ОБАМА КЫЗЫ РЕСТОРАНДА ЭШЛИ

ОБАМА КЫЗЫ РЕСТОРАНДА ЭШЛИ

АКШ Президенты Барак Обаманың кызы Саша бу җәйдә балык ресторанында эшләп алды. Ул Массачусетс штатындагы бер утрауда урнашкан. 15 яшьлек үсмер баланың кем икәнлеген әлеге ресторанның официантлары танып ала. Президент кызы иртәнге 4-сәгатьлек сменаларга чыгып, алты тән сакчысының даими күзәтүендә булган.

«Бостон Геральд» (АКШ)

ЮРГАНЫНА КАРАП СУЗМЫЙБЫЗ

Быелның гыйнвар-июль айларында Русиядә бюджет дефициты 1,5 триллион сумга җитте. Шулай итеп, бер ел эчендә әлеге күрсәткеч 35 процентка арткан. Федераль казна чыгымнары 8,5 триллион тәшкил итсә, керемнәре 7 триллионга да тулмады. Иң күп акчалар тотылган тармаклар булып милли иминлек, куркынычсызлык һәм канунилыкны саклау тора.

ТАСС

Изображение удалено.СЫЕР ИТЕ АРЗАНАЯ

Август ае халыкны, бераз гына булса да, төшә торган бәяләр белән сөендерә. Әйтик, Казанның эре сәүдә челтәрләрендә, июль азагы белән чагыштырганда, азык-төлек, уртача, 2,1 процентка арзанайды. Ә сыер итенә бәяләр 6 процентка – килосына 450 сумга кадәр кимеде.

«Реальное время»

БӘРДЫЕВСЫЗ БУЛМЫЙ

Узган ялларда «Ростов» клубыннан киткән Корбан Бәрдыевка ике яңа эш урыны тәкъдим ителде: «Спартак» клубын яисә Русия җыелма командасын җитәкләү. Илнең спорт министры һәм футбол берлеге рәисе Виталий Мутко Казан «Рубин»ын бөтен дөньяга таныткан белгеч белән очрашып, аңа җыелмада ике еллык контракт тәкъдим иткән.

«Спорт-Экспресс»

Изображение удалено.ХАЛЫК ХИСАБЫНА БАЕГАННАР

Мәскәүдә электр энергиясенә тарифларны законсыз арттыру буенча җинаять эше тикшерелә. Төбәк энергетика комиссиясенең элеккеге җитәкчеләре энергияне сертификатлаштыруга тотылган чыгымнарны, тарифка кертеп, кулланучылар җилкәсенә аударган. Әлеге эштә зыян күрүчеләр булып бөтен Мәскәү халкы да таныла.

«Коммерсантъ»

Комментарии