Пластик коммунизм бурычы – 2

Пластик коммунизм бурычы – 2

Газетабызда басылган « Пластик коммунизм бурычы» (19 октябрь, №41) исемле язманы укыганнар онытмагандыр. Анда Азнакайда урнашкан «»да баш хисапчы булып эшләгән Сәкинә апа Хәйруллина турында сүз бара. Аның ничек итеп шушы оешманың директоры Алмаз Хәкимовка ышануы, миллионнарча кредит алганда поручитель булуы, ахыр чиктә мөдирнең әлеге оешманы банкротлыкка чыгарып билгесез тарафта югалуы, ә Сәкинә апа өстендә берничә миллион кредит утырып калуы турындагы материал иде ул. Интернет-басмабызда да (www.beznen.ru) бу язманы укып шаккатучылар күп булды. Язма астындагы комментарийлар шуны раслый. Инде бу вакыйга, бәлки, шуның белән суынган да булыр иде, тик әлеге мөдир тарафыннан алданган кешеләр бер-бер артлы пәйда була башлады. Һәм без янә Азнакайга чыгып китәргә мәҗбүр булдык.

ТОРМЫШ ТҮГЕЛ, «НУЖА»

Тәнзилә апа интернет басмабыз аркылы элемтәгә чыкты. Кайгысы, чыннан да, зур икән. Кемнеңдер югалтуы миллионнар белән исәпләнсә, монда кеше гомере турында сүз бара. Чит кеше гомере дә түгел…

Тәнзилә апаның улы Алмаз Галимов та 2008 елда югарыда телгә алынган «АзСтрой»га директор урынбасары булып эшкә урнаша. Аңа кадәр больницада инженер-программист булып эшләп йөргән яп-яшь ирне хезмәт хакы кызыктыргандырмы, әллә «директор урынбасары» дигән дәрәҗәме, хәзер инде ачыклау кыен. Бәлки, Сәкинә апа Хәйруллина очрагындагы кебек, кешегә булган ышанычтыр? Чөнки Алмаз Галимов белән «АзСтрой» директоры кечкенәдән бергә уйнап үскән һәм бер-берсен яхшы белгән бит. Ә андый дуслар алдамас. Һәрхәлдә, шулай тиеш кебек!

Кыскасы, ике ай дәвамында Алмаз Галимов 15 мең, алга таба 25 мең хезмәт хакы алачагы турында килешеп, балачак дусты Алмаз Хәкимовка эшкә керә. Ул вакытта инде аның абыйсы да шунда эшли торган була. Кулга-кул тотынышып, ике ай яхшы гына эшли болар.

Шушыларны сөйләгәч, Тәнзилә апа бер видео күрсәтте. Кечкенә генә будканың идәнендә 7-8 кеше тезелеп яткан. Төшерүче, кеше өстеннән атлап: «Менә шундый шартларда эшләп яшәдек без. Ә монысы безнең «АзСтрой»ның иң бай өстәле. Тормыш түгел, «нужа» бу!», – ди, шыр ялангач өстәлне төшереп.

2008 елның октябрендә «Москопстрой» ҖЧҖ белән килешү төзелгәч, «АзСтрой» эшчеләре Мәскәүдә пластик тәрәзәләр куярга тиеш була. Атна-айлар буе көнне төнгә ялгап эшләгән ирләр, будкада яшәп, каты-коты ашап көн итә. Менә шулай итеп оешмага акча эшли алар. Эш барышын чагылдыручы видеоязмалар да бар икән Тәнзилә апада.

Шушы баруларында балалар бер тиенсез калды. Хәтта шунда яшәгән өчен командировочный да түләмәде бит ул аларга. Юлга да үз кесәләреннән акча түләп бардылар. Эшләп бетергәч, кайтыр юлларына акча булмагач, улым хатынына шалтыраткан. Мин, бурычка алып, кайтыр юлларына 4 мең сум җибәрдем. Алар шуның күчкәнен почта кырыенда тезелеп басып көтеп торган. Улым кешеләрнең гел ризасызлык белдерүен сөйли иде. Уйлап карагыз, кеше үзен-үзе аямый эшли, ә ел буе хезмәт хакы күрми. Тик ул барыбер яхшыга өмет итә. Шушы Мәскәүгә йөргәннәренә бер тиен алмадылар, хезмәт хакы түләгәне булмады директорның. Бөтен авырлык минем улларыма төшә иде. Берсе директор урынбасары булгач, бөтен кеше акча сорап аңа бара, икенчесе инженер – ул да төшеп калган кеше түгел. Халыкны да эшләтергә кирәк. Улларымның икесе дә Мәскәүгә башка эшчеләр белән бергә йөрде. Башкалар белән беррәттән тәрәзә куюда да катнаштылар. Аннары улларым арасында сүз китте. «Әллә Хәкимов Кама Аланында казинода уйный микән? Оешмага күчкән акча кая китә?» – дип сөйләштеләр. «Ташлагыз сез аны», – дип әйтә идем. Өметләре соң чиккә кадәр өзелмәде шул. «Оешманы банкротка чыгарам да, яңадан ачам», – дип әйткән бит ул. Халык ышанды аңа, – ди Тәнзилә апа яшьле күзләрен сөртеп.

ЭТНЕ ЙӨРТЕРГӘ КИТКӘН

Без сөйләшкән арада Алмаз Галимовның хатыны Галия дә килеп җитте.

– Сәкинә апага күп эләкте инде, ләкин безнең югалтудан да зуррагы юк. Безнеке кире кайтарып булмаслык, – диде ул беренче сүз итеп. – Ул аның хакына хастаханәдәге эшен ташлады. Хезмәт хакы да яхшы иде анда. Хәкимов аңа: «Синең – башың. Минем – мөмкинлекләр. Без бергә таулар күчерәбез», – дигән. Әнә шул тауларны күчерергә алданып киткән кеше ул минем ирем. Ул, чыннан да, бик акыллы иде. Ноябрьдән майга кадәр гел Мәскәүдә булдылар, диярлек. Нинди шартларда яшәгәннәрен әни күрсәткәндер. Мәскәүгә материаллар алып барасы булса да, бер тәүлек рульдә үзе кайтып, ике сәгать эчендә ашап-эчеп, материалларны төяп, яңадан юлга кузгала иде. Шулай тырышты! «Проектны тапшырсак акча була, аннары эшчеләргә дә түләп булачак», – дия иде ул. Акча күчкән, тик ул эшчеләр кесәсенә кермәде шул. Соңгы көннәрдә Алмаз аз сөйләште, бик моңсу булды. Ул гел нәрсәдер уйлап йөрде. «Син нигә шундый соң?», – дип сорасам: «Эш белән нәрсә эшләргә дә белмим», – дия иде. Аны кире хастаханәгә эшкә чакыралар иде бит. «Әгәр больницага китсәм, Хәкимов миңа ачуланачак. Хезмәт хакымны бөтенләй ала алмаячакмын. Әгәр мин китсәм, кешене иң авыр минутында ташлаган булып чыгам. Безгә ул елга якын түләмәсә дә, алай ярамый», – дия иде. Шунысын төгәл беләм: безнең гаиләдә бар да яхшы иде. Кечкенә балабызга нибары ике ай да сигез көн генә иде. Өч кечкенә бала белән тол калырмын дип берәү дә уйлап карамыйдыр ул.

Хатыны да, әнисе дә Алмаз Галимовка эшен ташларга, яңадан больницага кайтырга киңәш иткән. 2009 елның 7 сентябрендә генә шул хакта сөйләшкәннәр. 8 сентябрь көнне Алмаз белән Галия үз бакчаларындагы бәрәңгене казып бетерә. «Әни, балаларны бакчадан ал әле. Безнеке беткәч, сезнең бакчаны казырга барабыз», – дип шалтырата ул Тәнзилә апага. Әни кеше тыңлый, әлбәттә. Кичкә каршы Алмаз, бәйдәге овчаркасын ычкындырып, аны йөртеп кайтырга дип чыгып китә. Шул кайтудан әйләнеп кайтмый да. Сәгать кичке уннарда Тәнзилә апа хафага төшә. Өстенә футболка белән җиңел ыштан гына киеп чыгып китүен белгәч, бөтенләй кара кайгыга бата. Төнге 12гә кадәр якын-тирәдән Алмазны эзлиләр. «Болай булгач юк инде ул, кызым», – ди ана.

Икенче көнне иртәнге 7нче яртыда Алмаз Хәкимов үз урынбасарын эшкә алып китәргә дип капка кага. Ана кеше инде үз-үзен белештермичә аңа чыгып ябыша: «Улым кайда? Синең аркада юк ул! Аңа бер-бер хәл булсамы…» – дип ярсый-ярсый җилтерәтә ул аны, әле вакыйганың ничек тәмамланасын күз алдына да китермичә. Директор әфәнде, шул арада, кешеләрне җыйнап Алмазны эзләүче төркем оештыра. Ерак түгел генә Алмазны асылынган килеш табалар. Әле анда да тиз генә кисеп төшерә алмыйлар аны. Хуҗасы кырыенда төн буе утырган тугры эт аның янына берәүне дә җибәрми. Бары тик Алмазның абыйсы гына этне тыя ала. Нибары бер хәбәр калдыра Алмаз. Анысы да телефонында һәм хатынына багышланган: «Үзеңне гаепләмә! Мин сине яратам!»

– Беләсезме, әле шушы хәлләрдән соң да Алмаз Хәкимов милициягә: «Ул гел асылынып үләм дип сөйләнә иде инде», – дип әйткән икән. Бераз аңыбызга килеп, милициягә гариза язгач та, нигә көнендә язмадыгыз дип башны ашадылар әле, – ди Тәнзилә апа. – Гаиләдә улым бик бәхетле иде. Бер-берсенә гел «матурым» дип кенә эндәштеләр, балалары да сау-сәламәт. Мондый мәхәббәт тә була икән дип аптырый идем. Сез уйлап карагыз, өч балалы ир, ел дәвамында, хезмәт хакы алмыйча эшли. Нинди шартларда эшләп, яшәп тә әле.

УРЫНБАСАРМЫ, ЯЛЧЫМЫ?

Алмаз яшәү өчен бурычка акча җыярга мәҗбүр булган. Өстендә түләнмәгән ссудасы, балалар бакчасына, коммуналь түләүләр өчен һәм башка бурычлары калган аның. Тәнзилә апа улы үлгәннән соң да аның бурычларын түләве турында сөйләде.

Ир үлгәннән соң яңадан-яңа фактлар ачыла. Баксаң, Алмаз Галимов директор урынбасары буларак бу оешмада бөтенләй теркәлмәгән икән. Гомумән, беркем буларак та теркәлмәгән. Шуңа күрә Галия иренең бу оешмада кем булып эшләвен белү өчен һәм аның хезмәт хакын түләүләрен сорап, судка мөрәҗәгать иткән.

Судка А.Хәкимов килеп тә тормаган. Аның катнашыннан башка гына эшне карауларын һәм Галия китергән мәгълүматлар белән риза түгеллеген белдерүче хат кына юллаган. Телефоннан исә, А.Галимовны эшкә рәсми рәвештә теркәмәвен аңлату чарасын да тапкан. Имеш, А.Галимов үзе рәсми рәвештә теркәлергә теләмәгән икән, чөнки халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хисапта торган һәм аннан акча алып яткан. Ә эшкә ул директор урынбасары буларак түгел, ә төрле эштә эшләүче хезмәткәр буларак алынган икән. Акчаны да кулына төрлечә алган. Биш-меңнән алып 15 меңгә кадәр. Ахыр чиктә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә аның анда хисапта тору фактын расламаганнар. Шулай ук А.Галимовның Мәскәүгә директор урынбасары буларак җибәрелүе турындагы документ та килеп чыккан. Нәтиҗәдә, узган елның 26 маенда Галиягә һәм аның балаларына 10 айлык хезмәт хакын (100 мең сум) түләп бетерергә дигән карар чыгарган. Тик бу гаиләнең әлегәчә ул акчаны күргәне юк.

– 25 яшьлек улымны суицидка китереп җиткерүдә А.Хәкимовны гаепләп, судка гариза язып карадык, безне Әлмәттән дә, Азнакайдан да кире бордылар, – диде Тәнзилә апа.

– Үзем дә әллә кайларга барып, Югары суд ишеген атлап керергә җөрьәт итмәдем, чөнки аннары бу әйбер дәлилләнмәсә, яла яккан өчен үземне хөкем итәргә мөмкиннәр икән. Шундый хат алдым.

АЛДАНУЧЫЛАР БИК КҮП!

Интернет басмабыздагы язма астында тагын бер кеше үз исем-фамилиясен күрсәтеп, очрашырга тәкъдим ясаган иде.

«Мин иптәшем Нияз белән, 3 ел Алмаз Хәкимовта эшләп, соңгы ярты ел хезмәт хакы алмадык. Мине авырлы килеш, бер тиен түләмичә, оешмабыз банкрот дип куып чыгарды. Без дә сезнең белән очрашыр идек», – дип язган Миләүшә ханым Гыйльманова.

Азнакайга барган җирдән, Нияз Гыйльмановны да күреп сөйләштек.

– Үзем дә, хатыным да шул «АзСтрой»да 3 ел дәвамында көч куйдык. Миләүшә буяучы булды. Документ буенча минем генә дә 50 мең сумга якын акча аласым бар. Бу минем ярты еллык хезмәт хакы. Хатынымның да шул чама аласы калды. Кайчакта 2-3 мең биргәли иде. Тик ул стабиль хезмәт хакы булмады. Җиде балабыз бар. Аларны ашатырга, киендерергә дә кирәк. Балалар пособиесенә яшәгән чаклар да булды инде. Үзем рәсми рәвештә теркәлеп эшләдем. Иң күңелгә тигәне шул: хатыным авырлы килеш акча сорап Хәкимовка кергәч, ул аны куып кына чыгарган. Юкса, намуслы рәвештә ярты ел буена көн дә килеп эшләдек һәм ул кешене куып чыгарырга тиеш түгел иде.

– Хәзер кайда эшлисез?

– Тәрәзәләр ясыйм. Алмаз Хәкимовның бер туганында.

– Бу туганы да алдамасмы дигән шик-шөбһә юкмы?

– Юк, монысына ышанабыз. Ул Алмазның бер ноктасын сатып алды да, үзе тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә башлады. Эшләгәнгә карап акча алабыз монда.

– Хәзер Алмаз Хәкимов кайда икән, белмисезме?

– Казанда дип кенә ишеткән бар, төгәлен әйтә алмыйм.

– Сезнең кебек хезмәт хакы ала алмый калучылар тагын күпме?

– Мин белгәне генә дә 12-13 кеше. Әле калганнары күпмедер…

Шул ук көнне тагын берничә кеше минем белән күрешергә теләк белдерде. Барысында да бер үк тарих. Кимендә соңгы ярты ел өчен хезмәт хакы алынмаган.

А.Хәкимовның гамәлләрен акларлык бер сәбәп тә таба алмыйм. Аның әлегә кадәр тыныч кына яшәп ятуы һәм җавапсыз калачагына ышануы бернинди кысага сыймый. Әйтерсең, законнары булмаган чит-ят утрауда көн итәбез. Бу язмаларны җыеп, Республика прокурорына тапшырачакбыз, шуңа күрә нокта куярга ашыкмыйм. Һәрхәлдә, әлеге кешенең җавап тотачагына һәм гадел хөкем ителәчәгенә чын күңелдән ышанам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Азнакай-.

Пластик коммунизм бурычы – 2 , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии