«Мәктәпләрдә татар телен саклап кала алмыйбыз икән, безнең киләчәк – томанлы»

«Мәктәпләрдә татар телен саклап кала алмыйбыз икән, безнең киләчәк – томанлы»

Соңгы арада татар теле дәресләре буенча чыккан шау-шу әле дә тынмады, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылмаячак дигән катгый һәм ышанычлы сүз юк, һәм халык бу билгесезлек вакытында нәрсә дә булса эшләп калырга ашыга. Казанның Ирек мәйданында да, узган атнадан башлап, көн саен пикет уздырыла. «Азатлык» татар милли яшьләр үзәге вәкилләре: «Татар теленең, дәүләт теле буларак, Татарстанда мәҗбүри укытылуы канунлы», «РФның мәгариф канунында телләрне ирекле укыту таләбе юк», «Татар теле дәресләре күләмен киметергә рөхсәт итмибез», «Татар теле мәктәпләрен арттырырга, Милли университет ачарга таләп итәбез», дигән язулы плакат тотып, көн дә кимендә бер сәгать Хөкүмәт йорты каршында басып тора. Берлекнең җитәкчесе Фәнил Гыйләҗев әйтүенчә, бу чараны бер ай дәвамында уздырырга ниятлиләр.

– Урыс телле ата-аналар татар телен ирекле укытуны таләп итәләр. Без моның белән килешмибез. Соңгы арада алар аркасында, татар телен мәҗбүри укытмаска, дигән сүзләр китте. Татарстан республикасында татар теле, дәүләт теле буларак, урыс теле белән бертигез күләмдә һәм мәҗбүри укытылырга тиеш дип саныйбыз. Әгәр дә безнең телне мәҗбүри укытмасаң, аның беркемгә дә кирәге калмаячак. Чөнки аңа бүгеннән үк ихтыяҗ юк. Дәүләт теле статусы бар икән, димәк, ул бернинди сүзләрсез генә мәҗбүри укытылырга тиеш. Кануни нигезләр дә бар, чөнки Русия Конституциясендә: «Республикалар үз дәүләт телләрен билгели алалар», – дип язылган, шулай ук: «Гомуми белем бирү фәннәре мәҗбүри укытыла», – дигәне дә бар. Ә татар теле бүгенге көндә гомуми белем бирү фәне булып тора һәм аның мәҗбүри укытылуы табигый. Бу пикетта без нәрсә таләп итәбез: мәҗбүри укыту дәвам итсен, бу канунлы һәм монда бернинди чикләр дә була алмый. Татар теле дәресләрен киметергә, дигән имеш-мимешләр ишетелә, без моңа рөхсәт бирмибез, без – халык, демократиянең нигезе буларак, безнең фикер исәпкә алынырга тиеш. Конкрет бу мәсьәләдә без Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән бергә, аңа теләктәшлек белдерәбез. Ул бик дөрес әйтә: «Шиксез, татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш».

– Ни өчен бу чараны ялгыз пикет рәвешендә үткәрергә булдыгыз?

– Безнең берлек әгъзалары пикетка ялгыз-ялгыз гына чыгалар, чөнки урам чараларын оештыру өчен алдан белгертү кирәк, ә белгәнебезчә, шундый ситуация тудырдылар: урам чараларын оештырырга ирек бирмиләр, бирсәләр дә, шәһәрнең читендә, кеше йөрмәгән җирдә үткәрергә кушалар. Ирек мәйданында сайланган бу урын хөкүмәт бинасының каршында, кимендә бер ай дәвамында монда һәр көнне оешмабыз вәкилләре чыгачак. Күрсеннәр җитәкчеләр: халык битараф түгел. Без үз фикеребезне белдерергә тиеш: яшьләр үз туган телләрен сакларга тели. Һәм безне күрсеннәр, ишетсеннәр өчен мондый урам чаралары да кирәк дип таптык. Әгәр дә без өйдә генә утырсак, гел интернетта гына сүз көрәштерсәк, алай гына ерак китеп булмастыр. Сүз дәшми утырсак, татар телен гомуми кулланылыштан ук алып атулары бар, дип куркабыз. Безгә бу мәсьәләдә башкортлар да теләктәшлек белдерәләр, чөнки аларда да проблемалар шул ук. Татарлар да хуплый бу чараны, чөнки телебезне саклап калу өчен, аны укыттыру өчен без ничек тә булса көрәшергә тиеш. Әгәр дә без мәктәпләрдә татар телен саклап кала алмасак, безнең милләтнең киләчәге томанлы. Киләчәк юк, дөресен генә әйткәндә. Милли мәгариф ул милләтнең нигезе. Бала туган телен мәктәптә булса да өйрәнсә, өмете бар, язучыларның китапларын укыячак, язучыларны беләчәк. Әгәр татар теле дәресләре киметелеп, соңыннан бетерелсә, балаларыбыз Тукайның да кем икәнен белми үсәчәкләр. Таләпләребез язылган плакатларны Хөкүмәт йортына таба каратып тотабыз, бәлки җитәкчеләр күрер. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та биредә утыра бит, – дип сөйли Фәнил Гыйләҗев.

Без чарага килгән көнне Ирек мәйданына Тыва республикасыннан килгән Кирилл исемле егет чыккан иде. Аның әнисе – татар. Шуңа күрә Татарстанга килгәч тә исемен Батырханга үзгәрткән. Егет, татар теле дәресләре буенча чыккан бу бәхәсләргә битараф кала алмаганга күрә пикетка чыгарга булдым, дип сөйли:

– Мин Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә яшим. Анда 500ләп кенә татар бар, сөйләшүчеләр аз, әмма аңлыйбыз. Татар теле – минем анам теле, мин аның киләчәге өчен бик борчылам. Мин үзем Тывада яшәгәч, тыва телен үзлегемнән өйрәндем. Чөнки синең белән бер җирлектә яшәгән халыкларның телен өйрәнү – аларны хөрмәт итү дип саныйм. Урысларның үзләренә дә татар телен белсә әйбәт бит инде. Димәк, ким дигәндә төрек телен беләчәксең, дигән сүз. Үзеңә уңайлы бит. Монда күченеп килгәндә татар телен начаррак белә идем, әмма ярты ел дәвамында мин аны өйрәндем. Хәзер аңлыйм, татарча сөйләшә алам һәм миңа рәхәт. Татар теле, гомумән, өйрәнү өчен бик җайлы тел, – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии