- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Узган шимбәдә Казанның Чистай урамында урнашкан «Татнефть Арена» боз сарае каршында «Дакар» сериясенә керүче «Ефәк юлы» Халыкара ралли-рейды старт алды. Моңа кадәр дә бөкеләр белән дан тоткан трасса шимбәдә бөтенләй ябылды. Башкалага 25 илдән 51 җиңел автомобиль һәм 20 йөк машинасы килгән иде. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, «Ефәк юлы» ике бөек мәдәниятны — Көнбатыш һәм Көнчыгышны очраштыручы юл ул.
«Ефәк юлы»нда катнашучылар өчен көч сынашу «Татнефть Арена» каршында ук башланды: махсус мәйданда автоузышчылар стартта кузгалачак урын өчен бәхәсләште. Экипажлар 2013 метр (Казанда Универсиада узуына бәйле.— А.Ш.) озынлыгындагы дистанция үтте. Ярыш кечкенә булса да 3 сәгать дәвам итте. Йөк машиналары арасында безнең «КамАЗ-Мастер» командасы пилоты, «Дакар» марафонының хәзерге чемпионы Фирдәвес Кәбиров дистанцияне 2 минут 31,9 секундта үтеп беренчелекне яулады. Мондый күрсәткечкә күп кенә җиңел автомобильләр дә ирешә алмады. Ә җиңел автомобильләр арасында «Фольксваген»да Жиньель де Вильерс беренче булды. Әйтергә кирәк, бу трасса «Дакар»ның комлы дистанциясеннән ким булмады, Казанның Чистай урамы чүлле якларны хәтерләтте. Хәтта ике тимер ат трассаны тулысынча үтә дә алмады. Рөстәм Миңнеханов финишка кадәр килеп җитсә дә, юлда бераз туктап алырга мәҗбүр булды.
Халыкара ралли маршруты сигез этаптан тора. Сигез көнгә сузылачак бу ярыш Русия, Казахстан, Төркмәнстан юлларында үтәчәк. Беренче көн — Казан-Богырыслан, икенче көн — Богырыслан-Җаек, өченче көн — Җаек-Бейнеу (Казахстан), дүртенче көн — Бейнеу-Җанаозен (Казахстан), бишенче көн — Җанаозен-Төркмәнбаши (Төркмәнстан), алтынчы көн — Төркмәнбаши-Балканабад, җиденче көн — Балканабад-Дарваза, сигезенче көн — Дарваза-Ашхабад – барлыгы 4350 км юл. Әйтүләренчә, бу Евразиядә иң озын һәм катлаулы маршрут. Спортчылар 13 сентябрьдә Ашхабадка килеп җитәр дип көтелә. Финишка кадәр чыдаган экипажлар 300 мең доллар акча бүлешәчәк. Шулай ук бу көндә зур бәйрәм оештырылыр һәм өч илнең дә башлыгы җиңүчеләрне каршы алыр дип көтелә.
Татарстанлылар мондый ярышларда гел фаворит булды. Алар Ашхабадка да беренче килергә өметләнә. Инде нигезе бар: 2013 метрлы беренче сынауны Фирдәвес Кәбиров отты бит. Безнең «КамАЗ-мастер» составында 6 кеше — Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Фирдәвес Кәбиров, Владимир Чагин, Илгизәр Мәрдиев, Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев барачак.
«Без автомобильләр республикасы да саналабыз. «Ефәк юлы» — яңа ярыш. Ул безнең тарихи традицияләребезне, кардәш дәүләтләр белән бәйләнешләрне яңарта. Шуңа да мондый ярыш безнең өчен традицион булып калсын. Моңа бар көчебезне куярга тиеш», — дип ярышка үз мөнәсәбәтен белдерде Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Алексеевскийда ярышка старт бирер алдыннан.
Казанга Русия, Франция, Италия, Испания, Португалия, Германия, Катар, АКШ, Бразилия, Бельгия, Чили, Бөекбритания, Израиль, Польша, Румыния, Чехия, Монголия һәм башка дәүләтләрдән дөньякүләм танылган экипажлар җыелды. «Ефәк юлы» татарлар өчен традицион яңарыш диелсә дә, күпләр, чит илдән килүчеләр татар башкаласында татарлыкны күрмәде, дип саный. Оештыручылар моңа игътибар итмәгән, тамашачылар, ярышта катнашучылар, рәсми тантана башланганчы, спортның экстремаль төр вәкилләре — байкерлар, һава гимнастлары, акробатлар һәм канатта йөрүчеләр чыгышын күзәтте, сәхнәдә биючеләрнең ут өертүләрен күрә алды. “Ефәк юлы” шуннан башланган, күрәсең.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии