«Гомерем буе журналистиканы яраттым»

«Гомерем буе журналистиканы яраттым»

Чаллыда яшәүче даими авторыбыз, укучыбыз, журналист Наилә апа Вилданованы танып-белгәннәрнең теләсә кайсысы: «Ярдәмчел, тынгысыз кеше ул Наилә», – дияр. Килешәм. Бер дә тик тормый, тик тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, сөйләшергә вакыт таба үзе. Киңәшен дә бирә, көлдереп тә ала. Сез – укучыларыбыз яратып укыган һәм көтеп алган Мисбах бабай турындагы язмаларның авторы да Наилә апа. Пенсиядә булса да, журналистиканы ташламый, илдәге хәлләргә битараф кала алмый ул. Мисбах карт янына интервьюга бару өчен, хакимият органнарыннан рөхсәтләр алып, төрмәгә кадәр үк юл тотып, берничә серияле язма әзерләгән иде. Менә шундый актив һәм безгә якын булган кешебезгә – Наилә Вилдановага быел 65 яшь тула. 9нчы октябрьдә аның юбилее. Әлеге уңайдан үзе белән әңгәмә кордык. Ул исә үзе турында гына түгел, ә Русия армиясе, Мисбах бабай һәм коронавирус белән ничек чирләве турында да сөйләде.

«ТЕЛЕВИДЕНИЕДӘ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ ИДЕМ»

– Мин Кама Тамагы районының Балтач авылында туып үстем. Чукындыру вакытында бабайларыбыз шушында күчеп утырган, Иделдән 11 чакрым гына ераклыкта безнең авыл. Әти-әнием колхозчылар иде. Чыгышларын карасаң, әтием муллалар нәселеннән. «Атка печән кем сала?» дигән муллалар нәселеннән түгел. Яшь чагында шахталарда эшләп, олыгайгач, патша хөкүмәте куйган муллалар янына үз исемнәреннән авылдашлары икенче мулла итеп сайлап куя торган муллалар булган алар. Ә әни ягыннан без урта хәллеләр. Алты бала үстек. 10нчы классны тәмамлаган елны татар журналистикасы факультетына укырга керү өчен Казанга килдем. Ул вакытта журналистикага конкурс бик зур иде. Бер урынга 9,8 кеше туры килде һәм беренче чиратта армиядән кайткан, редакциядә эшләгән кешеләрне генә алалар иде. Аллага шөкер, керә алдым. Укып бетергәч, мин Казан телевидениесенә эшкә китәргә тиеш идем. Ул чакта эшкә уку йорты үзе бүлеп җибәрә иде. Төркемебездә укыган Фоат Гайсинны ГАИга эшкә җибәрәсе булганнар. Чөнки татар телевидениесендә, гәҗитләрендә юл хәрәкәте иминлеген яктырта алырдай милли кадр кирәк булды. Ул дәүләт инспекциясенә эшкә килгәч, аңа башта әйткәннәр – «Син моннан 25 ел эшләмичә китә алмыйсың, ә менә кызлар килсә, бала тапсалар, китә алалар», – дип. Аның тәкъдиме белән, урыннарны алмаштык: Фоат Гайсин телевидениегә китте, ә мин дәүләт инспекциясенә. Тик ГАИдагы урын декабрь аенда гына бушыйсы булганга, районыбызның «Кызыл Байрак» гәҗитенә кайтып эшли башладым. Ул гәҗиткә мин 6нчы класста укыганда ук яза идем. Журналист булуыңа кем сәбәпче булды, дигән сорауга гел: «Әти-әнием һәм район гәҗитебез» – дип әйтәм. Чөнки әти белән әни риза булмаса, барыбер авыр булыр иде. Алар каршы килмәде, әле мәктәптә укыганда ук тәнкыйть язмаларым чыгып барды, алар мине тыймады. Декабрь ае җиткәч, ГАИга эшкә килдем һәм анда биш ел ярым эшләдем. Бик кызыклы чор булды ул. Барганыма бер дә үкенмим. Атнага бер мәртәбә юл хәрәкәте иминлеге буенча радиодан сөйли идем, телевидениедә дә балалар өчен «Юл Әлифбасы» дигән тапшыру алып бардым. Шул ук вакытта «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яшь Ленинчы» кебек гәҗитләрдә язмаларым басылып торды. Үзем дәүләт инспекциясендә эшлим дип исәпләндем, ләкин редакцияләрдән кайтып керми идем. Менә шулай гөрләп эшләгән чакта киттем аннан. Бөтен кеше аптырады. «Хезмәт хакың да әйбәт, ник китәсең?» – диләр. Холкымны белсәләр, бу сорауны бирмәсләр иде. Дәүләт инспекциясендә эшләгән килеш тәнкыйть язмалары язарга ярамый, диделәр миңа. Ул чорда псевдонимнар кулланып та булмый. Ә атнага бер тапкыр ГАИ буенча гына тапшырулар эшләү күңелемә җитми иде. Тәнкыйть язмалары язасы килде. Шуңа күрә, эштән чыгып, Чаллыга ук күченеп киттем, анда «Татарстан яшьләре»нең үз хәбәрчесе булып эшләп тордым. Халыкта шау-шу тудырган язмаларым күп чыкты. Улымны тапкан балалар тудыру йортыннан чыккач язган «Туң йөрәкләр» исемле язмама җавап итеп, 105 хат килгән иде, мәсәлән. Шулай да, «Татарстан яшьләре»ндә озак эшләмәдем, улым да кечкенә булгач, КамАЗ заводы радиосына эшкә күчтем. Ул ябылганчы шунда эшләдем. Анда беренче категорияле хәбәрче идем. Журналист булганда Аллага шөкер, нәтиҗәсе булган язмаларым күп булды. Мин беркайчан да теманы матур булганы өчен генә язмадым. Четерекле мәсьәләләргә алындым, аларны хәл иткәнчегә кадәр бара идем.

АНАЛАР ҖӘМГЫЯТЕНДӘ РӘИСЛЕК

– Шулай бер көнне «Татар хатын-кызлары җыелышы була» дигән игълан күрдем дә, «Татарстан яшьләре»нә ярты битлек булса да материал әзерләп бирермен, тик утырмыйм әле, дип, әлеге җыелышка киттем. Аны мәрхүм милләтчебез Илдар Хаҗи оештырган иде. Зал тутырып хатын-кызлар утыра. Мин дә торып басып, ике-өч сорау бирдем. Хәзер ниләр сораганымны белмим, берсе генә хәтердә калган. Рус мәктәпләрендә татар класслары ачу буенча иде ул. «Рус мәктәбендә молдаван классы ачарга дигән тәкъдим булгач, бер молдаван журналисты: «Бу – чиркәүгә кереп намаз укуга тиң», – дип әйткән», – дип башлаган идем ул сорауны. Менә шулай сораулар бирдем дә, утырмакчы булам. Илдар Хаҗи исә, исемегез кем сезнең, дип сорый. Минем әйтәсем килми, хәбәр язар өчен генә килдем бирегә, дим. Ул барыбер исемемне әйттерде дә, «Безнең Аналар җәмгыятенең рәисәсе булырсың», – диде. Бер мәзәк бар бит: яңгырлы көнне татар агае капка төбенә чыккан. Күрә – юлдан берәү атына атланып чыланып бара икән. «Кая киттең бу яңгырда, кунып кына кит әйдә, кер безгә», – дигән татар агасы. Юлчы да ризалашкан, атыннан төшкән дә: «Атымны кая бәйлим соң?» – дип сораган. «Минем тик тормаган телемә бәйлә», – дип әйтте ди татар агае. Шуның кебек, тик тормаган телем аркасында рәисә булып куйдым.

Аналар җәмгыяте ул вакытта хатын-кызларны гаилә өчен тәрбияләү, балаларга татарча исемнәр кушу, балаларны татарча укыту мәсьәләләрен карый иде. Бу милли хәрәкәтнең оешып килгән вакыты гына иде. Чаллы хатын-кызлары мәйданнарга чыгып үз сүзләрен әйтүче көрәшчеләр иде, тик хакимият белән аралар көйләнмәгән. Беренче чиратта әнә шул араларны җайлаудан башладык эшне.

1991нче елның 6нчы ноябреннән 6нчы декабренә кадәр аралыкта Татарстанга армиядән 4 солдат кургаш табутларда кайтты. Тыныч вакыт бу. Икесе йөрәк белән үлгән, икесе үзен үзе үтергән дигәннәр. Бу солдатларның аналары иҗтимагый үзәккә ярдәм сорап килде. Шуннан керешеп китеп, һәрбер кайткан солдат мәетен ярдыртып, нәрсәдән үлгән – чын сәбәпләрен белү өчен йөри башладык. Аның өчен прокуратурадан рөхсәтләр алырга кирәк. Рөхсәт булмаган очраклар да бар иде.

Хәзер әйтәләр, хезмәт итү срогы бер елга калгач, армиядә дедовщина бетте, дип. «Солдат әниләре комитеты»ннан киткәнемә 25 ел, әмма мине һаман эзләп табалар. Кайда хат язарга булышуымны, кайда ярдәм итүемне сорап. Әйтәсе килгән сүзем шул – ул очраклар әле дә бар, дәвам итә. Хәзер бит армиядәге югалтуларны язарга ярамый. Аны ил башлыгы тыйды. Рамил Шәмсетдинов та таралмас иде, тик яшереп кала алмадылар шул – ул вакытта 8 кеше вафат булды. Ата-аналарга сүзем бар. Балалары армиягә китәр алдыннан «Түз, түзәргә тырыш», – димәсеннәр. Әгәр дә бабайлык була икән, әгәр милләт ягыннан кысрыклаулар китә икән (ә татарларга басым барлыгын әйтүчеләр шактый), ул очракларны яшермәсеннәр, әти әниләренә әйтсеннәр. «Солдат әниләре комитетлары» бар. Армиядән түзә алмыйча качып китә алган очракта да, солдат качып ятмасын, әнә шуларны эзләп тапсын. Прокуратураны эзләп тапсыннар, көрәшсеннәр үзләрен исән калдыру өчен. Түзгәннәрне аннан соң асылынган дип әйтеп, агачтан эзләп табалар. Армиядә бүген дә тормыш шундый. Аны үзенә тимәгән кеше генә белми. Мин хезмәт итеп кайткан солдатлар белән дә сөйләшәм, армиядәге тәртипләр төрмә тәртипләре белән бер хәзер…

БЕЗ КОРОНАВИРУС БЕЛӘН ЧИРЛӘДЕК

– Безнең гаиләдә өч кеше: мин, пенсиядәге ирем һәм әле өйләнмәгән улым бергә яшибез. Май аенда ирем эшкә чыкты. «Флүн, бармыйсыңмы әллә, авыру гына алып кайтырсың бит?» – дим. Кайта эштән, кулларын да юып керә, өсләрен дә алыштыра, барысын да үтәде кебек, тик бу чирне барыбер эләктергән икән. Май азагында йөткерә башлады. Компьютер томографиясе үтәргә җибәргәч, анда чират зур дип, үтми кайткан. Поликлиникада да флюорография гына уздырганнар, ә үпкәгә коронавирус салган зыянны алай гына белеп булмый. Кыскасы, иремнән соң, улым белән үзем дә чирли башладым. Бу хасталык болай башлана: үтереп баш авырта, температура күтәрелә һәм искиткеч каты итеп тән сызлый. Аны бернишләтеп тә булмый, ул елыйсыны гына китерә. Парацетамол эчкәч кенә бераз җиңеләйтеп җибәрә. Өчебез өч бүлмәдә шушылай ятабыз. Мин инде хатын кыз – тотынып чыгам, чәй ясыйм да, кереп китәм. Күп итеп су эчәргә тырыштык, кура җиләген дә пешереп эчтек, алманы да. Ә ирем бөтенләй су эчә алмады, коронавирусның шундый төре дә бар икән – эчәсе килми. Улыбыз ис сизми башлады. Чаллыда кинезиотерапевт Дәүләтшин Айдар Гафи улы бар. Ул Италиядәге дәвалау методын куллана. Русиядә мондый белгеч берничә генә. Ә Татарстанда берәү генә. Ул үзенең пробникларын куеп карап, улымда да үземдә дә коронавирус барлыгын әйтте. Дәвалау методлары билгеләде. Ә ирем Флүн бара алмады аңа, хәле булмады. Бер ай узгач кына бетте бу вирус бездә. Соңыннан Дәүләтшинга кабат барып, мунча керсәк ярыймы, дип сорадык. Ул коронавирус йоктырган кешеләргә җылымса гына мунчада юынырга яраганын әйтте, чабынырга ярамый икән. Ә менә ирем Флүн киресенчә, табибка бармыйча, мунча кереп кенә хәлләнергә ниятләгән иде. Мунча кереп тереләм дигән Флүнгә июльнең 29ында инсульт булды – башына кан сауды. Ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр, ул инде сөйләшә алмас булган иде. «Биш көн эчендә хәлләнеп калса гына…», – диде табиблар. Аның коронавирус аркасында үпкәләренең 40 проценты зыян күргәнлеге ачыкланды. Иремне көчкә алып калдылар. Бу – коронавирус аркасындагы «осложнение» дип саныйм. Чөнки күптән түгел Русиянең бер неврологы язган язманы да укыдым. Коронавирус белән авырып терелдем дә, эш бетте дип уйларга ярамый, дигән. Ул бик күп органнарга зыян салып калдыра ди. Мин мәсәлән, төннәрен калтыранып, шабыр тиргә батып уяна торган булдым. Тикшеренгәч ачыкланды – коронавирус баш миемдәге гипоталамуска, бөерләремә һәм бәвел куыгыма зыян салган. Шулай ук бу чир тамырларда канны куерта икән. Иремнең инсульты шуннан булган. Ковид белән чирләп терелгәннәрнең күбесендә баш әйләнү, реакция акрынаю кебек әйберләр күзәтелә. Андыйларга кичекмәстән неврологка күренергә дип язылган иде мин укыган язмада. Температура үтте дип йөрергә ярамый. Кемнәр «ис сизмибез» дип авырды – инфекция борын һәм тамак төбеннән туры баш миенә үтә. Шуңа күрә барча халыкка: «Сакланыгыз!» – диясем килә. Бигрәк маска киючеләр дә юк бит урамда. Аеруча балаларны сакламыйлар. Күп кеше әле дә ышанмый коронавируска. Битлегегезне киегез, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Бу бик авыр чир.

МИСБАХ БАБАЙ ҺӘМ СӨЕНЕЧЛӘР ТУРЫНДА

– Кеше гомеренең һәр чорында аерым сөенечләре була. Укырга керү, эшкә урнашу, бала туу… Ә минем бүгенге көндә иң зур сөенечем – беренче чиратта, исән кала алмас, дигән иремнең сөйләшә башлавы, акрынлап йөрүе. Сәламәтләнүнең дә үз шатлыгы бар! Ә икенчесе – Мисбах абыйның төрмәдән кайтуы. Мин бу атнада аның янына барырга җыенам. «Безнең гәҗит»кә язма әзерләячәкмен. Мисбах абый май аенда иреккә чыкты, 7нче май көнне барып алдык, аны авылында бик җылы каршы алдылар, ул намазга йөри. Әлегә кадәр берәүгә дә интервью бирмәде. «Үземә авыр вакытта минем турында язып торган «Безнең гәҗит» һәм «Азатлык» журналистлары белән генә сөйләшәм», – ди ул. Аның янына барып кайткач, бу темага йомгаклау язмасын язачакмын.

Ә бу эшләр беткәч, нәселем, авылым турында китап язарга уйлыйм. Минем яшьтә дә язасы темаларың, геройларың булу бик зур сөенеч ул. Шатлык. Бүгенге тормышым белән канәгатьмен, моннан да мөһимрәк нәрсә була ала?

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

РЕДАКЦИЯДӘН: актив авторыбыз Наилә апабызны күп санлы укучыларыбыз исеменнән юбилее белән котлыйбыз. Иҗат чишмәсе саекмасын, гаилә бәхете ташып торсын, тигезлектә, сәламәтлек белән яшәргә насыйп итсен!!! «Гомерем буе журналистиканы яраттым», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии