Кризис каян чыккан?

Кризисның фамилиясе, исеме, формасы, төсе дә юк, әмма аның килеп чыгу сәбәпләре күп.

1970-1980 елларда 3-6шар сутый чәчү җире бирделәр. Алар тигез, уңайлы урыннарда гына түгел. Хезмәт сөюче халык тау битләрен, ташландык урыннарны да гөлбакча итте. Ул участокларда кечкенә өй салдылар, будка төзеделәр. Койма, сеткалар белән әйләндереп алдылар. Анда үскән яшелчә, җиләк-җимеш халыкның ярты кереме иде. Өстәвенә, күпчелекнең исереп, тәртип бозып йөрергә вакыты булмады.

Берничә ел элек кадерле хөкүмәтебез аерым кулларга металл ватыгы тапшырып булуы турында карар чыгарды. Китте мәхшәр. Бакчаларда көрәк, сәнәк, чәй эчәргә кружка, кашык, кәстрүл калмады, кием элгеченә кадәр юк булды. Бакчаны әйләндергән челтәр, су килә торган торбаларга кадәр киселде. Завод цехларындагы техниканы сүтеп урлап саттылар. Хәтта кайбер һәйкәлләрне кискәләп тапшырганнар. 2008 елда бу вәхшилекне тыйдылар, урлаудан туктадылар. Кыскасы, башта хөкүмәт рөхсәт биреп талатты, аннары туктатты. Нәтиҗәсе исә шул: яшьләр бар да бакчасын ташлады. Анда бары тик башка кереме булмаган пенсионерлар гына казына.

Безнең Азнакайда 6-7 бакчачылык ширкәте бар иде. Берсе бөтенләй бетте, калганнарында да 2-3 йортка бер пенсионер йөри. Ул бакчаларның да күбесендә су юк, чөнки торбалары турап алынып беткән…

Тагын бер мисал. Бар җирне басты. Аларны һәр кибеткә, базарга, хәтта мунчага да урнаштырдылар. Азнакайда бөтен урамга бер җәмәгать бәдрәфе бар иде, шуны бетереп, куйдылар. Тагын китте мәхшәр. Малайлар да, хәтта әбиләр дә уйный. Күп гаиләләрдә тавыш купты, кычкырыш-талаш китте, хәтта аерылышуга кадәр барып җиттеләр. Кайбер сай акыллылар хезмәт хакын алып кайту уңаенда шунда уйнап бетерә башлады. “Су баса” башлагач кына, хөкүмәт уйланырга тотынды. Бу бер куллы бандитларны бетерү турында карар кабул итте.

Сайлаулар узды. Әмма без исемнәрен дә белмәгән кешеләр үтте. Чөнки аларның еллык кереме – фәләнешәр миллион. 60 яшьлекләр депутат булды. Алар властька халык мәнфәгатен чишәргә дип түгел, үз миллионнарын сакларга керә.

Телевидениене әйтеп тә торасы юк. Ул бозыклык белән тулган. Тормышта да адым саен мәрхәмәтсезлек… Сабыен ташлаган ата-ананың күбәюе – моның ачык мисалы. Бәлки, бу да кризис килеп чыгуга бер сәбәптер. Кеше шәфкатьсезлегенә Ходай түзмидер…

Армиягә килгәндә, минем ике улым да хезмәт итте. Хәзер аларның икешәр уллары бар. Ирем дә 7 ел флотта булган. “Кеше булып, бөтен нәрсәгә өйрәнеп кайттым, танышларым гына күпме”, – дип сөйли иде. Ә хәзер бер ел армиядә булалар, шунда да цинк табутлар кайта. 1-2 группа инвалидка әйләнәләр. Оныклар өчен хәзердән куркып торабыз…

Бар газета да кризис турында яза. Шуны сәбәп итеп, үлгән кешеләрне саный. Ни өчен килеп чыгуы, аны бетерү юллары турында беркем уйланмый. Минемчә, һәркем үзеннән башларга тиеш. Илдә тәртип сакланганда гына, барысы да әйбәт булачак.

Мәгъмүрә ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Азнакай районы.

Әллә артка барабыз?

Соңгы вакытта “БГ” тагын да кыюланды. Чыннан да, эндәшмичә түзү мөмкин булмый башлады. Мин, мәсәлән, халыкны гырлап йоклый, дип уйлый идем. Баксаң, алай ук түгел икән. Халык барын да күрә, аның җаны сыкрый. Түрә коммунистлар кинәт кенә капиталистка әйләнде. Оят дигән әйберләр күптән бетте. Моны исә һәркем белеп тора. Белмим, бу хәлләр шул ук караклар арасыннан тараламы яки хәзерге техника заманында берничек тә сер сакларга мөмкин түгел микән?

Бу үзгәреш дигән чорны кайчан, кайсы илдә, кемнәр әзерләде микән? Минемчә, без аларны күрмибез һәм тиз-ара елларда гына ул турыда мәгълүматлар булмаячак, дип уйлыйм. Кайберәүләр кебек дөньяны Ельцин үзгәртте, дип уйламыйм. Ул “Салмытдинны” кайлардан гына эзләп тапканнар да, Мәскәүгә китереп, төрле постларга куя-куя ничек Президент иткәннәр диген?! Аның әзер сүзләрне генә кабатлаганын күпләр беләдер.

Русиядә нәкъ элеккечә патша иле корырга уй йөртүләре күренеп тора. Алпавытлар тормышыбызда пәйда булды инде, бары башка исем астында гына!

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы шәһәре.

Буталып беттек

СССР таркалганнан бирле күпме үзгәрешләр булды. Яхшы яклары белән бергә тискәреләре дә җитәрлек. Бер үк ил халыклары бер-берсе белән дошманлашты. Мәсәлән, Украина кешесе белән русиялеләр нәрсә бүлә алмады?! Грузия белән дошманлашу дәрәҗәсенә барып җитте. Чечня белән күпме сугыштык. Әле һаман үтереш бара. Бу нигә кирәк булды? Сәбәбе нидә? Балтыйк буе илләре Горбачевның: “Без беркемне дә ирексезләп тотмыйбыз”, – дигәнен көтеп кенә торган иде. Шунда ук ашаган табагына төкереп чыгып киттеләр. Үз милләтендә булмаган кешеләрне эзәрлекләү, чикләү башланды. Эстониядә Совет солдатлары һәйкәлен күчерү, Советлар Союзы Герое Арнольд Мэрины хөкем итү, Украинада Совет гаскәрләренә каршы сугышкан банда җитәкчесе Бендерны герой итеп, аңа һәйкәл кую, Җиңү көнен көне дип игълан итү һәм башкалар.

Ә үзебез бик сафмы икән соң? Николай патшаның изге икәнен раслау өчен, 90 ел вакыт кирәк булды (хәзер нокта куелды бугай инде). Без мәктәптә укыганда: “Деникин, Колчак, Врангель җитәкчелегендәге акгвардия Антанта белән берлектә безгә каршы сугышты”, – дип өйрәткәннәр иде. Алай булмаган икән. Без дигәнебез ул без булмаган, ә Фрунзе, Чапаев, Жуков җитәкчелегендәге большевиклар булган икән. Без исә Антанта белән берлектә аларга каршы көрәшкәнбез. Шуңа күрә Деникинның, качып киткән җирдән, чит илдән сөякләрен Мәскәүгә алып кайтып күмделәр. Адмирал Колчакка һәйкәл куйдылар. Аны герой итеп кинофильмнар күрсәттеләр. Аларга каршы сугышкан Г.Жуков бу сугышта да герой булды. Кайсы геройрак соң боларның?! Тарих укытучылары моны укучыларына ничек аңлата икән?!

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Мигрант: акмы, карамы?

Беркөнне автобуста эшкә барам. Иртәнге сәгать җиделәр. Һәрвакыттагыча урын юк, кысыла-кысыла, шәһәр транспорт системасына рәхмәт укый-укый, кем кая юл тота. Автобусның йөртүчесе дә, кондукторы да, заманча әйтмешли, “лицо Кавказской национальности” булуы күренеп тора. Шунда бер ханымга контролер егет сдачаны ике сумга азрак биргән иде (әлбәттә, ялгыш), әй ябышты безнең апабыз бар салонга кычкырырга: “Вам, что, дома не сидится что ли?”, “Кто вас вообще пускает в Россию?”, хәтта “Да вас всех гнать надо отсюда” дип әйтергә дә тартынмады. Шунда аның кыланмышларын Мәскәүдәге скинхедлар күргән булса, һичшиксез, үзләренә башлык итеп куяр иде.

Хәзер күп кеше шул ханым шикелле уйлый. Алар уйлавынча, барысын да куарга, беркемне дә кертмәскә кирәк. Чөнки зарар гына китерәләр, башыннан аягына кадәр пычрак, дигән сүзләр ишеткән бар. Әнә үзләрендә ятсыннар. Нишләп безгә тыгылалар, имеш. Нигә, Русия һәрберебезнең дәүләте түгелме соң, дип әйтәсе килә шунда. Димәк, халкына Үзбәкстанга, Дагыстанга барырга ярамыймыни? Алар да безнең шикелле үк фикерләп, үзебезне куып чыгарсалар? Ә без бит дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиеш! Әгәр дә татары да, урысы да төзелештә эшләүне яки базарда сатуны иң пычрак эшкә санаса, анда шул таҗиклар белән төрекләрдән башка кем эшләр икән? Безнең халык бит, 5000 сум алса, шул акчаны эчеп бетермичә, эшкә дә чыкмый. Бу вакытта казах белән азәрбайҗаннан кала аларның вазифасын кем башкарыр икән?

Ә бит аларның ничек яшәгәнен, нинди хәлләр аркасында безгә тартылганнарын, ни өчен шундый язмышка дучар булуын беркем дә белергә теләми. Минем шул “гастарбайтер”лар контингентында дусларым да аз түгел. Шуннан чыгып әйтә алам: алар бик рәхәт тормыштан үз йортын, ватанын ташлап китми. Нигезләрендә әти-әнисе, хатыны, 3-4 баласы көтеп тора, ул көне-төне барысын да туйдырыр өчен тырыша-тырыша эшли. Ә монда бөтенесе кысрыклый! Милиция, урамда тоткан саен булган бөтен акчасын алып, гел куркытып тора. Миграция хезмәткәрләре, дистәләгән документ таптырып, сорый. Артыннан гади халык пычрак сүз ата. Ул бит беркемгә дә бернинди начарлык эшләми. Бәлки, аларга кычкырганчы, үзебезнең эчкече, наркоман, үтерүче ул-кызларыбызны акылга утырту, дөрес юлга кертү өстендә эшләргәдер? Үз халкыбыз кешеләреннән зыян күбрәк килә бит. Белмим, бәлки, бу үзебезне уратып алган начарлыкны ничек тә җиңә алмаганлыктан, башка ил вәкилләреннән үч алудыр. Чөнки биредә алар барыбер бездән көчсезрәк…

Минем Батыр исемле үзбәк дустым бар. Төзелештә эшли. Аның сөйләве буенча, Үзбәкстанда тормыш бөтенләй башкача көйләнгән. 40-45 яшенә кадәр башта әтиләре шулай төрле илләрдә, дәүләтләрдә эшләп, гаиләсен карый, балаларын үстерә. Ә аннан соң аны гомеренең азагына кадәр уллары карый. Ул исә, үз чиратында, чәйханәдә чәй генә эчеп утыра.

Сине тәрбияләп үстергән әти-әнигә менә шундый хөрмәт! Ә бездә?! Дәүләткә 30-50 ел буе бил бөгеп эшләп ала торган акчасын да балалар белән оныклар талап алып, эчеп бетерә. Бернинди рәхмәт, бернинди хөрмәт юк.

Тагын бер кат шуны әйтәсе килә: илеңдә хезмәт итүче чит кешене мәсхәрә иткәнче, иң башта үз дөньябызны, уй-фикерләребезне, эчке халәтебезне дөресләргә кирәк. Аннан иртәгә үзеңнең үк шундый көнгә калуың бар. Сиңа шулай карасалар, бик яхшы булмас. Бер үк Адәм белән Һавадан яралганбыз, Аллабыз да бер үк. Кеше икәнбез, кеше булып калыйк.

ЗАХРИ

Кайтаваз

Канәгать булыйк!

“БГ”ның 13нче санында “Татарларга җир кирәк” дигән язма басылган иде. Анда Луиза Садыйкова Үзбәкстаннан 2002 елда Татарстанга күченеп кайттым, аннан Инеш авылында җир бүленеп бирелде, дип яза. Әмма операция ясатырга туры килеп акча кирәк булгач, юк бәягә генә сатып җибәрә. Бушка бирелгән җирне сатып җибәрү бик ошап киткән аңа, ул хәзер тагын сорый. Биргән очракта, тагын сатачак!

Читтән Татарстанда пенсияне күп бирәләр, дип тә кайталар. Бездә базарда сатучылар: “Үзбәкстанда пенсия бары 1 капчык он, ә биредәгесенә – 10ны алырга була”, – диләр. Заманында яхшы тормыш эзләп, колхозда эшлисегез килмичә чыгып киттегез сез. Хәзер элекке Союздаш республикаларга ярдәм бетерелгәч, сезне куа башладылар.

“Ел саен акча, грантлар бирелә. Шул квоталар безгә дә тиеш”, – дигәнсең. Союз бар чагында югары уку йортларын тәмамлаучыларны һөнәре буенча эшкә төрле төбәкләргә җибәрделәр, алар шунда яшәп калды. Минемчә, ул ташламалар шуларга бирелергә тиеш.

Үзбәкстаннан кайтып, күкрәк сугып яшәүчеләр күп хәзер. Мисал өчен, авылыбыздагы Зәрә исемле кыз 1947 елда Урта Азиягә чыгып китте. Ул чактагы ачлыкны һәркем яхшы белә, карга йомыркаларына кадәр эчтек. Ул: “Мин анда бал белән чикләвек ашадым”, – ди. Үзенә “Хезмәт ветераны” таныклыгы да бирелгән. Үзе бер көн дә колхозда эшләгән кеше түгел. Ә безнең сугыш елларында балигъ булмаган көе фронт өчен эшләгәнне искә алучы да юк. Җиңү көнен бәйрәм итәсебез дә килми. Чөнки сугыш елларында интеккәннәр кабат искә төшә.

Луиза ханым, кабат шуны әйтәсем килә: башкасына өмет итмә, без дә дәүләт биргән пенсиягә генә риза булып яшибез.

Сания.

Адресым редакция өчен генә.

Комментарии