РАЯЗ ФАСЫЙХОВ: «ХАТЫНЫМА ХОДАЙ САБЫРЛЫК БИРСЕН»

Бу чибәр егетнең йолдызы “Татар җыры”нда кабынды дисәм, ялгышмам. Моңлы, лирик җырлары белән килеп керде Раяз сәхнәгә. “Ярат әле”, “Киек казлар”, “Эзлим сине” җырлары тиз арада хитка әйләнде. “Татар җыры”ның икенче көнендә “җанлы концерт”та Илһам Шакиров белән “Идел буе каеннары”н башкарды. “Илһам абый белән бер гасырда яшәү, сөйләшеп тору да бәхет. Ә аның белән бергә шундый зур концерт тәмамлауны әйтеп тә торасы юк”, – ди Раяз. Гомумән, Р.Фасыйховның берничә җырын тыңласаң, ул күз алдына җитди, моңсу кеше булып килеп баса. Җырчы белән биш минут аралашуга ук, моның ясалма образ икәнлегенә төшендем. Оптимистик рухлы, шаян, көләч йөзле, шат күңелле егет икән ул. Сәхнәдәге Раязның нәкъ капма-каршысы инде менә!

Туган вакыты: 08.07.1983;

Туган җире: Балтач районы, Нөнәгәр авылы;

Белеме: педагогика көллияте, дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты;

хәле: өйләнгән, хатыны Люция, кызлары Венера;

Девизы: Һәр көнгә сөенеп яшә!

Ярата: тәмле ашарга, дуслар белән ял итәргә, балык тотарга, бильярд уйнарга, җырларга;

Яратмый: икейөзлелек, ирләрдәге вакчыллыкны, көз көнен.

– Репертуарда җитди җырлар булганга, сәхнәдә дә шул образны сакларга тырышам. Соңгы арада җиңелрәк җырлар сайларга, сәхнәдәге Раязны бераз “бушатып” җибәрергә ниятлибез. Ә киләчәктә күз күрер. Тормыш гел тискәре күренешләрдән генә тормый. Аның яхшы якларын күрә белергә, шулар турында җырларга кирәк дип саныйм. Үземнең оптимист, позитив булуым җиңелрәк яшәргә ярдәм итә. Бу тормышта пессимист та булсаң, аннары тулган айга карап улыйсы гына кала. Янымдагы кешеләрнең дә 90%ы яхшы күңелле.

Берәңгәмәдә: “Гаиләм өчен мин сәхнәне ташларга да әзер”, – дип белдергән идегез. Ике дә уйламыйча, шундый борылыш ясар идегезме?

– Дөресен генә әйткәндә, гаилә турында сөйләргә яратмыйм. Ул минем өчен тыл, нигез, күз генә тимәсен. Сәхнә белән гаилә арасында сайлау мохтаҗлыгы тумас дип ышанам, гаиләм моны таләп итмәячәк. Ә ахыр чиктә, башка вариантлар булмыйча, шундый сорау туа икән, хатыным белән балам ягына авышыр идем. Кеше өчен гаилә өстенрәк булырга тиеш. Карьерага килгәндә, үзеңне башка өлкәләрдә дә сынап карарга мөмкин.

Мәсәлән?

– Өздереп кенә әйтә алмыйм. Сәхнәдән китсәм, үзгәреп, күпкә күңелсез кешегә әйләнер идем дип уйлыйм. Гаиләм белән эшем бер-берсен тулыландырып тора, икесеннән дә канәгатьмен. Шуңа күрә мин бәхетле.

Бәхетле гаилә формуласы, сезнеңчә, нинди?

– Икең бергә тырышып, тир түгеп тапкан мал кадерле була. Ир яки хатын әзергә-бәзер килсә, гаилә ныклы булмый. Бер-береңә хөрмәт, кадер дә шуннан формалаша. Безнең гаиләдә, Аллага шөкер, икебез дә тигез, икебезнең дә өлеше бар. Ләкин төп фикерем – гаилә учагын саклый. Өйдәге җылылык, кәеф, атмосфера – барысы да хатын-кыздан. Әлбәттә, бу җаваплырак. Ә ир-атка тынычлык кирәк. Ул һәр ситуациядә ир булып калырга, вакчыл булмаска, акча эшләргә тиеш. Гаилә тормышына әзер булмыйча өйләнгән, хатын җилкәсенә бала өстенә бала булып яткан ирләрне хупламыйм.

Бервакыт: “Хатыным Люция характер буенча минем капма-каршым, аңа Алла сабырлык бирсен”, – дигән идегез.

– Әйе, мин – ут, ә ул – тыныч. Хатынымның ут булып алган чагы күп дигәндә – 30 секунд. Ике ут, ике лидер, ике тыныч кеше бергә яши алмый дип саныйм. Һәрвакыт кемгәдер юл куярга, кемгәдер инициативаны үз кулына алырга туры килә. Безнең гаиләдә ул рольләр алышынып тора. Әйбер сайлауга кысылып йөрмим, миңа иң мөһиме – йомшак булсын да ишелеп төшмәсен.

Кызыгыз җырчы булам дисә, каршы килмәссезме?

– Венерага октябрьдә бер яшь тула. Беренче тапкыр өч айлык чакта Зәйнәп Фәрхетдиновага кушылып җырлады ул (көлә). Сәхнә артындагы калган җырчылар: “Кара әле, җырлый бит бу”, – диешкән иде. Сәләте бар кебек инде. Белмим, алар үсеп җиткәнче әллә нәрсәләр үзгәрер әле. Ләкин балам теләгенә каршы килермен дип уйламыйм. Бүген халыкта артистлар турында негатив фикер формалашкан. “Гулящий”лар, җырчы булу ул – түгел, янәсе. Башка ияләрендә хыянәтчеләр юкмы әллә? Безнең тормыш җәмгыятьнең күз алдында – шул гына. Урыс эстрадасы белән чагыштырганда, татарларда тыйнаклык саклана әле.

Айдар Фәйзрахманов ансамбленнән китеп, “Барс медиа”га килүегезгә үкенмисезме?

– Үзегез уйлап карагыз: анда эшләгәндә мине күпме кеше белә иде дә, хәзер ничек танылдым? Үкенмим, әлбәттә. Айдар абый белән өч ел эшләдек. “Барс медиа”га килергәме, юкмы дип, бер ел уйлап йөрдем. Аннары контракт төзедек. Биредә һәркем үз эшен белеп, профессиональ дәрәҗәдә башкара. Монда килеп уфтанган, “Барс медиа” эшчәнлегеннән зарланган җырчыны күргәнем юк әле. Тәүге дискым чыкты, уңышлы гына сатыла. Ноябрьдә сольный концертымны уздырырга планлаштырабыз. Җырчы һөнәре бик күп матди чыгым таләп итә. Билгеле бер вакыт үзең аңа түлисең, ә аннан соң эш нәтиҗә бирә башлый, табышлыга әйләнә.

Танылуның сере җырчы иҗатындагы “изюминка”да. Артист сәхнәгә яңалык, үзенчәлек алып менәргә тиеш. Сезнең “изюминка”гыз нәрсә икән?

– Белмим, аны тамашачы әйтергә тиештер инде. Халык алымнарын эстрадага үрелдерергә тырышам, шул колоритны саклыйм. Яңалык алып мендем дип саныйсыз икән, димәк, мин дөрес юлда.

Үзегез нинди музыка тыңлыйсыз?

– Бөтен төр музыканы да, кәефкә карап. Моңсу икән, позитив җырлар тыңлыйм. Ария җырларга кирәк булса, өйрәнү өчен арияләр әйләндерәм. “Радио Рекорд”ны үз итәм.

“Эстрада китекләре”ндә, “Язмыш шуклыгы” фильмындауйнадыгыз. Үзегезне актер яки юморист буларак ачасыгыз килмиме?

– Юк ла! Халык каршына чыгып, кеше көлдерергә яратмыйм. Ә кинода уйнау өчен югары осталык кирәк. “Язмыш шуклыгы”ндагы кайбер эпизодлар өчен оялып та куям кайчак. Кинода акча эшләү, танылу яки сәләтемне сынау өчен төшмәдем. Бары тик үземә кызык булганга алындым. Һәркем үз эшен башкарырга тиеш. Җырчы – җырларга, актер – кинода уйнарга…

Әңгәмәдәш Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии