Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең татар язучыларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә мөрәҗәгате

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең татар язучыларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә мөрәҗәгате

Туганнар, үзенең тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Аллаһ Тәгалә татар халкына бай тарих бүләк иткән. Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих институты галимнәренең тырышлыгы белән безнең яшерелгән тарихның күп сәхифәләре өйрәнелде, элек билгеле булмаган мәгърифәтчеләрнең, галимнәрнең исемнәре ачылды, хезмәтләре нәшер ителде. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелек халыкның язмышын хәл иткән тарихи вакыйгалар белән, гомумән безнең борынгы бабаларыбызның мирасы белән танышты. Әмма халыкларның милли үзаңы үсүе бүгенге хакимиятнең сәясәтенә туры килми. Халыкларның мәдәни күптөрлелеге белән исәпләшмәү, шартнамәгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр урынына каты «вертикаль» төзү, тарихны бозып язу, күпчелек булган халыкны «дәүләтне булдыручы» дип күтәрү, иҗтимагый-сәяси тормышны бер дин нигезендә генә оештыруга омтылу – бу гамәлләр Федерацияне тарката һәм матбугат чараларының тырышлыгы белән дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелә.

Татар халкы һәм Русиянең башка төп халыклары, аларның мәдәнияте, телләре упкын алдында тора. Хакимиятнең метрополиягә яраклашу сәясәте, аларның кәнәфиләрен, байлыкларын югалтудан куркуы татар халкын һәм аның дәүләтчелеген инкыйразга китерде. Бу хәлгә хакимият кенә түгел, татар зыялыларының күпчелегенең битарафлыгы сәбәпче. Соңгы елларда РФ, ТР Конституциясенә каршы килә торган кануннар кабул ителә. Татар зыялылары – язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, татар матбугат чаралары бу кануннарга каршы тавышын күтәрмәде, битараф булды. Без бу кешеләргә мөрәҗәгать итәбез: безнең мәктәпләрнең ябылганын, татар телен белүче татарларның саны кимегәнен, татар китапларын нәшер итү азайганын (шул исәптән сезнең китапларны нәшер итү) күрмисезмени? Татар иҗтимагый оешмалары Татарстан Конституциясен, татар телен яклап урам җыеннары оештыра. Ничек инде сез, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, елга бер тапкыр гына булса да берәр чарага килеп, халыкка теләктәшлек күрсәтә алмыйсыз? Сез халык өчен язасыз бит, әсәрләрегезне аңа багышлыйсыз!

13нче октябрьдә Казанда Хәтер көне үткәрү планлаштырыла. Хәтер көне – бөтен татар дөньясы өчен матәм көне. Татарларның бердәмлек көне һәм безнең борынгы бабаларыбызны искә алу көне. Үзенең дине, дәүләте өчен шәһит киткән татар каһарманнары безнең догага һәм мәңгелек Хәтергә лаеклы. Без сезгә ышанып карыйбыз, мөхтәрәм татар зыялылары, татар язучылары! Хәтер көнендә сезнең тавышыгыз яңгырарга тиеш. Гаделлеккә хаклы халыкның язучыларына «өстәгеләргә» тәлинкә тоту оят. Чөнки икенче касәдә – халкыбызның язмышы. Хәтерне яңартырга һәм татарларга аларның бөек тарихы турында, татар каһарманнары турында исенә төшерергә. Бу изге максат һәм ул хакимият биргән барлык бүләкләрдән дә өстенрәк!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

Комментарии