- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстанның Финанс министрлыгында транспорт салымын арттыру проекты әзерләнә. Яңа канун кабул ителгән очракта, машина хуҗаларына салымны 20%ка күбрәк түләргә туры киләчәк.
Транспорт салымын арттыру турында Омск төбәге һәм Бурятия игълан иткән инде. Ә менә күршебез Түбән Новгородта салым үзгәрмәячәк. Төбәк губернаторы Валерий Шанцев әлеге салымның болай да югары булуын ассызыклады. Әмма Татарстанда салымны арттыру булырга мөмкин, диләр. Чөнки Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика быел салымнан керергә тиешле табышның 40%ын югалтачак. КамАЗ яңара
«КамАЗ» ширкәте тагын эшли башлады. Билгеле булганча, ул 31 июльдә машиналар җыюны туктаткан иде. Ширкәт вәкиле сүзләренчә, алар ай ахырына кадәр атнага дүртәр көн эшләячәк. 2009 елда КамАЗлылар 28 мең машина сатарга планлаштыра. Узган ел белән чагыштырганда, бу 40%ка азрак. Ә 7 айда заводта 13,1 мең машина җыелды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 60,8%ка ким.
Завод конвейерыннан якын арада яңартылган кабиналы машиналар чыгачак. Инде сентябрь аенда ук предприятиенең фәнни-техник үзәгендә мондый машиналарның тәҗрибә партияләре җыелачак. Ә инде ноябрьдән серияле җитештерү башланачак.
Кешене бетон баскан
Казанда торак йорт төзелешендә эшләүче 24 яшьлек Руслан Блинов һәлак булды. Әлеге төзелеш 2013 елдагы Универсиада өчен тәгаенләнгән.
Русия Федерациясе прокуратурасының Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин сүзләренчә, фаҗига Парин урамындагы йорт төзелешендә була. Кран белән бетон баскычны күтәреп куйганда, аның беркетелгән бер ябе өзелеп китә. Нәтиҗәдә, конструкция егет өстенә төшә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Универсиада авылы төзелеше июнь ахырында башланган иде. Проектның бәясе – 11,5 миллиард сум. Территориягә 11 мең спортчыны урнаштыру планлаштырыла.
“Салкын тию” арта
Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар 5 меңнән артып киткән. 10 мең кешегә 19,3 авыру туры килә. Узган атна белән чагыштырганда, ул 21,2 %ка арткан, әмма эпидемия бусагасыннан 31,2 %ка түбән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
“Сөй халыкның дөньясын…”
Габдулла Тукайның әдәби музеенда даими рәвештә “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан төрле кичәләр уза. Аның чираттагысы – 2009 елның 11 сентябрендә 14.00 сәгатьтә үтәчәк. “Сөй халыкның дөньясын…” дип исемләнгән кичә күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырыла.
Күргәзмәдә шагыйрьнең шәхси документлары, якыннарына, дусларына язылган хатлары, репрессияләнгәннән соң Бутырка төрмәсендә утырганда, хаксызга кулга алынуы турында аңлатып, аклауларын өмет итеп, Сталинга язган үтенече, үзе чыгарган көйләргә язган ноталары, үз кулы белән ясалган рәсемнәре урын алачак.
“Контрреволюцион солтангалиевче” икәнлеге “ачылып”, ул 1929 елның 28 февралендә кулга алына. Төрмәләрдә иза чигүләрдән соң, 1937 елда атып үтерелә.
Бу экспонатлар халык игътибарына беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
Җинаятьчеләрне кабат эзли башладылар
2006 елның февралендә Казанны тетрәткән вакыйга булды: шәһәрнең төрле почмакларында хатын-кыз мәете калдыклары табылды. Аның Наталья Агафонова икәнлеге ачыклана һәм җинаять эше кузгатыла, ләкин соңрак тикшерү эше туктатыла. Эшнең тикшерелүен һәм җинаятьчеләрнең җавапка тартылуын һәлак булган Натальяның әнисе Татьяна таләп итә. Һәм ул Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә. Юрист Фәридә Киселева ярдәме белән ул Вахитов судына шикаять яза, тикшерү эшен туктату турындагы карарны юкка чыгаруны сорый. Ләкин милициядә суд карарын көтеп тормыйлар. Җинаять эшен тикшерүне дәвам итәргә карар кылалар, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.
Казан хокук яклау үзәге юристлары телефоны: 2770386
Гаишниклар качып тора һәм әдәпле буласы
1 сентябрьдән ЮХИДИ инспекторлары өчен яңа административ регламент эшли башлады. Әлеге документ нигезендә инспектор юл хәрәкәтен күренмәс урынга посып та күзәтә ала. Ләкин ул хәзер ихтирамлы, әдәпле булырга тиеш. Машинаны туктатуга, иң элек исәнләшә, үзенең нинди чинда булуын һәм фамилиясен әйтә, аннан соң ни өчен туктатканын аңлата. Бер үк вакытта таныклыгын да кулыннан төшерми генә күрсәтә.
Яңа закон инспекторга шофердан акча һәм башка кыйммәтле әйберләр алуны тыя. Дөрес, бу элек ришвәт рөхсәт ителгән дигән сүз түгел, әмма ул законда аерым пункт итеп язылмаган иде. Медведев ислам каналын булдырырга тели Русия Президенты Дмитрий Медведев ислам дәресләре бирәчәк һәм ислам дине нигезләренә өйрәтәчәк телевидение каналы кирәклеге турында белдерде. “Бездә телевидение бар икән, ул заманча һәм белем бирә торган булсын”, – диде ул Сочида Төньяк Кавказның мөселман оешмалары вәкилләре белән очрашуда. Медведев сүзләренә караганда, тапшыруларны әзерлекле имамнар һәм тәҗрибәле дин белгечләре алып барырга тиеш. “Мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мондый канал кызыксыну уятыр, дип уйлыйм”, – дип өстәде Президент.
Алсу – Татарстанның халык артисты
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җырчы Алсуга (Алсу Рәлиф кызы Сафина-Абрамовага) “Татарстанның халык артисты” исемен бирү фәрманына кул куйды.
Алсуга 2000 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде инде.
Бюджет акчасы жәл түгел
Русия Президенты эшләре идарәсе икътисадый кризис дип тормый, 500 миллион сумлык яңа автомобильләргә заказ бирергә җыена. Башлыча ВMW машиналарына игътибар ителәчәк. Һәркайсы 4 миллион 800 мең сумлык шундый 40 машина, 1 миллион 900 мең сумлык 50 машина алыначак. Моннан тыш, 50 Ford Mondeo, 22 Ford Transit микроавтобусы, 20 Hyundai Universe Luxury автобусы сатып алынырга тиеш. Идарәдә бу яңарышны планлы гамәл дип аңлаталар. Президент аппараты автопаркының бер өлеше ел саен шулай яңартыла икән. Идарә матбугат сәркатибе Виктор Хреков сүзләренчә, автопарк уртача 3-4 елга бер тапкыр алышына. Ул хәзер Русиядә җыелган автомобильләргә игътибар итүләрен искәртә. Дөрес, быел алынасы 50 Ford Mondeo һәм 50 5нче сериядәге BMW гына Русиядә җыела. Калганнары чит илләрдән сатып алыначак.
Бурычка яшибез
Татарстан казнасында бурыч күләме үсә. Республикабыз инде федераль үзәктән 31,8 миллиард сум алган. Һәм ул федерация субъектлары арасында бурычка яшәүчеләр исемлегендә беренче өчлеккә керә.
Бүген беркемгә дә җиңел түгел. 1 августка Русия субъектлары 748,8 миллиард сум бурычка кергән. Ел башында гына бу күрсәткеч 600 миллиард сум иде. Бурыч зурлыгы буенча беренче урында Мәскәү – узган җиде ай эчендә ул аны тагын 75%ка арттырган. Икенче урында Мәскәү өлкәсе, ә менә өченче урында Татарстан. Аның бурычы быел 7 айда 40%ка үсте. Аннан соң Самара өлкәсе. Гәрчә ул быел бурычларын бераз гына киметә алса да.
Татарстанның киләчәге сөендерми. Хәзерге вакытта республика рөхсәт ителгән дәүләт бурычының югары чигенә якынлаша. Хәзер бурычыбыз ай саен 3 миллиард сумга арта. Шулай дәвам итсә, аның бурычы инде ноябрьдә үк республика бюджетының керем өлешенең яртысын тәшкил итәчәк.
Хәл, чынлап та, борчылырлык. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2010 елда быелгы кебек федераль ярдәм булмаячак, дип белдерде. Һәм ул Финанс министрлыгына иллюзиясез, реаль бюджет әзерләргә кушты.
Хәзерге кыен икътисадый шартларда бер генә нәрсә сөендерә: бүген Мәскәү, акча бүлүчеләр – Владимир Путин һәм Алексей Кудрин өммәтендә, Казанга яратып карый. Монда республика җитәкчелегенең сөйләшә белүе һәм Татарстан мәнфәгатьләрен кайгырта алу сәләте зур роль уйный, дип фараз итә “Бизнес-Онлайн” газетасы.
Ә Русия хөкүмәте 2010 елда төбәкләргә ярдәмгә 1 триллион сум бирәчәк. Бу турыда Русия Президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда премьер-министр урынбасары Дмитрий Козак әйтте.
Күперләр корыла
Татарстанда Кама елгасы аша салынган күпернең икенче чиратын төзү эшләре дәвам итә. Аның тәүге блокларын урнаштыру эшләре башланды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Корылманың барлык терәкләрен торыклар белән тоташтыру өчен, 56 блок куярга кирәк.
Быел юл эшләре программасы буенча әлеге объектны төзүгә 471,5766 миллион сум акча (ТР бюджетыннан – 214,29 миллион, РФ бюджетыннан 257,28 миллион сум) сарыф ителәчәк. Искәртәбез: Казан – Оренбург автомобиль юлы составындагы Саескан тавы янындагы күпер 1992 елдан бирле төзелә. Беренче комплекс 2002 елда файдалануга тапшырылды. Аңарчы биредә транспорт елганы паромнар ярдәмендә кичте.
Ә менә Түбән Новгородны Екатеринбург белән тоташтыручы Чабаксар, Казан, Алабуга, Сарапул, Нефтекамск шәһәрләрен тоташтыручы юлда Кама аркылы күпер салу 2010-2013 елларга планлаштырыла. Ул 15,5 миллиард сумга төшәчәк. Әлеге күпердән чыгу бәясе шоферларга 145 сум булачак. Моннан тыш, Буй елгасы аша салынган күпердән чыгу хакы да 30 сум дип билгеләнәчәк. Шул рәвешле күпер төзелеше 27 елдан акланыр дип фараз ителә.
Әлеге күпер Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Урал алды төбәкләре, Урал өлкәләре белән элемтәләрне якынайтачак. Мөселманнар пәрәвездә аралаша
Соңгы вакытта интернетта аралашу өчен киң кулланылган социаль челтәрләр арасында мөселманнар өчен ясалган World-muslim.com сәхифәсе популярлаша бара. Инглиз, урыс, төрек һәм гарәп телләрендә эшләгән бу сәхифәгә рәсемнәр куеп, анда дуслар табып һәм төрле төркемнәргә берләшеп була. Шулай ук сәхифәнең үз китапханәсе дә бар. Биредә эшкуарлар өчен милек сату-алу, балалар һәм олылар өчен ял оештыру турында мәгълүмат табып була. “Хәбәрләр” бүлегендә дөньяның иң алдынгы хәбәр агентлыкларының яңалыкларына язылырга мөмкин. Ходорковскийга – мәңгелек төрмә
Ходорковский үз гомеренең ахырына кадәр төрмәдә утыру мөмкинлеге турында әйтә. Германиянең Fokus басмасына биргән әңгәмәсендә ул хәзер Мәскәүдә карала торган икенче җинаять эше буенча аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы биреләчәк, дигән.
Ул суд карарының гадел булуына ышанмый, чөнки аның фикеренчә, Ходорковскийның төрмәдә булуы Русия җитәкчелегенә файдалы.
Билгеле булганча, Ходорковский финанслар өлкәсендә хокук бозган өчен, 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Икенче җинаять эшендә ул нефть урлауда һәм салым түләмәүдә гаепләнә. Медведевнең сәяси абруе арта
«Левада-Центр» үзәге тикшерүләренә караганда, русиялеләрнең Президент Дмитрий Медведевка ышану дәрәҗәсе ике тапкырга арткан. Май аенда Медведевка бер шиксез ышанучылар саны 10% булса, хәзер бу күрсәткеч – 20%. Әмма исемлектә беренчелекне премьер-министр Владимир Путин алып тора. Элекке тикшерүдәге кебек үк Путинга тулысынча 28% русияле ышана. Шул ук вакытта Путинга да, Медведевка да ышанмаучылар саны икеләтә арткан. Православие динен мәктәптә укытуны хуплаучылар күп
2009 елның июль аенда Русия Президенты Дмитрий Медведев кайбер төбәкләрдә сынау рәвешендә дин тарихын укытып карарга тәкъдим иткән иде. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, илнең 18 төбәгендә урнашкан 12 мең мәктәптә дин тарихын укыту дәресләре 2010 елның языннан кертелергә мөмкин.
“Левада-Центр” тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең 70%ы мәктәпләрдә православие дине нигезләрен укытуга каршы түгел, 19%ы – каршы.
Әлеге тикшерү 14-17 август көннәрендә Русиянең 46 төбәгендә үткәрелгән. Барлыгы 1600 кешенең фикере соралган.
Комментарии