«БЕР КҮРЕШЕР ӨЧЕН КИЛДЕК БЕЗ»

Арулармысез, карендәшләрем! Шунда барып кайтканнан бирле, һәркем белән шулай исәнләшәсе килә.

Телемнән җырлары төшми:

Безнең ил – сандугач сайрар җир лә,

Безнең ил – уйнар-көләр җир.

Бик булдыра алмасам да, теләсә-нинди көйгә дә чабата биюе биеп карыйм. Җитмәсә, “Гөргөри кияүләре” спектакленә үлеп гашыйк булдым. Нәрсә булды соң миңа?

Тарихта беренче тапкыр керәшен яшьләре форумы узды быел. Ул Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе тарафыннан оештырылды. 4-6 декабрьдә 200дән артык делегат Русиянең иң данлыклы санаторийларының берсе “Ливадия”дә очрашты. Керәшеннәр тормышындагы әлеге зур тарихи вакыйгада мин дә катнаштым. Аларның мәдәниятен, гореф-гадәтен эчтән өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек туды үземә.

БЕРЕНЧЕ КӨН. 4 ДЕКАБРЬ.

Форум ачылышында катнашкан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләре истә калган.

– Татарстанда 115 төрле вәкиле яши. Безгә кунакка килгән кешеләрнең: “Ничек шулай тату яшисез?” – дигән соравына да ияләндек инде. Шулай яшәргә өйрәнү җиңел булмагандыр. Ул бит тыштан гына җиңел. Бездә халык толерант. Татарстанда милли оешмалар да, иҗтимагый оешмалар да бик күп. Форумга җыелуыгыз керәшеннәр тормышына, аларның традициясенә битараф булмавыгыз хакында сөйли. Удмуртия, Башкортстан, Чиләбе якларыннан килгән керәшеннәр танышсын, дуслашсын, бездәге гореф-гадәт белән үзенеке арасындагы аерманы чагыштырсын, аралашып яшәсен, форумда нәтиҗәле эшләгез”, – диде ул.

Чиләбе якларыннан килгән делегатлар турында аерым әйтү кирәк. Аларны ногайбәк буларак белсәләр дә, үзләрен керәшен дип атыйлар. Телләре дә теленнән аерылмый. Әмма ногайбәкләрдә телне саклау проблемасы кыенлашкан. Инде 50 ел аларда теле укытылмый, авыл яшьләре дә әкрен-әкрен телне оныта.

Хәер, соңгы вакытта керәшеннәр аеруча активлашты. ТДГПУ аспиранты Ангелина Анисимова чыгышыннан соң, моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Быелның гыйнвар аенда Яшь башкаручыларның керәшен җырлары фестивале “Туым жондызы” үтте. Апрель аенда күңелле итеп Пасха бәйрәмен уздырдылар. Геннадий Макаров һәм Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге “Бәрмәнчек”, “Сәлам”, “Яшьләр” ансамбльләре искиткеч чыгышлары белән һәр бәйрәмдә диярлек шатландыра. Һәр елны районы Җөри авылында “Питрау” бәйрәмендә “Керәшен чибәре” конкурсы үткәрелә. Сентябрь аенда шәһәрендә фольклорчы Геннадий Макаров җитәкчелегендә яшьләрнең “Җырчы Җәкәү” клубы оешты. Яшьләр яңа эшли башлаган клубка керәшен шагыйре, XIX гасырда иҗат иткән татар әдәбияты классигы Яков Емельянов исемен бирде… Монда тагын бик күп чараларны санап булыр иде.

– Мәктәпләрдә керәшен традицияләрен өйрәнүче һәм балаларга да өйрәтүче түгәрәкләр эшләсен, җәен керәшен лагерьлары булсын, безнең диалектны өйрәнү буенча фәнни эшләр эшләнсен, үз музейлары күбрәк булсын иде, – диде Ангелина Анисимова үз чыгышында.

КДУ студенты Александр Долгов тел мәсьәләсен күтәреп, кызыклы чыгыш ясады.

– Керәшеннәр җыр-биюле халык дибез, ләкин телне белмичә генә җырлап та булмый бит. Безне кысалар дияргә яратабыз, ләкин “Вконтакте” сайтындагы үз группабызда безне беркем кысмый, ләкин берегез дә татарча язмый, үзара русча аралашабыз. Без үзебезне үзебез кысабыз түгелме?

Камал театры артисты Николай Дунаев та тел мәсьәләсен читтә калдырмады. Гомумән, тел иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булды бу форумда. “Без бүген дип керәшен телен атый алмыйбыз, без татарча сөйләшәбез һәм ана телебез дә – ”, – диде артист. Кыскасы, бәхәс әле ачылышта гына тәмамланмады. Өч түгәрәк өстәлнең берсе нәкъ шул темага багышланган булып чыкты.

Форумдагы өлкән буын вәкилләре бер үк сүзне кабатлады: “Моның кадәр керәшен яшьләренең җыелуы бик шатландыра!”

“КАТНАШ ГАИЛӘДӘ БАЛА ИЗА ЧИГӘ”

“Түгәрәк өстәл”ләрнең калган икесе “Хәзерге мәдәният һәм милли үзенчәлекләрне саклау проблемасы” һәм “Керәшен гаиләсе” дигән темаларга бүленде. Иң актуаль тема турындагысы булгандыр. Чөнки чиста керәшен авыллары бүген бик аз калды. Аның каравы, катнаш гаиләләр бик күп.

Михайлов Илья Васильевич белән Пелагея Ивановна гаиләсе үрнәк итеп күрсәтелде биредә. Керәшен ир+керәшен хатыны. Уллары да керәшен кызларына өйләнгән. Ата-ана тарафыннан бернинди чикләүләр куелмаса да, алар үрнәген күреп үскәнгә керәшен кызларын сайлаганнар.

Зәй районыннан килгән яшь гаилә Эльза һәм Павел Казаковлар гаиләсе дә – башка яшьләр өчен үрнәк. Күрегез! Керәшеннәр бер-берсен тапкан бит! “Эзләсәң, табып була ул”, – ди алар.

Ефимов Петр Васильевич үзенең мөселман хатыны белән 40 ел яшәвен һәм ахырдан барыбер аерылуын сөйләде. “Юкса 30 яшьне узгач кына өйләнгән идем, акыл да кергән булган. Ләкин гомер узган саен һәркем үз диненә якыная гына. Аяз Гыйләҗев та әйткән бит: “Керәшен керәшен белән торсын, татар татар белән”, – дигән. Өч ел элек керәшен хатынына өйләндем, бик бәхетле яшибез. Балаларым гына кызганыч. Кызым бала тапты, әмма кияүдә түгел. Улым еш кына сорый: “Әти, мин кем?” Шуңа күрә үз динеңнән булган кеше белән генә тормыш корырга кирәк”, – диде ул.

“Туганайлар” газетасы хәбәрчесе Валентина Максимова да үз гаиләсен үрнәк итеп күрсәтте: “Керәшен гаиләсе булып 53 ел яшибез. Ике дин кушылган гаиләдә иң авыры – балаларга”.

Бу сүзләрдә хаклык бар. Катнаш гаиләләр булмасын өчен, керәшеннәр очрашып, аралашып яшәргә бурычлы.

Ашханәгә кергәч, өстәл артында тагын шул тема купты. Яр шәһәреннән килгән Юлия Хөсәенова да ел ярым кияүдә икән. “Мөселманга кияүгә чыктым. Әлегә балалар юк, менә бала тугач нишләрбез, белмим”, – диде ул.

Керәшен Сәрдәсе чиркәвеннән килгән Дмитрий атакай гаилә турында сөйләде, яшьләргә дини кануннар нигезендә үз киңәшен бирде.

Форумда катнашучылар белән Камал театрына “Гөргөри кияүләре” спектакленә киттек. Керәшен дөньясын ачарга ярдәм итүче тагын бер ачыш булды ул.

ИКЕНЧЕ КӨН. 5 ДЕКАБРЬ.

“Түгәрәк өстәл”ләрнең эш нәтиҗәләре буенча булган пленар утырышта аның нәтиҗәлелеген исбатлаучы бик күп фикер әйтелде. Әйтик, киләсе елда керәшен балалары өчен лагерь ясарга исәплиләр. Барыбыз да белә торган “Сәләт” лагере форматында булачак ул. Керәшен иҗтимагый оешмасы канаты астында керәшен яшьләрен берләштерүче “Бәрәкәт” берлеге инде эшли башлады…

Форумда Япония кунагы Акира Сакурама белән таныштым. Кайчандыр Идел буе милләтләренең үзенчәлекләре турында укыганда керәшеннәр хакындагы язмага тап булган ул. Япониядән бирле шул мәдәният, керәшеннәрнең тормыш рәвеше белән якыннан танышу өчен килгән икән. Хәзер Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый, үзенә 27 яшь.

ҺӘР ТАМГАДА БЕР МӘГЪНӘ

Форум барышында делегатлар өчен милли бию, моң һәм киемнәр турында мастер-класслар да оештырылды. Башта милли бию мастер-классында бераз аякларны яздырдым, аннары милли кием классына йөгердем. Кыз кешенең холкы шундый: матур күлмәкләр карамыйча биеп, җырлап йөреп булмас. Мастер-классларны Геннадий Максимов, Оксана Степанова, Валентина Максимова үткәрде.

“Туганайлар” газетасы хәбәрчесе Валентина Максимова курчакларга киемнәр тегә икән. Шулар мисалында милли киемнәрне өйрәндек. Керәшеннәрдә кием гаилә хәле, яше буенча аерыла. Әйтик, кызлар кигән киемне инде кими. Ә өлкән буын вәкиле бөтенләй башка төрле киенә. Кияүгә чыкмаган кызлар хәтта чәчен дә бер толымга гына үреп йөрткән, ә кияүгә чыккач – ике толымга. Шунысы да истә калган: керәшен кызларына да, хатын-кызларына да чәч күрсәтеп йөрергә ярамаган. Кулъяулык киемнең аерылгысыз бер өлеше булган. Монда мин озаклап тамакса, чуклы яулык, чигәчә, җилкәлек, тагын әллә ниләр турында сөйли алам.

Милли киемнәр турында сөйләгәндә, форум тамгасы турында әйтми кала алмыйм. “Керәшеннәрнең яулыкларында аерым бер төрле чигү белән ясала торган сигез почмаклы тамга булган. Ул явыз көчләрдән саклаган. Без аны форум тамгасы итеп сезнең футболкаларга төшердек”, – дип аңлатты Валентина Максимова. Гомумән, ул киемнәрдә бер тамга да артык булмаган, һәрберсе үзендә ниндидер мәгънә саклаган.

Һәр як керәшеннәрнең үз кием үзенчәлекләре бар икән. Аяк киеме мәсьәләсен карасак, керәшеннәр беркайчан да читек кимәгән. Алар күн итек тектергән, баулы ботинка яки чабата кигән.

Мастер-класс бик озак булмады, ләкин мәгълүматка шулкадәр бай, эчтәлекле, нәтиҗәле булды ул. Валентина Максимовага аеруча зур рәхмәт!

Борынгы гореф-гадәтләрне саклаучы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылына экскурсия оештырылды. Питрәч районы хакимияте безнең белән очрашуга шулкадәр яхшы хәзерләнгән, хәтта кире кайтасы да килми. Район үзәгендәге мәдәният йорты, милли музей, спорт сарае белән таныштык. Экскурсия вакытында делегатлар республиканың Милли музей карамагына кергән бердәнбер Керәшен музее, Күн авылындагы урта мәктәп, Керәшен Сәрдәсендә яңа ачылган керәшен чиркәве белән танышты. Күн авылы урта мәктәбенә күптән түгел генә Советлар Союзы герое Петр Гаврилов исеме бирелгән икән.

Керәшен Сәрдәсендә безне “Чулпы” ансамбле каршы алды. Игътибарыбызга төрле авыл керәшеннәре оештырган күргәзмә тәкъдим ителде, Кибәч, Кәвәл, Янсуар авылыннан килгән ансамбльләр концерт күрсәтте.

Керәшен Сәрдәсеннән кайткач, форум делегатлары катнашында бәйрәм концерты карадык. Концертта катнашучылар тулаем милли киемнәрдән чыгыш ясады. Җырлар дигәннән, Геннадий Макаров фонотекасында 4000нән артык керәшен халык җыры җыелган икән инде. Ул аларны киләчәктә цифрлы форматка күчереп радиодан яңгырату, интернетка урнаштыру хакында хыяллана.

Көн этномәдәни дискотека белән тәмамланды. Керәшен җырларын җырлый-җырлый биеде форум делегатлары. Төнге 2дә дискотекага нокта куелса да, яшьләр төнлә дә йокламады. Форумның һәр сәгатен файдалы үткәрергә, туйганчы бер аралашып калырга ашыкты алар.

ӨЧЕНЧЕ КӨН. 6 ДЕКАБРЬ.

Соңгы көнне форум делегатлары “МИР” кинотеатрында “Ногайбәкләр юлы: сызлану, бурыч һәм нур” дип аталган фильм (режиссеры – Юзеев) презентациясенә җыелды. Үз тарихын белмәгән кеше киләчәген күзаллый алмый. Шул тарихны барлау максатыннан оештырылган чара иде бу.

Форумда катнашкан керәшеннәр үз гореф-гадәтен искә төшереп кенә калмады, карендәшләре белән аралашты, танышты, телефон номерларын алышты, тагын күрешергә сүз бирешеп аерылышты. Чиләбе өлкәсеннән килгән ногайбәк яшьләре дә туган телебезне өйрәнәбез дип кайтып киттеләр. Форумда катнашучы яшьләр сүзен керәшеннәргә мөрәҗәгать-шигарь итеп яңгыратасым килә: аралашып яшик, бердәм булыйк, керәшеннәр!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии