- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Җырчылар арасында беренчеләрдән булып Илсөя генә артистлар күптән аяк басмаган клубларда концерт куеп, авылдан авылга йөри башлаган иде. Башкалар кризистан гына кузгалды. Хәзер инде җырчыны, аның иҗатташ дусларын тулы заллар каршылый. Халык аны көтеп ала. Узган ел труппа рекорд куйган: 160 концерт күрсәтелгән. Таһир Якуповлардан, Илһам Шакировлардан соң 30-40 ел беркем аяк басмаган төбәкләрдә: “Әле артистлар авылларга да йөриләрмени?!” – дип гаҗәпләнеп каршы алганнар аларны. Артистларны Татарстан районнарындагы авыллар, Оренбург өлкәсендәге казах далаларында яшәүчеләр, инде татар концертын бөтенләй оныткан Башкортстанның чын башкорт авыллары алкышлады. Узган ел “Юк, туктамыйм” дип атала иде Илсөяләрнең концерт программасы. Шулай “туктамыйм” дип йөри торгач, алар Русия буйлап 60 мең чакрым ара узганнарын сизми дә калган.
Илсөя Бәдретдинова – халыкчан җырчы. Халык сулышын тоеп, хәтта сәяси темаларны да сәхнәгә җыр итеп алып менеп, шактый гына түрәләрне куркыткан артистка. Безнең якларга килеп чыкмагае, бәласеннән башаяк, дип өркеп торучы түрәләр җитәрлек. Бүгенге буталчык заманда авыл халкының күмәк булып колхозда яшәүләрен сагынуын белеп торган җырчы быелгы программасын “Безнең колхоз” дип исемләгән. Өр-яңа җырлар, юмор, төрле сюрпризлар белән шыплап тулган программаның премьерасы 24нче сентябрьдә Кукмарада булачак. Ә аннан Илсөя барлык элеккеге колхоз үзәкләрен йөреп чыкмакчы. Ә юл башы графигы түбәндә.
24 сентябрь – Кукмара
25 сентябрь – Саба
26 сентябрь – Урта Өшен
27 сентябрь – Салавыч (Балтач)
28 сентябрь – Әтнә
29 сентябрь – Теләче
30 сентябрь – Арча
1 октябрь – Шәмәрдән
3 октябрь – Елхово авылы (Әлмәт)
4 октябрь – Ютазы
5 октябрь – Бәкер
6 октябрь – Лениногорск
7 октябрь – Азнакай
8 октябрь – Мөслим
9 октябрь – Актаныш
10 октябрь – Нефтекамск
12 октябрь – Минзәлә
13 октябрь – Яр Чаллы
14 октябрь – Тәбән Кама
15 октябрь – Алабуга
16 октябрь – Җәлил бистәсе
20 октябрь – Дмитровград
21 октябрь – Чирмешән
22 октябрь – Сарман
1 ноябрь – Мәскәү
11 ноябрь – Казан (Филармония концертлар залы)
16 ноябрь – Буа
Инде билетлар сатыла башлаган. Концертлар үкенечкә калмасын. Илсөяләрчә “Безнең колхоз”ны үз күзләрегез белән күрегез.
P.S. Сүз уңаенда искәртик, Илсөя Бәдретдинова концертларында кеше тәнәфестә дә буш тормаячак. Чөнки концертка килүчеләргә бушлай “Безнең гәҗит” газетасы таратыла. Бу хакта әлегә “Безнең гәҗит”не яздырып алмаучыларга хәбәр итегез. Форсаттан файдаланып калсыннар.
кайтаваз
Җырлагыз гына
“БГ”да “Җырчыларны тәнкыйтьләп” (29 апрель, 17нче сан) мәкаләсен язучыга сүзем бар. Кеше гаебен йөзгә бәреп әйтү – гөнаһ, диләр. Газетага язгач та, шулай санала торгандыр. Җырчы ничек кенә җырласа да, тыңлаучыга ябышып калмый бит ул. Үз исемен атамаучылар, сер булып калсын, ди, ә җырчыларның исемен әйтеп хурлаганнар. Мин, мәсәлән, алар начар дип санаган Мәликәнең җырлаганын яратам. Һәр тавыш үзенчәлекле, берәүгә – берсе, икенчегә башкасы ошый. Җырлар кеше тормышыннан алынган: аларда шатлык та, кайгы да – бар да бар.
Әлфия белән Илһамны мисалга китергәннәр. Бүгенге яшьләребез дә алардан ким җырламый. Мин бар җырчыны да яратам. Радиодан да тыңлыйм, телевизордан да карыйм. Җырчыларга шуны әйтәсем килә: берәүне дә тыңламагыз, җырлагыз, күңелегезне төшермәгез.
Халидә ХАКИМОВА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Гадел булсагыз иде!
“БГ” аша “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Айдар Фәйзрахмановка әйтер сүземне җиткерергә булдым.
Сезгә ачык хат язуымның сәбәбе шул: июнь башында безнең коллектив Сездә катнашкан. Бу бик әйбәт күренеш, алар белән горурланам. Әмма кайберәүләрнең күңеле төшеп кайткан. Ә эш менә шунда: җиңүчене билгеләгәндә, гаделсезлек бар икән. Алар әйтүенә караганда, бер кеше өчәр боҗра да сала ала. Монда, билгеле, талант, җырны ничек башкару исәпкә алынмаска да мөмкин. Симпатия, танышлык та җитә!
Объектив күзлектән карап, дөрес бәя бирелсен, гадел булсагыз иде. Сезнең коллектив көчле, дәрәҗәле, бу исемгә тап төшмәсен дип телибез.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Комментарии