Юлга кем хуҗа?

Яңа конкурс: “Юл чатында – сюрприз”

Әле, гомердә булмаганны, Һинд киносы карап утырдым. Шәп сугышалар, шунысы ошый. Бандитлар җилдән түнә. Яхшылык яманлыкны җиңә. Биюләр матур, җырлары күңелле.

Яхшылык яманлыкны җиңә дигәннән, язын бер зур белән юл бүлештек бит әле. Барам иркенләп, чөнки салымнар түләнгән, юлда йөрергә тулы хакым бар… дип торам. Чү, тукта, хакым юк икән. Арттан берәү юл сорый. Шәп, текә, тәрәзәсе каралткан машинада. Гафу ит, малай, бик теләсәм дә юл бирә алмыйм, югыйсә бу кагыйдәне бозу, башкаларга комачаулау, авария ситуациясе китереп чыгару булыр иде, минем бит сулга борыласы. Әнә светофор алдына килеп җиттем. Кисәтү утым янган. Син дә китә алмыйсың барыбер, алда кызыл ут… Өстәвенә, мин дә ашыгам, шәһәр урамын карап йөрергә чыкмаган бит. Алдагы 3 артыннан җайлап кына ияреп “сул күземне” (поворотнигымны) ачып-йомып килеп туктадым. Теге сабырсыз текә кеше дә кычкыртып килеп арыды, ахры, тын гына артка басты. Телефоннан сөйләшеп бара үзе. Кузгалдык, тик теге адәм кырыйдан пырлап узып китте дә каршыма кереп, артын куйды. Ә мин тормозга басмасам, “үбеп” аласы идем. Мондый маневрчылар белән очрашканым, хәтта акылга утыртканым бар. Башта кычкырттым, фараларым белән “җенләнеп” алдым. Һәй, мин дә җебек түгел лә! Уздым да, мин дә артымны “күрсәттем”, карасын… бик карыйсы килгәч…

Тегенең тәмам ачуы чыкты. Сигналы да милициянеке, пыр-пыр килә, кинәт кычкыртса, йөкле хатын вакытсыз бала табар… Текә бит. Теге янәшә линиядә минем яннан бара, яңадан каршыма кермәкчедер инде. Ә мин юләр түгел, кертте хәзер. Текә адәм караңгы пыяла артында, тәрәзәсен ачмый, ә мин күптән ачкан, үзем дә ачык кеше булганлыктан… Мин кычкыра торгач, төшерде тәрәзәсен. Абзый “матур” сөйләшә, югары урыннарда утырып, тонны сайлап алган. “Матур” сүзләрен язарлык түгел, мин дә белә идем аларны, шуңа үзем дә телсез калмадым. Түрә булмагае, ул да шундый ук адәм бит, миннән артык җире юк… “Перехват”ка команда бирәм (чакырам, дими) хәзер, ди бу. Ә мин давай бир, дим. Әле туктарга да куштым. Чөнки яман гадәтем бар: кызыкны карарга гына түгел, шул кызыкта катнашырга да үлеп яратам. Таныдым моны: заманында республиканың бик зур урынында эшләгән, аннан китәр вакыт җиткәч, депутат булмакчы булган, тик була алмаган (тагын журналистлар комачау итте, бу хакта “БГ”да “Домкартлы демократия” дигән мәкалә яздым) берәү. Хәзер бик тә җылы урында эшләүче зур начальник. Бу да таныды бугай, шау китәр дип уйладымы (минем сүзсез кеше түгеллегемне аңлагандырмы), тыңлап та бетерми, тәрәзәсен кинәт кенә ябып, машиналар арасына кереп югалды…

Инде шушы хәлдән соң миндә бер фикер-тәкъдим туды: түрәләрне беркайчан да рульгә үзләрен утыртмаска (бу шоферсыз, үзе иде), алайса әүлияләргә тиң кешеләргә юл тар, бездәй ыбыр-чыбыр буталып комачау итә. Аларны гаишниклар белмичә “ялгыш” туктатып, үзләренә бәла алырга мөмкин…

Теге абый белән әлеге тәкъдим турында туктап сөйләшәсем бик килгән иде дә, булмады. Кемгә сөйлим инде дип, монда язарга булдым әле. Бәлкем, укыр үзе дә. Дөнья бик тар, Аллаһы кушып очрашырга да җай чыкмагае, “исәнләшербез” дип өметләнәм.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Әлеге чиновникның исемен күрсәтеп тормадым. Хәер, аның кирәге дә юктыр. Мондый вакыйгаларга тарыган юлчылар җитәрлек. Бу хәлнең булуы мөмкин түгел, дип тә беркем әйтә алмас. Чөнки Русиядә яшибез. Начальникларны юкка гына хуҗа дип йөртмиләр бездә. Ә хуҗа ул Хуҗа инде, аңлатып торасы юк.

Юлда ниләр генә килеп чыкмас диярсез. Әйе, килешәбез, юл газабы – гүр газабы, дип борынгылар ук әйтеп калдырган. Нинди хәлләрдә генә калынмый бит сәфәрдә. Әйдәгез языйк шул хакта, уртаклашыйк. Безнең гыйбрәтле хәлләр башкаларга да үрнәк-сабак булсын. Мәсәлән, минем дә әле байтак вакыйгаларга тарыганым бар. инспекторлары белән сәер очрашулар, сәер аварияләр шаһите булу, гаделсезлек, сәгатьләргә сузылган бөкеләр… Кыскасы, яңа конкурс өчен язарлык вакыйгалар җитәрлек. Бу конкурста шоферлар активрак булыр дип өметләнәбез. Юлларда күргән, ишеткән башбаштаклыклар, кызыклы вакыйгалар турында хикәятләрегезне көтеп калабыз. Пассажир гына булып утырып йөрүчеләр дә сынатмас.

Сорау-җавап

Машинасыз калмагаең

– Машина хуҗасы үлгәннән соң, генераль ышаныч язуы үз гамәленнән чыгамы?

Зәки Хәйруллин. Арча.

Генераль ышаныч язуы сезгә машинаны вакытлыча гына йөртергә хокук бирә. Шуңа күрә машина хуҗасы үлгәч, генераль ышаныч язуы гамәлдән чыга.

Комментарии