Кем күбрәк түли? Акча корты Хиддинк шул хакта уйлана

футбол җыелма командасы ятим калырга мөмкин. Моңарчы илебез командасын могҗизаи нәтиҗәләргә ирештерә алган Гус Хиддинк теләсә-кайсы вакытта командасын ташлап китә ала. Баш тренерны үзебездә калдыруның бер юлы гына бар: мөмкин кадәр күбрәк акча тәкъдим итү.

Русия Словениягә оттыргач та, 2010 елда узачак Дөнья чемпионатында чыгыш ясау хокукыннан колак какты һәм илебез командасының киләчәктәге бөтен планнары челпәрәмә килде. Билгеле булганча, Хиддинкның Русия футбол берлеге белән 2010 елның 15 июленә кадәр контракт нигезендә килешүе бар. Тик команда Дөнья чемпионатына эләкмәгән очракта, Хиддинк килешүне өзә ала, дигән пунктны онытмаска кирәк. Русия спорты министры Мутко әйткәнчә, хәзер без берни эшли алмыйбыз, Хиддинк кемне сайлыйсын үзе хәл итә.

Эш шунда ки, футбол кырында туп тибәргә генә түгел, ә уйный белергә, хәтта Русия командасы белән горурланырга өйрәткән Хиддинкны безнекеләр кулдан ычкындырсалар бөтенесен дә өр-яңадан башларга туры киләчәк. Инде кандидатларга фаразлар да китерә башладылар. Бәлки, командада моңарчы Миланның «Интер» командасын җитәкләгән Роберто Манчини баш тренер булыр. Шулай ук «Локомотив»ның баш тренеры Юрий Семинны да инкарь итеп булмый. Ләкин Хиддинк инде башлаган эшен үзе дәвам итсә, күпкә хәерле.

Ул моңарчы да дөньяның көчле төп командаларына кандидат тренер булып килә бирде. Хәзер мөмкинлекләр янә ачылды. «Манчестер Сити», «Челси», «ПСВ», «Бавария», «Ювентус» һәм башка берничә ил җыелма командалары аны тренерлыкка дәгъва итә. Ләкин төп сорау ачык кала: Гус Хиддинкны Русиядә нәрсә тотып кала ала?

Хиддинкның Русия футболында калу-калмавын февральгә кадәр уйлыйсы килә. Ул җавапны махсус суза. Чөнки 3 февральдә Русия футбол берлегенә яңа рәис сайлыйлар. Һәм төп кандидатларның берсе – олигарх Роман Абрамовичның көрәштәше Сергей Капков. Ә Хиддинк һәм Абрамович – якын дуслар. Әгәр дә җитәкчелеккә бу вариант сайланса, Хиддинк Русия җыелма командасын җитәкләр дә. Чөнки бу очракта, ул үзе белдергәнчә, «Челси» клубының техник директоры вазифасын да башкарып, ике куян койрыгын тота алачак. Күптән түгел Хиддинк үзе берәр команданың техник директоры вазифасын башкарыр идем, дип белдергән иде. Озын сүзнең кыскасы, ул икеләтә акча эшли алачак дигән сүз.

Хиддинкның соңгы еллардагы эшчәнлеген күзәткәндә, аның төп максаты акча эшләүдән гыйбарәт булуын онытмаска кирәк. Көньяк Корея, Австралия һәм менә Русия кебек урта хәлле командаларны җитәкләргә аны нәкъ менә акча этәрде. Кем күбрәк түли, Хиддинк та шул тарафта булыр.

ТЫНГЫ БЕЛМӘС ДИНИЯР

«Эвертон» командасы ярымсакчысы, милләттәшебез Динияр Билалетдинов җанатарларын һаман сөендереп тора, ә русиялеләрне шаккаттыра. Әле күптән түгел генә команданың иң яхшы уенчысы буларак истә калган Динияр бу юлы үз командасына янә җиңү китерде һәм Европа Лигасының 1/16 финалына юллама алуга ирештерде.

Европа Лигасы кысаларында «Эвертон» АЕК командасын 1:0 исәбе белән отты. Бердәнбер мөһим тупны уен башында милләттәшебез Билалетдинов кертте. Шул рәвешле команда төркемендә икенче урынга чыгып, плэй-оффка юллама алды. Белгечләр фикеренчә, русияле уенчының 3 ай эчендә мондый нәтиҗәләргә ирешүе – зур күрсәткеч.

«РУБИН» ИКЕ УЕНЧЫСЫННАН МӘХРҮМ КАЛДЫ

Бүген, 9 декабрьдә, Казанның «Рубин» командасы Италиядә Миланның «Интер» командасы белән хәлиткеч уен уздыра. Шушы очрашудан соң «Рубин»ның Чемпионнар Лигасында киләчәк язмышы хәл ителәчәк. Ләкин эшләр яхшылардан түгел. командасының ике уенчысы җәрәхәт алу сәбәпле, чыгыш ясый алмаячак.

«Рубин»ның төп һөҗүмчесе Александр Бухаровка күптән түгел генә Германиядә кулына операция ясалган. Хәзер спортчы гипста йөри, табиблар бер ай эчендә җәрәхәт төзәлер, ди. Шулай ук үзәк сакчы позициясендә нык торучы Роман Шаронов та бу уенны калдырырга мәҗбүр. Ләкин Бәрдыевтан күпне көтәләр. Бу юлы Корбан нинди фишка чыгарыр. Карарбыз, бу югалтулар белән «Рубин» оттырмаска тиеш.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии