Чаллы юлында чәй сатучылар: «Керемебез күпкә кимеде»

Чаллы юлында чәй сатучылар: «Керемебез күпкә кимеде»

М7 федераль юлында Мамадышка җитәрәк урнашкан ял итү урынында соңгы елларда тукталучылар саны кими бара. Машина йөртүчеләр телендә «Яшел тукталыш», «Рәхәт алан» дип аталган бу урында элекке еллардагы сыман халык күпләп туктамый. Сатучылар керемнәренең зур өлешен аренда өчен түләргә мәҗбүр. «Азатлык» хәбәрчесе тукталышта сәүдәгәрләр белән аралашты.

«Яшел тукталыш» – Мамадыштан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу тирәдә Катмыш, Урта Кирмән, Түбән Яке һәм башка татар авыллары бар. Салалардан көн саен татар апалары килеп сәүдә итә. Базарда эш төнлә дә тукталмый. Бар да заманча һәм коммерциягә корылган: яңартылган сәүдә корылмалары, түләүле бәдрәф, кешеләр хаҗәтен агач арасына барып үтәмәсен өчен тотылган киртәләр.

Машина белән килеп туктауга, сатучылар бер-берсен уздырып, үзенә чакырырга керешә. Һәр сатучының үзенчәлеге бар. Кемдер мәтрүшкәле чәй тәкъдим итә. Өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия, кыстыбый. Киптерелгән һәм тозланган балыклар да шактый. Яшь кызлар коймак та пешереп бирә. «Яшел тукталыш» оешканнан бирле эшләүчеләр дә бар.

«5нче октябрьдә монда эшләвемә 27 ел була инде. Мин беренче башладым. Өч әби бар иде монда. Миңа да чыгарга ярыймы, дип сорадым. Ярый, диделәр. Чыгып киттем, үзем оялам. Өч айдан өч айга гына акча бирәләр иде. Өчпочмак пешереп, аларны банкаларга салып, чүпрәк белән төрдем дә чыгып киттем. Коеп яңгыр ява башлады. Юлда машиналар туктатып килдем монда. Ике автобус туктады. Бер сәгать тә үтмәде, утыздан артык өчпочмагымны ике сум да ничә тиенгә алып бетерделәр», – дип искә алды Әлфия Әрхәндиева.

Әлфия апага инде 63 яшь. Җәнлек совхозы бистәсеннән. Төнге икедә торып пешерә башлый. Иртәнге сигез-тугызларда юл чатында машиналар туктатып шушында килә. Пәрәмәчләрне берсе өстенә берсен куям да, чыгып китәм, ди ул.

«Иртәнге сәгать 6дан кичке 8-9ларга кадәр эшлибез. Йокларга вакыт юк. Бер-ике сәгать йокласак кына инде. Бу эштә әле яңа эшли башладым. Моңарчы Чаллыда яшәдем. Күрше авылга кияүгә чыккач, монда сатарга чыктым», – дип кушылды Гөлзия Сабирова.

«Йә төнлә, йә иртән өчтә торып пешерәбез. Төнге 11дә ятам. Иртән 6-7дә эшли башлыйбыз. Мантый, өчпочмак, кыстыбый, тортлар, пицца, җимеш бәлешләре пешерәбез. Мин Катмыш авылыннан. Моннан 10 чакрым. Авылдан өч-дүрт кеше шулай эшләп йөри. Базар беркайчан да ябылмый. Берсе килә, берсе китә. Алышынып торабыз. Бу урында өч кеше эшли», – ди 59 яшьлек Мәүлия апа.

«Яшел тукталыш»ның язмышы бормалы. Аңа каршы берничә тапкыр басым да булды. Заманында аны Рөстәм Миңнеханов үзе сакларга кушкан, дигән сүзләр йөри. Ә ике ел элек аның эшчәнлегенә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов тәнкыйть белдергән иде. Ул әлеге җирләрнең канунсыз булуын әйтеп, балык сатуны туктатуны сорады. Ләкин аңа карамастан, бүген дә монда балык саталар.

Чәйханә тукталышында 80нән артык сәүдә ноктасы бар. Ул бу тирәдәге авылларда көн күрүче бер мең кешене ашлы итә. Әмма соңгы елларда татар апаларының табышы бермә-бер кимегән.

Моның берничә сәбәбе бар. Русиядә халыкның кереме кимүен сатучылар елдан-ел үзләрендә татый. Икенчедән, сәүдә нокталарының яңартылуы да файдага булмаган.

«Хәзер сату бик авыр бара. Кеше аз йөри. Элек иске будкалар булганда әйбәт бара иде. Безнең урыннарны урманга таба эттеләр бит. Шуннан соң аз йөри башладылар. Хуҗа шул ук калды. Хәзер урын өчен дә акча җыя алмыйбыз. Аена 23 мең сум түлибез. Табыш юк инде. Урын өчен түлибез дә, ашарга кала. Машина алабыз дип уйлыйсыңмы әллә? Егерме ел эшләп, «Жигули»ем бар. Ул да ватылды», – дип аңлатты Әлфия Әрхәндиева.

Күпме табыш алуларын сәүдәгәрләр әйтми. Сатылмаган пирогларны малларга ашатабыз, диләр.

«Пенсиягә генә яшәп булса, монда килмәс идек. 9 мең сум пенсия алам. Утка, газга түләгәч, бөтенләй аз кала. Монда чит ил кешеләре дә туктый. Футбол буенча дөнья беренчелегендә кешеләр күп иде. Бик ошатып ашап киттеләр», – ди Мәүлия апа.

«Яшел тукталыш»ның ябылу ихтималы бармы, дигән сорауга сатучылар дәшмәде. Әле эшлисе бар, аңлашыла.

«Сату күпкә кимеде. Хәзер кеше үзе белән ашарга алып килергә тырыша. Монда туктыйлар да үзләренекен ашап китәләр», – ди Гөлзия Сабирова.

Марат ГАРИПОВ

Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Миңнехановтан Татарстанның мәдәният министрын алыштыруны сорый

Төмән өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Алар Татарстанның мәдәният министрлыгында, традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә соңгы арада барган үзгәрешләр Казан белән Себернең уртак хезмәттәшлеген өзү, мәдәнияткә зур зыян салу ихтималлыгына борчылу белдерә.

«Нефтьче Ирада Әюпованың мәдәният министры буларак үз бурычларын аңламавы сәбәпле туган каршылыклар нәтиҗәсендә, Фәнзилә Җәүһәрованың үзәк җитәкчелегеннән китәргә мәҗбүр булуын, яңа килгән җитәкче – күн эшләре белгече Алсу Мифтахованың җайга салынган, еллар дәвамында чарланган эш юнәлешләрен тар-мар итеп, үзәкне үзе дә белмәгән юлга борып җибәрүе нәтиҗәсендә, танылган 18 белгеч-хезмәткәрнең, олпат галимнәрнең эштән китәргә җыенуын без милли фаҗига, милли мәдәниятебезне ачыктан-ачык юк итү, Татарстан белән Төмән арасындагы мәдәни багланышларны өзү хәрәкәтенең башлануы итеп кабул иттек», – дип яза мөрәҗәгать авторлары.

Төмән өлкәсе зыялылары фикеренчә, әлеге хәлләр – «мәдәният министры Ирада Әюпова эшчәнлегенең аянычлы нәтиҗәсе». Шуңа күрә алар Татарстан Президентыннан «Әюпова урынына мәдәният министры итеп лаеклы белгечне тәгаенләү»не, моннан тыш, мөрәҗәгать авторлары традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелегенә Фәнзилә Җәүһәрованы кайтару, үзәкнең барлык хезмәткәрләрен урыннарында калдыруны сорыйлар.

Төмән өлкәсе зыялылары Фәнзилә Җәүһәрова җитәкләгән үзәк белән Төмән җәмәгатьчелеге хезмәттәшлегенең аеруча нәтиҗәле булуын искәртә. Үзәк оештырган «Түгәрәк уен» фестивальләренең татарлар тормышын, мәдәни үсешне җанландырып җибәрүе, яңа фольклор төркемнәрен барлыкка китерүе турында әйтелә. Фәнзилә Җәүһәрова мөрәҗәгатьтә «югары дәрәҗәдәге фольклор белгече, галимә» буларак бәяләнә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Моннан тыш, үзәктә әзерләнгән 4 томлык «Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре» антологиясе дә телгә алына, ул «себертатарларны дөньяга танытты, бөтен төрки дөнья аны зур вакыйга, кадерле бүләк итеп кабул итте» дип тасвирлана.

Татарстан Президентына мөрәҗәгатьне Төмән өлкәсенең 17 зыялысы имзалаган. Алар арасында Төмәннең Казан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бибинур Сабирова, өлкә себертатарлар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәүзия Марганова, Төмән дәүләт университеты профессоры Гөлсинә Ниязова, Төмән Җәмигъ мәчете идарәсе рәисе Галимҗан Бикмуллин, Төмән татар мәдәният үзәге мөдире вазифаларын башкаручы Зөлфинә Миңнебаева һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, оешма җитәкчеләре бар.

Прокуратура Илшат Әминовның «тупас, тар маңгайлы наданнар» дигән сүзләрен тикшерә

Казан прокуратурасы «Яңа гасыр» телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе, «7 дней» тапшыруы алып баручысы Илшат Әминовның эфирда әйткән сүзләрен тикшерә. Әлеге мәгълүматны «Idel.Реалии»га Татарстан прокуратурасында раслаганнар.

2019нчы елның 28нче апрелендә «7 дней» тапшыруында Илшат Әминов беренче полилингваль үзәк төзү турында сөйләгән иде. «Нәкъ менә шундый мәктәпләрне тәмамлаучыларга яңа дөнья төзелешен булдырырга һәм якларга, күп полярлы дөньяның яңа юлларын һәм күперләрен төзергә, тигезлек һәм үзара мәнфәгатьләрне исәпкә алу нигезендә илләрнең яңа берләшүләрен булдырырга туры киләчәк. Татарстан, зур ислам дөньясының бер өлеше буларак, монда аерым роль үти. Шуңа күрә безнең тар маңгайлы тупас наданнарга («для наших доморощенных узколобых невежд») йөзенче тапкыр кабатлап әйтәсе килә: берничә тел белү, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен белү – ул ислам дөньясының рухи нигезләрен тирәнтен аңларга һәм дөньяның башка илләре белән уңышлы элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлек бирә. Бу – яңа дөнья төзелешенең бер өлеше», – диде тапшыруда Әминов.

«Татарстанның ата-аналары төркеме» (РОСТ) бу уңайдан Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Активистлар Илшат Әминовның «тар маңгайлы тупас наданнар» сүзләренә «гаҗәпләнгән». РОСТ вәкилләре фикеренчә, Әминов шулай дип «татар теленнән баш тартучыларны» атаган.

«Безнеңчә, мондый белдерүләр мыскыл итә. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты мандаты (Илшат Әминов – «Бердәм Русия» фракциясе депутаты) мондый мыскыллаулар хокукы бирәме, өстәвенә телевизор экраннары аша?» – ди урыс телле ата-аналар төркеме активистлары.

Баш прокуратура аларның мөрәҗәгатен Казан прокуратурасына төшергән. Әлегә тикшерү бара.

2017нче ел ахырында Илшат Әминовның «7 дней» тапшыруында әйтелгән «минем балама икенче дәүләт теле кирәкми, диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм» дигән сүзләре прокуратурага шикаять ителгән иде инде. Татарстан прокуратурасы әлеге сүзләрдә экстремизм тапмады.

Мәчетләрдә өстәмә камералар урнаштыруны Татарстан мөфтияте тәкъдим иткән

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте мәчетләрдә өстәмә видеокамералар кую белән бәйле хәлгә «Азатлык» соравына аңлатма бирде.

«Диния нәзарәтенең әлеге инициативасы «Имин шәһәр» программасы кысаларында башкарыла, тәкъдим Казан имам-мөхтәсибләре тарафыннан хупланган һәм мөселманнар мәнфәгатендә эшләнә. Программаны үтәү мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый», – диелә Татарстан мөфтияте белдерүендә.

Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге мәчетләр белән булган хәлләргә охшамаганмы, дигән сорауга җавап бирелмәде.

Элегрәк «Азатлык» «Таттелеком» оешмасының Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштыру нияте турында язган иде. «Азатлык» сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы буенча куялар. Бу Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен эшләнергә мөмкин, дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап, Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

«Азатлык» бу уңайдан сорауларны «Таттелеком» һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына да җибәргән иде. «Таттелеком» җавабында да камералар урнаштыру «мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый», диелде. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан җавап әлегә килмәде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии