- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Илфат Фәйзрахмановның “Утырдым, мине таптамагыз” язмасы (“БГ”ның 26 август саны, №34) интернет форумнарда (“beznen.ru”, “matbugat.ru”) шактый резонанс тудырды. Бүген шуның кайберләрен тәкъдим итәбез.
Чәнечкеле гөл:
– Финляндиядә, Швециядә күптән инде велосипед белән йөриләр…(юллары киң булса да). Эшкә дә, кибеткә дә – барысына да… Юллар киңәйтелмәсә, без дә велосипедка күчәрбез… Эшкә гел соңга калып булмый бит инде…
Гардан:
– Бездә Илфат әфәнденең велосипедчылар клубын оештыру фикерен күтәреп алучылар табылырмы – белмим. Әйбәт булыр иде.
Йолдыз К:
– Илфат әфәнде, андый клуб Казанда күптән бар бугай инде ул. Туганым шулар белән аралаша. Атнага берничә тапкыр каядыр я Юдино, я Дәрвишләр бистәсенә сәяхәт итеп кайталар. Каска, перчаткалар киеп, чын “бейки” булып чабалар. Каядыр шушында инетта аралашалар. Урысча, әлбәттә.
Хөппи:
– Менә сиңа мә, “сәпидкә” утырып, шаккаттырмакчы булалар! Күп илдә аның өчен махсус юллар төзелгән, пенсионер әбиләрнең җитез генә йөргәнен күреп шаккатканым бар әле! Миллионерлар да утырып йөри анда велосипедка. “Сәпид” өчен махсус паркинглар бар. Ә бездә? Казанда велосипедка утырып чыксаң, берәр машина астында калып харап булуың бар! Менә минем тәкъдим: җәй-яз-көз дәү корсаклы түрәләрне “служебный сәпидкә” утыртырга! Бу, чыннан да, закон проекты итеп кабул итәрлек тәкъдим. Утопия кебегрәк булса да.
Минем фикер:
– Минем дә улым “сәпитендә” йөргәләгәнем бар. Эшемдә “Кайчан җәй җитәр икән, “сәпидтә килер идем” дигәч, барысы да кычкырып көлде, шуннан кыймадым. Әмма үз районыбызда йөреп кергәлим. Бер көнне Татарстан урамындагы велосипедлар кибетенә барып, тизлеген көйләтеп кайтырга кирәк булды. Мәктәп баласын анда җибәреп булмый бит инде. Киттем үзем. (Машина багажнигына сыймый бит!) Әй, анда күргәннәрем. Беренчедән, бу машинада йөрү дә, тротуардан әкрен генә атлау да түгел. Илфат язганча, олы юлдан йөрергә куркыныч. Җәяүлеләргә комачауламыйча гына тротуардан барырга булдым. Башта юл юклык белән җәфаландым: тротуардан барам-барам да юл өзеклегендә (поребрикларда) ике тәгәрмәчле “атым”нан төшәргә туры килә, чөнки алар инвалид коляскасына да, бала арбасына да, велосипедчыларга да сират күперен чыгу белән бер. Шулай әле җәяү, әле утырып барып, бер сәгать дигәндә кирәкле җиремә килеп җиттем. Сервис бүлегендәге егетләр үзем утырып килгәнгә көлемсерәп куйдылар да ремонтлау эшенә керештеләр. Кайсы урамга кайтуымны сораштылар, ничек, кайсы юллардан кайтуы җиңелрәк буласын аңлаттылар. Аларга монда язылганча, “бейки”лар күп килә икән. Шулар турында сөйләшеп утырдылар. Ул арада мин Дербышкида яшәгәндә велосипедка утырып бакчаларына баручы олы яшьтәге апа-абыйларга сокланып йөрүемне искә төшердем.
Бу “круиз”ымнан соң болай еракларга йөрмәс булдым, ике сәгатьлек юл газабы тиз генә истән чыкмады әле.
Әйе, тиешле юллар, шартлар булдырылса, күп кеше велосипедка күчәр иде. Файдасы күп, белегез: бензинга экономия, машина төтене һаваны бозмый, аяк педальгә генә басмый, ә тәгәрмәчләрне әйләндерә, хәрәкәттә.
Шүрәле:
Мин былтыр җәен-көзен эшкә велосипед белән йөрдем, көнгә 20 чакрым чамасы чыга иде. Быел машина алып җибәргәч ирендерде, шулай да өмет бар әле киредән “сәпидкә” кайтырга. Безнең эштә ел әйләнәсе велосипедта йөриләр. Җәен йөрүчеләр бигрәк тә күп, эштә хәтта махсус стоянка, пропуск, чишенү бүлмәсенә кадәр ясадылар.
“Велик”лар өчен тукталыш
Күргәнегезчә тәкъдимнәр, фикерләр кызыклы. Халык юлларда велоспипедларда йөрү өчен дә мөмкинлекләр булдыру турында хыяллана. Ә бу эштә алдынгы предприятиеләр дә бар икән. “Шүрәле” кушаматы белән форумда язучының эш урыны турында әйтәм. Эзләнә торгач, аның танышым икәне ачыкланды. Ул компьютер технологияләре өлкәсендә эшләүче “ICL” хисаплау җайланмалары җитештерү берләшмәсеннән. Шалтыратып, хәлләрен сорагач: “Узган ел җәй буе эшкә (Имәнлек урамыннан Себер трактына кадәр) велосипедта йөрдем. Быел машина алгач, велосипед икенче планга калды”, – диде ул. Ләкин Казанда бер генә оешманың да хезмәткәрләре мәнфәгатен күздә тотып, велосипед тукталышы, велосипедчылар өчен махсус пропусклар һәм чишенү бүлмәсе, душ булдырганын ишеткәнем юк. Биредәге уңайлыкларны үзем күреп кайтырга булдым.
Ишек төбендә утыручы “охранник” башта мине кертмәс өчен тарткалашып, мондый сүзне каян алуымны әйттерергә дә маташты. Ябык компания, бернинди мәгълүмат бирмиләр, имеш. Соңыннан контроль һәм режим хезмәте җитәкчесе Александр Жестков чыккач кына, шымчы түгеллегемә ышандылар.
– Җәй көне 30га якын велосипедчы йөри, көзгә таба кимеде әле. Ә кыш көне 1-2 кешегә генә кала, – диде ул тезелеп киткән велосипедларны күрсәтеп.
Һәр велосипедка наклейка ябыштырылган. Бу – биредәге тукталышка куярга рөхсәт. Ә велосипедчылар кулында – пропуск һәм чишенү бүлмәсендәге тартманың ачкычы. Оешманың кизүе әлеге транспортны саклый, аның өчен җавап бирә.
– Хезмәткәрләрнең велосипедта йөрүе эшкә уңай йогынты ясыймы?
– Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү бит бу. Авыручылар саны кими дигән сүз. Хезмәткәрләр мондый тукталыш булдыру теләге белән чыккач, каршы килмәдек. Алар мәнфәгатен кайгырткач, үзләренә дә җайлы, оешмага мөнәсәбәтләре дә яхшырды, – диде Александр Жестков.
Теләк белдерүче хезмәткәрләр дигәне берничә кешедән торган инициатив төркем икән. Шуларның берсе – Илнур Мөхәммәтҗанов.
– Ике ел элек “ICL” компаниясенә эшкә килдем. Аңарчы башка урында эшләгәндә дә гел велосипедта йөри идем. Тик беренче эшемдә мондый уңайлыклар булмады. Ә биредә берничә дус велосипедчы берләшеп, оешманың безгә тукталыш, киенү бүлмәсе, тартмалар ясавын сорадык. Генераль директорга хат язып, аның астына 100ләп имза җыйдык. Җитәкчеләр шунда ук ризалашты.
– Болай булгач, тагын да тырышып эшли башлагансыздыр?
– Хезмәт хакы гына түгел, җитәкче белән бер-береңне аңлап эшләү дә мөһим шул. Эшкә даими рәвештә 20-25 минутта килеп җитәм. Яз уртасыннан көзге пычракка кадәр транспортыбыз – велосипед. Арадагы иң олы велосипедчы инде 60ның теге ягында, – диде Илнур.
Чынлап та, “ICL” компаниясенә афәрин! Бу башкаларга да менә дигән үрнәк.
Әле халык аңлап җиткерми, бер карасаң, җайлының да җайлысы бит инде. Автобуста кысылып, янәшә утыручы абзыйның махмыр исенә түзәсе, сәгатьләр буе бөкедә утырасы, соңга калам дип борчыласы юк. Тыныч күңел белән педалеңне генә әйләндер! Велосипедчыларга хөрмәт, төзек юллар да булсамы…
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии