- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Башкортстан хөкүмәте шәһәрара транспортта йөрү өчен ташламаларны шушы елның 1 сентябреннән гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән иде. Пенсионерлар һәм милиционерлар шәһәр эчендә аена 50 тапкыр ярты хакка йөриячәк, ә кала яны автобусларында ташламадан хезмәт ветераны статусына ия булганнар һәм гарипләр генә файдалана ала. БР Министрлар Кабинетының шушы карары пенсионерлар һәм өстенлекле ташламалардан файдаланучы башка кайбер катламнар арасында кискен ризасызлык уятты.
27 августта пенсионерлар Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы мәйданга чыкты. Рөхсәтсез пикетта 500ләп кеше катнашты. Алар кызып китеп шәһәрнең иң зур урамы – Октябрь проспектын бер сәгатькә якын камауга алды һәм анда транспорт хәрәкәтен туктатты. Ачулары кабарган әби-бабайларны шәһәр башлыгы Павел Качкаев кына тынычландыра алмагач, республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев килергә мәҗбүр булды. Хөкүмәт рәисе, пенсионерларның катгый торуын күреп, транспортта ташламаларның 15 октябрьгә кадәр калдырылачагына ышандырды.
3 сентябрьдә шундый урам җыены тагын үтте. Монысы рөхсәт ителгән булса да, ризасызлар саны 200ләп кенә булды. Ләкин бу юлы транспортта ташламаларны калдыруны таләп иткән лозунгларга башкалары да өстәлде: “Башкортстан хакимиятләре! Азык-төлеккә хак күтәрүне туктатыгыз!”, “Халыкны торак белән тәэмин итегез!” кебек лозунглар микрофоннан да кычкырылды. Җыенда катнашучылар хакимиятләр гамәлләренә ризасызлык чараларын тагын да оештырачакларын кисәтә.
Уфада яшәүче Евгений Кареев атлы өлкән яшьтәге кеше 27 августта узган урам җыенына бәйле республиканың 5 рәсми киң мәгълүмат чарасын судка бирде. Ул аларны шул каршылык чарасы турындагы мәгълүматны таратмауда гаепли. Чынлап та, рәсми матбугатлар һәм радио-телевидение бу чара хакында йә бөтенләй дә берни хәбәр итмәде, йә инде бик саран гына бәян итү белән чикләнде. Пенсионер әхлакый зыян өчен республика мәгълүмат чараларыннан компенсация таләп итә.
Башкортстандагы танылган икътисад белгече, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, республикада алдагы айларда хакимиятләргә каршы ризасызлык чаралары тагын да артачак. “Бар дөньяда башланган икътисад төшенкелеге Башкортстан хакимиятләренең кимчелекләрен тулысынча ачып салды. Җитәкчеләр “бездә барысы да ал да, гөл” дип мактанырга яратса да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Башкортстанда халыкны социаль яклау проектлары юк дәрәҗәсендә. Соңгы елларда Башкортстан бюджетын нефть белән газга бәя югары булу коткарып килде. Ул чакта башка җитештерү күләмнәрен арттыру турында уйлаучы да булмады. Менә шушы хәл хәзер социаль өлкәгә дә китереп суга.
Башкортстан хөкүмәтенең халыкка социаль ярдәм күрсәтүне киметә баруы – бер хәл, әле ул хезмәт хакын түләүне дә җайга сала алмый. Мисал өчен, Башкортстанда элекке 2 меңнән артык колхоз-совхоз бар. Алардагы бурычны кушып санасаң, 2 миллиард сумнан артык килеп чыга. Шулай итеп, миллиардларча сум хезмәт хакы бурычы җыелып китә”, – ди икътисадчы Ринат Гатауллин
Ринат әфәнде сүзләренең хаклыгына шикләнмәскә була. Яңарак Түбән Новгородта булган киңәшмәдә Русия баш прокуроры Юрий Чайка да, ил Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Григорий Рапота да Башкортстандагы хәлләрне каты тәнкыйть утына тотты. Хезмәт хаклары бурычы әллә ничә тапкыр киметелеп күрсәтелә, дип билгеләде алар, Башкортстандагы хәлләргә анализ ясап.
Утырышта Башкортстан буенча кайбер рәсми саннарның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Мәсәлән, хезмәт хакы бурычы рәсми төстә 32 миллион сум дип аталса, прокурор тикшерүе бары тик ике ширкәттә генә дә 94 миллион сум бурыч барлыгын ачкан.
“Бу гамәлләр республикадагы хәлләрне бизәкләп, матурлап күрсәтү, республика Президенты абруен төшермәс өчен эшләнә”, – ди икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин. Чөнки күптән түгел Русия Президенты Дмитрий Медведев Төбәкләр үсеше министрлыгына кризис шартларында нәтиҗәсез эшләгән төбәк башлыклары турында исемлек әзерләргә кушкан иде. Андый җитәкчеләр вазифаларыннан азат ителергә тиеш.
Фәнис ФӘТХИ, Байтулла ФӘТХУЛЛИН
Көндәшлек тә яклауга мохтаҗ
Русиянең монополиягә каршы көрәш хезмәте бәяләрне үстермәс өчен төрле чаралар кабул итсә дә, бәяләр аны “тыңламый”.
Казанда БРИК (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында көндәшлек мәсьәләләренә багышланган халыкара җыен тәмамланды. Анда югары үсештәге икътисад шартларында көндәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Август ахырында гына Русиядә “Монополиягә каршы икенче пакет”, ягъни бу өлкәдәге кануннарга көндәшлекне үстерү максатында төзәтмәләр кертелде. Хәзер монополиягә каршы хезмәт хакимият оешмаларын тикшереп тора ала. Канунны үтәмәүче түрәләргә өч елга эшләреннән “ял” итеп торырга да туры килергә мөмкин. Хәтта ширкәтләрнең үзара бәя күтәрүдә берләшүе өчен җаваплыларга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы да яный. Эшмәкәрнең товарга бәяне нигезсез куюы берничә тапкыр кабатланса да, аңа карата җинаять эше ачылырга мөмкин.
“ЯГУЛЫК БӘЯСЕН АРТТЫРУЧЫЛАРНЫ ҖАВАПКА ТАРТАБЫЗ!”
Русиялеләрне, шул исәптән үзенең җир асты мае булган Татарстан халкын ягулыкка бәянең гел артып торуы борчый. Монополиягә каршы хезмәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Кашунова сүзләренчә, алар узган ел ягулык бәясен арттырган дүрт ширкәткә карата эш ачкан. “ТНК БиПи”, “Газпромнефть”, “Роснефть”, “Лукойл” ширкәтләренең базарда үзләренең төп көч булуларыннан файдаланып, ягулык бәясен арттырулары ачыкланган. Һәрбер ширкәткә миллиард сумга якын административ штраф салынган.
Ирина Кашунова сүзләренчә, дөньяда машина ягулыгына бәя кисәк төшсә дә, шул ук ширкәтләр бәяне “туңдырып” тоткан. “Лукойл”дан кала өч ширкәтнең дә монополиягә каршы кануннарны бозуы исбатланган. Шушы көннәрдә чираттагысының да эше каралачак икән.
АВЫЛ ХАЛКЫ – “САВЫМ СЫЕР”?
Соңгы елларда авылларда мал саны кими. Чөнки авыл халкы сөт, ит сатып, аны асрауга киткән чыгымнарын да каплый алмый. Мисал өчен, авылда сөтне 4 сумга җыеп алып китсәләр, шәһәрдә аның бәясе 4-5 мәртәбә артык. Башкортстанның Монополиягә каршы хезмәте башлыгы Зөлфирә Акбашева фикеренчә, Татарстан сөтен Башкортстанда да саталар. Монда да, тегендә дә бәя бер үк, ди ул.
Акбашева да җир асты продуктларына бәя артуын әйтә. “Татарстанга килгәндә ягулык бәясен карап килдем. Үзебездә дә бу уңайдан эш ачарга уйлыйбыз. Канун бозу күренешләре күзәтелә. Күп җирдә судлар безне яклап чыга. Безнең оешма халык өчен эшли”, – ди ул.
Саша ДОЛГОВ
Чаллы ТИҮе язмалары хөкем ителде
Быелның май аенда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов интернет аша 6 язма таратканы өчен, ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Хәзер чират язмаларга җитте. Чаллы прокуроры А.Евграфов язмаларны экстремистик дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итте.
“Христианлаштыруга – юк”, “Петр I нең яшерен васыяте”, “Русиянең махсус юлы”, “Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан улына мөрәҗәгать”, “Русиядә дәүләт террорының яңа чоры”, “Карачай-балкар халыкларын депортацияләүнең 64 еллыгы уңаеннан” дип исемләнгән 6 язманы прокурор экстремистик дип тануны сорый.
– Экстремизм бармы-юкмы икәнлеген язмаларның эчтәлеге үк әйтеп тора. Аларда гасырлардан килгән мәсьәләләр чагыла. Аны хәзер судка өстерәп чыгардылар. Бу – куркыту, милли хәрәкәткә басым ясау өчен эшләнә. Прокуратура һәм махсус хезмәтләр шундый алым куллана, – дигән фикердә судта катнашкан БТИҮнең элекке рәисе Юныс Камалетдинов.
– Барлык 6 язма да ТИҮ идарәсендә каралды. Петр I васыяте турындагы язманы озак еллар мәктәпләрдә укыттылар. Шуннан чыгып, бу материалда да, башкаларында да җинаять юк, – ди Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов.
4 сентябрьдә булган суд саналган язмаларны экстремистик дип таныды. Бу язмаларны хәзер кайда да булса тарату тыелган. Ләкин судта катнашкан, Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт Русиянең Конституция судына шикаять итәчәкләрен белдерде. Суд барышында Юныс Камалетдинов “Русиянең бүгенге сәясәтендә Петр I васыяте чагыла”, – диде.
Гафиулла ГАЗИЗ
Халык террор куркынычын тыштан күрә
Русиядә террор куркынычын ил халкы, беренче чиратта, чечен каршылыгыннан күрә, әмма андый фикердә торучылар саны елдан-ел кими. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге ВЦИОМ үткәргән тикшеренү шуны күрсәтә: 2-3 ел элек бу сан 43-47% тирәсендә булса, хәзер 38%ка калган. Бер үк вакытта Русиядән читтә эш алып барган төрле радикал исламчы төркемнәрдән курку арта бара. Аларның Русиядә нинди дә булса террор оештыруыннан хәзер һәр өченче кеше (31%) шүрли икән, 2007 елда аннан һәр дүртенче кеше генә курыккан. Террор куркынычы җинаятьчел, мафия төркемнәреннән яный дигән фикерне сораштырылганнарның 13%ы яклый. Бу күрсәткеч тә кимегән – 2006 елда ул 19% булган. Ә инде Русиядә террор белән урысларның үз милләтчел оешмалары шөгыльләнә ала дигән карашны яклаучылар юк диярлек, бары 6% кына.
Русиядә дошманны читтән эзләү тамыр җәя
Халыкның террор куркынычын һаман да исламга бәйләп каравын Русиядәге рәсми мәгълүмат чараларының, беренче чиратта, федераль хөкүмәт кулындагы телеканалларның берьяклы гына мәгълүмат бирүе белән аңлатып була. ВЦИОМ моны раслаучы тагын бер дәлил ачыклаган – террор куркынычы Русиягә американнардан яный дип санаучылар соңгы ике ел эчендә 3 мәртәбә арткан. 2007 елда бу сан 8% булса, хәзер шулай дип 26%, ягъни һәр дүртенче кеше исәпли икән.
Сер түгел, соңгы елларда Русиядә Америкага каршы пропаганда күзгә күренеп артты, бигрәк тә былтыр Русия Абхазия һәм Көньяк Осетияне басып алганнан соң. Элек Мәскәү ил халкын эчке дошманга каршы берләштерүгә басым ясаса, хәзер андый дошман читтән эзләнә. Шул сәбәпле «Төньяк Кавказда булган террор гамәлләре артында кемнәр тора?» дигән сорауга «җирле террорчылар» дип җавап бирүчеләр азая, ә «Русияне көчсезләндерүне теләгән Көнбатыш» диючеләр арта. Ягъни күпчелек террор тамырларының ил эчендә булуын кабул итми.
Хакимият үзенә кирәк булганча аңлата
Бу Русиянең хәзерге хөкүмәте алга сөргән караш – чеченнарның бәйсезлек хәрәкәтен дә элекке президент, хәзерге премьер-министр Путин «кайбер чит мәмләкәтләрнең Русиядән майлы калҗа кисеп алырга теләве» дип аңлаткан иде.
Хакимияттән читтә торган белгечләр, хокук яклаучылар исә террор тудырган шартларның Русиянең үзендә дә, бигрәк тә Төньяк Кавказда җитәрлек булуын әйтеп килә. Коррупциянең ышанмаслык дәрәҗәдә тамыр җәюе, яшьләр арасында эшсезлекнең югары булуы, туган-тумачалыкка корылган хакимиятнең көндәлек проблемаларны хәл итә алмавы, федераль хөкүмәтнең илдәге милли мәсьәләләрне күрмәве – барысы да террорчылык өчен уңай шартлар буларак китерелә.
Кәрим КАМАЛ
Тагын торак мәсьәләсе
Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 13 меңнән артык гаилә фатир сайлауга хокуклы. Ә алдан акча туплау буенча шартларны үтәмәүчеләр яисә фатирлы булу җаен үзләре тапканнар исемлектән төшерелгән.
“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Муллаянова менә инде икенче ел ничек кенә булса да фатир алу өмете белән яши. Дөрес, социаль ипотекага алдан күпмедер күләмдә акча кертмәгән ул. Шулай да ай саен хезмәт хакының бер өлешен – 2200 сумны үз вакытында түләп тора. “Телевидениедә социаль ипотека белән фатир алучылар бар. Алар гаризаны алдан керткән. Кайсы оешмадан үтенечләр күбрәк, аларга фатирлар да күбрәк бүленеп бирелгән. Редакциябездән гариза вакытында кертелмәгән, соңыннан гына җыелдык. Шуңа күрә бездән фатир алучылар юк әле”, – дип, Рәсимә Муллаянова өметенең тормышка ашмау сәбәбенең берсен атады.
Татарстан хөкүмәте сәхифәсе хәбәр итүенчә, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов торак мәсьәләсенә багышланган утырышта: “Президент каршындагы Дәүләт торак фонды программасы нигезендә йортларны сафка кертү – төп проблема булып тора”, – дип белдергән. Аның сүзләренчә, август аенда республикада 100 мең квадрат метр торак сафка кергән. Татарстан үзенең еллык 2 млн. квадрат метр тирәсе планын тормышка ашыру өчен, соңгы дүрт ай эчендә 616 мең квадрат метр торак тапшырырга тиеш. Аның ярты млн. квадрат метр тирәсе социаль ипотека буенча. Ул бу планның үтәлешенә ышана. Шул ук вакытта төзелеш мәйданнарын инженер челтәре белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуын да яшерми.
“Ватаным Татарстан” журналисты Рәсимә Муллаянова исә фатир алдым инде, дип куанганнарның кайберсе зур кыенлыклар алдында калуын әйтә. “Ипотекага бирелгән күп йортларның сыйфаты бик начар. Бу проблеманы да күтәрү зарур. Анда ремонт кирәк икән. Менә без хәзер фатирларны алыргамы, алмаскамы дип утырабыз”, – ди Муллаянова.
Дөрес, 2009 елда социаль ипотекага чиратта торучыларга, яшь гаиләләрдән кала, фатир уйнату булмады. Аның вакыты һаман чигерелде. Сентябрь аенда булырга тиеш дигән иделәр, төгәл көнен әйтүче юк.
Дәүләт торак фонды вәкилләре әйтүенчә, шушы арада яңа интернет программа эшли башлаячак. Әлеге программа белән фатир дәгъва итүче һәркем төзелеп беткән йорттан фатирны үзе сайлап алачак. Шулай ук теге яки бу фатирга кемнәр дәгъва итүне дә белеп булачак.
Дәүләт торак фонды башкарма мөдире Тәлгать Абдуллин шимбәдә булган утырышта фонд программасы буенча 258 мең квадрат метр торак төзелгән дип белдерә. 600 мең квадрат метр тапшыру алдында тора.
Фатир уйнатулар күптән булмаганга, ул алган да, теге алган дип, үзара хәбәр таралмаганга халыкның социаль ипотекага көннән-көн ышанычы да бетә барырга мөмкин. Рәсимә Муллаянова да салган акчасын кире алучылар булуын ишеткән инде. “Ипотекага ышаныч юк. Хәзер күп җирдә төзелеш туктатылган. Кайбер оешмаларда эшләүчеләр социаль ипотекага салып бара торган акчасын кире ала башлаган”, – ди ул.
Саша ДОЛГОВ
azatliq.org
Казан Европа уеннарына тулысынча әзерме?
Казанда узачак “Рубин” чемпионнар лигасына билетлар сату башланды. Казан хакимияте белдерүенчә, алар 500 сумнан башлана.
Әмма кайбер мәгълүмат чаралары язуынча, Казан үзәк стадионы уеннарга әле әзер түгел. Чөнки рәсми рәвештә стадионга эшләү рөхсәте бирелмәгән. Гәрчә, Казан мэры Илсур Метшин үзе анда барып күзәткәч, уеннар өчен барысы да әзер дигән иде. Шулай ук Казан хакимияте, Метшинга сылтап, шәһәр 130 миллион сум кредит алып, төзекләндерү эшләрен төгәлләде дигән хәбәр таратты. “Коммерсантъ” язуынча, кризис сәбәпле, стадионны төзекләндерү өчен әле тагын 120 миллион сум кирәк. Бу хакта басмага стадион җитәкчелеге белдергән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Казан үзәк стадионы ул акчаны чемпионнар лигасы уеннарына сатылган билет бәясеннән алырга исәп тота.
Уенны зур түземсезлек белән көткән җанатарларны стадион проблемасы бөтенләй диярлек кызыксындырмый. Хәтта Татарстанның дәүләт төзелешен күзәтү оешмасы, стадионны рөхсәтсез куллану, андагы кешеләр өчен куркыныч тудыра, дип әйтсә дә. Җанатарлар бу көннәрдә билет юнәтү белән мәшгуль. Казанның үзәк стадионы билет сату урыннарында су буе чират тезелгән. Татарстанга күрше булган Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан билетлы булырга теләүчеләр төннән үк килеп чиратка баса башлады.
“Рубин” футбол командасының чемпионнар лигасына сатылучы билетлар хакы 500 сумнан 10 мең сумга кадәр тора.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Комментарии