- 09.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Архив
Төркия-Русия мөнәсәбәтләре бозылганнан соң ике ил башлыклары 9нчы августта беренче тапкыр күреште. Петербургтагы очрашу Төркиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре начарая барган вакытка туры килә. Мәскәү моны үз файдасына куллана ала. Ләкин нәкъ менә сәясәт ике илнең хезмәттәшлеген элекке халәткә кайтаруга комачауларга мөмкин.
Төркия-Русия мөнәсәбәтләре элек тә, нигездә, икътисадка гына таянган иде, җитди сәяси хезмәттәшлек булмады диярлек. Моның сәбәбе – ике илнең Сүрия низагына карата капма-каршы фикердә булуы. Хәзер дә яхшыра барган мөнәсәбәтләргә Якын Көнчыгыштагы сугыш янә тәэсир итәргә мөмкин.
Багланышларның җанланып китүе туризм өлкәсеннән башланды. Хәзер русиялеләр Урта диңгез ярына бернинди кануни чикләүләрсез бара ала. Әнкара аларның иминлеген сакларга вәгъдә итте. Шулай ук Русиягә Төркиядән яшелчәләр, җиләк-җимешләр кайта башлады.
Ике ил өчен тагын бер мөһим мәсьәлә – ягулык. Русия белән Европа илләрен Төркия аша тоташтырган газүткәргеч проекты язмышы әле һаман хәл ителмәгән. Үзара киеренкелек үсә барган вакытта Әнкара ягулык өлкәсендәге килешүләрдән баш тарту белән янады.
Хәзер исә сүз газүткәргеч проектын яңарту турында гына түгел, ике илнең бу өлкәдә яңа сәяси килешү төзүе турында бара. Әнкара өчен бу проект, берьяктан, Европа Берлегенә тәэсир итү мөмкинлеген ачса, икенче яктан, Русия ягулыгына бәйле булуы Төркиянең йомшак урынын күрсәтте. Рәсми чыганакларда әйтелгәнчә, Төркия газ импортының 50 проценты Русиягә туры килә. Мәскәү белән киеренкелекнең беренче көннәрендә үк Әнкара Катардан сыекландырылган газ сатып алу килешүен юкка гына имзаламаган.
Шулай да Путин һәм Эрдоган режимнары арасындагы төп каршылык сәяси яссылыкта ята. Сүз, беренче чиратта, Сүрия низагы турында бара. Ике илдә дә «икътисад җайланса, сәяси каршылыклар да йомшарыр», дигән караш яши.
Ләкин Мәскәү белән Әнкара Сүриядә җитди геополитик амбицияләргә ия. Сүрия Төркия өчен үзен мөстәкыйль дәүләт итеп күрсәтергә ярдәм итүче сәяси киңлек булып тора. Мәскәү Якын Көнчыгыштагы сәясәтендә Төркияне исәпкә алмаса, Әнкара моны тискәре кабул итәчәк.
ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә Эрдоган Русиянең Сүриядәге ролен мөһим дип атады, һәм килешеп эшләү кирәклегенә басым ясады.
Тик Мәскәү Әнкараны сөйләшүләрдә лаеклы партнер итеп күрәме-юкмы – билгеле түгел. Сүрия мәсьәләсендә ике ил әле дә капма-каршы фикердә. Русия Төркия белән килешүләрнең мөһимлеге турында әйтсә дә, Хәлеб тирәсендә Сүрия гаскәренә һавадан ярдәм итеп, оппозицияне утка тотуын дәвам итә. Ә бит ул җирлектәге оппозициянең төп көче – Төркия ярдәме белән сугышучы «Җәйш әл-Фәтх» төркеме булып тора.
Шулай итеп, Төркия-Русия мөнәсәбәтләре элекке халәтенә кайта: җитди сәяси хезмәттәшлек искечә юк, икътисад кына бар. Бу хәл ике ил мөнәсәбәтләренә начар тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки нәкъ менә Сүриядәге сәяси каршылыклар озак еллар дәвамында ныгыган Төркия-Русия икътисади хезмәттәшлеген кинәт юкка чыгарган иде.
Социологлар: Путинныошатучылар саны кими
Соңгы беръярым ел эчендә Русия Президенты Владимир Путинга симпатия белән караучылар саны илдә кимеде. «Левада үзәге» сораштыруы нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Хәзерге вакытта Путинны ошатучылар саны 29 процентка гына калды. 2015нче елда андыйлар 37 процент иде.
«Левада үзәге» мөдире Лев Гудков Илбашына битараф караучыларның арта баруын Русия Кырымны кушканнан соң барлыкка килгән рухи күтәрелешнең юкка чыгуы белән аңлата. Ул вакытта дәүләт мәгълүмат чаралары эшчәнлеге аркасында русиялеләрнең күп өлеше Президент янында берләшә алды. Хәзер исә, һәр авторитар режимга хас булган кебек, алгы планга президентка нейтраль караш чыга, диде Гудков.
Сораштыруда катнашучыларның 17 проценты Путинга битарафлык белдерделәр. Бу моңа хәтле үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырганда иң түбән сан.
Путинның төп казанышы итеп респондентлар Русиянең дөньядагы дәрәҗәсе артуын, ә төп уңышсызлыгы итеп ришвәтчелек һәм коррупцияне атады.
Протестлы карашта торучылар оппозициягә ярдәм итәчәк
Җәмәгатьчелек фикеренә карамый гына башкарылган гамәлләргә протест белдерүчеләр алдагы Дума сайлавында бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция өчен тавыш бирүчеләр сыйфатында катнашмакчы.
Әйтик, «эсперанточылар» хәрәкәте активисты Марсель Насыйбуллин хәзер оппозицион фиркаләргә ярдәмгә бәйсез күзәтүчеләр төркемен туплау белән мәшгуль. Алар сайлау урыннарында «Яблоко» һәм «ПАРНАС» исеменнән сайлауның канунилыгын күзәтеп торачак.
«Казанда Эсперанто урамы исемен кайтару өчен көрәш бернинди нәтиҗә бирмәде, сүлпәнәйде, әмма кешеләрдә протестлы кәефләр сүрелмәде. Алардан гадел сайлаулар өчен көч куярга әзер торган бәйсез күзәтүчеләрне тупларга җыенам», – ди Насыйбуллин.
Протестлы карашта торучылар күп булмаса да, барыбер бар. Әлегә 8 кеше теләк белдергән, тагын дистәләрчә кеше белән сөйләшеп куйдым, ди Насыйбуллин.
Күзәтүче булып эшләп алырга күндерү бик авыр, чөнки халыкның сайлауга ышанычы калмады диярлек, хәрәмләшүләр шундый күп һәм, бик зур авырлыклар күреп, каты көрәшергә туры килер, дип уйлый алар.
«Бу эшкә, чыннан да, гадел сайлаулар өчен янып-көеп йөргән кешеләр генә бара. Һәм мин аларга сокланам, чөнки алар моңа намус кушканга гына бара», – ди Марсель Насыйбуллин.
Эсперанто урамын яклаучылар һәм велохәрәкәт активисты, блогер Леонид Иванов – шундый күзәтүчеләрнең берсе. Ул илдә кайчандыр «яхшырак заманалар килер», дип өметләнә, аңарчы булган җитешсезлекләрне, һичьюгы, теркәп куйыйм, дип күзәтүче булырга ризалашканын әйтә.
Протестлы фикер йөртүчеләрнең барысы да күзәтүче булмаса да, «ачулы гражданнар» катлавы, Эсперанто урамын кешеләрдән сорап тормыйча үзгәртеп кую, Урицкий паркында күпләр өчен кадерле булган агачларны кисеп ату кебек хәлләр өчен хакимиятләргә ачу саклап калган кешеләр сайлауларда протестлы тавыш бирәчәк, ди Марсель Насыйбуллин.
Бикә ТИМЕРОВА
Кырымтатар аксакалларына милли-мәдәни автономия кирәкми
«Намус» кырымтатар аксакаллары оешмасы, милли хәрәкәт ветераннары ярымутрауда кырымтатар милли-мәдәни автономиясе төзүгә каршы булуларын белдерде.
Шулай ук алар Кырымда Мәскәү оештырган, хакимият яклы «Милләт» кырымтатар телеканалының эшчәнлеге белән риза булмаулары хакында матбугат чараларына ачык хат юллаган. Моңа телеканалда «Кырымтатар милли-мәдәни федераль автономиясенә» багышланган тапшыру этәргәч булган.
«Мондый эфир өстән кушу белән эшләнде», – диелә ачык хатта. Ветераннар асаба халыкның туган җирендә, Кырымда 1944нче елга, ягъни сөргенгә хәтле булган милли-территориаль автономия урынына «Кырымтатар милли-мәдәни федераль автономиясен» төзү белән килешми. Һәм кырымтатар халкын моңа күндерергә омтылалар, дип саныйлар.
Бу идеяне «Милләт» каналында тапшыруны алып баручы Рөстәм Арифджанов һәм «милли-мәдәни автономиянең» җитәкчесе Эйваз Умеров эфирда алга сөргәнлеген искәртеп, ветераннар «алып баручы Арифджанов, гомумән, битараф булырга тиеш иде», дип яза.
Хат авторлары шулай ук кырымтатар телендә сөйләшә алмаган алып баручы Арифджановтан «Завтра», «Өч фильджан каве» («Өч чынаяк кәһвә») программаларына кадрлар нинди критерий белән сайлануы турында да кызыксынып, Эйваз Умеровның эфирдагы тәрбиясезлеген тәнкыйть итә.
«Милли-мәдәни автономиягә» каршы чыгучыларның берсе, «Намус» аксакаллар шурасы рәисе Дильшад Ильясов «Азатлыкка» үз позициясен аңлатты.
«Бу тапшыру Русия кырымтатарлар өчен нәрсәләрдер эшли, дип күрсәтү өчен оештырылган иде. Чынлыкта исә кырымтатарларның барлык мөһим зур мәсьәләләре, ягъни реабилитация, реституция, халыкны кайтару, топонимика мәсьәләләре Путин чыгарган фәрманда (21.04.2014) әйтелсә дә, бүгенгә кадәр хәл ителми. Бу фәрман урынына Советлар Союзы заманында 1991нче елда чыккан фәрманны кырымтатарларга карата куллану кирәклеге хакында бер күрсәтмә дә җитәр иде», – ди Ильясов.
Ачык хатта язылганча, «телеканал болай да күп булмаган тамашачылар алдында үзенең тапшырулары белән үз дәрәҗәсен төшерә. Мәскәүдән Арифджановны чакыртып, аңа юл чыгымнарын түләп утырганчы, җирле яшь кадрлар үстерерү урынлы булыр иде».
Аксакал кырымтатарлар тик милли-территориаль автономияне генә кабул итәргә әзер.
Дилявер ОСМАН
Казан кафесында эротик кино күрсәттермәделәр
Ачык һавада кино күрсәтүне планлаштырган кафе хуҗасына телефоннан янаулар булган. Эшмәкәр эротик күренешле фильмны башкасына алыштырырга мәҗбүр булган.
Казанның яшьләр кафеларының берсендә һәр җомга кич ачык һавада кинолар күрсәтелә. 5нче августта анда «Кен Парк» фильмын күрсәтергә ниятләгәннәр. Фильмны анонслар өчен «ВКонтакте» төркемнәренә мәгълүмат таратылган.
Шуннан соң кафе хуҗасы Павел Кондрашевка Интернетта билгесез кешеләр янаулар белән киноны күрсәтмәүне таләп итеп яза башлаган.
«Соңыннан мине полициягә тапшыру белән янап шалтырата башладылар. Янәсе, порнография тарату өчен. Кануннардан ниндидер маддәләр санап киттеләр. Үзен танытмаган хатын-кыз миңа әхлак һәм тәрбия турында акыл сата башлады», – дип сөйләде «Азатлык»ка Кондрашев.
Эшмәкәр сүзләренчә, фильмда эротик сәхнәләр булуы билгеле, шуңа күрә кафега кино карарга килүчеләрнең балигъ булуын паспортлар нигезендә тикшерәләр.
Кондрашев үзенә янаган кешеләрнең кем икәнен белә алмаган. Ләкин социаль челтәрдәге аккаунтларына караганда, аларның православ активистлар булуы ихтимал, ди ул. Эшмәкәр узган җомга кичендә башка фильм күрсәтергә мәҗбүр булган.
«Кен Парк» – 2002нче елда чыккан АКШ фильмы. Анда кайбер яшүсмерләрнең гаиләләрендә авыр тормышлары тасвирлана, эротик күренешләр дә бар. Кайбер илләрдә аны тарату тыелган, бу исемлеккә Русия керми.
Соңгы елларда Русиядә православ активистларның төрле мәдәни чараларны бозу һәм туктату очраклары ешайды. Янаулар яки турыдан-туры физик һөҗүмнәр ярдәмендә алар рок-төркемнәр концертларын, заманча сәнгать күргәзмәләрен, спектакльләрне уздыртмадылар. Казанда исә бу беренче билгеле очрак.
Илдар ГАБИДУЛЛИН
Миңнеханов тирес чыгаруны тыючы канунга каршы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым хуҗалыклар, фермерлар абзарларыннан читкә тирес чыгаруны тыючы яңа канунны катгый рәвештә тәнкыйтьләп чыкты.
Үзенең фикерен ул 4нче августта узган республика башлыгы карамагындагы Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышында әйтте.
«Мин гаҗәпләнәм, нинди генә наданлыклар кабул ителми безнең илдә! Аңлыйм, сүз зур авыл хуҗалыклары турында барса, анда экология мәсьәләләре һәм таләпләр бар. Бу наданлык! Нинди чүп булсын, ашлама бит ул! Нинди надан кешеләр уйлап тапкан моны? Сидякин мондамы? (Александр Сидякин, Русия Дәүләт Думасы депутаты – «Азатлык» иск.) Сез анда кая карыйсыз, ник кешедән көләсез? Болай да сыер тотучылар юк диярлек, хәзер бар нәрсәне чит илдән генә ала башлыйбыз бит», – диде Миңнеханов.
Әлеге канун 2016нчы елның 1нче июлендә гамәлгә керде. Аның нигезендә ферма хуҗалыкларына тирес һәм кош тизәген түгү өчен рөхсәт һәм лицензия алырга кирәк. Татарстанда әле бер генә оешма шундый гариза биргән.
Киңәшмәдә шулай ук эшмәкәрләр кечкенә кунакханәләр – хостеллар эшчәнлеге, газ ягулыгын куллану, хосусый балалар бакчалары өчен субсидияләр һәм башка темаларга бәйле гозерләрен җиткерде.
«Төрки-татар җирләрен урысныкы итмәс өчен, археологларга күбрәк казу кирәк»
Галим Фаяз Хуҗин фикеренчә, Мәскәү урыслаштыру сәясәтендә тарих фәнен дә корал итә. Бирешмәс өчен, Татарстан һәм кырымтатар археологларына күбрәк казырга кирәк, ди ул.
Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин быел Татарстан археологларының Болгарда, Зөядә һәм Казанның Изге ана чиркәве булачак урынында казыганнарын әйтә. Галим сүзләренчә, эшләренең максаты – киләчәктә туристларга күрсәтерлек әйберләр табу һәм аларны музейлаштыру. Хуҗин татар җирләрендә, бигрәк тә Кырымда казу эшләрен киңрәк җәелдерергә, ачышларны һәрдаим дөньяга чыгарып торырга чакыра. «Азатлык» галим белән археологиянең бүгенге сәясәттәге роле, төрки-татар тамырларының тирәнлеге турында сөйләште.
– Җәй археологлар өчен кызу эш вакыты. Кайсы төбәкләрдә татар тарихына бәйле казу эшләре бара?
– Соңгы елларда Болгар һәм Зөя төп казу урыннары булып тора. Анда эшләр 2010нчы елда янә башланган иде. Һәм әле дә дәвам итә, чөнки кайбер кызык урыннар казылмаган. Без хәзер туристларга йөз тотып эшлибез. Болгарда чүлмәк ясау һөнәрчелеге нык үскән булган. Әмма туристларга күрсәтү өчен чүлмәк яндыра торган мичләр ачылмаган иде. Элегрәк, 1940-50нче елларда казыганда, андый урыннар табылган. Быелгы казу эшләре вакытында Алтын Урда чорына караган өч урында чүлмәк яндыру миче табылды. Алар музейлаштырылачак.
Берничә ел инде борынгы Болгар базарында да казу эшләре дәвам итә. Ул Болгарның үзәгендә һәм бик кызыклы урын булып чыкты. Базар корылмалары сакланып калган. Казыган вакытта бик кызыклы әйберләр табыла. Базарда кайбер тауарлар, мисал өчен, хатын-кызларның бизәнү әйберләре эшләгәннәр һәм шунда ук сатканнар да, дип уйлыйбыз. Үзебезнең Болгарныкы, чит дәүләтләрдән, хәтта Көнбатыш Европадан килгән акчалар, сәүдәгәрләрнең эш кораллары: герләр, үлчәүләр дә табыла. Бу урын да туристлар өчен музейлаштырылачак.
Инде Зөягә килсәк, казу эшләре XVII-XVIII гасырлардан сакланып калган православие архитектурасы истәлекләрен өйрәнү максатында үткәрелә. Аз булса да, Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына караган табылдыклар да бар. Алар аз, әмма бар. Зөя утравы урысларга кадәр үк үзләштерелгән булган, анда безнең болгар бабаларыбыз яшәгән. Хәзер анда агач йорт урыннары, агачтан эшләнгән йорт кирәк-яраклары, эш кораллары тупланган бер музей ачылачак. Хәзер бу музейны ясау һәм аның өчен әйберләр туплау бара.
– Зөяне хәзер руслар яшәгән утрау, православие белән генә бәйләп күрсәтү сизелеп тора. Сез монда электән болгар бабаларыбыз яшәгән дидегез. Зөядәге музейда бу урында электән үк болгарлар яшәгәне дә күрсәтеләчәкме?
– Әлбәттә! Табылдыклар – сөяктән ясалган әйберләр һәм чүлмәк эшләнмәләр. Аларны без музейда күрсәтергә уйлыйбыз. Анда элек утрау да булмаган, һәм, әлбәттә, элек борынгы бабаларыбыз яшәгән булырга тиешләр. Без бу ягын да булачак музейларда ассызыклап күрсәтәчәкбез.
Православие археологиясе белән бәйле тагын бер җир – Казан Изге ана иконасы табылган дип саналучы урында быел бик зур казу эшләре барды. Ул апрель ахырларында башланып, июль аенда төгәлләнде.
Анда 1808нче елда төзелгән бик зур чиркәү булган. Ул XVII гасырда төзелгән чиркәү урынына салынган булган. Аңа кадәр икона табылган урында агач часовня төзелгән булган. 1932нче елда чиркәүне тулысынча җимергәннәр.
Хәзер бу чиркәүне яңадан торгызып, аны да туристлар өчен бер урын һәм православие үзәгенә әйләндермәкче булалар. Бер караганда, безнең мөселманнар күңеленә артык хуш килми торган нәрсә бу. Икенче яктан караганда, бездә һәр дингә яхшы мөнәсәбәт. Бу – диннәр толерантлыгы гына түгел, ә икътисад ягыннан караганда да бик файдалы проект булачак. Ул төзелеп беткәч, дөньяның бөтен илләреннән христианнар киләчәк һәм безнең казнага ярыйсы гына акча китерәчәк.
– Казан Изге ана иконасының табылуына килгәндә, галимнәрдә төрле фикерләр бар. Ул икона, урыслаштыру сәясәтенең бер коралы буларак, махсус уйлап чыгарылган, дип белдерүчеләр дә бар. Сез үзегез, галим буларак, бу ягына ничегрәк карыйсыз?
– Сәяси яктан караганда, әлбәттә, шулай. Биредә, Казанда ул икона табылырга тиеш булган һәм аны таптылар да. Аның сәясәт белән бәйләнгәнлеген беркем дә инкяр итми. Әмма тарихка шулай кереп киткән, хәзер бу иконага бик зур игътибар бирелә. Бөтен дөньядагы христианнар аның изгелеген таный. Шуңа күрә, ярар, кереп киткән инде, аңа каршы торып булмый.
– Казу эшләре төрки-татар тарихын тагын да тирәнәйтә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы?
– Безнең археологиядә традицион караш – Көнчыгыш Европа III-IV гасырларда төркиләшә башлый. Һун бабаларыбыз беренче төркиләр буларак кабул ителгән. Аларның кайбер археологик истәлекләре Көнчыгыш Европада һәм Көнбатыш Европа илләрендә бар. Аннан да төньяккарак алар үтеп кермәгәннәр диярлек.
Безнең Минзәлә районында Турай авылы янында бер курган зыярат бар. Анда һуннардан калган каберлекләр табылды. Бу казу эшләре узган гасырның 50нче еллары ахырында ук башланып китә. 1980-90нчы елларда монда курганнар гына түгел, ә гадәти каберлекләр дә табылды. Аларны Удмуртия галимнәре тикшерде. Ул материалларны өйрәнү эше һаман да бара. Төрле фикерләр бар.
Кайбер археологлар болар һуннар түгел, ә готлар (герман кабиләләре) булмады микән, ди. Бу нәрсәгә ышанмыйм мин. Ул заманнарда миграция көнчыгыштан көнбатышка таба барган. Аксубай районында һун казаннары табылган булган. Калган урыннарда һун истәлекләре табылмаган.
Төньяк Монголия, Байкал тирәләрендә, Төньяк Кытайда, һуннар яшәгән җирләрне алсак, «һуннар кемнәр алар?» дигән бәхәс тынмый. Төркиләрме, әллә монголлармы? Һәрхәлдә, көнчыгыштан көнбатышка күчеп утырган һуннар төрки булырга тиеш. Ул – бик зур халыклар конгломераты, алар арасында төрлеләр булырга мөмкин. Әмма безнең уебызча, төркиләр дә булган һәм алар күпчелекне тәшкил иткән. Күпчелекнең бер өлеше Көнбатышка күчеп утыра. Монда һуннарны без һич тә монголлар, дип әйтә алмыйбыз. Проблемалар бар, һәм аларны чишкәндә археологлар гына түгел, телчеләр дә, тарихчылар да, башка белгечләр дә катнашырга тиеш.
Инде Төрки Каганлык чорына күчсәк, безнең Татарстан җирләрендә төрки истәлекләре бик аз, әмма шушы чорда кызык һәм серле археологик культуралар барлыкка килә. Ягъни борынгы кабиләләр килеп чыга.
Күптәннән инде имәнкискә кабиләләре турында бәхәс бара. Элек аларны җиңел генә төрки кабиләләр, дип атый иделәр, хәзер бөтенләй икенче төрле фикер калкып чыкты. Алар славяннар булмады микән, дигән сорау куялар. Бигрәк тә Мәскәү галимнәре монда славян кабиләләре килеп утырган, дип белдерә башлады. Тагын бер фараз бар. Алар сарматлар булмады микән, дип тә белдерәләр. Сарматлар төньяк иран телендә сөйләшкәннәр, әмма һуннар чорында сарматларны үзләре яшәгән җирләрдән куып чыгаралар, үтерәләр һәм алар бик аз кала. Калганнары исә һунлаша. Имәнкискә культурасын төркиләшкән сарматлар белән дә бәйләргә мөмкин. Хәзер безнең Археология институты галимнәре шушы мәсьәләне хәл итү өстендә эшли.
Без имәнәкискә кабиләләре славян телендә сөйләшкәннәр, дигән версияне кабул итәргә җыенмыйбыз. Башка версияләрне дә тикшереп карыйбыз, бәлки, алар чыннан да төркиләшкән сарматлардыр. Кызганыч, материаллар аз сакланган, әмма алар бар. Аларны игътибар белән өйрәнү генә кирәк.
– Соңгы елларда Мәскәү тарафыннан төрки халыклар яшәгән җирләргә күптән инде славяннар үтеп кергән, алар анда алданрак яшәгән, дигән сәясәт бара. Урыс археологлары, тарихчылар да моңа басым ясый башлады кебек. Сез бу әйберне сизмисезме?
– Тарих ул – сәясәт. Моны артык исбатлап торуның кирәге юк. Археология, тарихның бер өлеше буларак, шулай ук сәясәт белән бик нык бәйләнгән. Советлар чорында славяннар хәзер кайда яши, шунда формалашкан, барлыкка килгән дигән традицион караш бик нык җәелгән иде. Ул бөтен дәреслекләрдә дә шулай язылды. Аларны бакыр чорындагы триполье кабиләләре белән бәйлиләр иде.
Соңыннан, 1980нче елларда, славяннар үзләренең килеп чыгышлары белән Карпат яклары түгел, ә төньяграк – Польша һәм Чехиянең төньяк өлкәләре белән бәйләнгән, Одер һәм Висла елгасы аралыгында формалашкан, һәм аннан соң бары тик V гасырның ахырында күбесенчә VI гасырларда гына Днепр якларына килеп утырган, дигән тәгълимат таралды, ул исбатланган дип санала иде.
Һуннар бирегә III-IV гасырларда күчеп утырган, ә славяннар соңрак. Киләчәктә Киев Русе барлыкка киләчәк җирләрдә иң беренче төрки кабиләләр пәйдә була. Бу караш фәндә артык тирән тамыр җәеп җибәрә алмады. Чөнки славяннарның соңрак килеп утыруы Мәскәүгә ошамый. Хәзер алар бөтен көчләрен славяннарның тагын да борынгылыгын исбатлауга куя.
Безнең Урта Иделне алып карасак, монда болгарлар VII гасыр ахырында, VIII гасырларда килеп урнаша, ә кайбер урыс археологлары инде IV-V гасырларда ук биредә славяннар яшәгән, дип күрсәтергә тели һәм сәясәт тә килеп тыгыла, дип уйлыйм. Үзебезнекен дәлилләү өчен тыныч кына эшләргә һәм күбрәк казырга кирәк.
Мәскәү галимнәренә үзләренең карашларын җәелдерү, тарату җиңелрәк. Мәскәүдә чыккан китапларны бөтен Русия археологлары һәм тарих белән кызыксынучылар сатып ала. Ә Казанда чыккан китаплар Казанда кала. Безнең фикер кайбер чакта бик авырлык белән генә тарала һәм Мәскәүгә барып ирешә. Мәскәү, электән килгәнчә, «өлкән абый» булып кала. Безнең Татарстан археологлары тарафыннан әйтелгән яңа фикер күп очракта каршылыкка очрый, әмма бу өлкәдә тырышып эшлибез.
Соңгы вакытта үзебезнең Казанда археологик конференцияләр дә бик еш оештырыла башлады. Берничә ел элек Русия археологлары корылтае булып узды. Быел сентябрьдә Дөнья ислам археологиясе конференциясе булачак. Бу конференция мөнбәрен дә үзебезнең фикерләрне дәлилләү өчен файдаланачакбыз.
– Соңгы вакытта Мәскәү тарафыннан Кырымда кырымтатарларны асаба халык итмәс өчен көчле сәясәт барганы да сизелә.
– Кырым археологлары белән без бәйләнештә. Анда әлегә кадәр киң күләмдә казу эшләре алып бара алмыйбыз. Бакчасарайның үзендә һәм аның тирәсендә казу эшләре үткәрү планнары бар. Таш гасырларыннан ук Кырымда халык яши башлаган.
Кырымның төркиләшүе славяннарга караганда иртәрәк булган. Аның турында бәхәсләшеп тә торасы юк. Һуннар да, төркиләр дә анда булган. Кырымда 200дән артык болгар истәлекләре бар. Заманында алар өйрәнелде, ә хәзер аңа игътибар итү юк. Аларны өйрәнүне дәвам итәргә кирәк, дип саныйм мин. Кырымның төркиләшүен һуннардан, Төрки Каганлыгы чорларыннан ук башларга тиешбез. Кырымның исеме үк төркилекне күрсәтеп тора, славян исеме түгел бит. Кыр – чик мәгънәсендә ул.
Элек Татарстаннан археологларны Кырымга җибәрү турында уйлап та карамадык, ә хәзер эшне башлау, кырымтатарларның борынгы истәлекләрен табу һәм дөньяга күрсәтү һәм ул мәсьәләгә төптәнрәк карап, казу эшләрен тизрәк башлап җибәрү кирәк.
Наил АЛАН

Комментарии