- 09.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Кибеттән срогы чыккан, бозылган ризыкларны еш алып кайтабыз. Кибеттә укырга мөмкинлек чикләнгән, я вакыт җитми, аннан күз дә күрми. Вак хәрефле язуларны очлы күзле яшьләр генә укый ала торгандыр. Кыяфәтенә күз саласың я иснәп карыйсың да алып кайтып китәсең инде ризыкларны. Фатирыбызга “Патерсон” системасындагы кибет – иң якыны. Көндезләрен анда кермәскә тырышабыз. Соңга калсак кына, әйберне бу кибеттән алабыз. Чөнки ул төнлә дә эшли. Ә бозык товарлар нәкъ менә шушы кибеттә күп.
Хәер, “Российская газета”ны укыганнан соң, гомумән, азык-төлек кибетләренә шик белән карый башладым әле. Әйбәт дип саналган, аларда бозыгы юк дип уйлаган кибетләрдә дә сыйфатсыз ризыклар тулып ята икән ләбаса. Әнә Мәскәү һәм Санкт-Петербург кибетләрендәге продуктларның 80%ы ашарга яраксыз дип табылган. “Ростест” экспертлары сатып алынган һәм тест үткәрелгән ризыкларның шул кадәрен бракка чыгарган. Кара исемлеккә томалап пешерелгән ит (тушенка), сарделька, көнбагыш мае, кефир һәм эремчек беренче чиратта кергән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге продуктлар я сыйфатсыз, я булмаса файдалану вакыты күптән чыккан килеш сатыла. Һәм ашау өчен куркыныч та булырга мөмкин.
Тикшерү өчен сатып алынган үрнәкләр “Ростест” лабораториясенә тапшырылган. Бу акцияне “Яшел патруль” дип исемләнгән Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы вәкилләре оештырган. Алар барлыгы 30 кибеткә кергән.
Товарларның 70%ы сертификатсыз сатыла, санитар-эпидемиологик бәя куелмаган продукцияләр 80%ны тәшкил итә. Ә сатуга куелган товарларның бер өлешенә бөтенләй ялган документлар тутырылган. Сарделька банкасында крахмал барлыгы беленде. Гәрчә тышлык язуында составта ул күрсәтелмәгән булса да. Томалап пешерелгән сыер ите кисәкләре урынына ясалма ит сатыла иде, ди “Ростест-Мәскәү” азык-төлек чималын тикшерү үзәге начальнигы Ирина Васильева. Көнбагыш маеның өсте окисьләшкән булып чыкты. Димәк, бу продукт дөрес сакланмаган. Микробиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, анда зарарлы бактерияләр рөхсәт ителгән чикне 10 тапкыр узган. Кулланучыларны продуктның составы белән дә алдыйлар.
Гади генә эремчектә дә чүпрә һәм күгәрек бактерияләре чиктән артып киткән. Шунда ук пальма мае да табылган. Кефирда да күгәрек барлыгы ачыкланган.
Дөрес, “Яшел патруль” вәкилләре продуктларны сайлап кына сатып алган. Контроль сатып алулар Мәскәүнең һәм Санкт-Петербургның “йокы” районнарындагы кечкенә кибетләрдә оештырылган. Якын киләчәктә эре сәүдә челтәрләрендә дә шундый акция оештырылыр дип көтелә. Аннан соң урам чатларындагы киоскларга да чират җитәр.
Бу Мәскәү белән Санкт-Петербургта. Казан да бит Русиянең өченче башкаласы дип танылды. Универсиадага әзерләнәбез. Спорт елы дип, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшәбез. Ә начар продуктлар белән тукланып, сәламәт булып буламы? Шуңа күрә мондый тикшеренүләр Казанда да үтәргә тиеш. Сүз башында моңа ихтыяҗ барлыгын дәлилләп күрсәттем. Бозык товар белән бер генә тапкыр булса да алданмаган сатып алучы бар микән? Юктыр. Әмма бозылган азык-төлекне кибеткә кире кертеп алыштырып йөрүчеләр бик сирәк. Бер шешә кефир я булмаса 100 г эремчек өчен, дип кул селтибез. Чөнки вакытыбыз юк. Ә юкка.
P.S. Хәер, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе тик ятмый икән үзе. Азык-төлек кибетләрендә сыйфатсыз продуктларның, бигрәк тә ит, кыздырылган балык, төрле салатлар, сөт һәм мич ризыкларының еш очравын әйтәләр. Алар быел куллану вакыты чыккан 530 тоннадан артык азык-төлекне сатудан алган. Аеруча, урам кибетләренең, ягъни ларекларның ышанычсызлыгы әйтелә.
Быелның декабренә кадәр Татарстанда 276 кеше җавапка тартылган. Аларның 100дән артыгы куллану вакыты чыккан ризык саткан. Барысы да штраф түләгән. Әмма Русиядәге штрафлар “ташка үлчим” генә икән. Административ хокук бозулар нигезендә, сыйфатсыз товар саткан өчен кибет хуҗалары 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр генә штраф түли. Ә инде товарның бөтенләй документлары булмаса 5 мең сум акчаңны чыгарып бирергә кирәк.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
“Шопоголик”, сак бул!
Үзем кибеткә, базарга йөрергә яратмыйм. Сирәк-мирәк кенә баргалаганда да сатучылар мине алдау җаен таба. Игътибарсызлыгым, бу урыннан тизрәк китәргә теләвем маңгаема язылгандыр. Ә сатучы оста психолог, рентген кебек үтәли күрә. Бәйләнчекме, әллә ваемсызмы, шунда ук абайлап ала. Менә мин шуларның икенчесе. Әлбәттә, дорфалык күрсәтеп, ачуымны чыгармасалар. Гадәттә, үлчәүгә салып “бармак сатучы”лар бик мөлаем була. Елмаеп, күзеңә карап, шаярткан булып уяулыгыңны йомшарта…
Кибет, базардагы алдануның мондый ягын һәркем белә. Бу законсыз гамәл. Тотылган очракта сатучы хөкем ителергә дә мөмкин. Ләкин икенче, сатып алучыларны алдау өчен сәүдәгәрләр тарафыннан уйлап чыгарылган законлы ысуллар да бар. Бүгенге сүзебез шул хакта.
Минем күзлектән кешеләр икегә бүленә. Беренчеләре – минем ишеләр – кибеттә йөрергә яратмаучылар. Икенчеләре – базар, кибетләрдә йөреп ләззәт алучылар. Аларны “шопоголик” дип атыйлар. “ГОЛИК” сүзе килеп кушылу үзе үк күп нәрсә сөйли инде, димәк, аек акыл җитми бу кешеләрдә. Аста сөйләнәчәк кыланмышлар, башлыча, минем ишеләргә алай ук куркыныч түгел. Ә менә шопоголикларга айнырга кирәклеген аңларга була. Сак булыгыз! Алда бәйрәмнәр, Яңа ел! Гадәттә мондый бәйрәмнәр алдыннан “күзгә төтен җибәрү”ләр ешая һәм ул җиңел дә…
ҺӘР ЯЛТЫРАГАН – АЛТЫН ТҮГЕЛ
Бүген “Котырган ташламалар” (“Бешеные скидки”), “Күпләп сатып бетерү” (“Грандиозная распродажа”) кебек ерактан дәшеп торучы плакатлар белән чорналган кибетләр җитәрлек. Әһә, сатып алучыларны кайгырталар. Сәүдәгәрләр альтруизм белән шөгыльләнә, ягъни шәхси мәнфәгатьләре белән хисаплашмыйча, башкаларга файда китерергә тели, дип уйлыйсыздыр. Ялгышасыз, моның артында хәйләле сер ята.
SuperJob.ru тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, русиялеләрнең 14 проценты җәйне һәм көзне яңа кием-салым сатып алмый үткәрергә әзер. Хәер, калганнар да артык ялтырарга, акчасын чәчәргә җыенмый. Менә бит, имәндә икән чикләвек. Моны аңлаган сәүдәгәрләр өчен кием-салым һәм аяк киемнәре сәүдәсендә ташламалар акциясе рекламасы яңа коллекция рекламасына караганда отышлырак. Кеше яңаны алырга барыбер ашкынып тормый бит. Ә товар бәясе төшкәнгә ышандырсаң, кызыктырырга була.
ХӘЙЛӘСЕЗ СӘҮДӘ БУЛМЫЙ
Быелгы сезонда зур кибетләр, сатып алучылар акча янчыгына ия булу өчен, “күпләп сатып бетерү” акциясен узган елга караганда иртәрәк, җәй башында ук башлады. Иң юмарт шопоголиклардан табыш алып калу өчен, берничә атна түзделәр дә плакатларын чыгарып элделәр…
Ләкин русиялеләр “кыргый капитализм” чорында “распродажа”га шик белән карарга өйрәнде. Сәүдәгәрләрнең бәяләрне, каравыл “кычкырып” төшерер алдыннан, шул ук процентларга шыпырт кына алдан күтәреп куюын күпләр аңлады.
ДИМӘК, ЯҢА ХӘЙЛӘ СОРАЛА
Бер яктан, быелгы кризислы “ачлык сезоны” сәүдәгәрләрне бәяләрне, чынлап та, төшерергә мәҗбүр итсә, икенче яктан, маркетологлар сатып алучыларны җәлеп итәрлек һәм шул ук вакытта табышны кулдан ычкындырмаслык шактый гына яңа хәйләләр уйлап тапты. Русия базарына үтеп кергән чит ил сәүдәгәрләре “цивилизацияле дөньяда” күптән сыналган алым – сатып алучыларны “исертү” методын башкаларга да өйрәтте.
Хәйлә №1. Мөгаен, иң киң таралган алым – гаять зур ташламалар турындагы плакатларны бөтен витринага элеп кую.
Мәкер: чынлыкта ассортименттагы популяр булмаган, төсе, үлчәме килмәгән берничә товарга гына бәя төшерелгән була.
Хәйлә №2. Сатып алучыларның аерым төркемнәренә, әйтик, студентларга, яңа өйләнешүчеләргә, туган көне туры килгәннәргә ташлама вәгъдә итү дә – табыш арттыруга файда.
Мәкер: тегеләр, чын күңелдән сөенә, үзләренә ясалган бүләк, башкаларга мондый бәхет тәтеми, алар миңа кызыга, дип уйлый. Билгеле инде, кибеттән “бүләксез” китми.
Хәйлә №3. Бер яисә берничә товарның (күбесенчә кирәксез, ярдәмче, башкаларына бәйле товарлар) җитештерүче билгеләгән хакына сәүдә процентлары бик аз яисә бөтенләй куелмый.
Мәкер: кармакка эләккән сатып алучы берочтан башкасын да сораячак.
Хәйлә №4. Кризиска сылтау итеп, сәүдәгәрләр җитештерүчеләрне “камытлый”. Күпләп сатып алу хакын төшерергә мәҗбүр итә. Ә тегесе ризалашырга мәҗбүр була. Чөнки товар алучылар кимеде. Предприятие тулы көненә эшләми…
Мәкер: шундый арзанлы товар эләктергән сәүдәгәр, сатып алучылар алдында ташлама ясаган булып, үзенә бернинди зыян китермичә абруй казана.
Хәзерге вакытта “идән асты цехлары”нда җитештерелгән ялган товарлар да күбәйде. Әгәр бу факт ачылса, кибет дирекциясе судан коры чыгачак. Чөнки, гадәттә, сатучы гаепле. Янәсе, ул җитәкчелектән качып акча эшләргә ниятләгән.
Һәм соңгысы. Азык-төлек кибетләрендә куелган 70% өстәмә сәүдә бәясе – Премьер-министр Владимир Путин тарафыннан чаманы югалту дип бәяләнсә, ә менә кием-салым һәм аяк киемнәре базарында өстәмә бәя хуҗаның саранлык дәрәҗәсенә бәйле. “70-80% ташлама вәгъдә итүче кибеттә, сәүдә проценты – 300-400%, – дип белдергән “Росбалт” агентлыгына бер кибет директоры. – Хәзер миндә сезонлы товарларны сатып бетерү акциясе 50%лы ташлама белән алып барыла, ә өстәмә сәүдә бәясе – 150%. Кытай чүп-чары белән эшләүчеләр сәүдә бәясен 300%тан ким куймый”.
БИЗНЕС ОСТАЛЫККА БӘЙЛЕ
Аңлашылганча, зур ташламаларны бары тик сыйфатсыз, үзкыйммәте түбән булган товар сатучылар гына тәкъдим итә ала. Тагын шунысы мөһим: Русия базарындагы кием-салымның күпчелек өлеше чит илдә тегелгән. Шуңа күрә барлык күпләп сатып алулар да доллар курсына карап тора. Әгәр доллар кыйммәтләнәсе икән, товар да артыгы белән алып куела.
“Сатып бетерү” акциясендә катнаштырылган товарлар күплеге –булдыксыз эшмәкәр эше. Димәк, товарны күпләп алган вакытта, сатып алучылар ихтыяҗы һәм кирәкле күләме искә алынмаган. Товарны вакытында кайтармаганнар, я сыйфаты начар булырга мөмкин”, – дип белдерде Sela компаниясе президенты Борис Остроброд.
Дөрес, түбән бәя кую – кайчагында компанияне шушы вакыттагы табыш кызыксындырмавы, ә бәлки базарда башкаларны кысрыклап, мөмкин кадәр зуррак урын алып калырга тырышуы белән дә бәйле булырга мөмкин. Ләкин мондый арзанлы, җиңел товар мәңгелек түгел. Компания максатына ирешүгә, бәяләрне тигезләячәк.
Әлбәттә, хак ташламалар да очрый. Тагын да югары табыш алыр өчен, сезонлы товарны вакытында сатып өлгерәсе бар, ә сәүдәгәрләргә акча һәм буш складлар кирәк. Товар тик ятып файда китерми бит. Аңлашылганча, бу товар инде модадан чыккан, сорау ихтыяҗ булмаган товарлар исемлегенә кергән.
Дөрес, ябылырга торган, эшләре барып чыкмаган компанияләр дә “сатып бетерү” акциясен оештырырга мөмкин. Андыйлар арасында 90%ка кадәр ташлама куючылар бар.
Сүз ахырында: сатып алучы белеп торсын, сәүдәгәр беркайчан да зыянга эшләми. Арзанлы әйбер, бушлай эләкте, дип сөенмә. Бушлай сырның кайда булганлыгын һәркем белә.
Язма “Росбалт бизнез” мәгълүматларына таянып Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии