Кеше хәлен кеше беләме?

Өемдә телефон шалтырады. Тукай районының Мусабайзавод авылыннан Хәлил Сабитов атлы ир заты ярдәм итүебезне сорый. “БГ” редакциясе исеменә хат та яздым, очрашканда бирермен”, – ди. Тукай районы эчке эшләр бүлеге янында күрешкән чагымда кулыма мондый эчтәлектәге хат тоттырды.

“… Бу дөньяда дөреслек юклыгына, бар нәрсәне дә акча хәл иткәненә ышандык. Урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче улыбызны икмәк ташучы тракторчы янына утырып кайткан өчен генә икмәк сатуда гаепләделәр. Югыйсә комбайннан төялгән икмәк өчен тулысы белән тракторчы җавап бирә торгандыр бит…”

Аннары хатта, килгән опергруппаның төнге сәгать 11дә, урлашуда төп гаепләнүче дип шикләнгән Рушан Сабитовның начар күрүеннән файдаланып һәм куркытып беркетмәгә кул куйдырулары, ә тракторы белән Низамиевлар ишегалдына икмәк алып кайтып бушаткан Рамил Гыйләҗевны хәтта урлашу урынына да чакырмыйча, өенә барып, шаһит буларак кына сораштырулары бәян ителә. “Икенче көнне тракторчы Рамил, улыбызны чакырып: “Миннән 20 мең акча сорадылар, эшне ябалар, курыкма”, – дип аны кайтарып җибәрде”, – диелә.

Болай дип язу өчен соңгы чиккә җитәргә кирәктер. Чөнки бу шактый зур гаепләү. Ата кеше бик эмоциональ сөйли: “Министрга кадәр барсам барам, дөреслекне барыбер табачакмын!”

УЧАСТКОВЫЙНЫ ТОТЫП БУЛМАДЫ

13 августта булган шул хәлләрдән соң шактый борчылган Сабитовларны механизатор Гыйләҗев сүзләре бераз тынычландырса да, 14 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә чакырып, Рушанга карата җинаять эше ачылуны белдерүләре бу гаиләне шок хәлендә калдыра. “Нигә бу турыда шундук әйтмәделәр, нигә вакытны 1 айдан артыкка сузганнар? Шул 1 ай эчендә кешеләрне һәм документларны үзләренә кирәгенчә әзерләгәннәр, башка берни түгел”, – дип өзгәләнә бәхетсез ата.

Монысы гаҗәп хәл, әлбәттә. Участковый майор Айдар Фәттаховның 3,5 тонна арпаны Низамиевларга алып кайтып бушаткан Рамил Гыйләҗевны гаепләмичә, гаепләнүче итеп аның янәшәсендә утырып кайткан Рушан Сабитовка беркетмә тутыруы тагын да гаҗәбрәк.

Рушан Сабитовка карата кузгатылган 225274нче җинаять эшен алып баруны инде өченче кешегә йөкләгәннәр. Чыгышы белән Мусабайзаводтан булган майор Альберт Вахитов эшнең авылдашына кагылышлы икәнен белгәч, аннан баш тарткан. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ләйсән Тәлгать кызы эстафетаны дәвам иткән, әмма авырып китеп, хастаханәгә кергән. Инде “эш”не төгәлләп, аны гаепләү акты белән бергә 2009 елның 27 октябрендә Тукай район прокурорына тапшырган капитан Нуриевны күреп сөйләшмәкче идем. Аны күрү бәхетенә ирешә алмадым.

МУСАБАЙЗАВОДТА НИ ХӘЛЛӘР?

Әллә нинди булды бу 16 ноябрь көне. Чаллыдан 25 чакрымдагы Мусабайзавод авылына “Кама” агрофирмасының Мусабайзаводтагы җирле бүлекчәсе идарә итүчесе Заһир Шәкүровны күреп, күп нәрсәгә ачыклык кертәчәкмен дип барсам да, аны туры китерә алмадым. Кесә телефонының номерын табып, Хәлил Сабитовтан аңа: “Корреспондент көтә, әгәр кирәк булса, ул сез яши торган Казаклар авылына да барырга әзер”, – дип әйтүен үтендем. Әгәр Заһир Закирович авылга килсә, һичшиксез, мине күрсен әле, дигән гозерне агрофирма ашханәсе мөдиренә дә җиткердек. Тик җитәкче әфәнде вакытында ашханә янында ничек тиз пәйда булса, шулай ук тиз якларына җилдергән.

Рушанны яклаучы адвокаты Фәрит Заһидуллиннан гаепләү актының күчермәләрен соратып алдым. Анда: “Документлар буенча Рушан Сабитов комбайнчы саналса да, еш эчкәнлектән, аның ярдәмчесе Айдар Фәхриев чынлыкта комбайнчы вазифасын башкара”, – дип язылган. Болай язу дөреслеккә туры килмидер, мөгаен. Хәлил Сабитов әйтүенчә, Фәхриевнең механизатор таныклыгы бөтенләй юк икән, ә Рушанныкы бар. Шуңа күрә ул комбайнчы буларак рәсмиләштерелгән. Еш эчә дип язулары белән дә килешәсе килми: күршеләрен һәм кайбер авылдашларын күреп сөйләшкәндә, алар 25 яшьлек ир-егетне яхшы яктан гына телгә алды.

13 августта ул салган, әлбәттә. Бу турыда гаепләү актында да тракторчы Рамил Гыйләҗев белән икесенә 1 литр аракы эчкәннәр, дип язылган. Тик монда кабат бер мөһим детальне төшереп калдырганнар. Механизатор Гыйләҗев та, комбайнчы ярдәмчесе Сабитов та (аларның икесен дә аерым сораштырдым – авт.): “МТЗ-82 прицебына төяп, комбайнчы Айдарга басудан авылга салам алып кайттык”, – дип сөйлиләр. Бу детальгә, бәлки, артык игътибар да итмәс идем. Әмма шул чагында Гыйләҗев урамда тракторын туктатып, Флүрә Низамиева белән ни турындадыр сөйләшеп тора, бу ханымнан баш төзәтергә 100 сум акча да ала. Гаепләү актында салам алып кайту да, Гыйләҗевның Флүрә ханым белән сөйләшеп торуы да телгә алынмый. Миндә “Тракторчы шул чагында Ф.Низамиева белән аларга арпа китереп бушату турында килешмәде микән?” – дигән шик туды. Бу турыда Рамил Гыйләҗевтан соравыма ул, әлбәттә: “Юк”, – дип җавап бирде. Тракторда утырып калган Рушан да аларның нәрсә турында сөйләшкәнен ишетмәгән. Гаепләү актында язылган: “Рушан Халис Низамиевтан (Флүрә ханымның ире – авт.) керткән арпа өчен акчаны соңрак алырга теләгән, әмма бу хакта алдан килешенмәгән”, – диюләре, кем әйтмешли, хет үтер, ышандырмый. Ничек инде сөйләшмәгән-белешмәгән көе кемнеңдер ишегалдына бөртек кертеп бушатырга кирәк. Актта язылганча, бу вакытта Киров урамы 6нчы йортның 2нче фатирында яшәүчеләр өйдә булмаган һәм менә сиңа мә, каяндыр ирле-хатынлы кайтып төшкәч, ишегалды тулы арпа көшелен күреп шаккатканнар. Йорт хуҗасы озакка сузмыйча, алар ихатасына “ялгыш” килеп кергән байлык турында Тукай районы эчке эшләр бүлегенә хәбәр салган. Миңа калса, Низамиевлар алай итмәс иде, бу чагында алар ошбу маҗаралар турында идарә итүче Шәкүровка беленүе турында белеп өлгергәннәр һәм … тизрәк “без монда не причем”, дип әйтергә ашыкканнар.

Заһир Шәкүровның үзен күреп сөйләшә алмасам да, гаепләү актында язганнарга ышансак, эшләр идарәчесе прицебына бөртек төягән тракторның авылга кергәч, ындыр табагы тарафына китмичә, Киров урамы ягына борылуын күреп кала. Сәрхуш хәлендәге тракторчы Рамил һәм комбайнчы ярдәмчесе Рушанның бергәләп, өстәвенә, тиешсез якка юнәлүләре аңарда шик уята. Ул телефоннан ындыр табагына шалтыратып, МТЗ-82нең анда кайту-кайтмавы белән белешә. Гыйләҗев идарә иткән транспортка төялгән арпаның тиешле урынга кайтмавын белгәч, Киров урамына юнәлә. Трактор эзе идарә итүчене югарыда телгә алынган йортка алып килә. Низамиевлар ишегалдына бушатылган арпаны күргәч, Шәкүров үзенең “Нива” машинасында Гыйләҗев тракторы артыннан басуга ашыга. Ул тракторны арпа басуына җитәргә бер чакрымнар кала куып җитә. Бу вакытта рульдә инде Рамил Гыйләҗев түгел, ә аның улы Булат утыра. Булат та, Рушан да әти кешенең өйдә калуын әйтә. “Сез нишләп Низамиевларга бөртек бушаттыгыз?” – дигән сорауга 15 яшьлек Булат: “Минем моңа катнашым юк”, – дип җавап бирә. Тракторны туктаткан урынында калдырып, ул Рушан белән Булатны 6нчы йорт янына алып кайта. Сабитовка беркая китмичә шушында көтәргә кушып, Булатны кабат басуга илтә. Тракторны кабызып, үзләренең йорт турына алып кайтып куярга куша.

ГЫЙЛӘҖЕВ ҺӘМ САБИТОВ БӘЯНЕ

Рәсми гаепләү актыннан шаһит Гыйләҗев һәм урлашуда шикләнелүче Сабитов сөйләгәннәр нык аерыла шул. Өенә барып сораштыруым вакытында тракторчы Рамил Гыйләҗев арпа ташуын да, комбайнчы Айдар Фәхриевкә салам алып кайтаруларын, урамда Флүрә Низамиева белән сөйләшеп торуларын таныды. Хәтта Рушан белән Низамиевлар ишегалдына арпа кайтарып бушатуларын да кире какмады. Тик ул: “Моны Рушан Сабитов соравы буенча эшләдем, ул миңа: “Хезмәт хакына арпа яздырган идем, әйдә, аны миңа алып кайтыйк әле. Аннары, авылга кергәч, арпаны Низамиевларга сатам”, – диде. Бу вакытта мин исерек идем”, – дип белдерде. Алайга китсә, 40 яшьлек ир заты үзеннән күпкә яшь кешенең әйткән сүзенә карап, бернинди накладнойсыз басудан бөртек алып кайтырга тиеш түгел ич! Һәрхәлдә, матди җаваплы булып бу очракта трактор белән идарә итүче санала. Халык арасында таралган чыш-пышка һәм Рушан Сабитов әйтүенә караганда, урланган арпаны Низамиевларга кайтарган чагында тракторда Рамил улы Булат та булган.

Рушан Сабитовның күзе начар күрә, аны хәтта моның өчен армия хезмәтеннән дә калдырганнар. 13 август төнендә участок милиционеры Айдар Фәттахов беркетмә төзеп, Рушанга: “Кулыңны куй, әйдә”, – дип кычкыргач, тегесе каушап кала, үзенең берни күрмәвен әйтә. Тәртип сакчысы: “Бөтенесе әйбәт булыр, имзаңны сал да, бар, өеңә сыптыр”, – дигәч, беркетмәне имзалый. Рушан Сабитовның әйтүенә караганда, ул әлеге “каһәр төшкән” рейска утырып, ындыр табагына кайтырга һәм йөкнең уртача нинди авырлыкта килүен белергә генә теләгән. Ә юлда тракторчы абыйсы гади генә итеп: “Бу рейсны сатабыз, энекәш”, – дип белдергән. “Минем юл синекеннән аерыла, абзыкаем”, – диясе һәм трактордан төшеп кенә каласы да бит. Юк шул, ми күзәнәкләрен бу дәрәҗәдә эшләтергә хәмер парлары комачаулаган булса кирәк. Алай гына да түгел, сәрхушлек Рушанны капка ачып кертергә дә этәргән…

Тукай РОВДсында, Мусабайзавод якларында күргән һәм ишеткәннәрем миндә уңай тәэсир калдырмады. Тәртип сакчыларының берише үзләренә йөкләнгән бурычларын эштер-өштер үтәү белән чикләнсә, “Кама” агрофирмасының Заһир Шәкүров карамагындагы бүлекчәсендә тәртип ягы нык аксый дияр идем. Уттай кызу эш өстендә механизаторларның эчеп-исереп, теләсә ни кыланып йөрүләрен башкача ни дияргә? Балык башыннан чери, диюләре бу очракта мач туры киләдер, күрәсең.

P.S. Мәкалә басылырга үз чиратын көтеп ятканда, Мусабайзаводта яшәүче Сабитовлар гаиләсеннән сөенечле хәбәр килеп иреште. 3, 4 декабрьдә Рушан Сабитов эше буенча суд утырышы булган һәм анда гаепләнүчене “Кама” агрофирмасының урындагы юридик ышанычлысы Минтаһир Чабатов соравы, тәгаенрәге, агрофирманың Р.Сабитовка арпа урлау факты буенча бернинди дәгъва белдермәвен исәпкә алып, суд эшне туктаткан һәм Рушанны аклаган. Хәлил Сабитов судка 3-4 көн кала адвокатны да алыштырырга җитешкән. Икенче адвокат – Нурвагиз Мөшәрәпов беренчесе ай буе эшләргә өлгермәгән (бәлки, теләмәгән) эшләрне кыска арада башкарып, кече Сабитовны аклатуга ирешкән. Бәлки, “БГ”ның да матавыкларга тыкшынуы беркадәр файда иткәндер.

Шулай да күңелдә бер төер кала: тулаем тикшерү системасында авыл хуҗалыгы хәлләренең торышын уңай якка үзгәртүдә күп тырышлык куясы бар әле. Адвокатура да халык мәнфәгатен яклауга керем-бизнес чыганагы гына итеп карамасын иде.

Фирдәвес ХУҖИН.

Алабуга-Яр Чаллы-Мусабайзавод-Алабуга.

Комментарии