- 09.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Элек СССР вакытында безнекеләр, безнең ил дигән төшенчә бар иде, ә хәзер ул юк – шар кебек шартлап юкка чыкты. Илне сакларлык кешеләр дә калмады диярлек. Бар булганы наркоман, эчкече һәм авыру. Хезмәт итү срогы 1 елга калса да, үз теләге белән хәрби хезмәткә барырга атлыгып торучылар күренми, чөнки аларның аннан исән-сау һәм психикасына зыян килмичә кайтуына бернинди гарантия юк. Аннан кайткач та эшкә урнашу зур проблема. Менә шуннан соң китә инде урлашу, кеше талау, үтерү.
Элек авылда бер кызык сөйлиләр иде. Бер абзыйның 8-9 баласы булган, үзе ярлы икән. Аңа ирләр әйтәләр: «Фәйзрахман абзый, тормышыгыз да бик авыр, үзегез бала ташыйсыз да бала ташыйсыз». Ә ул: «Җәмәгать, нәрсә эшлисең инде? Тышта эшләргә эше юк, өйгә керсәң, ашарга юк…» – ди икән. Әмма ул урлашып, кеше талап йөрмәгән.
Безнең урыс дәүләте дә иксез-чиксез җире, казылма байлыклары була торып, иң арттан сөйрәлүче дәүләтләрнең берсе. Менә соңгы 20 елда нинди генә законнар чыгармадылар. Шул законнарның кайсын гына алсаң да, халык файдасына ярашлысы юк. Һәрбер закон байлар, түрәләр һәм депутатлар өчен генә, гади халыкны талауга, бастырып торуга корылган. Хәтта шундый чиккә җиттеләр, риза булмаган халык урамнарга чыгып үз сүзен дә әйтә алмый. Соңгы вакытта штрафлар да исең-акылың китәрлек.
Менә без дә Чаллыга кунакка бардык, шәһәр карап, аның матурлыгына сокланып йөрдек. Шәһәр читендәге күпләп сату-алу базарына килеп чыктык. Анда башка елларны да баргалый идек. Ул шәһәр чите булганлыктан, машиналар сирәк йөри, урамнар киң, 3 рәт машина йөрешле. Билгеле, базарга кеше күңел ачарга килми, ул кино-театр түгел, анда күпләп әйбер алалар.
Юлның киңлеге 3 рәт машина сыярлык, якын-тирәдә зур биналар, мәктәпләр дә юк. Хәрәкәт тә юк диярлек, ә базар тирәсендә туктаган машиналарның очы-кырые күренми, чөнки базардан әрҗәләп кыяр, помидор, кавын, карбыз ташырга кирәк. Ә машинаны кая куярга? Монда йөрүчеләрнең күбесе – пенсионерлар. Анда 3-4 юл билгесе куйсалар да, халык туктап әйбер төяргә мәҗбүр була. Ә түрәләргә нәрсә? Алар бит базарга йөрми. Ә Чаллы түрәләре акча эшләүнең бик җиңел юлын тапкан: янәшәгә юл билгесе чәпәп куйганнар да акча гына санап өлгерсеннәр! Акча су урынына ага! Менә безгә дә штраф салдылар. Ышанмасагыз дип, квитанциясен сезгә дә җибәрәм әле.
Хәзер уйлап карыйк: Чаллыда 80 меңләп машина булса, читтән тагын күпме машина килә… Шул туктарга ярамый диелгән билгеләрне тезеп тик утыр. КАМАЗ заводының эшләве дә кирәк түгел. Урыс дәүләтен акыл белән аңлап булмый, диләр, бу хактыр. Ник берәр түрәнең шундый базар янына, киң юлга машина кую урыны ясатырга башына килмәгән? Бәлки, ул билгене базар хуҗалары гына куйдырткандыр? Капкада сак тора, акча түләп машина белән керергә була, әмма анда машина белән керү түгел, җәяү йөрү дә бик кыен.
Үткән гасырның 60 елларында мәрхүм Н.С.Хрущевның «Американы куып җитәбез һәм узабыз» дигән сүзләре чынбарлыкка туры килә башлады, илнең күпчелек халкы хәерчелектә яшәсә дә, миллиардерлар саны буенча АКШны куып җиттек. Хәзер көн туса, тагын хөкүмәт нинди законнар чыгарыр икән дип халык аптырашта. Без Кытайның товары бер генә кулланышлы дибез, ә шуларны алабыз. Мәсәлән, электр тогы белән эшли торган чалгы монда 500-600 сум, ул бит Кытайда алай тормый, ә безгә килеп җиткәнче, бәясе 5-6 тапкыр үсә. Халкы хәтсез күп булса да, ул үз халкын эш белән тәэмин итеп тора. Ә безнекеләр нефть, газ булганда, шул көрәк сапларын да Кытайдан сатып ала. Безгә мәктәпләр, хастаханәләр кирәк түгел, чөнки түрәләр балаларын чит илдә укыта, ә үзләре чит илдә ял итә һәм дәвалана. Авыру балаларга чит илдә дәваланырга ярдәм кирәк дип телевизордан күрсәтәләр.
Русиягә 30-40 миллион халык җитә, дип Жириновский әйтте бит, шуңа таба барабыздыр да. Баласыз гаиләләр яки бер бала гына үстерүчеләр бар. Ул балаларның да күбесе балалар йортында. Хәзер ил башлыклары икенче бала тугач, ана капиталы бирәләр. Халык моңа да кызыкмый, чөнки ул баланы үстереп кеше итәргә, укытырга һәм фатир алырга бик күп акча киткәнен аңлыйлар. Әле ярый наркоман яки эчкече булмаса. Сөйләп, күрсәтеп торалар: ул балаларның кайберләре байлык өчен әти-әниләрен, әби-бабайларын да теге дөньяга озаталар. Алла сакласын…
Хәйдәр абыегыз.
Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе.Юлда акыртып талыйлар! ,

Комментарии