- 09.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
ичә Ижауда 300ләп кеше КПРФ, “Русия патриотлары” фиркасе, Ватандашлар хәрәкәте Координация шурасы байракларын болгап, бюджетны карарга җыенган парламент депутатларын каршы алды. Алар социаль юл йөрү билетын кайтаруны таләп итте.
К
Ижау пенсионерлары инде 8нче тапкыр каршылык чарасы уздыра. Беренче тапкыр алар социаль юл йөрү билетларының сатылмый башлавын белгәч, урамга сентябрь аенда чыккан иде.
Хакимиятләр 57 мең пенсионерның юл йөрү хакын компенсацияләү өчен бюджетта акча юк, дип аңлата. Ә өлкәннәр социаль билетның гамәлдән чыгарылуында “Бердәм Русия” фиркасенең шәһәр һәм республика парламентындагы вәкилләрен гаепли, дип белдерә “Азатлык” радиосы. Иске машиналар акчага
Иске машиналарны утильләштерү түләүле булачак. Бу хакта агентлыкларга Русиянең сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкиле хәбәр иткән. Утильләштерү бәяләрен төбәкләр үзләре куячак, дип әйткән ул.
Иске машинасын юк итәргә теләгән кеше кимендә 3 мең сум түләячәк. Иске машинасын тапшырып, яңасын ташлама белән алып була торган машиналар исемлеге әлегә билгеләнмәгән. Иске машиналарны тапшырып, яңасын 50 мең сумлык ташлама белән алу программасы әзерләнүе турында «Бердәм Русия» фиркасы юлбашчысы һәм Русия Премьер-министры Владимир Путин белдергән иде.
Армиягә ялгыш җибәргәннәр
Казанның армиягә чакыру комиссиясе Михаил Горшковны сәламәт дип таба һәм узган ел хәрби диңгез пехотасына билгели. Ләкин берничә айдан хәрби табиблар аның сул бөере төшкәнлеген ачыклый. Мондый диагноз белән ул армиягә бөтенләй чакырылырга тиеш булмый. Чакырылыш комиссиясендәге табибларның битарафлыгы һәм законсыз армиягә чакырылудан килгән әхлакый зыянны каплату өчен, Михаил Горшков Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә, Татарстан Финанс министрлыгына һәм Казан башкарма комитетына суд аша шикаять итте. 1 декабрьдә булган Вахитов район судында Татарстан Финанс министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты финанс идарәсе вәкилләре шикаять белән килешмәүләрен белдерде. Алар фикеренчә, бу ялгышлык өчен чакырылыш комиссиясен финанслаучы федераль бюджет җаваплы. Нәтиҗәдә, суд Русия Финанс министрлыгы вәкилләрен чакырырга карар итте һәм бу утырыш 21 декабрьдә булачак.
– Хәзерге вакытта Михаил Горшков җиңел хезмәткә генә яраклы. Махсус диета тотарга мәҗбүр һәм даими медицина күзәтүе астында тора, – дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәгенең матбугат белән эшләү бүлеге.
Һаман уйныйлар
Татарстанда яшерен уен оешмалары бар, дип хәбәр итә “Регнум” агентлыгы. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре Казанда, бер йорт бинасында, интернет-салон исеме астына яшеренеп, шәхси эшмәкәрнең уен бизнесы җәелдерүен ачыклаган.
2009 елның 26 октябреннән генә дә Татарстанда шундый 104 уен оешмасы эшчәнлеге туктатылган. 40лап административ җаваплылык турында беркетмә төзелгән, калган материаллар буенча экспертиза нәтиҗәләренә карап җинаять эше кузгатылачак, 25 материал судка тапшырылган.
Кызганыч, уен бизнесы тыелуга карамастан, чәчәк атуын дәвам итә. Газетабызның 7нче битендәге язма да – моңа дәлил.
Милли хәрәкәт борчыла
Чаллыда милли хәрәкәт активистлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдиновка милли низаг тудыруда гаепләп башланган җинаять эшен судта карау дәвам итә. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Яр Чаллыдагы бүлеге бу гамәлгә протест йөзеннән 13 декабрьдә протест акциясе үткәрергә җыена. Иҗтимагый үзәк активистлары Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдинов һәм милли хәрәкәтнең башка активистларын яклап, эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп, Чаллыдагы Җиңү паркы янына җыелмакчы. Ата-анасын тәрбияләмәүчеләрне беләсе иде
Коммунистларның картлар йортларына акчаны арттыру тәкъдиме Дәүләт Шурасында республика бюджеты каралганда кире кагылды.
Ә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең ничә баласы булуын, ул балаларның кемнәр икәнлеген ачыклап, исемлекне матбугатта бәян итәргә тәкъдим итте. Шәймиев фикеренчә, ичмасам кешеләр әби-бабайларны картлар йортына тапшыру-тапшырмау турында уйланыр иде.
Уфада скинхедлар хөкем ителә
Уфа шәһәре Орджоникидзе район суды өч яшь-җилкенчәккә карата әйтелгән гаепләүләрне раслады. Алар, милли нәфрәт, күрәлмаучылык нигезендә, кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.
Чәчләре төптән үк кыркып алынган, биек үкчәле башмаклар һәм күн бишмәтләр кигән 15, 17 һәм 18 яшьлек җилкуарлар типкәләгән чакта Чад Республикасы ватандашы көч-хәл белән аягына басып, сыра шешәсен ватып, җинаятьчеләргә үзе кизәнә. Батырлар шуннан соң гына үзләренең герой түгеллеген исләренә төшерә.
Тикшерү барышында талипка һөҗүм итүчеләр үзләренең “White Pover” дип аталган милләтчел төркем әгъзалары булуын таный. Алар фатирларыннан шушы хәрәкәт билгеләре, киемнәргә тегелә торган тасмалар да алына.
Фәнис ФӘТХИ
Пиротехника тыелмагае
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу кеше күпләп җыелган урыннарда пиротехника куллануны тыярга чакырды. Селектор киңәшмәсендә ул: “Янгыннан саклану таләпләрен кырыслату чаралары күреләчәк”, – диде.
Шойгу сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыгы янгын чыгып 117 кеше һәлак булган “Хромая лошадь” шикелле күңел ачу урыннарын тикшереп чыгачак. Яңа ел бәйрәме якынлашуын искә алып, төбәкләрдәге гадәттән тыш хәлләр үзәкләренә күрсәтмәләр җибәрелгән.
Хокук яклаучылар үзләрен якламакчы
Салым инспекциясе тикшерүчеләре белдергәнчә, Казандагы “Агора” хокук яклау үзәге 2006-2008 елларда 900 мең сумга якын салым түләмәгән дип табылган. Аңа кадәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләре буенча идарәсе ассоциациянең түләнмәгән салымы 4 миллион сумнан артып китә, дип белдергән иде.
Ләкин “Агора” ассоциациясе актның монысы белән дә килешми, Арбитраж суд аша протест белдермәкче булалар. “Бу бәйсез оешмаларны юкка чыгару һәм сәяси яктан җитлекмәгән гамәл, – дип аңлатма бирә “Агора” ассоциациясе рәисе, юридик фәннәр кандидаты Павел Чиков. – “Агора” ассоциациясе дәүләт органнарының законсыз гамәлләренә карамастан, журналистларны, гражданлык позициясе өчен эзәрлекләнүче активистларны, милиция, армия, медицинадагы хилафлыклар корбаннарын яклау эшләрен дәвам итәчәк”.
Ассоциация юристлары 2005 елдан башлап Русиянең 40лап төбәгендә хакимият белән бәйле резонанслы эшләрне алып бара. Алар арасында үтерелгән адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурова эше, Самарада “Новая газета”ның элеккеге мөхәррире Сергей Курт-Аджиев кебек мәгълүм кешеләр бар. Шулай ук скинхедлар белән бәйле байтак эшләрне дә “Агора” юристлары алып бара.
“Агора”ның Казандагы телефоны – 5230953.
Комментарии