«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Җиремне алдылар

Авылда 13 сутый җирем бар иде. Аны миңа авыл советы 1993нче елда бирде. Монда печән чәчтем. Озак еллардан соң, ташландыкка хисаплап, җирлек башлыгы шушы җирләрне башка бер кешегә саткан. Судка биргән идем, 32 мең сумым бушка китте – суд минем яклы булмады. Мине беркем дә якламый…

Мөхәммәт КОРБАНОВ

Теләче районы, Балыклы авылы

Мөхәммәт абый, сезнең мәсьәлә буенча авылыгыз караган Алан җирлек башлыгы Әхмәт Габдулгазиз улы Хаҗиев белән сөйләштек. Аңлавымча, җирнең башка кешегә сатылуы – закон бозу түгел. Бу җир муниципалитетныкы булган. Сез аннан куллансагыз да, үз исемегезгә рәсмиләштермәгән, аның салымнарын түләмәгән булгансыз. Шуңа күрә, закон ягыннан караганда, монда бар да тәртиптә. Җирлек башлыгыгызның аңлатмасы:

– Мөхәммәт абый сөйләгән җирне без үзара кыр-бакча дип йөртәбез. Авыл җирлегенә керә торган кишәрлекләр ул, элек анда кеше бәрәңге утырткан. Соңыннан шушы урында яңа урам ачылды да, йорт салучыларга, яшь гаиләләргә шушыннан җирләр өләшә башладык. Шушында җир участогы булган кешеләргә әйтеп килдек: җирләрегезне рәсмиләштереп бетерегез, дип. Мөхәммәт абыйлар бу эшне эшләмәгән. Җирләрен бер гаиләгә биреп, анда йорт салынып чыккач кына: «Минеке иде бу, мин анда печән чәчтем, миңа кирәк ул», – дип йөри башлады. Хәтта судка бирде.

Тик суд алар яклы булмады. Алар печән чәчкәннәр анда, тик соңгы елларда печәннәрен дә чапмаганнар, кеше генә чапкан. Кирәк булмаган ул җирләр, юкса халыкка ничә ел алдан әйтеп килдек – рәсмиләштерсеннәр иде…

Бер үк әйберегезне язмагыз!

Соңгы вакытта бер әйбергә игътибар итәм. Бер үк кешеләр әллә ничә төрле гәҗитләргә бер үк язмаларын җибәрә дә, бер үк вакытта әллә ничә газетадан укып ятабыз. Бер дә кызык түгел безгә алай. Гәҗитләрне күп алдырам, ләкин бөтенесендә дә бер үк авторларның нәкъ шул ук язмалары булгач, ачу чыга. Ул авторлар әйбәт язалар, ләкин болай эшләргә ярамый бит инде! Бөтен дөнья укысын язмамны дисәгез, хет бер елга соңарып бирегез башка газетага! Әнә, Җәүдәт Харисов та яза бөтен гәҗитләргә дә. Тик аның язмалары кабатланмый. Мәгънәлерәк булыгыз инде!

Рәмзия апагыз

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Без бу хәлне беренче мәртәбә генә күзәтмибез инде. Бер үк язмасын берничә газетага җибәргән авторлар элек-электән күзәтелә. Һәм без күреп алуга мондый авторлар белән элемтәләрне туктатабыз. «Безнең гәҗит»кә атна саен бик күп хат килә. Ул хатларның күбесе чиратта тора. Кемнеңдер хаты чиратта калганда, шушындый авторларның башка газетада да чыккан язмасы газетадагы урыныбызны исраф итүе – гадел түгел. Без шалтыратучыбыздан нинди авторлар турында сүз барганлыгын сорашып, язып алдык. Киләчәктә бу авторлар белән бары тик язмалары безгә генә җибәрелү шарты белән генә хезмәттәшлек итәчәкбез. Безгә җибәргән язмаларыгызны башка газеталарга җибәрмәгез, яки башка газетада чыккан язмагызны безгә юлламагыз. Мондый авторлар шушы язманы укып, үзләрен яхшы таныгандыр. Һәм укучыларыбыздан мондый авторлар турында шалтыратып әйтүләрен сорыйбыз.

Алимент юк, приставлар эшләми

Алабугада яшәүче кызым бар. Ул ире белән аерылышты, бер ялгызы ике баласын тәрбияли. Ире Казанда эшли, тик алимент түләми. Шуннан соң без аны судка бирдек, тик суд приставлары «исполнительный лист» булса да, алимент түләттерү өчен ата кешене эзләмиләр. «Таба алмыйбыз», – дип, тик торалар. Нәрсә эшләргә безгә хәзер? Суд приставлары үз эшен эшләми, аталары акча түләми…

Исемем редакция өчен генә

Буа шәһәре

Редакциядән: Әгәр суд приставларыгыз эшләми икән, бүлекчәләренең җитәкчесе – өлкән суд приставы исеменә шикаять язарга кирәк. Нәрсәдән канәгать булмавыгызны аңлатыгыз. Приставларның үз эшләрен эшләмәүләрен дәлилләрдәй әйберләрегез булса, тагын да яхшырак.

Икенче ысул – суд приставлары өстеннән судка шикаять язу. Мәхкәмә – бәйсез орган, ул суд приставлары белән берничек тә бәйле түгел, шуңа күрә уңышка ирешү шанслары зур. Сезнең шикаятьне тикшереп, мәхкәмә суд приставларын җаваплылыкка тарта ала. Суд приставлары моны белә һәм мондый хәл була калса, гадәттә, тизрәк кымшана башлый. Тагын бер ысул – прокуратурага бару. Прокуратураның төп бурычы – Русия Федерациясендәге закон таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту. Шуңа күрә, әгәр дә ата кеше алимент түләми, ә суд приставлары моңа күз йома икән, прокуратурага бара аласыз. Прокуратурада суд приставлары өстеннән жалоба калдырыгыз.

Эт эчәгесе басты…

Әй җәфаланабыз соң бу эт эчәгесеннән! Бөтен бакчаны басты быел шул. Көрәшеп җаннар чыга. Бу чүп үләненә каршы берәр көчле чара юк микән соң? Бакчачы-галим Фарсель Зыятдиновтан сорашып белә алмассыз микән?

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Мамадыш шәһәре

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ:

– Эт эчәгесенә каршы көрәштә иң беренче чиратта гади ысул – эт эчәгесенең тамырларын бетерергә тырышырга кирәк. Ягъни, утаганда, булдыра алганча тамыры белән йолкып чыгарырга һәм бик еш утап торырга. Химик препаратларны да кулланып карарга мөмкин. «Раундап» дигән препарат бар, мәсәлән. Аны эт эчәгесенең өстә чыгып торган яфракларына сиптерәсең дә, ул тамырларын да корыта. Һәлак булалар. Кул астында булган әйберләрдән эт эчәгесенә каршы ниндидер әчеткеләр, төнәтмәләр ясап булмый. Мондый әчеткеләр бары тик корткыч бөҗәкләрдән генә файдалы. Ә эт эчәгесенә бары тик химик препаратлар гына ярдәм итә ала.

Юл буламы безгә, юкмы?!

Мин сезгә Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Шәбезбаш авылына кадәр салынырга тиешле юл хакында зарланырга телим. Мин Шәбезбашка кайтып йөрим. Узган ел Шәбезбашка кадәр асфальт юл салыначак дигән сүз чыккан иде. Тик бу асфальт Иске Кормаштан Кыркаентүбә дигән авылга кадәр генә салынды. Шуңа да карамастан, ел дәвамында «Актаныш таңнары» дигән район газетасында ике тапкыр басма басылып чыкты. Имеш, Иске Кормаштан Шәбезбашка кадәр асфальт юл салынган, дип. Без әллә соң бу юл быел салынып бетәрме, дип өметләнгән идек. Ләкин булмады, шуның белән вәссәлам. Бу шулай калыр микән, юк микән – эчне пошырып тора. Белешегез әле зинһар?

Гөлфинә

Казан шәһәре

Без әлеге уңайдан Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Бариев Илфак Шамил улына шалтыраттык. «Юл булачакмы?» дигән сорауга ул бик матур җавап бирде: «Булачак, бөтен авылларда да булачак!». «Ә кайчан булачак?» – дигәч, «Якты киләчәктә!» – диде.

– Быел салынмый бу юл, ул бит салынырга тиеш тә түгел. Ул бит халык уйлап чыгарган әйбер. Берсе сүз җибәрә дә: «Тиеш булган икән, районга акчасы кайткан икән», – дип. Шуннан китә инде… Бу юл салыначак, ләкин без план буенча эшлибез. Әлегә планда юк, – диде җитәкче.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии