Ник үтәлми Төп Закон?

Конституция – дәүләтнең төп законнары җыелмасы, дип язылган русча-татарча сүзлектә. Президент, хакимияткә килгәндә, Конституциянең үтәлешенә гарантия биреп, халкы алдында ант итә. Аңлашылганча, законнар үтәлер өчен языла. Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә язылган законнар үтәләме соң? Шуларны барлап карыйк әле?

Русия Президенты Путинның Йошкар-Олада үткәрелгән киңәшмәдә милләтара хәлләргә багышлап әйтелгән сүзләреннән соң, әллә Русия Президенты үз иленең Конституциясе белән таныш түгелме икән, дигән фикер туа. Аның әйтүенчә, ана теле булмаган телне милли республикалар мәктәбендә укытуның кирәге юк булып чыга. Бу сүзләр Русия Конституциясенең 68нче маддәсенә каршы килә. Алай гына да түгел, республика мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы килеп язылган шикаять буенча 2004нче елда Русия Конституциясе суды булып, татар теленең Татарстанда дәүләт теле буларак укытылуының законлы гамәл булуы әйтелде. Шулай булуга карамастан, Путинның әйткән сүзләреннән соң, республикада зур гауга купты. Бу очрактагы кебек, Конституция кысаларыннан чыгып әйтелгән сүз булгач, Президент авызыннан әйтелгән сүз булса да, ул законлы була алмый.

Милли республикаларда яшәүче башка халыклар да, ул халыкның телен белеп, аны хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсәләр, үзләре дә хөрмәтле кешеләр булып яшәрләр иде дә бит… Шовинист карашлы кайбер кешеләргә сүз әйтүчеләр булмагач, алар хакимият тарафыннан якланган кешеләр кебек күренә башлый.

Шул ук вакытта Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Конституциядә язылганны һәм Русиянең Конституция суды чыгарган карарны санга сукмыйча, татар телен бетерү хисабына мәктәпләрдә рус телен тулы программа буенча укытырга дигән, илдәге законнарга каршы килә торган карарын чыгарып куйды. Тиешле органнарда эшләүчеләр тарафыннан бу карарның законлымы, түгелме икәнен тикшерүчеләр булыр микән?

Соңгы елларда татар милләтен, аның телен, гореф-гадәтләрен бетерүгә багышланып кабул ителгән карарларны тиз генә санап бетерерлек түгел. Мондый очракта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кебек, безнең җитәкчеләребез дә үз халкын яклап, кирәкле сүзләрен әйтә алсыннар иде. Халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, республика җитәкчеләре әйтә алмаган сүзләрне әйтеп, БТИҮ җитәкчелеге Русия һәм Татарстан Президентларына һәм депутатларына җибәргән мөрәҗәгатьләр дә, яклау таба алмыйча, җавапсыз кала. Үзләре закон чыгарып утырган җитәкчеләр үзләре чыгарган законны үтәмичә, җибәрелгән мөрәҗәгать хатларына каршы җавап язуны кирәк дип санамыйлар булып чыга.

Русия Конституциясендә ачыктан-ачык итеп: «Дин дәүләттән аерылган», – дип язып куелган. Шулай булуга карамастан, чиркәү әһелләренең тыгылмаган җирләре юк диярлек. Русия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәпләрдә дин (православ) дәресләре күбрәк укытылыр дип вәгъдә бирә. Бу сүзләр Русия Конституциясенә каршы килгән сүзләр булса да, гаепсез кешеләрдән гаеп эзләүче прокуратура хезмәткәрләре дә бу сүзләрнең илнең төп законына каршы килүе турында бер сүз әйтмиләр.

Татар халкына карата эшләнгән этлекләре өчен беркем дә җавап бирми калу хуплана гына кебек күренә. Татар зиратындагы йөзләгән каберне мәсхәрәләгәнгә елдан артык вакыт үтсә дә, бу турыда әлегә кадәр бернинди ачыклык булганы юк, һәм булмас та кебек. Шунысы анык: бу – республикадагы тынычлыкны бетерү өчен махсус рәвештә эшләнгән мәкерле эш.

Русия җитәкчеләре тарафыннан илдәге рус булмаган халыкларны кыерсыту туктатылмаса, төп законда язылган кануннар үтәлмәсә, коррупциягә киртә куелмаса, бу илнең озын гомерле булуы шикле күренә.

Нинди көчле саналган Советлар иленең коммунистлар партиясенең ялгыш сәясәт белән эш итүе сәбәпле, челпәрәмә килеп таркалуын онытмасыннар иде ил җитәкчеләре. Эшләгән эшләре өчен аларны хәзер түгел, үзләре киткәннән соң мактап искә алырлык булсын иде ул. Тик монысы Русиядә була торган хәл түгел бугай. Гаделлек булган илдә яшәүләр насыйп булсын иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии