул.
Латыйпов чынлыкта гаепләү белдерү сәбәпләре Мортазинның коррупция эшләрен фаш итү белән дә бәйле дип саный.
– Ул элек кулланышта булган кытай автобусларының югары бәядән сатып алынуын күрсәтте, – ди Латыйпов.
Аның фикеренчә, хәзер Казахстан тәҗрибәсендә, Русия төбәкләрендә дә хакимиятне тәнкыйтьләгән журналистларны хөкем итүләр артырга мөмкин.
Ландыш ХАРРАСОВА
Русия телеканаллары пропаганда коралы
Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов: “Русиядә хакимият һәм медиаэшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кайбер кешеләр телевидение каналларын нык хосусыйлаштырган”, – дип белдерде.
Аның фикеренчә, яхшы мәгълүмат чараларында халык үз-үзе белән сөйләшә. Телевидениенең хакимият сүзен халыкка җиткерү чарасы гына булуы – дөрес нәрсә түгел.
– Бүген без җәмәгать телевидениесенең төрле илдә ничек төзелгәнен беләбез. Анда хакимият телевидение каналын идарә итүгә якын килергә курка. Нәтиҗәдә, җәмгыять мәгълүмат алу һәм үз фикерен булдыру мөмкинлегенә ия. Бу аңа ачык күз белән яшәү генә түгел, дөрес карарлар кылу мөмкинлеге дә тудыра. Шул исәптән сайлау кампаниясе вакытында да, – ди ул.
Журналистлар берлеге рәисе Русиядә пропаганда элекке тормыштан калганча эшли, дип исәпли.
– Пропаганда һәм пиар һәр илдә бар, әмма җитәрлек үсешкә ия илләрдә ватандашлар пропаганда һәм пиарны журналистикадан аера белә, һәм аларның сайлау мөмкинлеге бар, – ди ул.
Күптән түгел иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Русия, Белоруссия, Үзәк Азия һәм Кавказ илләрендәге телевидение каналларына тәнкыйть белдергән иде. Оешманың сүз иреге мәсьәләләре вәкиле Миклош Һарашти бу илләрдә телевидение каналларының барысы да диярлек хакимият контроле астында эшләвен һәм көчле пропаганда коралы буларак кулланылган очракта, иминлеккә куркыныч тудыра алачагын белдергән иде.
Наиф АКМАЛ
Татарга тылмач кирәк
Фәүзия Бәйрәмовага карата суд эше 7 декабрьдә дәвам итте. Гаепләнүче як эшнең беренче көнендә үк хөкем эшенең татар телендә баруын шарт итеп куйды. Бәйрәмова белән аның җәмәгать яклаучылары бу эштә Русия һәм Татарстан кануннарына таяна.
Судның беренче көне татар теле өчен көрәш рухында узды. Нәтиҗәдә, судта тәрҗемәче төп урыннарның берсен алып торачак.
Фәүзия Бәйрәмованың җәмәгать яклаучысы булган Айдар Хәлим: “Суд эшен татар әдәби телен яхшы белгән кешеләр алып барсын иде”, – дигән фикер җиткерде. Әлеге юлламага җавап йөзеннән хөкемдарлар мондый карар чыгара:
– Суд рус телендә бару хокук бозу була алмый. Фәүзия Бәйрәмова – тарих фәннәре кандидаты. Ул русча яхшы аңлый, рус телендә китаплар чыгарды. Судны рус телендә алып баручы судьяны, гаепләүче һәм сәркатибне алыштырырга нигез юк. Әлеге карар белән риза булмаган очракта, 10 көн эчендә Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә аласыз, – диде ул. Бу карарны судья Дан Шәкүров рус телендә генә укыды. Фәүзия Бәйрәмова таләбе буенча карар татар теленә дә тәрҗемә ителде. Моннан соң да Бәйрәмова судта әйтелгән һәр сүзнең тәрҗемәсен таләп итеп, кызу бәхәсләр тудырды.
– Бүген минем язмыш өчен түгел, татар телен суд эшенә кертү өчен көрәш булды. Айдар Хәлим дә, мин дә, башкалар да шушы юнәлештә көч куйды. Татар телен судка өлешчә кертә алдык. Судья ярым-йорты гына татарча, калганын русча сөйләмәкче иде. Без бер карарны булса да татарчага тәрҗемә иттерә алдык. Иртәгә дә халык алдында гаепләүне татарча укуны таләп итәрбез. Һәр сүз, җөмлә өчен авыр көрәш булачак, – диде Бәйрәмова.
Судта прокурор Эдуард Мифтахов гаепләү белдерде. Прокурор чыгышыннан күренгәнчә, Фәүзия Бәйрәмовага Русия Җинаятьләр кодексының 282нче маддә, 1нче бүлеге буенча гаеп белдерелә. Бу – милләтара һәм динара ызгыш тудыру белән бәйле.
Америкада яшәүче Вил Мирзаянов Милли Мәҗлеснең билгеле утырышына, аның карарларына катнашы булуны белдереп торды.
– Вил абый бу мөрәҗәгать, карарларның авторы булуын яшерми. Ул аны язып безгә җибәрде. Без аны Милли Мәҗлес утырышында бераз гына үзгәртеп кабул иттек. Ул халыкка таралды. Канун буенча без теләсә нинди документны кабул итә, теләсә кая җибәрә алабыз. Вил абый мөрәҗәгатьләр башында торды, кабул итүчеләр без.
Халыкка Мәскәү егетләре таратты. Кыскасы, бу эштә бөтен милләт катнашты. Әмма бөтен милләтне хөкем итә алмагач, мине аерып алып, рухымны сындырмакчы булып хөкемгә тарталар. Ләкин бу эш барып чыкмаячак, – дигән фикердә Фәүзия Бәйрәмова.
ТАТАРСТАНДА ТАТАР ХОКУКЧЫЛАРЫНА КЫТЛЫК
Суд утырышының татар телендә алып барылуын теләүчеләр аз түгел. Әмма Татарстанда мондый белгечләргә кытлык. Шуңа да русча утырышка тәрҗемәче чакырып кына эш ителә. Шулай да татар халкы үз борчуы, кимсетелүе һәм гаделсезлеккә каршы үз хокукларын яклап, хокук саклау органнарына күп мөрәҗәгать итми дип санала. Алар артык кәгазь эшен хупламый, нерв системасын какшатырга теләми һәм дөреслек җиңәчәгенә ышанмый, ди социологлар.
Бүген Казан университетының юридик факультеты студенты “Юриспруденциядә татар теле” дигән фән укый ала. Әмма ул берничә фән арасында сайлауга куелган дәресләрнең берсе генә. КДУда бу студентларга юридик татар телен укытучы Фирүзә Сибгаева: “Дәресләргә теләп йөрүчеләр әллә ни күп түгел”, – ди. Укытучы Сибгаева үзе юристлар татар телен белергә тиеш дип саный.
– Суд системасы, әлбәттә, татар телен белгән белгечләргә мохтаҗ. Судка биргән гаризаларны укып аңлауда, җавап бирүдә еш кына кыенлыклар туа. Гап-гади генә сорауларга да алар татар телендә җавап бирә алмый. Беренче чиратта, суд хезмәткәрләре белән халык арасында аңлашылмаучанлык шушы нигездә туа, – ди Сибгаева.
– Суд утырышын татар телендә алып барырга теләүчеләр еш очрый. Татарстанның кайбер районнарында суд татар телендә эшли. Югары судта да шундый утырышлар еш була. Судның татарча алып барылуын теләгән кеше гозерен әйтеп гариза яза, әгәр дә утырыш барыбер русча алып барыла икән, ул тәрҗемәче сорый ала. Бу эшне дәүләт түли, – ди Сибгаева.
Гафиулла ГАЗИЗ, Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА
Күрәзәлек көчәя
Киләсе елда Татарстанда кем Президент булыр? Бу сорау татар җәмәгатьчелеген генә түгел, Мәскәүләрне дә борчый башлады. Дүшәмбедә илнең төп матбугат чаралары бу мәсьәләгә игътибарын юнәлтте.
Билгеле булганча, 2010 елның 25 мартында Минтимер Шәймиевнең Президентлык вакыты тәмамлана. Өч ай кала Русия башлыгы Дмитрий Медведевка республика президенты урынына 3 кандидат исеме тәкъдим ителергә тиеш.
Рәсми мәгълүматларга караганда, узган җомгада “Бердәм Русия” җитәкчелеге Русия Президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков белән очрашып, өч төбәктә җитәкчелекне алмаштыру турында сөйләшкән. Бу үзгәрешләр Татарстан Республикасы, Саратов һәм Ямал-Немец төбәкләрендә көтелә. “Ведомости” газетасы язганча, Мәскәү кремлендәге түрәләр Шәймиевнең алдагы язмышын төрлечә фаразлый. Кайберәүләр аның Русия җитәкчелегенә комачауламавын һәм алдагы елларда әле республика белән җитәкчелек итәчәген әйтә. Икенчеләр фикеренчә, Шәймиев башка төбәк җитәкчеләренә үрнәк күрсәтеп, үз урынына дәвамчысын калдырып, Президентлыктан китәчәк. Шул ук басма Татарстан Президенты урынына берничә кандидатны дә атый. Болар: Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
“Коммерсантъ” басмасы исә кандидатлар исемлегендә Шәймиевнең булу-булмавы аның үзеннән тора, ди. Биредә журналистлар Шәймиевнең июнь аенда Президент тәхетеннән китү теләген белдерүен искәртә, әмма, ул мондый белдерүләрне еш ясый, бу сүзләргә артык ышанырга ярамый, дип нәтиҗә чыгара.
Президент алмашыну мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеген дә борчый. Дәүләт Шурасына якын булган чыганак сүзләренчә, узган җомгада Мәскәүдә Фәрит Мөхәммәтшин Борис Грызлов белән очрашкан. Анда мөһим мәсьәләләрнең берсе – кандидатлар исемлеге турында да сөйләшү булган дигән, сүзләр бар.
Татар җәмәгатьчелегендә исә Президент алмашыну темасына әллә ни сөйләшергә яратмыйлар. Шәймиевнең тәхеттә булуы әлегә күпләрне канәгатьләндерә. Өстәвенә, аның 2013 елда Универсиада үткәнче Президент булып калырга теләве дә билгеле.
– Президентны, беренче чиратта, халык сайларга тиеш. 90нчы еллардагы кебек үз ихтыярыбыз белән, халыкны алдаусыз, көчләүсез, мәгълүматны яшермичә сайланган кеше иң кулай булыр. Алай булмый икән, барысы да хәзерге хәлдә калачак. Кемне генә билгеләмәсеннәр, барыбер тәртип үзгәрмәячәк, – ди Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин.
Әлегә татар җәмәгатьчелеге Татарстанда кем Президент була ала дип фаразлар гына кыла. Бу сорауга 25 декабрьдә бераз ачыклык кертеләчәк.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
СПИД чит илдә кими, Русиядә арта
Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә ВИЧ йоктыручылар саны арта гына бара. Бу хакта БМОның ВИЧ һәм СПИД уртак программасы хисабында әйтелә. Авыру йоктыручылар саны бу төбәктә 1,5 миллионга җитә.
Аеруча Украина һәм Русиядә “алдынгы”. Хисапта әйтелгәнчә, Русия авыру киң тарала барган илләрнең берсе.
СПИДка каршы көрәшнең федераль фәнни-укыту үзәге башлыгы Вадим Покровский әйтүенчә, Русиядә көн саен 100-150 кеше авыру йоктыра. Украинада исә 1,5% кеше ВИЧ белән авыручылар хисабында. Азәрбайҗан, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда да ел саен авыру эләктергән яңа кешеләр саны арта гына бара.
Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә ВИЧ таралышына еш кына энә белән кадый торган наркотик куллану сәбәпче. Хәзер барлыгы 3,7 миллионга якын кеше шул рәвешле наркотик куллана. Шуларның якынча дүрттән бере – ВИЧ йоктыручылар. Күп илдә наркотик кулланучылар секс-бизнес белән шөгыльләнә, ә бу исә авыру таралуны тагын да арттыра.
БМО хисабында билгеләнгәнчә, медицина оешмаларында да укол кадаганда инфекция эләктерү куркынычы зур. Мондый очраклар инде булгалады да.
Социаль хәлнең авырлыгы профилактика эшен чикли. Җитмәсә, чир йоктырган кешегә карашның начар булуы да авыручыларны үз чирен яшерүгә этәрә.
Зәңгәрләр арасында да авыру йоктыручыларның рәсми саны шактый киметелгән булырга мөмкин һәм бу да куркыныч тудыра. Моннан тыш, наркотик куллану өчен җинаять җаваплылыгыннан куркып, ВИЧ белән авырган наркоманнар үз чирен яшерә.
Гомумән, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядә авырудан дәвалану алга киткән дөнья илләре белән чагыштырганда, түбән дәрәҗәдә кала. Бу исә халык кереме түбән булуы белән дә бәйле.
Бөтен дөньяда хәзерге вакытта ВИЧ йоктыручылар саны 33,4 миллион тирәсе. Чит илдә ел саен чир йоктыручылар саны 10-20%ка кими барса, Русиядә 10%ка арта.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Тыелмаган “наркотик”лар сатыла
Русиядә наркотик дигән агу хәзер үзенә күрә бер эпидемиягә әйләнде. Эчке эшләр министрлыгында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы хезмәт бүлеге оешуга 18 ел тула. 2009 елда бу бүлек 95 килограмм наркотик матдә тапкан.
Наркотик матдәләрнең таралган төрләреннән кала, 2007 елда Русия наркобазарына рәсми рәвештә наркотик дип саналмаган, “хуш исле үлән” исеме астында сатылучы матдә барлыкка килде. Халык арасында аны “спайс” дип йөртәләр. Белгечләр әйтүенчә, “Хуш исле үлән” быелның апреленнән киң кулланылыш тапты.
Чаллыда инде 20 яшүсмер мондый “кәеф үләне”ннән агуланды. Аларның күбесе – 11-12 яшьләрдәге малайлар. Табиб-наркологлар фикеренчә, киптерелгән һәм вакланган үләннәрдән ясалган порошокка кеше ияләшә. Табиблар үлән порошокларын наркотик дип саный.
Әмма бүген кәеф китерүнең бу төре рәсми рәвештә наркотик матдәләр рәтенә керми, шуңа да ирекле сатуда бик җиңел табыла. Кытайда ясалган бу матдәләрне таратуга, Русиягә китерүгә, сатуга ирек. Аның түбән бәясе яшьләрне, шул исәптән, мәктәп укучыларын да үзенә җәлеп итә.
Быелның апрелендә Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко тәмәке катнашмасы составында шалфей, гавай розасы һәм зәңгәрсу лотос үләннәре булган матдәләр сатуны тыйган карар кертте. Карар көченә кергәннән бирле Татарстанда тарту катнашмалары саткан 134 нокта ябылган.
– Легаль яки легаль булмаган наркотик матдә таратучыларны кулга алуның мөһимлеге бер үк. Бу мәсьәләдә без яртылаш канунсыз эшлибез дияргә мөмкин. Чөнки бу тәмәке катнашмалары наркотик матдәләр рәтенә кертелмәгән. Яңа карар 3 төр үлән сатуны тыйганнан соң, кәеф китерә торган матдәләрне чыгаручылар башка төр үлән катнашмаларын наркотик матдә белән эшкәртә башлады. Монысы үләннәргә караганда берничә тапкыр көчлерәк. Ә организм өчен нәтиҗәсе нинди булачагы бөтенләй билгесез, – ди Эчке эшләр министрлыгының наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы бүлек мөдире Алексей Завгороднев.
Казан яшьләре сүзләренә караганда, теләгең булса, “спайс” дип аталган үләнне бөтен җирдә сатып алып була. Аны “хуш исле үлән” исеме астында гади киоскларда да табып була. Үз нокталары да бар, 500 сумлык порошокны өеңә дә китереп бирәләр икән хәтта. Чөнки бу матдәләр әлегә тыелмаган, инде агуланучылар саны чиктән ашкач, үсмерләр шул үләннәргә “утырып” беткәч, бәлкем тыярга кирәк, дип исләренә килүче депутатлар да табылыр…
Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА
azatliq.org
Комментарии